Бөтә яңылыҡтар

Исем патшалыгына сәяхәт

(IV класс)

Максат. Исем темасын гомумиләштереп кабатлау; Исемнәрне килеш белән төрләндерергә өйрәнүне дәвам итү. Җөмләдә исем сүз төркемен табарга өйрәтү. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрен аера белү, дөрес язу. Фикерләү сәләтен, игътибарлылыкны, дөрес һәм матур язу күнекмәсен үстерү.
Материал. Р. Х. Ягъфәрова “Татар теле” 4нче класс, беренче кисәк; С.Г. Вәгыйзов “Кызыклы грамматика”.
Җиһазлау. Ноутбук, мультимедия проектор, экран, презентация,
таблица, перфокарталар, кроссворд, викторина өчен сораулар.
Дәрес тибы: сәяхәт-дәрес.
Оештыру моментының төп максаты – балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. Моның өчен әңгәмә үткәрелә.
Укучыларның максаты: дәрескә игътибарлы булу.
I. Оештыру моменты.
1. Сыйныфның дәрескә әзерлеген тикшерү. Эшчәнлекне мотивлаштыру. (1нче слайд.)
- – Хәерле көн укучылар!
« Исәнмесез!» – дип башлыйм әле,
О Очрашу бит шулай башлана.
Сезнең белән очрашканга, дуслар,
Күңелкәем чиксез шатлана.
(Кизү укучы белән әңгәмә.)
Өй эшен тикшерү моментының төп максаты – укучыларның алдагы дәрестә алган белемнәрен тикшерү, хаталарны төзәтү. Килешләр темасын үзләштерүгә әзерлек эше алып бару. Моның өчен әңгәмә кулланыла. Укучыларның максаты: Өй эшенең дөреслеген тикшерү.
II. Өй эшен тикшерү.
– Укучылар, сезгә сорауларга җавап бирергә кирәк иде:
1. Исем нәрсәне белдерә ?
2. Исем нинди сорауларга җавап бирә?
3. Исем нәрсә белән төрләнә?
4. Исем башка сүзләргә нәрсәләр ярдәмендә бәйләнә?
5. Ялгызлык исемнәр ничек языла? (2нче слайд.)
2. Актуальләштерү.
Матур язу күнегүе. (Сүзләрне уку, сүзлек эше үткәрү. 3нче слайд.)
Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне кабатлау.
“Көмеш кыңгырау”, маэмай, тарихи вакыйга, “Су анасы”, газета, “Акбай”, Җиңү көне, Муса Җәлил, герой, әкият.
- (Бүгенге числоны, тактадагы сүзләрне күчереп язалар. Орфограммаларны билгелиләр.)
- – Укучылар, бу сүзләр нинди сорауга җавап бирә?
- Бу сүзләрнең нинди аермалары бар? Аларны ничек аерыр идегез?
(Сүзләрне уртаклык һәм ялгызлык төркемнәренә бүлү.)
Үткән дәреснең
темасын ныгыту, төп максаты – исем төшенчәсенә аңлатма бирү, җөмләдә исемнәрне таба белү. Килешләрне таблицага дөрес урнаштыру. Укучыларның уку эшчәнлеген дөрес оештыру. Моның өчен перфокарта белән эшләү, дәреслек белән эшләү кебек эш алымнары кулланыла. Әлеге эш төрләре аша килешләрне истә калдыру.
Укучыларның максаты: исемне килешләр белән төрләндерергә өйрәнү. Аларны җөмләдә таба белү.
III. Килешләрне кабатлау
1. – Укучылар, бүген нинди сүзләр өйрәнәбез? (Кем? Нәрсә? соравына җавап биргән сүзләрне өйрәнәбез.)
Тагын нинди сүзләрне? (Баш хәрефтән һәм юл хәрефеннән язылган сүзләрне.)
2. Мәкальләр уку. (Мәкальләрдән исемнәрне табып, сорау кую.)
Карама кешенең сүзенә, кара аның эшенә.
Сүздә мактанма, эштә мактан.
– Без мәкальләрдән нинди сүзләр таптык? Ни өчен аларның кушымчалары төрле-төрле? Ни өчен исемнәрне килеш белән төрләндерәләр?
(Исемнәрне килеш белән төрләндерү җөмләдәге сүзләрне бер-берсенә бәйләр өчен кирәк.)
3. Перфокарталар белән эш.
Кояшны, алма, болында, куянга, чиләк, җирнең, кибеттән, комда, кулны, көзнең, мәктәпкә, идәндә сүзләрен таблицага дөрес урнаштыру.
(Укучылар ике төркемгә бүленә. Укытучы һәр төркемгә бертөрле исемнәр язылган карточкалар тарата. Җавапларны тыңлау, хаталарны төзәтү.)
Ял минуты (музыка астында төрле күнегүләр эшләү).
Ныгыту өлешенең максаты – алган белемнәрне дөрес куллануга ирешү; матур язу, дөрес уку, фикер йөртү, мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен үстерү. Моның өчен индивидуаль, мөстәкыйль һәм дәреслек белән эшләү алымнары кулланыла.
IV. Ныгыту.
1. Патшалык (исем темасын ныгыту).
– Балалар, ә хәзер тактадагы рәсемнәргә игътибар итегез. Рәсемнәргә килеш кушымчалары ялгап чыгарга
кирәк. (Сүзнең тамыры урынына рәсемнәр бирелгән. Җаваплар тикшерелә, хаталар төзәтелә.)
2. Сулдан уңга, уңнан сулга бер үк төрле укыла торган нинди исемнәр беләсез? (Ара, карак, күк, кабак, калак, сүс, чәч һ. б.)
Бу сүзләр нинди сорауларга җавап бирә?
– Бабай сүзенең беренче өч хәрефен ала бару белән тагы нинди сүзләр ясап була? (Бай, ай.)
– Ялагай, алагай сүзләрен өлешләргә бүлеп, тагын нинди 4 сүз ясап була?
– Чәчәк исемнәре дә, кеше исемнәре дә булып йөргән нинди исемнәр беләсез? (Роза, Ләлә, Резеда, Миләүшә, Энҗе.)
– Кош исемнәре йөрткән кеше исемнәрен беләсезме? (Карлыгач,сандугач.)
3. Бәяләү.
Өй эше бирү моментының төп максаты – сүз төркеме буларак исем турында белемнәрне камилләштерү, ялгызлык һәм уртаклык исемнәренең дөрес язылышын ныгыту. Өй эшен биргәндә укытучы укучыларның иҗади күзаллау күнекмәләрен үстерүне, сүзлек белән эшләү күнекмәләрен ныгытуны күз алдында тота.
V. Өй эше бирү.
1. Укучыларга сайлап алу мөмкинлеге бирелә.
1) Исемнәрне төрле килешләргә куеп, “Минем гаиләм” темасына хикәя язу.
2) Төрле килештә кулланган исемнәр белән ике мәкаль язып килү.
2. Йомгаклау.
– Укучылар, без бүген нинди сүз төркемен кабатладык? Ул нинди сорауларга җавап бирә? Нәрсәне белдерә?
– Бүгенге дәрестә нәрсәләр белдегез? Дәресне ни дәрәҗәдә үзләштердегез икән, үзегезгә анализ ясап карагыз.
Бүген дәрестә
Мин өйрәндем...
Кызыклы булды...
Кыен булды...
Мин аңладым...
Мин дәрестә булмаган дустыма сөйләр идем...


Г.Х. СИТДИКОВА,

Бәләбәй районының Приют поселогы 5нче мәктәбе укытучысы

Читайте нас: