Максат. Күптеллелек шартларында туган телгә өйрәтүдә инновацион технологияләрнең әһәмиятен ачыклау; заманча технологияләрне файдаланып, укучыда туган телгә кызыксыну уяту; укучының танып белү активлыгын арттыру; тел өйрәнү өчен уңайлы шартлар булдыру, аралашу вакытында үзара ярдәмләшү мохите тудыру.
– Исәнмесез, хәерле көн, хөрмәтле жюри, хезмәттәшләрем! Cезне осталык дәресемдә күрүемә бик шатмын. Мин Уфа шәһәре Черниковка бистәсендә урнашкан 98нче мәктәптә татар теле һәм әдәбиятын укытам.
Укытучы сүзе. Безнең мәктәптә алты тел өйрәнелә. Һәр бала 2нче класстан алып 7нче класска кадәр 4 – 5 тел өйрәнә (рус, башкорт, татар, инглиз, немец, француз). Менә шундый күптеллелек (полилингваль) белем бирү шартларында татар теле һәм әдәбиятын укытуны ничек саклап калырга һәм ничек камилләштерергә соң? Ә нәрсә соң ул инновацион технологияләр? (Француз теленнән in – «модалы», «в курсе», «юнәлдерү» , ә novation – «яңалык, нововведение, новизна». «Модный яңалык, в курсе новшеств», «яңалыкка һәм үзгәрешкә юнәлдерү» дигән мәгънәне аңлата. Инглиз, латин телендә дә «инновация» – «яңалык, нововведение, новизна» дигәнне аңлата. Технология – (грек теленнән алынган сүз; сәнгать, осталык дигән мәгънәне белдерә) фәннең яисә җитештерү өлкәсенең билгеле бер тармагында кулланыла торган методлар, алымнар, ысуллар җыелмасы ул.)
– Әлеге тема күп кенә галимнәр тарафыннан тикшерелгән: В.В. Шапкин, В.Д. Симоненко, В.А. Сластёнин, И.П. Подласый, С.Ә. Мөхәмәтҗанов, Ә.С. Гаязов һәм башкалар. Шулай ук Ф.С. Сәфиуллина, Ф.Ф. Харисов һәм башка татар галимнәренең хезмәтләрен дә карап чыктым.
Максаты, эчтәлеге, кулланылган ысуллары, алымнары һәм чараларының охшашлыгы буенча технологияләрне берничә зур төркемгә берләштерергә мөмкин: 1) шәхескә юнәлтелгән технологияләр: а) Ш.А. Амонашвилиның шәхескә хөрмәт белән карау технологиясе; б) үзара хезмәттәшлек педагогикасы технологиясе. 2) укучылар эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга нигезләнгән педагогик технологияләр: а) уен технологиясе; б) проблемалы укыту; в) аралашуга өйрәтү технологиясе. 3) уку процессын оештыру һәм идарә итүнең нәтиҗәлелегенә нигезләнгән педагогик технологияләр: а) терәк схемаларны кулланып, алга китеп укыту технологиясе; б) белем бирүнең компьютер технологияләре; в) интенсив белем бирү технологиясе.
Үземнең эш тәҗрибәмдә түбәндәге заманча технологияләргә мөрәҗәгать итәм: 1) уен технологиясе; 2) компьютер технологиясе; 3) проблемалы укыту технологиясе; 4) проект методы; 5) сәламәтлек саклау технологиясе.
Башлангыч классларда, күбрәк уен технологиясе элементларыннан файдаланырга тырышам. Ни өчен? Чөнки кече яшьтәге мәктәп балаларын уен белем алуга, укуга дәртләндерә, фән белән кызыксындыра, иҗади фикерләү сәләтен үстерә, аларны активлаштыра. Г.К. Селевко, үткәрү максатыннан чыгып, уеннарны берничә төркемгә бүлә: дидактик(белем дәрәҗәсен, танып белү эшчәнлеген киңәйтү, белем һәм күнекмәләрне гамәли эшчәнлектә куллану һ.б.); тәрбияви (мөстәкыйльлек тәрбияләү, билгеле бер юнәлешләр, дөньяга караш тәрбияләү һ.б.); үстерелешле (игътибар, хәтер, сөйләм, фикерләүне, уку эшчәнлеген үстерү һ.б.); социальләштерүче(аралашуга өйрәтү һ.б.).
– Сез ничек уйлыйсыз, уен элементларын тагын нинди предметларны өйрәнгәндә кулланып була? (Җаваплар.) “Яхшы оештырылган уен әйбәт эшкә охшый... Һәрбер уенның нигезендә, барыннан да элек, хезмәт тырышлыгы, фикер тырышлыгы бар”, – ди А.С. Макаренко. Сез ничек уйлыйсыз, бу алымнарны дәреснең нинди этапларында кулланып була? (Аларны дәреснең төрле этабында кулланып була. Оештыру моментында, белемнәрне актуальләштерү этабында, яңа теманы аңлату этабында, ныгыту, йомгаклау, рефлексия этапларында.)
– Мин дәресләремдә төрле уеннар кулланам, һәм сезгә дә бер уен тәкъдим итәм. Сезнең алдыгызда дәфтәр битләре, анда сүзләр язылган. Игътибар итсәгез, алар бар да бер хәрефтән башлана. Шул сүзләрне үз урыннарына куеп, тулы, матур, аңлаешлы җөмләләр төзегез. Җөмләләрне үз урыннарына куеп, текст төзегез. Текстка исем бирегез.
1) Кара, карак, Кәлинең, кәҗәсе, колхоз, кайтканда, келәтенә, көтүдән, кергән. 2) Келәттә, кишер, кыяр, кәбестә кимергән, күчәне. 3) Каравылчы, карак, Кәлинең кәҗәсен күреп, каен, күтәреп, күсәге, куган. 4) Карак, кычкыра-кычкыра, кәҗә, кырга, качкан. 5) Кырда, күргән, Кәлине, күзәтергә, керешкән. 6) Карый-карый, кылыйланган, күзләре.
Кәлинең кара карак кәҗәсе көтүдән кайтканда колхоз келәтенә кергән. Келәттә кишер, кыяр, кәбестә күчәне кимергән. Каравылчы, Кәлинең карак кәҗәсен күреп, каен күсәге күтәреп куган. Карак кәҗә, кычкыра-кычкыра, кырга качкан. Кырда Кәлине күргән, күзәтергә керешкән. Карый-карый күзләре кылыйланган.
– Эшебезне тикшерик. Яхшы. Ә кемдә икенче төрле булды? Ә хәзер хезмәтегезгә бәя бирегез. (Үзбәя.) Туган телне өйрәтүдә иң үтемле чараларның тагын берсе – ассоциатив бәйләнеш. Ассоциатив бәйләнеш – бер төшенчәгә нигезләнеп, аңа бәйле башка төшенчәне искә төшерү. “Нинди дә булса яңалыкны истә калдыру өчен бу ике образ арасында ассоциатив бәйләнеш урнаштырырга кирәк”, – ди К. Ушинский. Бу алымны куллану нәрсә бирә соң? Минем уйлавымча, татар теле дәресләрендә шушы алымны куллануның уңай яклары бик күп: 1) укучыларның хәтерен үстерү аша сүзлек байлыгы арта, сөйләм теле үсә; 2) укучы уку процессында үзен актив катнашучы итеп хис итә; 3) сүзләр өйрәнү, текстның эчтәлеген сөйләү һәм башка төрле күнегүләр бер уенга әверелә. Дәресләр кызык, җиңел һәм файдалы итеп уза. Мәсәлән:
Таблицалар ярдәмендә эчтәлек сөйләгәндә, балалар барлык катнашучыларны күрәләр, җөмлә төзелешенә игътибар итеп, билгеле бер эзлеклелекне саклап сөйлиләр. Бала бу эшнең авыр түгеллеген аңлый, аңарда сөйләп бирү теләге уяна. Укучының сүзлек байлыгы арта, әйләнә-тирә мохит турында белемнәре киңәя.
– Сезнең алдыгызда рәсемнәр. Шушы рәсемнәргә карап, нинди әсәр турында сүз барганын һәм аның авторын әйтергә кирәк. (Муса Җәлилнең “Кызыл ромашка” шигыре.)
– Ф.Ф. Харисов билгеләвенчә, инновацион технологияләр арасында татар теленә өйрәтүнең проектлар методы аерым урын алып тора. Ул, бу метод буенча эшләгәндә, укучылар актив рәвештә уйлау-фикерләү эшчәнлегенә тартылалар, ди. Яңа стандартларга нигезләнеп, татар теле һәм уку дәресләрендә мини-проектлар методын да кулланам, чөнки мини-проект методы – ул укучыларның билгеле бер нәтиҗәгә ирешкән үзаллы эшмәкәрлеген оештыруга ярдәм иткән ысул. Бу эшне мин башлангыч һәм урта сыйныф укучылары белән еш башкарам. Мини-проект методы кызыксынучанлыкны, һәр яңа эш төрен ихлас, дәртле итеп башкару теләген уята. Бу эшнең төп максаты – укучыларның сәләтләре төрле булуга карамастан, һәрбер укучының катнашуына ирешү, бер теманы система эчендә карау. Проектның әһәмияте һәм яңалыгы – укытучыларга кулланма материал була алуында.
– Укучыга проект методы нәрсә бирә? (Иҗади мөмкинлекләрен ача; төркемдә эшләү күнекмәләре булдыра; үзе сайлаган кызыклы проблеманы (теманы) ачу өстендә эшли; үзенең эшен (хезмәтен) презентацияләү мөмкинлеген бирә.) Киләсе эш төре – мини-проект төзү. Тел гыйлеменең лексикология тармагы буенча мини-проект төзеп карарга кирәк. (Төркемнәрдә эш.)
Йомгаклау. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллануның нәтиҗәсе бәхәссез. Бары тик чамасын белеп, урынлы итеп кулланырга кирәк. Яшь буын зиһенле, фикер йөртә белүче, җәмгыятькә файдалы шәхес булырга тиеш. Чөнки балалар – безнең киләчәгебез. Ә киләчәк тормышны кору өчен сәламәт, зиһенле кешеләр кирәк. Сәламәт балаларны тәрбияләү өчен сәламәт укытучылар кирәк. Барчагызга ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, рухи матурлык телим.
И.Р. СӘМИГУЛЛИНА,
Уфа шәһәренең 98нче мәктәбе укытучысы, "Татар теле һәм әдәбияты
ел укытучысы – 2018" республика конкурсы лауреаты