3. Якташ әдипләр иҗатына, туган төбәктә яшәүче халыкка, туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү; укучыларның фикерләү сәләтен, сөйләм культурасын үстерү.
Җиһаз. Компьютер технологияләре, якташ шагыйрьләребезнең туган як турында шигырьләре.
1. Уңай психологик атмосфера тудыру. (В. Фәттахова башкаруында «Туган як» җырын тыңлау.)
– Без тыңлаган җыр нәрсә турында, укучылар? (Җаваплар.) Ә нәрсә соң ул туган як? Әйе, укучылар, Туган як һәркем өчен изге, кадерле. Ул кешегә яшәү өчен көч-куәт бирә, язучыларга, шагыйрьләргә илһам, дәрт өсти. Һәр язучының, шагыйрьнең әсәрендә туган як, якты образ булып гәүдәләнә. Укучылар, без дә Туган якның матурлыгыннан илһам алырбыз, иҗат дигән зур һәм тирән диңгезгә сәяхәт кылырбыз. Иң элек халкыбыз иҗатына мөрәҗәгать итик. Халкыбыз туган якны нәрсәгә тиңли? Сезнең алдыгызда – мәкаль-әйтемнәр. (Укучылар мәкальләрне укый, мәгънәләрен аңлата, дәфтәрләренә яза бара: Туган илем – иркә гөлем; Туган илең – туган анаң, чит ил – үги анаң; Туган җирдәй җир булмас, туган илдәй ил булмас; Туган ягым – яшел бишек һәм башкалар.) Әйе, туган як – яшел бишек ул, баланы назлый, кадерли, үстерә, олы юлга озата. Безнең якташларыбыз да туган як белән илһамланып, шигырьләр иҗат итә. (Зәйфә Салихованың “Шушы яктан, шушы төбәктән мин”, Мөнир Вафинның “Туган як наратлары”, Азат Әхмәт шигырьләре, Габдулла Вафин хикәяләре һәм VII класс укучылары Самат Шафиков, Вилдан Арсланов, Илназ Мөхәммәтҗанов, Резидә Зәйруллина шигырьләре белән танышу.)
– Укучылар, Туган ил кайдан башлана? – дип сорасалар, сез ни дип жавап бирер идегез? (Туган авылымнан башлана. Уйнап үскән, көтү көткән болыннардан. Балык тоткан, су коенган елга-чишмәләрдән. Мин укыган мәктәптән.) Чыннан да, укучылар, Туган ил – туган авылдан, без йөргән сукмактан, башлана икән. Шуңа да үзенең Туган авылы, Туган ягы, Ватаны белән горурланмаган кеше юктыр ул.
Укучылар, игътибар иттегезме икән, һәр шигырьнең исеме үзгә: туган җир, туган авыл, туган як, туган ил? Бу төшенчәләр барысы да бер мәгънә аңлатамы: авыл – җир – як – ил? (Әйе, бу төшенчәләрнең мәгънәләре бер, тик мәгънә төсмерләре төрле.) Һәркайсына ачыклык кертеп китик әле.
Дәресне патриот-шагыйрь Ф. Кәримнең шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә:
З.З. МӨХӘММӘТҖАНОВА,
Бәләбәй районы Мәтәүбаш мәктәбе укытучысы