Бөтә яңылыҡтар

Тартык авазларның классификациясе


Дәрес Татар теле
Класс 5
Тема Тартык авазлар классификациясе
Дәрес төре Яңа белемнәрне үзләштерү
Максат һәм бурычлары Татар теленең тартык авазлар системасы белән таныштыру һәм тартык авазларның ясалыш урыннары һәм ысуллары турында төшенчә бирү.
1.Ирен-ирен, ирен-теш, тел-теш, тел арты, кече тел, увуляр һәм фарингаль тартык авазларның әйтелеш һәм ясалыш үзенчәлекләре белән таныштырып, дөрес әйтергә һәм язарга өйрәтергә.
2.Укучыларның татар теленең үзенчәлекле тартык авазларын дөрес әйтү һәм язу күнекмәләрен үстерергә.
3.Өстәл артында үзеңне дөрес тота белү кагыйдәләрен, китапны куллану, кадерләү күнекмәләрен тәрбияләү.
Төп терминнар, аңлатмалар Тартык авазлар. Парлы яңгырау һәм саңгырау тартыклар. Парсыз яңгырау һәм саңгырау тартыклар. Ирен-ирен, ирен-теш, тел-теш, тел арты, кече тел, увуляр һәм фарингаль тартык авазлар.
Ресурслар һәм чаралар 1. Татар теле: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) 5 нче с-ф. / Р.Р. Шәмсетдинова, Г.К.Һадиева, Г.В. Һадиева. – Казан: “Мәгариф – Вакыт” нәшр., 2015. – 175 б.
2. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге, орфоэпик сүзлек.
3. Сөйләм органнары төшерелгән плакат.
4. Тартыклар классификациясе белән таблица.
Көтелгән нәтиҗәләр Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: туган җирне белү һәм хөрмәт итү; җәнлекләрне жәлләү һәм аларның хәлләрен аңлау.
Метапредмет нәтиҗәләре:
Регулятив УУГ: максат һәм бурычларны тормышка ашыру өчен эш гамәлләрен билгели алу.
Танып белү УУГ: тиешле мәгълүматны табу өчен, белешмәләр, сүзлекләр куллана алу; өйрәнелә торган объектның төп үзенчәлекләрен аерып күрсәтә торган модельгә әйләндерә һәм модельне үзгәртә белү, гомумиләштерә алу.
Коммуникатив УУГ: Үзеңнең фикереңә тәнкыйди күзлектән карап ялгышларыңны тану, тиешле төзәтмәләр кертү.
Предмет нәтиҗәләре: тартык авазларның ясалыш урыннарын билгели белү, фонетик анализ үткәрә алу.

Дәрес этаплары Укытучы эшчәнлеге Күрсәтмә материал Укучылар эшчәнлеге
Оештыру этабы Елмаеп карагыз дөньяга,
Рәхәт бит яшәве шулаймы?
Елмаеп яшәсәң көн саен,
Укырга, уйларга бик җайлы.
Исәнмесез! Хәерле көн, укучылар!
Исәнмесез!
Тынычландык, китап дәфтәрләрне ачып куйдык. Татар теле дәресен башлыйбыз.
Укучының белемнәрен актуальләштерү, системалаштыру Без сезнең белән тел белеменең бик кызыклы тармагын өйрәнә башладык. Әлеге хәрефләрдән сүз төзеп, аның исемен әйтегез.
Нәрсәне өйрәнә әле ул?
Слайдта:
н, ф, е, о, а, к, т, и
Фонетика.
Фонетика сөйләм авазларын өйрәнә.
Үзаллы эш.
Сорау - әңгәмә
Туган җир белән бәйләнеш
Парлап эшләү
Сөйләм үстерү
Сөйләм авазлары нинди ике төркемгә бүленә?
Без аларның кайсыларын өйрәндек? кайсыларын – юк?


Дәреснең максатын билгелибез.
Дөрес, ә хәзер дәфтәрләрегезгә числоны язып куегыз.


Бу нинди авазлар?
Транскрипциядә бирелгән сүзләрне дөрес итеп бер баганага языгыз.
Ни өчен бу сүзләрне баш хәрефтән яздыгыз?
Монда әйтелеше яки яңгырашы буенча кайсы сүз артык? Ни өчен?
Әйдәгез, бу сүзләргә кушымчалар ялгап бу шәһәр һәм авылларда яшәүчеләр ничек аталганын карыйк. Мәсәлән, Өршәк авылында яшәүчеләр болай була: Калганнары? Икенче баганагызда дәвам итегез.
Ни өчен стәрлетамаклылар сүзендә калын кушымча булды?
Бөре (Бирск) шәһәрендә һәм Олы Бакырчы авылында яшәүчеләрне болай атыйбыз.
Бу сүзләрне (бөрелеләр,
олы) транскрипциядә күрсәтегез. Ни әйтерсез?
Яхшы. Шушы сүзләрне кулланып, җөмләләр төзеп әйтәбез.
Слайдта
2 турыпочмак. Җаваптан соң алар тутырыла.
Сузык авазларны ...,
тартык авазлар турында күбрәк ...
[ә][ө][ү][и][э]
[өршәк]
[дәүләкән]
[стәрлетамак]
[чишмә]
өршәк+ле+ләр
бөрелеләр
олы бакырчылылар
Сузыкларга һәм тартыкларга
Үткән дәрестә сузыкларны өйрәндек
кабатларга
өйрәнергә, белергә.
Алгы рәт сузыклары.
Бу ялгызлык исемнәр, Башкортстандагы торак пункт атамалары.
Стәрлетамак. Бу сүз сингармонизм законына буйсынмый. Анда алгы рәт сузыклары да, арткы рәт сузыклары да бар.
дәүләкәнлеләр
стәрлетамаклылар
чишмәлеләр
Сингармонизм законы буенча: калын сүзгә тәмамлана, калын кушымчалар ялгана.
[бөрөлэләр]
[оло]
Бу сүзләрдә рәт гармониясе бар, чөнки беренче иҗектә иренләшкән [о] һәм [ө] авазлары бар.
Өй эшен тикшерү Өй эшен башкара алдыгызмы икән, тикшереп карыйк. Сайлап эшләргә иде.
1) 67 нче күнегү 33 нче бит Бирем: сүзләрдәге сузык авазларга характеристика. Укучы тактада эшли.
2) 66 нчы күнегү 33 нче бит Бирем: Ирен гармониясенә буйсынган сүзләр кертеп, рәсем буенча хикәя төзергә. Язган укучылар теләк буенча укыйлар.
Яңа белем бирү Яхшы, сузык авазлар турында белемнәрегезне кабатладык, искә төшердек. Хәзер тартык авазларга күчәбез.
Проблемалы әңгәмә Шулай итеп, әйдәгез искә төшерик, татар телендә ничә тартык аваз бар?
Алар нинди төркемнәргә бүленә?
Тартыклар классификациясе бн таблица экранда. Татар телендә 28 тартык аваз бар. Парлы саңгырау һәм яңгырау тартыклар. Парсыз яңгырау һәм саңгырау тартыкларга.
Тартыкларның саңгырау яки яңгырау икәнен ничек белергә? Яңгырау тартыклар тавыш ярылары катнашында ясала. Саңгырау тартыклар ясалганда,тавыш ярылары катнашмый.
Тартык авазларны әйткәндә башка сөйләм органнары роль уйный һәм шуңа карап аларның төрләре дә билгеләнә. Сөйләм органнары төшерелгән плакат.
Тартык авазлар һәм аларның ясалыш урыннары.
Интерактив тактага игътибар итегез! Таблица тулымы? Юк, шакмаклары ябылган.
Әйдәгез бергәләп бу шакмакларны ачыйк. Беренче хәреф – в.
Бу хәреф язылган мисаллар китерегез.
Виноград, авыл, вагон, валчык.
Сөйләгәндә бу хәреф белдергән авазлар бер төрле итеп әйтеләме? Бер төрле сөйләм органнары катнашамы? Уйлап карагыз эле. Бөтенебез бергәләшеп бу сүзләрне кабатлыйк. Класс белән бергәләшеп бу сүзләр кабатланыла. Виноград, вагон дигәндә ирен-теш катнаша, ә авыл, валчык дигәндә иреннәр генә.
Димәк, бу нинди тартыклар була инде?
Шулай итеп татар теленең үз сүзләрендә в хәрефе ирен-ирен тартыгы булып укыла, ә алынма сүзләрдә ирен-теш тартыгы. Әйдәгез бу тартыклар тагын кабатлыйк.
Интерактив тактада в хәрефе каршындагы шакмаклар ачыла. [W] – ирен-ирен
[В] – ирен-теш
Тәрҗемә эше Ә хәзер мин сезгә русча сүзләр әйтәм, ә сез аларны татарчага тәрҗемә итегез. Җавапны кулларны күтәреп кенә бирәбез. Сөйләштекме? письмо
новость
спасибо
Әйе.
хат
хәбәр
рәхмәт
Бу сүзләрдә нинди уртак аваз бар? Х
Бөтенебез бергәләшеп әйтеп карыйк әле.
Ничек уйлыйсыз бу авазны әйткәндә нинди сөйләм органнары катнаша икән?
Бу авазны әйткәндә, кече тел белән телнең арткы өлеше бер-берсенә якыная һәм һава өреп чыгарыла. Хххх



Бу авазга әйтелеше белән охшаган тагын нинди авазны беләсез? Алар арасында нинди аерма бар? Бу аваз ясалганда, йоткылык стеналары тарая һәм алар аша һава өреп чыгарыла. Һ.
Һәйкәл, шәһәр.
Димәк, [х] – кече тел тартыгы, [һ] – йоткылык тартыгы. Хәзер минем артымнан авазларны кабатлагыз, шушы аваз белән мисаллар әйтегез. Интерактив тактада х, һ – хәрефләре каршындагы шакмаклар ачыла. Х
Һ
Тактадагы җөмләне укыгыз. Нинди гөмбә турында сүз бара?
Димәк, чебен гөмбәсе – ул мухомор.
Безнең урманда кызыл эшләпәле, ак тимгелле, агулы чебен гөмбәсе күп үсә. Мухомор
Гөмбә һәм агулы сүзләрендә – г, кызыл һәм күп сүзләрендә – к хәрефләре бертөрле укыламы? Юк, гөмбә – [г], күп – [к] авазлары йомшаграк әйтелә, ә кызыл белән агулы сүзләрендә – каты итеп.
Хәзер һәрберегез үзаллы, [г],[гъ], [к], [къ] әйтеп карагыз да һәм нинди сөйләм органнары катнашканын әйтегез. Интерактив тактада г, к – хәрефләре каршындагы шакмаклар ачыла. [г],[к] авазларны әйткәндә тел арты катнаша,
[гъ], [къ] – кече тел.
Физминутка Ә хәзер бөтенегез дә тәрәзә янына килегез, күзәтегез. Күзләрегезне бер әйбердән икенче әйбергә йөретеп алыгыз. Күргәннәрегезне исегездә калдырыгыз.
Урыннарыгызга килегез, күргәннәрегездән [м], [н] һәм [ң] авазлары булган сүзләрне әйтегез.
Каен, малай, таң, машина, үлән, ком, хатын, морҗа ....
Бу авазларны аерым-аерым әйтик тә ясалу урыннарын билгелик.


Тактада м, н, ң – хәрефләре каршындагы шакмаклар ачыла. [ м] - иреннәр бер-берсенә тия.
[н] – тел өске тешкә тия.
[ң] – кече тел бн телнең арткы өлеше бер-берсенә тия.
Бу тартыкларны әйткәндә, һава борын аша үтә. Шуңа алар борын тартыклары дип тә йөртеләләр. Бусын шулай ук истә тотарга кирәк.
Ә хәзер кем [ң] авазына башланган сүзне әйтә алыр?
Әфарин!
Борын тартыклары [ң] тартыгы сүз башында килә алмый.
Ә хәзер минем артымнан сүзләрне кабатлыйбыз: тәэмин, тәэсир, мәсьәлә, Коръән.
Бу сүзләрне кабатлаганда үзенчәлекле итеп әйтелгән нинди авазны билгелисез?
Әйе, кайбер иҗекләрне әйткәндә, бугазда берникадәр тавыш ярыларының йомылып һәм кинәт ачылып кителүе сизелә. Бу бугаз авазы һәм без аны һәмзә тартыгы дип атала, шушылай билгеләнә.
Бугаз тартыгы - [١] (һәмзә)
Тактада ь, ъ , э
хәрефләре каршындагы шакмаклар ачыла.
Тәэмин, тәэсир, мәсьәлә, Коръән.
Иҗекләр арасында ничектер пауза ясала, бушлык яки тукталыш барлыкка килә.
Мин сезгә сүзләр әйтәм, кайсысында бугаз тартыгы –һәмзә бар, шунысын ишеткәндә кулыгызны күтәрегез, әгәр дөрес булса, бергәләп язып куярбыз.
Миләүшә, маэмай, мөселман, мөгаллим.
Бу сүзләрне аңлыйсызмы? Нәрсә ул маэмай?
Мөэмин сүзе нәрсәне аңлата? Сүзлектән карап әйтегез.
Маэмай Маэмай – эт (балалар телендә).
Әдәбият белән бәйләнеш Хәзер якташыбыз Роберт абый Миңнуллинның маэмай турында бәләкәй генә шигырен укыйбыз.
Шигырь нәрсә турында?
Интерактив тактада Р.Миңнуллинның фотосурәте.
Дәреслектә 126 нчы күнегү, 55 нче бит.
Акбай балаларга өрүе белән аны ачуландырмаска, аңа ташлар бәрмәскә куша.
Исегезгә төшерегез: аның нинди шигырьләрен беләсез?
Игътибар итегез: ул Илеш районында туып үскән, әниләр турында, туган як турында бик күп җигырьләр һәм җырлар авторы.
Җаваплар, әңгәмәләшү.
Үзаллы эш. Төшеп калган хәрефләрне куеп, күчереп языгыз. Маэмай сүзен транскрипциядә күрсәтегез.
Яңа белемнәрне үзләштерү, ныгыту, тикшерү Ә хәзер әйдәгез, өйрәнгәннәрне бу шигырь ярдәмендә ныгытыйк. Шигырьдә бүген өйрәнгән авазлар булган сүзләрне табып, авазларның ясалышы нинди икәнен әйтегез. Һәрбер җөмлә аерым укылып һәрбер сүз тикшерелә, сыйныфта булган бөтен бала да катнаша.
Өй эшен бирү Әфарин, теманы яхшы үзләштергәнсез. Өй эшен дә, шулай ук, хатасыз башкарырсыз дип ышанам.
Мин һәрберегезгә карточкалар таратам. Игътибар белән карагыз, дәрестә тутырган таблицаны яңадан өйдә тутырасыз. Һәрберегезнең таблицасының төрле урыннарында 10 шакмагы тутырылмаган, сезгә шуларны тутырырга кирәк була. Биремне карточкаларда гына эшлисез, чөнки соңыннан алар сезнең дәфтәр артында йөрергә тиеш булачак. Дәреслек белән кулланып эшләгез. Яңа мисаллар языгыз.
Сорауларыгыз бармы?
Өй эшен язып куегыз.
Укучыларга индивидуаль рәвештә карточкалар формасында таблицаның буш шакмакларын тутырырга (хәреф, аваз, мисал, үзенчәлек).
Рефлексия

Билгеләр кую
Дәрестә авыр булдымы? Нәрсәләр белдегез? Үзегезнең фикерләрегез белән бүлешегез.
Тема аңлашылдымы? Нинди кыенлыклар туды?
Ә хәзер бер-берегезнең дәрестә эшләвенә нинди билгеләр куяр идегез? Ни өчен?
Ә хәзер белемегезне тест ярдәмендә тикшереп алыйк. Үзаллы дәфтәрләрегездә башкарыгыз.
Партада утырган күршеләрегез белән дәфтәрләрегезне алмашыгыз. Бөтен сорауга да дөрес җавап булса, димәк хатасыз -5 ле, бер хата – 4 ле, ике хата – 3 ле инде.
Кем хатасыз эшли алды?
Кемнең хаталары бар?
Димәк, хаталы эшләгәннәргә дәрестә игътибарлырак булырга һәм тырышырга кирәк.
Дәрестәге җавапларыгыз һәм тест өчен билгеләрегезне исәпкә алып, түбәндәге билгеләр куела...

Тактада 5 сораудан торган тест чыга.
1.Фонетика фәне нәрсәне өйрәнә:
а) хәрефләрне
б) сөйләм авазларын
в) үзләрнең язылышын
2. “Авыз” сүзенең дөрес транскрипциясен күрсәтегез
а) [ауыз]
б) [авыз]
в) [аwыз]
3. Тел-теш тартыгын сайлагыз
а) [в]
б) [м]
в) [н]
4. Бу тартык бугазда тавыш ярыларының йомылуы һәм кинәт ачылып китүе нәтиҗәсендә барлыкка килә
а) [١] – һәмзә
б) [гъ]
в) [ң]
5. Кайсы сүздә [к] тел арты авазы әйтелә
а) кагыйдә
б) киңлек
в) кабак
Тактада дөрес җаваплар чыга, укучылар бер-берсенең эшләрен тикшерә.

Укучылар бер-берсенең дәрестә эшләвенә бәя бирәләр.
Игътибарыгыз, катнашып утырганыгыз өчен рәхмәт. Дәрес тәмам. Сау булыгыз.

Н.Ә. МӨКИМОВА,
БДУның Стәрлетамак филиалы доценты, филология фәннәре кандидаты

Читайте нас: