Тирән уйларга бирелеп, авыл урамыннан атлыйм... Кояшлы көн. Кулына аллы-гөлле чәчәкләр тоткан кыз-малайлар мәктәпкә ашыга. Бу көн могҗиза кебек, алда – ачылмаган серле дөнья. “Әти-әниләребезнең эшенә тугры калып, киләчәк буынга тәрбия биреп булырмы? Яңа технология, укыту ысулларын кулланып, көчле шәхесләр тәрбияләү максатына ирешеп булырмы?” кебек сораулар күңелне борчый. Тарих битләре үткәннәрне барлый...
Нәсел җепләре еракларга барып тоташа. Картәтием, Галиәхмәт Хаҗиәхмәт улы, Диния назарәтендә имтихан тапшырып, 1919 елларда авыл мәктәбендә балаларга сабак өйрәтә. Авыл халкын агартуда алмый-талмый эшли. Әтием, Маһияров Миңлегаян Фәтхелбаян улы, Бөек Ватан сугышы ветераны, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры үз эшенә мөкиббән киткән, немец, рус теле һәм әдәбиятын тирән белүче, тәмләп, хисле итеп сөйләүче, киң эрудицияле педагог иде. Ул балаларны чиксез яратты. Унынчыны тәмамлагач, укучыларын уку йортларына кертү хәстәрен дә үзе күрә, аларның ничек эшкә урнашулары белән дә кызыксына иде. Әнием, Рәйханә Галиәхмәт кызы, математика укытучысы, сигез балага тормыш бүләк иткән көчле шәхес, “Ана даны” медале иясе, сәнгать түгәрегенең моңлы сандугачы булды. Әти-әнием башлаган эшне без, аларның балалары, дәвам иттек: Маһиярова Зилә Миңлегаян кызы – педагогик фәннәр кандидаты, Казан дәүләт педагогия университеты доценты; Булатова Юлия Миңлегаян кызы Уфа шәһәренең 30нчы мәктәп-интернатында математика укытучысы, соңгы елларда интернатта дефектолог (сурдопедагогика белгече), Россия Федерациясенең Почетлы мәгариф хезмәткәре.
Урта белемне Уфа сәнгать мәктәбендә алганнан соң, Башкорт дәүләт университетының биология факультетына укырга кердем. Әтием Миңлегаян Фәтхелбаян улының эшен дәвам иттерү максатында, Иске Сөрмәт мәктәбендә немец теле укытучысы һәм бер үк вакытта пионервожатый булып хезмәт юлымны башладым. Артабан Каръяуды урта мәктәбендә немец теле укыттым, мәдәният йорты директоры булып та эшләдем. Ул елларда укытучы универсал, киңкырлы профессионал иде: бәйрәмнәрдә концертларны оештырырга, юл кырларын чабарга, сайлауларда агитатор, комиссия рәисләре, әгъзалары булырга, авылга килгән кунакларны каршы алырга, терлекләргә яфрак-азык әзерләргә, җәй көннәрендә чәчәкләр үстерергә дә җитешә идек.
1989 елда язмыш җилләре мине Калмашбаш авылына алып килде. Калмашбаш урта мәктәбендә немец теле укытучысы, ун ел дәвамында директор булып эшләдем. Ул елларда эшләгән эшләрне санап бетерерлек түгел: мәктәп бинасының түбәсен ябу, җылылык системасын алыштыру, яңа спортзалны төзи башлау, мәктәп эчен матурлау һәм башкалар.
Хезмәт юлымны биология укытучысы буларак дәвам иттем. Бүгенге көнгә кадәр биология фәнен укытып, укучыларга үз фәнемне яратырга, аның нечкәлекләрен аңларга ярдәм итәм. Укучыларым ел саен бердәм дәүләт имтиханнарында биология фәнен сайлый һәм югары нәтиҗәләргә ирешә. Бүген алар – Башкорт дәүләт университеты, Башкорт дәүләт медицина университеты, БДУның Бөре филиалы, Уфа Дәүләт аграр университеты талибәләре. Күпләре белгечлек дипломы алып, төрле өлкәләрдә хезмәт сала. Тырыш хезмәтем район җитәкчелеге, мәгариф бүлегенең грамоталарына лаек булды.
Биология укытучысының эше күпкырлы. Мәктәпнең укыту-тәҗрибә участогында тәҗрибәләр үткәрү, чәчәкләр үстерү, яшь натуралистлар түгәрген җитәкләп, иҗади эзләнү эшләрен оештыру да аның карамагында.
Укытучы югары сыйфатлы белем бирү белән бергә, балаларда рухи-әхлакый сыйфатлар да тәрбияли. Заман ничек кенә үзгәрмәсен, тормыш кыйммәтләре үзгәрми, алар – мәңгелек. Яңа җәмгыять шартларында укучыларны кешелекле, белемле, әдәпле, иҗади актив, сәламәт шәхес итеп тәрбияләү бурычы үтәлгән икән, буыннан-буынга күчүче рухи мирас яшь буынга тапшырылды дип горурланырга була.