Бөтә яңылыҡтар

“Сөмбелә” бездә кунакта

Класстан тыш чара

Бәйрәмнең максаты. Укучыларның иҗади сәләтен үстерү, авыл хуҗалыгы хезмәтенә хөрмәт һәм кызыксыну уяту, икмәккә мәхәббәт, хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү. (Бәйрәм буласы зал яфраклар, плакатлар белән бизәлә, уртага икмәк, яшелчә, җиләк-җимешләрдән торган өстәл куела.)

Алып баручы.
Исәнмесез! – диеп башлыйк әле
Танышу бит шулай башлана.
Сезнең белән очрашканга, дуслар,
Күңелебез шундый шатлана.
Бәйрәмсез бик күңелсез бит,
Күңелсездер сезгә дә.
Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,
Кирәк һәммәбезгә дә.
(“Әссәламегаләйкем” җыры. Г. Садә сүзләре, Р. Әхиярова көе.)
– Хәерле көн, балалар, хөрмәтле укытучылар, кунаклар! Исәнмесез, кадерле дуслар.
Туган ягыбызда көз хөкем сөрә. Елның сихри фасылында, көн белән төн тигезләшкән мәлдә, татар халкы матур бәйрәм – Сөмбеләне үткәрә торган булган. Авыл халкы, бер сары чәчле, матур кызны Сөмбелә итеп киендереп, аны уртага алып, мәйданда уен-тамаша оештырган: биегән, җырлаган, күңел ачкан. Без дә бүген гимназиябездә шушы матур бәйрәмне үткәрәбез. (Музыка яңгырый. “Көз “жыры. М. Әндәрҗанова сүзләре һәм көе.)
1нче бала.
Уңыш җыелды.
Аккошлар китте.
Матур көз ае –
Октябрь җитте.
2нче бала.
Салкын җилләр исә,
Тәрәзәгә чиртә.
Сап-сары яфраклар
Җиргә очып төшә.
Сары яфрак белән
Безнең урам тулган.
Кояш та елмаймый,
Белмим, нәрсә булган?
3нче бала.
Бик күңелле бит урамда –
Алтын яфрак бар дөнья.
Җил яфраклар биетә,
Көз шатлана, туй итә.
4нче бала.
Колач җәеп каршы алыйк,
Сөмбелә килә!
Көзге байлык – уңыш кызы
Елмая, көлә.
Сөмбелә керә.
Исәнмесез, дуслар!
Мин – Сөмбелә, киләм сезгә,
Көзге байлык кулымда.
Муллык белән байлык телим,
Кем очраса юлымда.
Амбар тулы арыш-бодайларым,
Тау-тау булып өелгән.
Миләшле авыр ботаклар
Җиргә чаклы иелгән.
Милли киемнәр кигән кыз һәм малай Сөмбеләне ипи-тоз белән каршы ала.
Кыз.
Яшәү чыганагы – кояш нурын,
Җир җылысын саклап үзендә,
Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк
Һәр табынның тора түрендә.
Икмәк игенченең җан җылысы,
Шуңа кадерлибез икмәкне.
Малай.
Өстәлдә икмәк, ашъяулык япкан,
Тәмле хуш исен өйгә тараткан.
Икмәк кадерен мин яхшы беләм,
Үскәч үзем дә игенче булам. (Сөмбеләгә ипи-тозны тапшыралар.)
Сөмбелә.
Рәхмәт, балалар. (Башлангыч сыйныф укучылары “Косилка-молотилка“ уен-җыры белән чыгыш ясый. Башкорт халык җыры.)
Сөмбелә.
Мин сезгә бәйрәмгә күчтәнәч – табышмаклар алып килдем.
(Кәрзиннән яфрак алалар, анда табышмак язылган, жавабын әйтәләр.)
Алма дисәң дә алалар,
Нәрсә була ул, балалар? (Алма. Алма киеме кигән кыз сәхнәгә чыга.)
Алма.
Безнең өй түрендә үсте
Зифа алмагач.
Җыеп алдык алмаларын,
Аллангач, баллангач.
Жимешем кып-кызыл була,
Бу – шатлык минем өчен.
Кышкы салкын көннәрдә дә,
Үзгәрми минем төсем. (Миләш. Миләш костюмы кигән бала сәхнәгә чыга.)
Миләш.
Көз җиткәнен миләш уйламый да,
Ул кызарып тулган, күр әле.
Юк, саргаеп түгел, уттай янып,
Каршылый ул көзге көннәрне.
Келәте бар, малы юк,
Баласының саны юк. (Кабак. Кабак киемендә укучы чыга, шигырь сөйли.)
Кабак.
Карагыз әле бер генә,
Менә шушы кабакка.
Турап куйсагыз аны,
Сыймас тугыз табакка.
Катлы-катлы яфраклы, яшел төстә, үзе түтәлдә үсә.
(Кәбестә костюмы кигән кыз чыга.)
Кәбестә.
Безнең мәктәп балалары
Яшелчә дә үстерә.
Мәктәп глобусыннан зур,
Мәсәлән, безнең кәбестә.
Өсте яшел, асты кызыл, жирдә үсә. (Кишер. Кишер киеме кигән бала чыга.)
Кишер.
Быел мәктәп бакчасында,
Кишер дә бик күп булды.
Хәтта ишелеп уңды,
Әниләр бик куанды.
Сөмбелә.
Җыелдык бүген бергә,
Күңел ачып бәйрәмдә,
Уйнап-җырлап биергә.
Әйдә, дуслар, җырлыйк, биик
Безнең күңел киң бит ул. (“Бәрәңге” жыры. М. Хөсәен сүзләре, И. Хисамов көе.)
Сөмбелә.
Күмәкләшеп бездә, дуслар,
Биеп алыйк, әйдә әле.
Котлы булсын, гөрләп тосын,
Сөмбеләнең бәйрәме. (Татар халык биюе.)
Сөмбелә.
Дуслар бәйрәмгә килгәннәр,
Гөлдәй матур киенгәннәр.
Ниләр китердегез Көзгә?
Сөйләп бирегезче безгә!
1нче бала.
Үтте-китте матур җәйләр,
Көзләр килеп җиттеләр.
Ак каенның яфраклары
Саргаешып киптеләр.
Сандугачлар, карлыгачлар
Очып китте еракка.
Торналар да ялга китте
Җылы якка, көньякка.
2нче бала.
Көзге җил усал,
Салкын булса да,
Колак-борыннар
Бераз туңса да,
Куркытмый безне
Һичбер суык җил.
3нче бала.
Ни арада җәй үткән,
Алтын көз килеп җиткән.
Җимешләр өлгергәч, бакча
Бигрәк тә матур икән.
Сандугачлар, карлыгачлар
Очып китте еракка.
Торналар да ялга китте
Җылы якка, көньякка. (“Каз канаты”. Татар халык җыры.)
4нче бала.
Көзге табын – бай табын,
Кыяр, карбыз һәм кавын.
Телем-телем теленгән,
Өем-өем өелгән.
5нче бала.
Күрәмсез, дусларым, көз килде тышта.
Озак тормас, килер ак кыш та.
Китә башлады инде бездән кошлар,
Алар бездән ерак җирләрдә кышлар.
6нчы бала.
Урман-кырларга килде матур көз,
Җәй үтте, диеп, үкенмибез без.
Бакчада хуш ис, бакчада ямьле,
Берсеннән-берсе алмалар тәмле.
7нче бала.
Көзге урман тып-тын булган,
Агач башы ялангач.
Сары яфрак төшә калтырап,
Әз генә җил шаяргач. (“Яфраклар” биюе.)
Сөмбелә.
Рәхмәт сезгә, дуслар! Сез бик зирәк, тапкыр, уңган, җитез балалар икәнсез. Сезгә карап күңел сөенә. Сезнең уңышларыгызны ишетеп бик шатландым. Бәйрәмнәр котлы булсын. Ә сез тырышып укыгыз, тәртипле булыгыз! Киләсе елга да уңышларыгызга сөенерлек булсын!
Алып баручы.
Шатлык булып бүлмәбезне
Гөлгә күмә Сөмбелә.
Саубуллашу жырына
Син дә кушыл, Сөмбелә. (“Туган авылым кичләре”. Г. Мөхәммәтшин сүзләре, А. Муратов көе.)
Сөмбелә.
Көзем бик моңсу булса да,
Сезнең белән күңелле.
Башка балалар да көтә,
Китми булмый, билгеле.
Алып баручы.
Менә бәйрәмебез дә тәмамланды.
Күңел күгегез һәрчак аяз булсын,
Килмәсеннәр сагыш-борчулар.
Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,
Аннан кадерлерәк нәрсә бар?!
Кадерле кунаклар, әти-әниләр!
Сабыйларның шат авазы яңгырап торсын,
Бәйрәм мөбарәк, табыннар түгәрәк булсын.
Хәерле еллар, хәерле юллар!

Р.М. ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА,
Бәләбәй шәһәренең сәнгать бүлекчәле татар гимназиясе укытучысы

Читайте нас: