Наил Хәйрулла улы Ибраһимов – физика-математика фәннәре докторы, Швециядәге Блекинге Технология институтының табигый һәм математик фәннәр кафедрасы профессоры. Аның лекцияләрен Русиядә генә түгел, Көнбатыш Африка Республикасында, Канада, Төркия, АКШ, Швеция кебек илләрдә дә мөкиббән китеп тыңлыйлар.
1939 елның 18 гыйнварында, Татарстанның Ютазы районы Иске Урыссу авылында гади колхозчы гаиләсендә туган ул. Сугыш чоры малае буларак, ачлык-ялангачлыкны да җитәрлек татыган. Тик, бернигә карамый, гыйлемгә омтылышы һәрдаим өстенлек ала килгән. Ана телендә башлангыч белем алгач, тимер юл станциясендәге җидееллык рус мәктәбенә укырга кергән. Математиканы аеруча үз иткән. Бәхетенә каршы, Лариса Петровна Бархат сыман сәләтле-сизгер педагогка эләккән. Малайның мисалларны чикләвектәй тиз һәм җиңел “яруын” шәйләгән мөгаллимә, өстәмә рәвештә, катлаулыларын, кызыклыларын тәкъдим итә башлаган. Бүген дә чиксез рәхмәтле галим тәүге математика укытучысына... Әйткәндәй, “Сайланма әсәрләр”енең тәүге томын нәкъ аңа һәм дә янә бер остазы, профессор Лев Васильевич Овсянниковка багышлаган Наил әфәнде. “Укытучыларым тылсымчыларга тиң” дигән сүзләрендә тирән хаклык ята, минемчә. Үз вакытында игелекле сәләт ияләре, киң күңелле мөгаллим-мөгаллимәләр очрамаган булса, кай тарафларга алып китәр иде тормыш юллары, кем белә...
Наил Ибраһимовның төрле телләрдә иркен сөйләшә алуы хәйран калдыра. Бу гамәленә дә “оеткы” балачак елларында салынган. “Кечкенәдән күп теллелек мохитендә үстем, – ди язмам герое. – Әтием гарәпчә иркен укый иде, мине дә өйрәтте. Намаз да укый идем, хәтта! Татарчаны башта латин, аннан соң кириллица хәрефләренә күчерделәр. Анысын да танырга өйрәндем. Шекспирга хәтле укыдым, татарча, билгеле. Китапларны “су кебек эчтем”. Үзем әйбәтләп рәтләгән, тәртипкә китергән иске “Гулливер” әсәре әле дә исән...”
Җидееллык мәктәпкә килгәч, русча бер кәлимә сүз аңламаган малайга, тәү чиратта, математика дәресләре булышлык итә. Саннар бөтен телдә дә бер үк ич. Тора-бара рус теле дә “буйсына”. Армия хезмәтендә дә (Красноярск) китаптан аерылмый үҗәт егет. Үзлегеннән югары математика, физиканы өйрәнә. Берзаман китап кибетендә акцент белән сөйләшүче сатучы ханымга игътибар итә. Танышалар. Баксаң, Мюллер фамилияле ханым немец милләтеннән икән. Шул рәвешле, Наил немец теленнән дәресләр ала башлый. Таләпчән остазы шигырьләргә кадәр ятлата. Үлемсез Гете әсәрләрен әле булса яттан хәтерли якташыбыз...
Максатчан, гыйлем “букчасын” шактый тулыландырган солдат, көннәрнең берендә шәһәрдәге физика институтына барып керә. Биредәге укытучыларга төгәл фәннәрне яратуын, армиядән соң югары белем алырга җыенуын аңлата. Педагоглар исә, Мәскәүгә барырга киңәш итә. Тәвәккәл егет башкаладагы физика-техника институтына юл тота. Заманында Капица, Ландау сыман атаклы галимнәр эшләгән абруйлы белем учагы студенты булу бәхетенә ирешә. Үз дәреслеге буенча математика анализын укытучы Лев Дмитриевич Кудрявцев лекцияләрен тыңлый. Барысы да яхшы кебек. Тик... тынгысыз егетне уку тизлеге канәгатьләндерми. Гомер кыска, ашыгырга кирәк! Бер елга ике курсны тәмамлауга рөхсәт сорый. Ризалык алмагач, Новосибирск шәһәрендәге университетның механика-математика факультетына күчәргә карар кыла. Монда инде ниятенә ирешә. Биш курсны өч елда тәмамлап, 1965 елда кулына диплом ала. Берүк вакытта гидродинамика институтында лаборант булып эшли, өстәмә лекцияләр тыңлый. Бигрәк тә Ландау дусты профессор Юрий Румерның физика дәресләрен калдырмаска тырыша. Кирәге чыгар дип, француз, япон телләрен үзаллы өйрәнә, хәтта. Ә инде 1967 елда, СССР Фәннәр академиясе әгъзасы Лев Васильевич Овсянников җитәкчелегендә, физика-математика фәннәре кандидатлыгына диссертация яклый. “Газ динамикасы” темасы утыз өч яшендә (1972) докторлык диссертациясен яклау мөмкинчелеген дә бирә. Яшь галим гидродинамика институтына эшкә тәгаенләнә. Университетта математикадан лекцияләр дә укый. 70 еллар ахырында исә язмыш Ибраһимовка хәлиткеч очрашу бүләк итә. “Новосибирск Академ шәһәрчегендә Уфа авиация институтының математика кафедрасы мөдире Элита Александровна Мухачева белән очраштык, – дип бәян итә галим. – Ул миңа вуздагы иҗади мохит турында сөйләде. Үзләренә эшкә килергә үгетләде”.
1980 елда Наил Хәйрулла улы Уфага килә. СССР Фәннәр академиясенең Башкортстан филиалында математик физика лабораториясен ачуда катнаша. Анда мөдир була. Авиация институтында гамәли математика кафедрасына җитәкчелек итә. Төрле фәнни-гамәли конференцияләрдә чыгыш ясый, журналларда мәкаләләрен бастыра. Хезмәте югары бәһалана: 1987 елда фән һәм техника буенча СССР Дәүләт премиясенә лаек була. Тиздән танылу алган галимне Мәскәүгә, М.В. Келдыш исемендәге гамәли математика институтына чакыралар. 1993 елга кадәр биредә баш фәнни хезмәткәр вазифасын үти ул. Физика-техника институтында, университетта лекцияләр укый, педагоглар, студентлар арасында зур абруй казана.
Якташыбыз математик модельләштерүнең төркемләп тикшерү тәртибен гамәлгә кертеп, четерекле мәсьәләгә гади чишелеш таба. Ягъни тигезләмәләрнең нигездә дүрт төрдән килеп чыгуын, калганнарының шуларга таянып тармаклануын исбатлый. Үз дәреслеген булдыра. Дәреслек инглиз, швед, кытай, рус телләрендә басылып чыга. Шулай ук немец, фарсы, испан телләренә дә тәрҗемә ителгән... Наил әфәнденең иң зур хыялы – математик модельләштерүдәге төркемләп тикшерү ысулын мөмкин кадәр күбрәк яшь буын вәкилләренә җиткерү. Бу мөһим эшкә тормыш иптәше Рәйсә Сафуан кызы Хәмитова да лаеклы өлеш кертә, Наил ага эшләгән университет студентларына инглиз һәм швед телләрендә математика фәнен укыта. Ибраһимовларның балалары да фән юлын сайлаган.
Ерак төбәктә гомер кичерүенә карамастан, Ибраһимов туган яклар белән элемтәне өзми. Шәкертләре аның эшен лаеклы дәвам итә. Авыруы көчәйгәнче, Наил абый фәнни-гамәли конференцияләргә дә еш килгән. 2009 елда Уфада уздырылган конференциягә, мәсәлән, туган авылында физика-математика укытучы ханымнарны да алып барган. 2011 елда, фәкать аның тырышлыгы нәтиҗәсендә, Уфа дәүләт авиация техник университетында табигый фәннәр, техника һәм технологияләрнең математик модельләрен төркемләп анализлау фәнни-тикшеренү лабораториясе барлыкка килгән. Аңа җитәкчелек итү дәверендә Н.Х. Ибраһимов Русия грантына да лаек булган. Әйтергә кирәк, бүгенге көндә лаборатория уңышлы гына эшләп килә. Нәтиҗәләр дә бар. Мисалга, “РН-УфаНИПИнефть” җәмгыяте, “НК “Роснефть” оешмасының проектлау институты үз фәнни-гамәли эшчәнлегендә ул нәтиҗәләрдән файдалана да инде. Гомумән, югарыда телгә алынган төркемләп тикшерү ысуллары авиа- һәм машиналар эшләп чыгару тармагында, төзелештә, архитектурада, газ-нефть чыганакларын анализлау барышында катлаулы мәсьәләләрне хәл итү мөмкинлеген бирә. Моннан тыш – процесс-механизмнарның өч үлчәнешле виртуаль чагылышын алу; белем бирү өлкәсендә яңа технологияләр куллану форсаты... “Төркемләп анализлау – теоретик сафсата түгел. Белгеч кулында алыштыргысыз “математик модельләштерү микроскобы ул”, – дип ассызыклый галим.
Наил аганың математикадан гына түгел, башка өлкәләрдән дә хәбәрдарлыгы, әлегәчә кызыксыну-гаҗәпләнү халәтен югалтмавы сокландыра. Төрле илләрдә яшәү дәверендә күргән-белгәннәре турында мавыктыргыч итеп сөйли, хатирәләре белән ихлас уртаклаша. Һәммәсен бер мәкалә эченә сыйдырып булмый, билгеле. Иң әһәмиятлесе – галим шәхесенә милләт-раса, һөнәр аеру бөтенләй хас түгел. “Кем булуына карамастан, талантлы, үзенчәлекле фикер йөртүче кеше минем өчен һичшиксез кызыклы”, – ди ул. Юкка гына замандашыбызны олылап, Дөнья гражданины дип атамыйлар!
“Балачакта поезд машинисты булырга теләгем бар иде, – ди әңгәмәбез ахырында Наил әфәнде. – Чит-ят җирләрне күрү хыялы көчле булды. Гончаровның “Паллада” фрегаты” әсәрен укып, кайларда гына “йөрмәдем” ул чакларда. Җылы якларны, диңгез-океаннарны гизәсем, сәяхәт кыласым килде. Инде байтак еллар узгач, тәки бардым бит шул китапта укып хыялланган җирләргә! Күрдем, кулым белән тотып-капшап карадым, дигәндәй...” Малайлык теләкләре дә гамәлгә ашкан галимнең...
С.С. ГАРИФУЛЛИНА,
Октябрьский шәһәренең “Туган як” гәзите хәбәрчесе.