Бөтә яңылыҡтар

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив технологияләр куллану

Туктаусыз үзгәреп торган дөнья, фәнни-техник прогресс, җәмгыять тормышы белем бирү системасының үсешенә, үзгәрешенә зур йогынты ясый. Хәзерге заман белемле, актив, ирекле аралашучан, конкурентлыкка әзер шәхесләр таләп итә. Укучылар үз чиратында дәреснең кызыклы, максатчан булуын, теге яки бу белемнең үзләре өчен нигә кирәклеген, бу белемнәрне ул кайчан hәм кайда куллана алуын ачык аңларга тели, ягъни бүген укыту системасы бала шәхесенә юнәлдерелгән булырга тиеш. Федераль дәүләт стандартларында белем бирү системасының төп үсеш юнәлеше – системалы-эшчәнлекле (системно-деятельностный подход) юнәлеш, ә системаны барлыкка китерә торган төп компонент – нәтиҗә: шәхси, метапредмет, предмет нәтиҗәләре дип билгеләнә.

Татар теле hәм әдәбиятын укытуда иң төп проблема – ул балада тел өйрәтүгә карата кызыксыну уяту, мотив булдыру. БДИ, оптимизация, укыту барышын бала башыннан чыгып финанслау, демографик чоңгыл, авыл мәктәпләренең ябылуы я филиалга әйләнүе, мәктәпләрнең югарыда атаган сәбәпләр аркасында рус теленә генә йөз тоткан укыту программаларын сайлавы, туган телләр укыту каралган программа сайлаганда да, татар теле hәм әдәбияты дәресләре санының кискен кыскартылуы, туган татар телен өйрәнүнең ата-аналар тарафыннан язылган гаризага бәйле булып калуы мәсьәләне методик проблемадан иҗтимагый-сәяси проблема дәрәҗәсенә күтәрә.

Туган тел дәресләренең иң мөһим бурычлары: укучыларда татар теленә хөрмәт һәм аны ярату, рухи кыйммәт һәм кешелек дөньясының аралашу, белем алу чарасы буларак аңлы караш тәрбияләү; укучыларның сөйләү һәм фикерләү сәләтен үстерү, аларны татар әдәби телен тормышның төрле өлкәләрендә ирекле куллана алырлык иҗади шәхесләр итеп тәрбияләү, дөрес сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен белдерү; телне өйрәнгәндә үзләштергән белем һәм күнекмәләрне сөйләмдә дөрес куллана белү.

Федераль дәүләт стандартларында дүрт эшчәнлеккә өстенлек бирелә: шәхси, регулятив, танып-белү һәм коммуникатив. “Коммуникатив эшчәнлек хезмәттәшлекне оештыруга һәм гамәлгә ашыруга юнәлтелгән. Ул партнерны тыңлый һәм аңлый белүдән, мәгълүматны тулы һәм төгәл кабул итә һәм тапшыра, үзеңнең эш-хәрәкәтеңне партнер эш-хәрәкәте белән чагыштыра белүне үз эченә ала”, – дип ассызыклана дәүләт стандартларында һәм укучыларның уку эшчәнлеген үстерүдә төп ысулларның берсе булып тора. Димәк, федераль дәүләт стандартларына ярашлы рәвештә, татар теле укытучысының төп максаты – укучыларда коммуникатив компетенция формалаштыру.

Коммуникатив компетенция – башкалар әйткәнне аңлау һәм үз фикереңне белдерү өчен тупланган белем, осталык, күнекмәләр җыелмасы, хәзерге татар теле нормаларына ия булу, сүз байлыгын, сөйләмнең грамматик ягын дөрес итеп үзләштерү, телдән һәм язма формада бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның коммуникатив компетенциясен формалаштыру юллары

Укытуның эчтәлеген, укучылар эшчәнлеген оештыруның оптималь формаларын куллану, дөрес алымнар сайлау көткән нәтиҗәгә ирешүгә юнәлтелгән. Болар – аралашуга, җанлы сөйләмгә таянучы методик алымнар комплексы: 1) беренче планга укучыларны сөйләшергә өйрәтү чыга, ә теоретик материал, белешмәләр сөйләм процессында, текстны анализлау нәтиҗәсендә чыгарыла; 2) аралашуга өйрәтү фикер эшчәнлеген үстерү белән бергә үрелеп бара, чөнки фикер йөртү аралашуга ихтыяҗ тудыра; 3) аралашуга мотивация тудыру ярдәмендә өйрәтү. Укытучы укучыларда танып белүгә омтылыш уятуны нигез итеп ала; 4) сөйләм эшчәнлеге төрләренә бер-бер артлы түгел, ә параллель рәвештә өйрәтү: һәр дәрестә сөйләм эшчәнлегенең дүрт төре дә катнаша. Алар: 1. тыңлап аңлау (аудирование); 2. сөйләү (диалог, монолог (говорение); 3. уку; 4. язу.

Тыңлап аңлау. Тыңлау – “фикерләүнең бер формасы” (Л.С. Выготский). Балаларны сөйләргә, укырга, язарга өйрәтү тыңлаудан, дөрес итеп ишетүдән һәм аңлаудан башлана. Тыңлау – хәтерне ныгыту чарасы да, туган телнең байлыгын, аһәңен, матурлыгын ачу, гаҗәпләнү хисе уяту юлы да. Сөйләм культурасын үзләштерү – шулай ук тыңлаудан башлана. Моңардан тыш, тыңларга өйрәтү – эффектив укыту чарасы да.

Тыңлау “пассив” тыңлауга әйләнмәсен өчен күрсәтмә кую таләп ителә. Күрсәтмәләрне 3 төргә бүлеп карарга мөмкин: 1) танып белүне тирәнәйтүгә юнәлдерелгәннәре (“таны һәм аңла”); 2) хәтердә калдыруга бәйле күрсәтмәләр; 3) коммуникатив күрсәтмәләр (“хәбәрне кабул итеп ал һәм башкага тапшыр”). Дәрес вакытында бу күрсәтмәләр төрле формада тәкъдим ителергә мөмкин һәм алар төрлечә хәл ителә. Мәсәлән, “Башкага тапшыру” процессы сөйләү рәвешендә генә түгел, ә укучыларның классташларын өйрәтү, укыту, дөресләү һ.б. буларак та кулланыла.

Сөйләү. Бу үз эченә диалог һәм монологны ала. Диалог ул коммуникатив чара (фикерләүне тапшыру чарасы). Шуңа да аны, мөмкин кадәр, реаль сөйләшү шартларына якынайтырга кирәк.

Диалогик сөйләмне өйрәнгәндә укучылар түбәндәге коммуникатив эш алымнарын үти: әңгәмәне башлап җибәрү һәм тәмамлау; укытучының яки классташының сөйләмен игътибар белән тыңлау һәм әңгәмәгә кушылу; дөрес сорау төзү һәм аңа тулы җыйнак җавап бирү; нәрсә дә булса эшләргә ризалашу яки риза булмауны белдерү; шатлыкны һәм канәгатьсезлекне белдерү; аралашуда әдәп кагыйдәләрен саклау, ягъни әңгәмәчене бүлдермәү.

Диалогларны төзегәндә укучылар ике яклы әңгәмә алып барырга тиешләр. Әзер диалогларны өйрәнгәндә кечкенә диалог текстларны укучыларга тарату, диалогларны укучылар парлашып өйрәнәләр һәм дәрес башында яттан сөйлиләр. Конвертлы текстлар даими алышынып тора, шулай итеп бар парлар да диалогларны өйрәнеп бетерә.

Татар телен өйрәнгәндә тагын бер зур адым – ул монологик сөйләмгә өйрәтү, яки фикерне логик-эзлекле итеп әйтү, бәйләнешле итеп сөйләргә өйрәтү. Монологик сөйләмгә өйрәтүне беренче этапта бирелгән темага яисә предметка карата фикер әйтә белүләрен үстерү, рәсем буенча җөмләләр төзүдән, диалогларны хикәягә әйләндерүдән башларга кирәк.

Аннары кечкенә хикәяләр төзү, эчтәлеген сөйләү, рус теленә тәрҗемә итәргә өйрәтү тора. Шулай итеп, монологик сөйләм аша укучылар татар теле дәресләрендә: образлы итеп сөйләргә; хәл-вакыйгаларны хикәяләргә, аларга карата үз фикерен белдерергә; сүз һәм фразаларны урынсызга кабатламаска; төрле төзелешле җөмләләр кулланырга; чагыштыру һәм сынландыру кебек сурәтләү чараларын урынлы файдаланырга өйрәнәләр.

Уку. Уку – мәгълүмат алу чыганагы булырга тиеш. Укырга өйрәтүнең беренче адымнарыннан ук башта җөмләне аңларга һәм эчтәлеген ачыкларга һәм шуннан соң гына, әгәр аңлашылмаса, авыр сүзләрне аерып алырга өйрәтергә кирәк. Дөрес уку өчен уку техникасы өстендә эш алып барыла. Бу фонетик күнегүләр, махсус аерып алган сүзләрне иҗекләп уку, бер хәрефе белән аерылып торган сүзләрне уку, иҗекләрне уңай һәм кире уку.

Уку этабында тагын бер зур бурыч – укыганны аңларга өйрәтү. Укучыларның сөйләм телен үстерүдә бик зур рольне халык авыз иҗаты җәүһәрләре башкара. Бу – тизәйткечләр, мәкальләр, әйтемнәр, такмаклар, шарада-табышмаклар, әкиятләр. Алар укучыларда кешелек сыйфатларын үстерү, мәхәббәт тәрбияләү генә түгел, татар теленә хас булган авазларны дөрес әйтү, дөрес дикция белән сөйләү өчен артикуляция һәм тел гимнастикалары булып та торалар. Үзләштерүе авыр булган темаларны уеннар белән аңлату укучыда кызыксыну уята.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләрен формалаштыру өчен уенлы биремнәр һәм методик алымнар:

Дискуссия. Укучылар дискуссия, бәхәснең төп кагыйдәләре белән танышалар. Укучылар төркемнәргә бүленәләр. Фикер алышу өчен тема сайлана. (“Яшәү кайда яхшырак: чит илдәме, безнең илдәме?”, ”Компьютер: зыянмы, файдамы?”) Сөйләшү вакытында темадан читкә китмичә, уртак фикергә килергә кирәк.

Яраткан тапшырулар. Яраткан тапшыруларны өйрәнү аша тикшеренү күнекмәләрен булдыру. Һәр укучыга эш бүлеп бирелә: мәгълүмат җыючы, җыелган материалны эшкәртүче. Телевидение тапшыруларының бүгенге көн таләпләренә җавап биргәнен табу.

Сорау бирергә өйрәнәбез. Укучылар текстны укырга һәм схемалардан файдаланып, төрле сораулар төзергә тиешләр.

– Кем?

– Нишләгән?

– Бу кайда булган?

– Нигә?

– Мин дөрес аңлаган булсам, ...?

– Әгәр дә, ... вакыйгалар ничек үзгәрер иде?

– Син булсаң, ... нишләр идең?

Пресс методы. «Пресс» методы әдәбият дәресләрендә иң уңышлы методларның берсе. Ул әсәрне укыганнан соң кулланыла. Бу метод 4 этаптан тора. (9нчы класста Бердәм дәүләт имтиханына әзерләүнең бер төре дә булып тора. Ринат Мөхәммәдиевның «Күңел күзе» хикәясе нигезендә карап китик.)

1. Үз фикереңне әйт. Мин хикәядәге Зөфәр абый күрә дип уйлыйм. (Тезис.)

2. Фикереңне дәлиллә. Чөнки ул һәр эшнең үзенә күрә бер ямен, тәмен табып, җиренә җиткереп эшли. (Комментарий.)

3. Фикереңне расла. Мәсәлән, болындагы печәнне дә пөхтәләп тигез рәтләргә сала, гармунда өздереп уйный, тәрәзә йөзлекләрен, капкаларны бизәкләгән, алты-җиде төрле роза гөле дә үстерә. (Аргумент.)

4. Гомумиләштерү, нәтиҗә. Димәк, кешедә маңгай күзеннән тыш, күңел күзе дә бар, күңеле белән тоя ала дигән нәтиҗәгә киләбез. (Нәтиҗә.)

Бу алым, укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстереп, сөйләмгә этәрә.

Фаразлау алымы. Ул булачак вакыйгага үз фаразларыңны белдерү. Сезнең алдыгызда әдәби әсәрләр исемлеге. Бирелгән әсәр атамасын ачыклау максатыннан: «Бу әсәр нәрсә турында булыр?» — дигән сорау куела. Яки әсәрнең бер өлеше укылганнан соң, ”Укучылар, вакыйгалар ничек үстерелер? – дип сорап була. Кайбер әсәрләрдә, фильмнарда “ачык финал” алымы кулланыла. Монда да укучылар финалны төрлечә фаразларга мөмкин. Бу алым уйлау, күзаллау сәләтен арттырырга, үзеңнең фаразларыңны дәлилләргә өйрәнергә ярдәм итә.

“Ачкыч сүзләр алымы” (терәк сүзләр). “Ачкыч сүзләр” алымы да аралашуга нигезләнгән. Укытучы тактага тексттан алып 4 – 5 ачкыч сүз яза. Укучылар бирелгән ачкыч сүзләр ярдәмендә хикәя төзетеп карарга тиешләр. Мәсәлән: Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану» драмасына ачкыч сүзләр: кулъяулык, егет, яучы карчык, револьвер.

Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясенә ачкыч сүзләр: хәрәмләшү, колын, Сабантуй, ат чабышы. Укучыларның тәкъдим ителгән вариантлары чыганак текст белән чагыштырыла. Яки үткән материалны кабатлау өчен укылган әсәрләрдән ачкыч сүзләр китерелә (телдән укыла), укучы сүзләр нигезендә әсәрнең исемен һәм авторны искә төшереп язарга тиеш.

Коммуникатив компетенция формалаштыру юлларын дөрес оештырганда, ул укучыларның тел өйрәнүгә карата мөнәсәбәтләрен уңай якка үзгәртә, белемнәрнең аңлылыгына этәрә, мөстәкыйльлеккә өйрәтә, иҗади фикерләүне үстерә.

С.Р. ХӘЙБУЛЛИНА,
Федоровка районының Коралачык мәктәбе директоры, татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Читайте нас: