Бөтә яңылыҡтар

Модаль мәгънә белдерүче кисәкчәләр

Кисәкчәләр модаль сүз төркемнәре составында каралалар һәм тикшереләләр. Алар лексик-семантик яктан ике тµркемгә бүленәләр: 1) грамматик мәгънә белдерүче кисәкчәләр һәм 2) модаль мәгънәле кисәкчәләр. Модаль мәгънә белдерүче кисәкчәләр тµркеменә раслау, гипотетик модаль (икеләнү, чамалау, шµбһәләнү, билгесезлек) һәм боерык-өндәү кисәкчәләре карый.

Раслаукисәкчәләре:бит, ич, лабаса-ләбаса, ла-лә, соң, инде, ул, шул.
Бу модаль кисәкчәләр әдәби телнең төрле жанрларында һәм сөйләм телендә бик киң кулланыла. Алар җөмләдә бирелгән уй-фикернең дөреслеген, хәл-ва­кыйгаларның реаль булуын яки реаль булмавын раслауны белдерәләр. Җөмләдә алар җөмлә азагында хәбәр составында килә, ягъни постпозитив кулланыла.


Бит, ич кисәкчәләре, сүз яки җөмлә азагында килеп, көчле эмоциональ раслауны белдерәләр: Тор, шәкерт! Җиттек Казанга, алдыбызда бит Казан! (Г. Тукай). Ходаем, миңа гына түгел, сиңа да бала ич! Нигә әз генә дә кызгана белмисең?! Иртә-кич өзгәләнә бит (Г. Ибраһимов). Их, җире җир генә түгел б и т аның монда, алтынбит ул, бодай ничек ишелеп уңа бит (М. Әмир).
Н.К. Дмитриев, лабаса-ләбаса һәм ла-лә кисәкчәләрен бит сүзенә караганда да көчлерәк раслауны белдерәләр, дип хаклы рәвештә билгеләгән [2: 132нче б.]. Русча: именно так ведь, не иначе мәгънә төсмерен белдерә. Мәсәлән: Бу ат лабаса,сыер түгел! В.Н. Хангилдин исә бит, ич һәм лабаса-ләбаса кисәк­чә­ләренең бер-берсенә эквивалент булуларына гына игътибар иткән. «Бу кисәк­чәләр, − дип яза ул, − бертөрле үк мәгънә белдерәләр: боларны бер-берсе белән һәрвакыт алмаштырып була. Аерма бары аларның формаль үзлекләрендә генә:лабаса-ләбаса кисәкчәсе мөстәкыйль сүзнең гармониясенә буйсына, бит, ич кисәкчәләре исә буйсынмыйлар. Мәсә­лән: укыйм ич, укыйм бит, укыйм лабаса һ.б. Боларның тарихи чыганакларына килгәндә, бит кисәкчәсе – рус телендә шул ук мәгънәле ведь белән бер үк; ичкисәкчәсе исә татар телендә генә кулланыла» [5: 295нче б.].

Ла-лә кисәкчәсе раслау мәгънә төсмере белдерү белән бергә янә борчылуны, ис китмәүне, шарт фигыль янында килү очракларында үтенүне дә аңлата ала. Мәсәлән: Мин аның туганы түгел лә(мин аның туганы түгел бит, түгел ич, түгел ләбаса төшенчәсен бирә). Белмисез лә, дуслар, тоткын күңел, Күкрәктәге җәрә­хәттәй түгел, Канлы үчтән шулай кыза л а! (М. Җәлил.) Юк ла, берни булмады (сөйләм). А, ишетсәгезл ә, китерегез, китерегез миңа чәчәкләр! (Ф. Әмирхан.)

Инде модаль кисәкчәсе хикәя фигыль формалары белән бергә килеп, җөмләдә бирелгән уй-фикернең дөреслеген рас­лау­ны берникадәр эмоциональ планда белдерә. Мәсәлән: Мин хезмәтемне тәмамлап кайттым инде (сөйләм). Язгы сандугачлы яшьлек таңым үттеинде... Онтылдылар бик күп исемнәр,Инде яшьләр хәзер яратсыннар. Индеяшьләр хәзер сөйсеннәр... (Һ. Такташ.)
Модаль кисәкчәләрнең берничә төре бергә килеп, җөмләдә әйтелгән фикернең мөһимлеген раслыйлар: Әнә шул тау­га халык Урал дигән исем биргән дә инде(«Урал батыр» эпосы). Безнең яз­мышлар күптән хәл ителгән бит инде(Г. Вә­лиев).

Гипотетикмодалькисәкчәләр: дыр-дер (тыр-тер), әле, әллә, фәлән, мазар, имеш, магае-мәгәе, нитүгел.
Бу кисәкчәләрнең төп мәгънәсе икеләнүне, билгесезлекне, аныксызлыкны, шөбһәләнүне белдерүгә кайтып кала.

Дыр-дер (тыр-тер) кисәкчәсе, төрле сүз төркемнәренә кушылып, билгесезлек, икеләнү, чамалауны һәм “фактның дөреслегенә сөйләүченең ничектер ышанып җитмәвен аңлата” [2: 132нче б.]. Башкорт тел галиме М.В. Зәйнуллинның хаклы билгеләвенчә, “...контекстта алар башка бик күп мәгънә төсмерлекләрен белдереп килергә мөмкин. Икеләнүне белдергән кисәкчәләр җөмләнең баш кисәкләренә дә, иярчен кисәкләренә дә кушылып килә ала. Дыр-дер кисәкчәсе һәм аның фонетик вариантлары хикәя фигыльнең билгесез формаларына ку­шы­лып, икеләнүне, билгесезлекне кө­чәйтәләр. Шуны да әйтергә кирәк: җөмләдә дыр-дер кисәкчәсе белән беррәттән икеләнүне белдергән кереш, модаль сүзләр дә еш кулланыла” [3: 334нче б.]. Мәсәлән: Ул чакта ирләр өчен солдатка китү, м ө г а е н, күңелле хәл булмаган д ы р(Б. Бикбай). Кем белә бит, бәлки, әллә нинди кешед е р. Очраган бер кешегә ышанып бетеп булмый (Г. Камал).

Әле модаль кисәкчәсе барлык наклонение һәм заман формаларына ияреп, билгесезлекне, аныксызлыкны белдерә: Әминә мине көтә-көтә елап беткәндер ә л е (Г. Гомәр). Токым кирәк булса, яз берәр сарык бәрәне табылыр ә л е (Һ. Дәүләтшина).

Әллә кисәкчәсе, гадәттә, үзе бәйләнгән сүздән, сүз тезмәсе һәм җөмләдән алда килеп, аларның эчтәлекләренә икеләнү төсмере өсти ала. Мәсәлән:Әлләкүпкә, әллә бик озакка, Ахры, мәңге оныта алмамын Тамбов урманнары уртасында Усак яфраклары шаулавын (Һ. Такташ).

Мазар, фәлән кисәкчәләре исемнәргә, сирәк кенә фигыльләргә ялганып, парлы сүз ясый һәм билгесезлекне, илтифатсызлыкны белдерәләр. Мәсәлән: Аның өчен кирәк түгел киңәш-мазар,Һич тәм тапмый кешеләрнең сүзләреннән (М. Максуд). Су аркылы чыгар өчен басма да, күпер-фәлән дә күренми (сөйләм). Гөнаһ-фәләндиеп тормадым, Зәңгәр төндә күрше карчыгының Ак әтәчен кереп урладым (Һ. Такташ).

Имеш кисәкчәсе үзе тагылган сүзнең мәгънәсенә икеләнү төсмере өсти, төп функциясе буенча, ул, гадәттә, җөмләнең хәбәре составында урнаша. Мәсәлән: Минем өчен җайлыи м е ш,хәлбуки минем өчен бер дә җайлы түгел (Ш. Камал).

Магае-мәгәе кисәкчәсе дә үзе тагылган сүзнең эчтәлегенә шөбһәләнү, борчылу мәгънә төсмере бирә: Көн болытлап тора – яңгыряу м а г а е. Бик әкрен кыймылдыйсың – соңга калм а г а е ң(сөйләм).

Ни түгел кисәкчәсе сүзтезмәләрдә билгесезлекне белдерә. Мәсәлән: Ләкин кыз моңа карамады, карарга җае да булмады: бу вакыт аның карынында Усман егеттән дүрт айлык баласы бар иде. Солдатка китеп барса,н и хатын т ү г е л, н и кыз т ү г е л кебек уртада калудан курык­ты (Г. Ибраһимов).Н и он т ү г е л, камыр түгел, Булдык без пешмәгән калач (Г. Тукай).

Боерык-өндәүкисәкчәләре: чы-че, сана-сәнә, инде, әле.
Боерык-өндәү кисәкчәләре сөйләүченең, тыңлаучының һәм башка субъект­ларның ихтыяры, эшчәнлеге белән бәйләнгән эш-хәлләрне, чакыруны, өндәүне, үтенүне, инәлүне, ялваруны белдерә[3: 334 – 335нче бб.]. Әлеге мәгънә төсмерлекләре бу кисәкчәләрнең боерык фигыль белән бирелгән хәбәр составында кулланылганда гына реальләшә.

Чы-че кисәкчәсе боерык, шарт, хикәя фигыльләргә кушылып, төрле мәгънә нечкәлекләрен белдерә ала. Бу кисәкчә беренче чиратта үтенү, ялыну кебек мәгъ­нә төсмерләрен белдерә. Мәсәлән: Шәһәр җырын җырлыйм, тыңла ч ы, Улың белән кушылып җырла ч ы (Һ. Такташ). И үзәк өзгеч тавышлы, моңлы, зарлы мандолин;Кил ч е,моңлан ч ы өзеп җыр, Мин дә тыңлап моңланыйм (Ш. Бабич). – Кил әле, син дә бераз бармакларыңны селкет, и яшь егет! Кил ч е, икәү уйныйк бераз кети-кети (Г. Тукай). Күл янында утырып җырлар язам, Әй, таң җиле, тукта, исмә ч е! (Һ. Такташ). Сез иртәгә бер арада безгә килеп чыксагыз ч ы (сөйләм).
Бу кисәкчә шарт фигыльләргә ялганганда, үкенү төшенчәсен аңлату очрак­лары да бар. Мәсәлән: Иртәрәк килгән булсаң ч ы (сөйләм).

Сана-сәнә модаль кисәкчәсе тик боерык фигыльләргә генә кушылып килә. Күп очракта халык авыз иҗаты әсәрләрендә, шигъри әсәрләрдә кулланыла. Бу форма көчле үтенечне, сорау катнаш инәлүне белдерә. Мәсәлән: Бер йөзең күрсәт с ә н ә, Тугсын гүзәл көннәр минем (Г. Тукай). Куй с а н а,юкны, көлдермә- с ә н ә, Юкка сүзне бүлдермәс ә н ә! (С. Хәким.)

Инде кисәкчәсе боерык фигыльләрдән соң килеп, үтенү, ялыну яки сабырсызлану, түземсезләнү кебек мәгънә төсмерләрен белдерә ала. Мәсәлән: Биеи н д е,Йолдыз, бие!(А. Алиш.) Алсу тагын ялынып чакыра. – “Кил, уйнамыйм, бетте... Кили н д е!”(Һ. Такташ.)

Әле кисәкчәсе, боерык һәм теләк фигыльләр янында килеп, үтенү, теләк яки карар кылу төсмерләрен белдерә. Мә­сәлән: Кил әле син дә бераз бармакларыңны селкет, и яшь егет! (Г. Тукай.) – Әй­дә, кер ә л е өйгә! (Г. Ибраһимов.) Шул турыдан аз гына, биш-алты сүз сөйлим әле, Гадәтемчә, аз гына җырлыймә л е, көйлим ә л е (Г. Тукай). Кара сатин ситсылардан Күлмәк кистерим әле, Сиңа охшатып бакчаларда Гөлләр үстерим ә ле(жыр).
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: кисәкчәләрнең мәгънә төсмерлекләре, сүзлек составы һәм функцияләре әлегә кадәр тулысынча тасвирланмаган дияргә мөмкин. Шуңа күрә тикшеренүчеләр, аңлаткан мәгънәләренә карап, кисәк­чәләрне 4, 7, 8, хәтта 11 төркемчәгә бүлеп карыйлар. Кайбер төрки телләрдә аларны, гомумән, төркемчәләргә бүлеп тормаска кирәк дигән караш та бар [4: 95 – 100нче бб.], [1: 328 – 329нчы бб.].
Шулай итеп, кисәкчәләрне мәгънә төсмерлекләрен белдерү үзлекләреннән чыгып тикшерү логик-грамматик яктан аклана. Шул ук вакытта җанлы сөйләм телендә һәм язма телдә кайбер кисәк­чәләр, үзләренең төркемчәләренең мәгъ­нә чикләреннән чыгып, икенче төрле мәгънә төсмерләрен һәм бизәкләрен бирүдә катнаша алалар.


Л.Г. ХӘБИБОВ,

Башкортстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты профессоры,
филология фәннәре кандидаты


Әдәбият

1. Грамматика современного башкирского языка. – М., Наука, 1981.

2. Дмитриев Н.К. Башҡорт теленең грамматикаһы.– ¤фө, 1950.

3. Зәйнуллин М.В. Хәҙерге башҡорт теле. Морфология. – ¤фө, 2002.

4. Ишбулатов Н.Х. Хәҙерге башҡорт теле. – Өфө, 1962.


5. Хангилдин В.Н. – Татар теле грамматикасы. – Казан, 1959.

Читайте нас: