Ни генә димә, уңды быел олуг уку йорты. Төзекләндерү эшләре тулы көченә бара. Стена-бүлмәләр бүген дә төрле елларда белем алган шаян-шук укучыларның көр тавышын, шатлыклы көлү авазларын саклый сыман. Сөйли алса, һәммәсен бәянләр иде юбиляр Мәктәп. Нинди генә вакыйгалар шаһиты булмагандыр ул...
“Безнең дә бар иде “яшел” чаклар...” Теле булса, нәкъ шул рәвешле башлар иде сәхифәсен хөрмәтле юбиляр. Горурланып, кукыраеп та куядыр ул кайчак. Ә нигә, гомер бакый беренче санын йөртеп кара әле. Күңелле дә, ифрат җаваплы да. Нефтьчеләр шәһәрендә пәйда булган иң тәүге мәктәпләрдән ич ул! Ничек башланды соң әле тарихы? Инде риваятькә әверелеп бара түгелме яшәлгән еллар...
Хатирәләр “йомгагы” 1937 елгача кирегә сүтелә килә. Нәкъ шул чорда Нарыш һәм Төрекмән авыллары калкулыгында беренче нефть вышкалары пәйда булган. Яңа нефть чыганагына эшче халык агыла башлады. Ата-аналары белән килгән балаларга да кичекмәстән мәктәп тергезү кирәк иде, билгеле. Озын-озакка сузылмады бу мөһим эш. Девон һәм Бакча әйләнеше урамнары почмагындагы агач барактан вакытлыча уку йорты ясадылар да куйдылар. Директор вазифасына Борис Викторович Подковыркинны тәгаенләделәр. 1938 елның 1 сентябрендә колач җәеп каршылады мәктәп үз укучыларын. Баштагы мәлләрдә мәктәп җидееллык кына иде. Класслар саны да унөч кенә... Зарар юк, иң мөһиме – төпле нигез салынган, барысы да алда ич әле!
Кызганыч, якты хыял-омтылышларга каһәрле сугыш афәте киртә куйды. Борис Викторович та фронтка алынды. Арытабангы язмышы билгеле түгел тәүге директорның. Сугыш, сугыш... Кемнәрнең генә “гомер кенәгәсенә” аяныч төзәтмәләр кертмәде ул... Вакытлыча директор итеп тәгаенләнгән Илларион Самсонович Советников та Ватанны саклаучылар сафына басты. Язмышына рәхмәтле шулай да мәктәп галиҗанәпләре. Ир асыллары фронтка китүгә, җитәкчелек вазифалары гаҗәеп ханым Фаина Абрамовна Розенбаумга йөкләтелде. Үтә гыйбрәтле аның язмышы. 1930 – 1941 елларда Ленинград, Ростов-на-Дону, Гроднодагы төрле уку йортларында эшләгән. Сугыш елларында нефтьчеләр төяге Туймазы районында халык мәгарифен җайга салучылар рәтендә булган. Һәрдаим – алгы сызыкта! “1941/42 уку елын бик яхшы хәтерлим, – дип яза үз истәлекләрендә Фаина Абрамовна. – Хуҗалык мәшәкатьләре белән күңелгә уелып калган. Утын әзерләү, шәһәр яны хуҗалыгында булышу... Әйткәндәй, мәктәптә өлкән класслар барлыкка килде. Аз санда булуга карамастан, үзара бик дус-тату иделәр. Комсомол оешмасы коллективның җәмәгатьчелек эшенә җитәкчелек итте”.
Үсмерләрнең ифрат иртә җитдиләнүе, олыгаюы, тормыш йөген үз җилкәләренә алырга омтылуы очраклы, сәер хәл түгел, әлбәттә. Өлкәннәр, ир-егетләр – фронтта. Сугыш күп кенә педагоглар язмышына да турыдан-туры тәэсирен ясамый калмый. Сугыш кырына озатылучылар арасында яшь укытучылар Попков, Миртов, Зимин, Фролов та була. Алга китеп булса да әйтик, Фролов һәм Зимин демобилизациядән соң мәктәпкә әйләнеп кайта. Зимин исә, арытаба, шәһәр мәгариф бүлегендә, КПСС шәһәр комитетында эшли. Миртов гомерен армия белән бәйли.
Гүзәл затларны да аямый сугыш. Мәктәпнең алтынчы чыгарылыш укучылары Елена Кауркина һәм Евгения Розенбаум-Шнейдер яраткан остазлары Ольга Марковна Оводны фронтка озатуга бәйле хатирәләреннән гомер буе арына алмый. Һәрчак укучылары янында була Ольга. Яралыларга тәүге ярдәм күрсәтергә дә ул өйрәтә, басуда эштә, походларда да янәшә... “Өлкән пионервожатый Антонина Говоркова (ир-атлар калмау сәбәпле, ул хәрби җитәкче вазифасын да үти) күз алдымда, – дип искә ала ул еллардагы хәлләрне укытучы Серафима Арсентьевна Масленникова. – Яңа фронттан кайткан, әле гимнастеркасын салырга да өлгермәгән. Бик таләпчән булса да, балалар белән тиз арада уртак тел табарга сәләтле. Кыз-малайларга аның белән һәрчак күңелле, кызык була торган иде... Сугыш вакытында шундый гадәт кертелде: һәр класста тәүге дәрес гимннан башлана. Балалар үзара тату-дус, бердәм. Тулы бер гаиләдәй яшәдек. Концерт-тамашалар белән якын-тирә авылларга, хәтта Туймазы госпиталенә дә чыгарга әмәл таба идек. Евгений Иванович Фролов җитәкчелегендә кыллы оркестрыбызга кадәр бар иде”.
Елена һәм Евгения дә педагог ханым фикерен җөпли. Ахирәтләр ачлык-ялангачлыкны, уртак кайгы-хәсрәтне бүтәннәр белән бергә татый. Туймазыда качкыннар килгән эшелоннарны каршылауны да хәтерли алар. Тик балачак барыбер үзенекен итә. Пионер чаклар, Тимур командасы... Гайдар героена охшатырга ниятләп, Евгения җитәкчелегендә үсмерләр штаб төзи. Сугышка киткәннәрнең гаиләләренә ярдәм итә алар. Утын кисәләр, кер юалар, нәниләрне багалар. Җәен инде бөтен көч басудагы эшләргә сарыф ителә. Авыр көнкүреш яшь тимурчыларны өркетми, сындырмый, киресенчә, мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга, кеше хәлен тирәнтен аңларга өйрәтә. Укуда да сынатмый балалар. Тырышып-тырмашып белем үрләрен яулыйлар, физик яктан чыныгырга омтылалар. Китап, дәфтәрләр булмавы да борчуга салмый. Иске гәзит, теләсә нинди кәгазь кисәге дә ярап тора ич! Язар буяуны исә чөгендер сутыннан “әтмәлләп” була... Олысын-кечесен өмет яшәтә. Җиңү таңы атуга, барысы да акрынлап җайга салыначак, үз эзенә төшәчәк. Авырлыклар – вакытлыча...
Яңа бина – яңа тормыш... Хатирәләрдән арынып, Мәктәп галиҗанәпләре ирексездән көрсенеп куя. Тәки түзде, чыдады бит халык, искитмәле! Кыенлыкларга бирешми, алга таба атлавын белде. Корыч кебек чыныкты. Үлемсез Островский әсәрендәге сыман. Тикмәгә генә мөкиббән китеп укымагандыр ул әсәрне ничәмә буын кыз-кыркын, малай-шалай...
Вакыт узган саен, нефтьчеләр төбәге үсә-киңәя барды, уку йорты да тора-бара зурайды. Уртача белем бирү мәктәбенә әверелде. Сүз дә юк, шактый кысан иде иске бина. Гаҗәп хәл. Авыр сугыш еллары булуга карамастан, яңа мәктәп төзүгә кереште ныкышмалы-үҗәт, дәртле-дәрманлы, көчле рухлы халык! Өлкәннәр белән беррәттән, югары класс укучылары да катнашты, кечерәкләр тирә-юньне җыештыру белән мәшгуль булды... Янә вакыйгалар шаһиты Елена Кауркинаның “Истәлек дәфтәренә” мөрәҗәгать итик: “1946 ел. Сугыш тәмам. Яңа мәктәп сафка кертелү тантанасын түземсезләнеп көтәбез. Үзебез дә кулдан килгәнчә ярдәмләшәбез. Һәм, ниһаять, ике катлы бина әзер! Шатлыкның иге-чиге юк. Иркен, якты бүлмәләрдә сабак алуы нинди күңелле, рәхәт! Моның белән генә хушланып калмадык, билгеле. Ишегалдын яшелләндерергә керештек. Тирәкләр, җиләк-җимеш куаклары утырттык. Бик кадерләп тәрбияләдек үзләрен... Мәктәп чын мәгънәсендә мәдәният учагына әйләнде. Спектакльләр, кичәләр, концертлар оештыру матур гадәткә әверелде. Бихисап халык җыела иде ул күркәм чараларга. Шигърияткә дә нәкъ шул уку мәлендә гашыйк булдым мин. Класс җитәкчебез Галина Леонидовна Бильдзюкович тел сафлыгын саклауга байтак көч куйды. Марта Кузьминична Гребенщикова белән әдәби чаралар оештыра идек. Әйткәндәй, Марта Кузьминична шәһәр педагоглары арасында тәүгеләрдән Ленин ордены белән бүләкләнде. Спектакльләргә әзерлек вакытында рәссам Платон Никитич Афанасьевның хыял очышына, сәләтенә хәйран кала идек. Шулай, “Морозко” әкиятендә Карга ролен уйнадым. Һушны алырдай костюмны рәссамыбыз эшләгән иде. Шуның аркасында хәтта премиягә – күлмәклеккә дә лаек булдым!”
Якты-чагу тәэссоратларга бай уку еллары эзсез югалмый, билгеле. Педагоглары үрнәгендә Елена Васильевна шәхсән үзе дә укытучы һөнәрен сайлый, гомерен балалар тәрбияләүгә багышлый. Бу уңайдан күпләргә өлге булган, 1941 – 1964 еллар дәверендә мәктәптә директор вазифаларын башкарган Фаина Абрамовна хакында янә искә төшерми мөмкин түгел. Байтак укучы, укытучыларга тормышта туры юл күрсәткән ханым ул... “Укучылар – безнең дәвамчыларыбыз. Аларны иҗади эзләнүләргә этәрүгә, лаеклы ил гражданнары итеп тәрбияләүгә бар йөрәк җылыбызны бирергә тиешбез”, – Фаина Розенбаум сүзләре. Бүгенге педагоглар өчен дә девиз, якты маяк булырлык... БАССРның атказанган укытучысы, мәгариф отличнигы исемнәренә, күпсанлы Мактау кәгазьләренә лаек булган, “1941 – 1945 елгы Бөек Ватан сугышында данлы хезмәте өчен” медале белән бүләкләнгән җитәкче – шәһәребез горурлыгы. Замандашлары күңелендә ул яхшы, намуслы, тугры иптәш, ярдәмчел хезмәттәш, мөлаем ханым сыйфатында уелып калган. Ә инде күпсанлы шәкертләре яраткан педагогларына чын-чынлап мәдхия җырларга әзер: “Директорыбызны оныту мөмкин түгел. Таләпчән, шул ук вакытта кеше хәленә керүчән, әдәпле-ипле, игътибарлы” (Н. Кринова). “Еллар узды. Әмма аның шәхесе һәрчак күз алдымда. Ягымлы елмаюы, ачыклыгы, шәфкатьлелеге, югары мәдәниятлеге – һәммәсе дә хас иде Фаина Абрамовнага” (Н. Рәхмәтуллина).
Гомумән, төрле елларда шөһрәтле уку йортына җитәкчелек иткәннәрнең һәркайсы мәктәп тарихында үзенчәлекле, якты эз калдыра. Рәхмәтле замандашлары, якташлары хәтерендә алтын хәрефләр белән теркәлгән ул исем-шәрифләр. Янә кабатлап китик. Борис Викторович Подковыркин, Илларион Самсонович Советников, Хөснетдинов (исеме ачыкланмаган, бәлки белүчеләр табылыр), Фаина Абрамовна Розенбаум, Юрий Викторович Васильев, Иван Васильевич Ражнатовский, Иван Яковлевич Байдачный, Анастасия Тимофеевна Денисова, Павел Евдокимович Трофимов, Николай Аркадьевич Озеров, Людмила Юрьевна Дронова, Мария Александровна Бажитова, Татьяна Александровна Крук һәм башкалар. Бүгенге көндә данлы коллективны Ирина Николаевна Кондрашова җитәкли. Мәктәп тарихына яңадан-яңа мавыктыргыч, кабатланмас сәхифәләр өстәлә килә.
“Хәтер кенәгәсен” барлауны дәвам итик... Мария Бажитова истәлекләренә күз салыйк: “Мин беренче санлы мәктәпкә 1971 елда, шул чактагы директор Павел Трофимов чакыруы буенча, класстан тыш эшләрне оештыручы сыйфатында килдем. Эш бик мавыктыргыч иде. Кызыклы кичәләр, очрашулар, КВН, диспутлар, клублар... Хәтта ки хор, бию, театр студияләренә кадәр бар иде. Бию студиясенә, мисалга, 100дән артык кеше йөрде. Педагоглар да читтә калмый иде... 1980 елда мине шәһәр мәгариф бүлегенә инспектор итеп күчерделәр. Янә дә яраткан мәктәбемә 1986 елда директор вазифасында әйләнеп кайттым. Бер гаиләдәй дустанә мохиттә яшәдек хезмәттәшләрем белән. Төп бурычыбыз үсеп килүче буынны мөстәкыйль, олы тормышка әзерләү иде. Туган йортыма әверелгән мәктәбемдә үткән 24 ел гомеремнең иң бәхетле чоры буларак истә калды”.
Татьяна Крук директор булган елларны да сагынып хәтерли педагоглар, укучылар. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Татьяна Александровна 1нче мәктәпкә 1997 елда класстан тыш эшләр буенча директор урынбасары итеп тәгаенләнә. Ә инде 1998 елда җитәкче вазифасына үрләтелә. Ул директор булган чорда байтак эшләр башкарыла. Спорт мәйданчыгы, мәктәп фойесы яңартыла. Укучыларның үзидарә оешмасы да нәкъ аның башлангычында дөнья күрә.
Бүгенге көндә, әйткәнебезчә, белем учагына Ирина Николаевна Кондрашова җитәкчелек итә. “Тәҗрибәле белгеч, тынгысыз җан” диләр аның хакында коллегалары. Үзенә дә, башкаларга карата да таләпчән, катгый, әмма гадел, намуслы. Хәер, укытучылар үзләре үк яхшы аңлый: замана мәгариф хезмәткәренә һәрьяклап камилләшү, иҗади үсеш юлыннан тайпылмау бурычын куя. Аз гына “йомшардың”, ирешелгәннәр белән тынычланып, киеренкелектән арынып калдыңмы, арттагылар рәтенә “тәгәрәвеңне” көт тә тор... Педагоглар сынатырга уйламый да, 95 процент укытучы югары һәм беренче квалификациягә ия. Эш барышында мәгълүмат-элемтә ысуллары киң кулланыш таба. Классларның һәммәсе компьютер техникасы белән җиһазландырылган. Остазларыннан тәрбияләнүчеләре дә калышмый. Педагоглары җитәкчелегендә иҗади, иҗтимагый проектлар өстендә эшли, шәһәр фәнни-гамәли конференцияләрендә, республика олимпиадаларында әүдем катнашып, алдынгы урыннар били. Елның елында иң яхшы, иң уңган, сәләтле укучылар республика һәм шәһәр стипендияләренә лаек була.
Мәктәптә тормыш “кайный”. Спорт, шахмат секцияләре, вокал коллективлары, “Яшь журналист” һәм “Театр” түгәрәкләре... Теләгәнеңне, күңелеңә хуш килгәнне сайлап ал! Төрле бәйрәм чаралары, строй һәм җыр смотрларына әзерлек югары дәрәҗәдә үтә. Ветераннарга ярдәм, эзләнү төркеме һәм тимурчылар эше тукталмый. Туган табигатькә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләнә. Тирә-юньне яшелләндерү, агачлар утырту, күз явын алырдай чәчәк түтәлләре хасил итү моның кайбер мисаллары гына.
Үткәннәр дә онытылмый. Хәзерге көндә тәүге укучыларның оныклары, оныкларының балалары белем ала. Уку йорты турындагы тарихи истәлекләр бер буыннан икенчесенә кадерле ядкарьдәй тапшырыла. Мәктәп музеена ветераннар, шәһәр кунаклары, элеккеге укучылар килә, яшь буын белән аралашудан ямь таба, күңелләре шатлыкка тула... Кызык, ун-егерме, утыз елдан соң ниндирәк төсмер алыр икән белем учагы? Әлеге кыз-малайларның кайсы бирегә укытучы сыйфатында әйләнеп кайтыр икән? Анысын инде киләчәк үзе күрсәтер. Безгә исә, тату коллективка уңышлар, яңа иҗади биеклекләр теләргә генә кала.
С.С. ГАРИФУЛЛИНА,
Октябрьский шәһәренең “Туган як” гәзите хәбәрчесе.