Бөтә яңылыҡтар

“Җыр кала үзләреннән...”

Укытучы-шагыйрь Җәүдәт Исмәгыйлевның иҗатына багышланган әдәби кичә

Максат. Укучыларны укытучы-шагыйрь Җәүдәт Хәлим улы Исмәгыйлевның тормышы һәм иҗаты белән таныштыру; балаларның күңеленә әхлак орлыклары салу; туган телгә, туган як әдәбиятына кызыксыну уяту.

Җиһазлау. Җ. Исмәгыйлевның портреты, гаилә альбомындагы фотографияләреннән күргәзмә; Бәйрәмчә бизәлгән залда шагыйрьнең “Кошлар китә” шигыреннән өзек язылган плакат:
”Торналы чылбыр эндәшә
Болытлар үзәненнән.
Бәхетләреннән көнләшәм:
Җыр кала үзләреннән.”
Җ. Исмәгыйлевның биографиясенә, шигырьләренә багышланган презентация. (Ансамбль башкаруында З. Хәким сүзләренә язылган “Изге җир” җыры яңгырый.)
1нче алып баручы. Хәерле көн, кадерле укучылар, хөрмәтле кунаклар!
Кеше гомере – диңгездәге бер тамчы, мәңгелекнең бер мизгеле генә. Шушы кыска гына вакыт эчендә кеше зур-зур планнар кора. Барлык уйлаганын эшләп өлгерергә, җирдә үзенең эзен калдырырга, мәңгелек исем, мәңгелек яшәү алырга тели һәм гомере буе шуңа омтыла. Һәр кешенең яшисе дә, яшисе килә! Ләкин язмыш көтелмәгән борылышлар әзерләп куя.
2нче алып баручы. Бүгенге кичәбезне 2016 елның 22 мартында безнең арабыздан мәңгелеккә киткән якташ шагыйребез, Башкортстанның атказанган укытучысы Җәүдәт Хәлим улы Исмәгыйлевның якты истәлегенә багышлыйбыз.
1нче алып баручы. Башкортстанның атказанган укытучысы, һәвәскәр артист, шагыйрь Җәүдәт ага Исмәгыйлев үзе арабызда булмаса да, шигырьләре уйландыра, моңландыра, хисләр дәрьясына чакыра. (Бер укучы Җ.Х. Исмәгыйлевның “Кошлар китә” шигырен сәнгатьле итеп укый.)
2нче алып баручы. Бүген кичәгә якташыбызны хөрмәтләп, мәртәбәле кунаклар да килде. Алар арасында олы кунаклар да бар. Сезне кунакларыбыз белән таныштырырга рөхсәт итегез. (Шагыйрьнең якыннарын, район хакимияте, мәгариф һәм мәдәният бүлекләреннән килгән кунакларны сәламләү.) Хөрмәтле кунаклар! Бүген безнең төп максатыбыз – Җәүдәт Хәлим улын искә алып, аның эшчәнлеген күзаллау, шигырьләрен тыңлау. Чөнки шагыйрьне хәтерлибез, шигырьләрен укыйбыз икән, ул безнең күңелләрдә яшәвен дәвам итә дигән сүз. Хәзер, әйдәгез, Җәүдәт Хәлим улының биографиясенә күз салыйк.
1нче алып баручы. Җәүдәт Хәлим улы 1936 елның 8 гыйнварында Балыклыбаш авылында колхозчылар гаиләсендә туа. Кечкенәдән шигырьләр укырга ярата, билгеле татар шагыйрьләренең шигырьләрен мәктәп һәм авыл клубы сәхнәсеннән сәнгатьле итеп укып дан ала. 1955 елны, Коралачык мәктәбен тәмамлаганнан соң, Ырымбур педагогия институтына укырга керә. Студент елларында аның осталыгы арта бара, үзешчән театрларда чыгыш ясый. 1959 елда пединститутны тәмамлагач, Фёдоровка мәгариф бүлегендә, Чишмә районы Арслан авылында укытучы булып эшли. Бала чактан кагылган сәхнә җене якташыбызны Татарстанның Әлмәт дәүләт драма театрына тартып китерә. Биредә аңа нинди генә рольләр башкарырга туры килми! Театр сәнгатендәге уңышлары өчен Татарстан Югары Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
2нче алып баручы. Җитмешенче елларда Җәүдәт Хәлим улы яңадан туган ягына кайта: ”Җиңүгә” газетасы хезмәткәре, Югары Явыш авылы мәктәбе директоры, 1974 елдан – Коралачык мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы, район методик берләшмә җитәкчесе. 1989 елны әдәбият галиме, дәреслекләр авторы А. Яхинның эксперимент өчен чыгарылган программасын үзләштереп, шул программа буенча укыта, республика укытучыларына ачык дәресләр күрсәтә. Мәгариф өлкәсендәге эшчәнлеге өчен 1992 елда “Укытучы-методист”, 1993 елда Башкортстанның атказанган укытучысы дигән мактаулы исемнәргә лаек була. 2000 елда “Тулпар” журналының лауреаты була. Шигърияттән, сәхнәдән беркайчан да аерылмый. Гаилә архивыннан алынган, күпчелеге Җәүдәт абыйның куллары белән эшләнгән фотографияләр дә шул хакта сөйли.
1нче алып баручы. Диңгезләргә койган зур елгалар кечкенә чишмәләрдән башланган кебек, һәрбер талантның, зур шәхеснең башлангычы – туган якта, гаиләдә, балачакта.Шагыйрьнең бик күп шигырьләре туган якка, әнисенә, балачак хатирәләренә багышланган. (Укучылар Җ. Исмәгыйлевның “Менә кайттым”, “Соңгы истәлекләр”, “Хәтердә калган бәйрәм”, “Иске өйдәге хатирәләр”, “Сусау”, “Кычытканнар”, “Чулман. Көймә көткәндә” шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйлиләр, презентацияләр күрсәтелә бара.)
2нче алып баручы. Хәтер кичәсенә Җәүдәт абыйның туганнары, авылдашлары исеменнән сөйләр өчен Балыклыбаш авылыннан Вилдан абый Исмәгыйлев килде. (Чыгыш ясый.) Тирә-яктагы матурлыкны музыкантлар – ноталар, шагыйрьләр – сүзләр, рәссамнар – буяулар, төсләр ярдәмендә сурәтли. Ә Җәүдәт Исмәгыйлев, күпкырлы сәләт иясе буларак, сихри моңны, музыканы үзенчә аңлый, кичерә белүче дә, буяулар ярдәмендә профессиональ дәрәҗәдә рәсем ясаучы да, сүзләр ярдәмендә шигъри энҗеләр тезүче дә ул. Шуңа да аның рәсемнәренә – музыкальлек, шигырьләренә – буяулар, төсләр, образлар байлыгы хас.
1нче алып баручы. “Сәләтле кеше бар яктан да сәләтле”, – дигән әйтемне тулы мәгънәсендә үз тормышы белән дәлилләде Җәүдәт Хәлим улы. Ул – оста рәссам, фотограф, туган як тарихын өйрәнүче, шагыйрь, телче һәм әдәбиятчы һәм, әлбәттә, артист иде. Театрда эшләгәндә ул үзе уйнаган геройларны профессиональләрчә гәүдәләндерә. Мәсәлән, ”Бишбүләк”тә – Тимерәй, ”Кияүләр”дә – башкода Мөхәммәт, ”Бай һәм Хезмәтче”дә – имам, ”Ташкыннар”да – Ясәви, ”Җирәнчәчтә” – Әхмәт. Ә аның театрдагы иң беренче роле ”Уйланырсың, кодагый”да шофёр Касыйм роле була.)
2нче алып баручы. Мәктәптә укыткан вакытта әсәрләрне сәнгатьле укуы, андагы күренешләрне уйнап күрсәтү осталыгы, спектакльләр куярга өйрәтүе бик күп укучыда матур әдәбиятка, театрга кызыксыну уятты. Аның укучылары, үзэшчән артистлар булып, төрле чараларда катнаштылар, конкурсларда җиңүче булдылар. Ә инде Башкортстанның атказанган артисты Мәхмүт Фатыйхов – Җәүдәт Хәлим улының горурлыгы. Хәзер сүзне Уфа дәүләт “Нур” татар театры артисты Мәхмүт Мөдәрис улы Фатыйховка бирәбез.
1нче алып баручы. Җәүдәт Хәлим улы Исмәгыйлев – Башкортстанның атказанган укытучысы. Бүгенге кичәдә мин бик җаваплы вазифа башкарам: үземне туган телне яратырга, аның нечкәлекләренә төшенергә, әдәбиятыбыз, халкыбызның тарихы белән кызыксынырга өйрәткән, милли горурлык хисе тәрбияләгән укытучым алдында бурычымны үтим. Үз гомерен Коралачык мәктәбендә балалар укытуга багышлаган укытучыбызның Хәтер кичәсенең бүген монда үтүе – аңа карата безнең хөрмәтебез, рәхмәтебез билгесе. (Җәүдәт абыйның хезмәттәшләре Г. Хәлитов һәм Т. Исмәгыйлев сөйли.)
2нче алып баручы. Җ. Исмәгыйлевның иҗаты турында шагыйрә Саҗидә Сөләйманова болай дип язган иде: “Җәүдәт Исмәгыйлев шигырьләре язгы яшнәү кебек яңа, тормышның өзлексез хәрәкәте белән сугарылган. Ул дөньяга рәссам күзе белән карый, һәркемгә таныш күренешләрне үзенә генә билгеле буяулар белән бизәп, гаҗәеп бер ачыш ясый.” Бу сүзләр, әлбәттә, якташ шагыйребезнең иҗатына югары бәя.
1нче алып баручы. 2005 елда Җәүдәт Хәлим улының “Сусау” исемле шигырьләр җыентыгы чыкты. Китапның презентациясе барыбызның күңелендә дә бик якты сәхифәләр калдырды. Моңа зур өлеш керткән кешеләр бүген безнең кичәдә дә бар. (Фёдоровка районы үзәк китапханәсе җитәкчесе З.Р. Мөхәммәтҗанова, Коралачык мәктәбе ветераны, шагыйрә Г.Ш. Исмәгыйлева сөйли.) Җәүдәт Исмәгыйлев – табигать кочагында үскән шагыйрь. Кеше белән табигатьне, яшәешне ул бербөтен итеп кабул итә. Табигатькә карата саксыз караш шагыйрь күңелен яралый. (Укучылар шагыйрьнең “Тупыллар”, ”Каеннар”, ”Эстәрле төтенгә коена” шигырьләрен сәнгатьле укый.)
2нче алып баручы. Җәүдәт Хәлим улының шигырьләре гражданлык, милли рух хисе белән сугарылган. Шагыйрьне милли аңнан читләштерелгән балалар, таркалучы ил, кайнар нокталардан туган йорт нигезенә кайтучы ак табутлар, ата-аналы ятимнәр, хәзерге заман сукбайлары, бүгенге авыл язмышы борчый. Җирдәге һәртөрле гаделсезлекләр, халыкның авыр хәле, әледән-әле булып торган гарасат-вакыйгалар шагыйрьнең нечкә хисле күңелен яралый, авыр йогынты ясый. Үзенең балачагы сугыш чорына, сугыштан соңгы ачлык-ялангачлык елларына туры килгәнгәдер, шагыйрь әсәрләрендә үткәннәргә кабат-кабат әйләнеп кайта. (“Тол хатын” шигырен сәнгатьле уку.)
1нче алып баручы. Җәүдәт Хәлим улының басылмаган шигырьләре дә бик күп. (Укучы “Кырау кагылган гөлләр” шигырен сәнгатьле укый). Шагыйрьнең һәр язган сүзендә тормышның үзе, яшәү матурлыгына омтылыш, кешеләрнең күңел матурлыгы күренә. Гади генә сүзләр, гади генә шигырь юллары кебек. Әлеге шигъри тәлгәштә әдипнең ихласлыгы да, эчкерсезлеге дә, самимилеге дә чагыла. “Гадилектә – бөеклек,” – дип юкка гына әйтми торганнардыр. (“Көзге җилләр” шигырен сәнгатьле сөйләү. Әнгам Атнабаев сүзләренә Рим Хәсәнов язган “Галия белән Заһир җыры” яңгырый.)
2нче укучы. Чын шагыйрь фикерне шар тәгәрәтү уенындагы кебек чагыштыру, сүз осталыгы, образлар ярдәмендә этеп кенә җибәрә, аңа башлангыч көчне бирә, ә укучы аны үзе уйлап, аңлап бетерергә тиеш, дип әйтә торган иде укытучым. Чынлап та, Җәүдәт Хәлим улының шигырьләре искиткеч фикер кузгату, уйландыру үзенчәлегенә ия. Автор үз иҗат җимешләре белән җәмгыятьне “уятырга”, кешеләргә дөреслекне күрсәтергә тырыша. Аның шигырьләрендә тирән эчтәлек, чагыштырулар, сынландырулар аша укучыга әйтергә теләгән төпле сүз ярылып ята.
1нче алып баручы. Җәүдәт абый Исмәгыйлев – шагыйрь, укытучы, артист буларак кешеләр күңелендә якты хатирәләр калдырып китте. Моннан тыш, ул әле ышанычлы тормыш иптәше, балаларын һәрвакыт кайгыртып торучы әти, барысы өчен борчылучы туган да бит. Һәрнәрсә белән кызыксынучанлыгы, күпне белсә дә, тагын да белемен арттыруга теләге сүрелмәде. Бөтен уңайлыклары булдырылган йорт салды, матур бакча үстерде, умарталар карады. Һәрнәрсәдә яңалыкка омтылды. Бүген Җәүдәт ага Исмәгыйлевның нәселе дәвам итә: улы Илшат, кызлары Илүсә һәм Лилия – әтиләренең дәвамы. Илүсә дә бик матур шигырьләр яза, ул хәзер үзе дә – китап авторы. Тормыш иптәше Мөнирә апа, Җәүдәт ага рухына догаларын укып, балаларына рухи терәк булып яши, учагында утын сүндерми. Хәзер сүзне Җәүдәт абыйның тормыш иптәше, педагогик хезмәт ветераны Мөнирә Ногман кызына бирәбез. Рәхим итегез, Мөнирә апа! (М. Исмәгыйлева сөйли.)
2нче алып баручы. Мөнирә апа! Бүгенге кичәне үткәрүне хуплаганыгыз, гаилә альбомыннан фотографияләр, Җәүдәт абыйның басылмаган шигырьләрен бирүегез өчен зур рәхмәт Сезгә! Үзегезгә җан тынычлыгы, сәламәтлек, озын гомер телибез!(Кызлар башкаруында “Кыр казлары” лирик биюе.)
1нче алып баручы. Адәм баласы бу дөньяда үзеннән күп нәрсә калдыра ала: Затлы исем. Нәсел. Мирас. Затлы исем калдыра аласың икән, син киләчәк буыннарның хәтерендә кабатланасың. Синең исемеңне алар ядкарь итеп сөйләячәк. Нинди нәсел калдыруың синең бу дөньяда ничек яшәвеңә бәйле. Намусына, иманыңа бәйле.
2нче алып баручы. Җәүдәт абый Исмәгыйлевны авыл, районда гына түгел, республика күләмендә дә хөрмәт итәләр, хәтерлиләр. Димәк, гомере бушка үтмәгән. Мирас калдыра алган кеше бәхетле. Мирас ул — адәм баласының киләчәк буыннарга васыяте. Җәүдәт Хәлим улының мирасы зур. Әле аның басылмаган шигырьләре бик күп. Киләчәктә якташ авторыбызның яңа шигырьләр китабы да дөнья күрер дигән өметтә калабыз.

С.Р. ХӘЙБУЛЛИНА,
Федоровка районы Коралачык мәктәбе директоры, татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Читайте нас: