Бөтә яңылыҡтар

ТӘРБИЯЛЕ БАЛА

Ризаэддин Фәхреддин

Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр. Ата һәм ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык һәм ахирәттә йөзгә аклык китерер. Тәрбияле бала дөнья байлыгына да бирелмәс һәм бер дәүләт патшалыгы белән дә алмаштырылмас; аны һәркем яратыр һәм мактап телгә алып сөйләр, ни сораса да бирерләр. Тәрбиясез баланы бер кеше дә яратмас, йомыш кушмаслар, бәлки хурларлар вә кимсетерләр генә.
Тәрбияле бала бетмәс-төкәнмәс хәзинә булса да, тәрбияле булу да бик җиңелдер. Тәрбияле бала булырга һәр баланың кулыннан килер, көче дә җитәр. «Атам һәм анам шатлансын, кешеләр дә миңа рәхмәт әйтсен, мине яратсыннар һәм мине үрнәк итеп сөйләсеннәр», – дигән балаларның барчасы да тәрбияле бала була алырлар.
Тәрбияле бала бик билгеле булыр. Эшләгән эшләре тәрбиясен күрсәтеп, белдереп торыр. Тәрбияле балаларның нинди булганлыкларын сезгә шушы урында белдерәбез, укып аңларсыз һәм рәхәтләнеп, күңеллеләнеп тәрбияле балаларның гадәтләрен үзләштерерсез. Тәрбияле балаларның гадәтләре һәм холыклары менә шушылай булыр.
Тәрбияле бала иртә белән йокысыннан зурлар белән бервакытта торыр. Алардан элек тормас, соңга да калмас. Чөнки бар кешеләр торып беткәннән соң йоклап яткан балага һөнәрсез, эшлексез, оятсыз, ялкау, диләр. Йокысыннан торгач та, һава салкын вакытларда өстенә һәм аягына кияр; чөнки җылы урыннан торып салкын урынга басу зарарлыдыр, тәне кызу килеш суыкка баскан кеше авырыр. Моннан соң хаҗәтханәгә, ягъни бәдрәфкә барып килер һәм салкынрак су белән тәһарәт алыр, юыныр.
Тәрбияле баланың бит, кул сөртә торган сөлгесе, чәчен тарый торган тарагы үзенә аерым булыр, үз сөлгесенә сөртенер, һәм үз тарагы белән генә тарар. Тәрбияле бала үзенә хәзерләп бирелгән чәйне яхшы гына утырып эчәр, икмәкне дә кадерләп кенә ашар. Аяк өстендә ашап йөргән кешенең икмәк валчыклары, җиргә төшеп, аяк белән тапталыр да, гөнаһ булыр. Шуның өчен тәрбияле бала һичбер вакытта аяк өстендә ашап йөрмәс.
Тәрбияле бала үз эшен үзе эшләр. Көндез кия торган киемнәрен урыныннан алып, пычраклары күренсә, үзе чистартыр. Әгәр дә үзенең көче җитмәслек эшләре булса, ул вакытта зурлардан үтенер.
Чәйдән соң вакыт булса, мәктәпкә барганчы, тәрбияле бала бер читкә утырып үзенең дәресләрен карап чыгар, дәресендә булган нәрсәләрне, аңлап, күңеленә салыр.
Балаларның зиһеннәрен ачар өчен кайсы чакта дәресләреннән сүз сорарлар. Тәрбияле балалар, сүз сораучыларны яратып, сораган сүзләрен яхшы аңлагач, җавабын да бирерләр. Әгәр дә яхшы аңлап җитмәсәләр, ул вакытта сүз сораучыдан икенче мәртәбә кайтарып сорарлар.
Балаларның тәрбиялесе мәктәпкә барганда бик билгеле булыр: тәрбияле бала, мәктәпкә барырга чыкканда әдәпле һәм инсафлы гына итеп, зур кешеләр шикелле үз юлында йөрер. Хөрмәтле кешеләр очраса, сәлам бирер. Тәрбияле балалар як-якка каранмас, кибет яки башка берәр кызыклы тамаша нәрсәләр янында юанмас. Җыелып сөйләшеп торучы кешеләр янында туктамас. Үтеп баручы этләргә таш яки агач атмас һәм өстереп берсен икенчесе белән сугыштырмас, җыелып торган сулар эченнән чыпырдатып йөрмәс. Күргән кешеләр: «Бу бала бик әдәпле икән», – дип яратып калырлар.
Мәктәпкә кергәннән соң, аяк киемен билгеле җиргә куеп, үз урынына утырыр һәм үз эшендә генә булыр.
Як-ягында булган балалар белән төртешкән һәм аларның китап яки язуларына караган, алар белән сөйләшеп утырган һәм вакытларын буш нәрсәләр белән үткәргән балаларны кешеләр бер дә яратмаслар. Шуның өчен тәрбияле балалар мондый эшләрдән бик сакланырлар. Мәктәптә балалар өчен уйнарга да бераз вакыт булыр. Шул чакта балалар, укытучыларның рөхсәтләре белән генә, тиешле нәрсәләр белән уйнарлар, уйнаган вакытларында да иптәшләрен елатмаслар, үзләре дә еламаслар.
Балаларның тәрбиялесе белән тәрбиясезе уйнаган вакытларында бик ачык беленер. Чөнки уйнаган чакларында, балалар бик ирекле булырлар, зурлардан курку кебек нәрсәләр онытылыр.
Тәрбияле бала иптәшләренә каты һәм яман сүз әйтмәс һәм аларны һич тә кыйнамас. Тәрбиясез балалар каты сүз әйтеп яки кыйнап, үзен хурласалар да, аларны ата-анасына җиткермәскә тырышыр.
Тәрбияле баланың уены зарарсыз нәрсәләр белән булыр. Тәрбияле бала кара савыты, каләм кебек нәрсәләр белән уйнамас. Шулай ук шырпы, лампа, ут, пычак, без, кадак, урак, чалгы, пәке, мылтык кебек нәрсәләр, пыяла һәм таш савыт кисәкләре, тузан, туфрак һәм балчык белән һич уйнамас, бакчаларда булган агачларны сындырмас һәм гөлләрне йолкымас, чәчәкләрне өзеп төшермәс.
Тәрбияле бала иптәшләренең каләмнәрен, кәгазьләрен, китапларын актармас, ертмас. Аларның әйберләрен каралтмас һәм үз әйберләрен дә пычратмас, керләндермәс, югалтмас. Бәлки бар нәрсәсен чиста, пакь итеп тәрбияләп тотар.
Тәрбияле бала мәктәптән кайтканда да әдәпле генә кайтыр. Кайтып кергәч тә, ата-анасы һәм башка олылар белән ике куллап күрешер, дәресләрен шатланып тыңлатыр. Ата һәм анасын рәхәтләндерер, куандырыр һәм алардан хәер-дога, рәхмәт алыр.
Тәрбияле баланың китап, кәгазь һәм каләм куя торган урыны билгеле булып, дәресеннән кайткач, шунда куяр һәм кирәк булганда үзе алыр. Чөнки: «Китапларым кайда, кәгазь һәм каләмнәрем кемдә?» – дип кычкырып эзләп йөрү, кешеләрдән сорап аптырату – гаеп эш.
Дәресләрен укып белгәннән соң, балаларның буш вакытлары да булыр. Бу вакытта, әгәр дә йорт эчендә йомыш һәм эшләр булса, зурлар кушканча эшләрләр. Әгәр дә йомыш һәм эш булмаса, бакча һәм ишегалларында рәхәтләнеп тик йөрерләр яки иптәшләре белән бик дус булып, күркәм холык белән генә уйнарлар. Әмма тәрбияле балалар бу вакытта урамга чыгып, урам балалары белән уйнамаслар. Чөнки урам балалары әдәпсез һәм тәрбиясез булалар. Аларга ияргән бала да тәрбиясез булыр, яман сүзләр ишетер.
Тәрбияле баланың кешегә күренә торган яхшы һөнәре зурлар һәм кечкенәләр белән тереклек итүендә булыр. Мәсәлән, тәрбияле бала үзеннән кечкенәләргә бик шәфкатьле булыр, аларны кызганыр, һәрвакытта «туганым» дип кенә эндәшер, шулай ук үзеннән зурларга, бигрәк тә ата-анасына, укытучылары һәм остазларына, үзен тәрбияләүче тәрбиячеләргә, хәтта ки үзеннән олы яшьтәгеләрнең барысына да һәрвакыт хөрмәт күрсәтер. Аларның хәтерләрен бик саклар. Аларны бик яратыр һәм һәрвакытта алар теләгәнчә булырга тырышыр.
Тәрбияле бала ата-анасының күңелләрен калдырырлык нәрсәләрне һич эшләмәс. Ата һәм анасы: «Ул эшне мин яратмыйм», – дисәләр, тәрбияле бала ул эшне эшләү түгел, күңеленә дә китермәс. Йомышы булган чакта, торган җиреннән кычкырмыйча, яннарына барып, ачык итеп әйтер. Аларның кушкан йомышларын күңел белән башкарыр. Әгәр дә үзеннән берәр нәрсә сорасалар, ачык йөз белән җавап бирер. Йорт эчендә кунак булса, ата-аналары кушканча кунакка хезмәт һәм хөрмәт итәргә тырышыр, йорт эчендә кунак балалары булса, тәрбияле бала алар янында булыр. Аларның мәктәпләрен һәм дәресләрен сорашыр, алар белән шаулашмыйча, кычкырмыйча, бәлки туган шикелле уйнар һәм бергә йөрер.
Баланың тәрбияле булуы ашарга утырганда беленер. Тәрбияле бала зурлар күрсәткән урынга туры итеп утырыр. Терсәкләре белән таянмас, ашарга бирүләрен көтәр һәм бүлеп бирсәләр, шуны ашар. Кирәк булса, тагын яхшы гына итеп сорар, кирәк булмаса, комсызланып бүлдереп, салдырып куймас. Аз гына кабып, яхшылап чәйнәп ашар. Зурларның сүзләрен тыңлар, ләкин үзлегеннән сүзгә катышмас.
Тәрбияле бала ашаганда һич ашыкмас, икмәк валчыкларын читкә төшермәс, ашны ашъяулыкка һәм үзенең киемнәренә түкмәс. Әгәр дә кешеләр белән бер табактан ашарга кирәк булса, ул вакытта кулын үз алдына гына сузар, кеше алдына үрелмәс, акрын гына ашар. Мондый балаларны һәркем яратыр һәм мактап сөйләр.
Тәрбияле бала, аш яныннан торгач, майлы кулы белән әйбер тотмас, кулын киемнәренә сөртмәс, бәлки яхшылап сабын белән юар. Авызын чайкар, зурлар бар вакытта, алар юынып бетергәнне көтәр, үзенә чират җиткәч юар.
Аш ашагач, тәрбияле бала зурлар янында утырмас һәм бик тиз дә йокламас, чөнки ашаганнан соң тиз йоклау файдалы түгелдер, бәлки бераз дәресләрен карар яки әдәпле генә уйнар.
Балаларның йокылары алданрак килә, шуның өчен аларга иртәрәк ятарга рөхсәт ителәдер. Ятарга рөхсәт бирелгәч тә, тәрбияле бала йокыга әзерләнер. Хаҗәтханәгә барып килер, көндезге киемнәрен салып, барысын да бик яхшы итеп төрер дә билгеле урынга куяр. Әгәр дә киемнәре арасында юеш һәм пычранганнары булса, аларны башка нәрсәләр арасына ташламас. Чөнки юеш һәм пычрак кием бергә куелса, башкалары да кадерсезләнер. Бәлки, кибәр өчен юешләрен элеп куяр һәм тузаннарын селкеп чистартыр. Соңыннан урынына ятар һәм шушы доганы укыр: «Йа, Раббым, ата һәм анамның күңелен хуш ит, укытучы­ларга һәм безне тәрбияләүчеләргә, яхшы мөселманнарга савап бир, минем зиһенемне ачык һәм үземне сәламәт кыл, һәм Үзең риза булырдай ышануда һәм гамәлдә ныклы ит!»
Бер баланың ата һәм анасы фәкыйрь булу гаеп түгел. Бу дөньяда Аллаһы Тәгалә кайсы кешеләрне бай һәм кайсы кешеләрне ярлы, фәкыйрь иткән, һәркем үзенең өлешен күреп уздырадыр.
Тәрбиясез баланың, ата һәм анасы никадәр бай яки мәртәбәле булсалар да, кешеләр каршында игътибары булмас, бәлки, бала тәрбиясез булса, ата һәм ананың хөрмәте китүгә сәбәп булыр. Тәрбияле баланың атасы һәм анасы, никадәр фәкыйрь булсалар да, кеше арасында кадерле булыр. Бәлки, моның сәбәбеннән ата һәм аналары да кеше арасына керерләр һәм хөрмәтле була башларлар.
Тәрбияле бала, ялгышлык белән тиешсез бер эш эшләгән булса, аның ярамаганлыгын кешеләрнең күз каравыннан ук белер, аңлар, шунда ук оялыр һәм кызарыр, әгәр дә берәрсе үзенә киңәш бирсә, аңа һич тә карышмас, каршы әйтмәс, бәлки киңәш бирүчегә: «Бу эшем тиешсез икәнен үзем дә белдем, моннан соң икенче мәртәбә эшләмәм, әйткәнең өчен сиңа рәхмәт, синнән Аллаһы Тәгалә риза булсын!» – дип әйтер.
Тәрбиясез бала хаталарын аңлау түгел, әйткәндә дә белмәс, үзенең кимчелекләрен төзәтү исәбендә булмас, киңәш бирүчегә яман сүзләр белән җавап бирер.
Тәрбия һәм әдәп кадәр кешеләрне сөекле күрсәткән нәрсә дөньяда юктыр, шулай ук тәрбиясезлек, әдәпсезлек кадәр дошман күрсәткән нәрсә дә юктыр. Әмма тәрбиясез бала никадәр матур һәм гүзәл булса да, аны бер кеше дә яратмас, матурлыгы яки киеме белән генә игътибарга керә алмас. Тәрбияле бала никадәр зур үссә, шулкадәр игътибары үсәр һәм хөрмәте артыр. Дөньяда моннан да артык бәхет булмас. Тәрбиясез бала никадәр зур үссә, шулкадәр хөрмәте кимер һәм игътибар югалыр. Бәхетсезлеге көннән көн артыр.
Тәрбия һәм әдәп ир балалар өчен никадәр кирәк булса, кыз балалар өчен бигрәк тә тиештер. Шуның өчен тәрбияле кызлар, әдәпле һәм инсафлы булып, ошамаган гадәтләрдән бик сакланырлар. Кайсыбер кимчелекле гадәтләр, ирләрдә булганда бик зур күренмәсәләр дә, кыз балалар өчен бигрәк тә гаептер. Чөнки пакьлек, сафлык Һәм чисталык – кызлар өчен бик тиешле, кирәкле нәрсәдер. Үз өс-башларын кара­маган кызлар һәркем каршында тәрбиясез исәпләнерләр. Уен уйнау турысында кыз балаларның ир балалардан аермалары бар. Мәсәлән, сикерешеп уйнау, ир балалар өчен яхшы булса да, кыз балалар өчен беркадәр гаеп күреләдер.
Кыз балаларның үзләренә хас уеннары бар: курчак, йорт, бакчалар ясап уйнау, шулай ук аш-су әзерләү кебек уеннар. Әниләре үзләренең кызларына энә, җеп һәм ситса кисәкләре хәзерләп бирәләр. Булдыклы һәм эшчән, тәрбияле кызлар да үзләренең курчакларына күлмәкләр тегеп кидерәләр. Калфаклар куеп, шәлләр белән бөркәндереп бизәндерәләр.
Тәрбияле балалар оятсыз, әдәпсез сүзләрне һич тә сөйләмәсләр. Әмма кыз балалар оятсыз, әдәпсез сүзләрне үзләре сөйләү түгел, хәтта тәрбиясез балалардан ишетсәләр дә оялырлар һәм ишетмәс өчен бер читкә китәрләр.
Кайсы вакытта кыз балалар үзләренең аналарына ияреп кунакка һәм мәҗлесләргә баралар. Кыз баланың тәрбиялесе һәм тәрбиясезе шушында бик беленер. Тәрбияле кызларның аналары бу чакта рәхәтләнеп, шатланып торырлар. Әмма тәрбиясез кызларның аналары кызлары өчен оялырлар.
Зур кешеләрнең кайсыбер сүзләре балаларга ишеттермәскә тиешле буладыр. Шуның өчен мәҗлесләрдә тәрбияле кызлар һәрвакытта аналары янында утырмаслар, бәлки аналары ишарә иткәнне аңлап, бер читкә китеп утырырлар яки тышка чыгып уйнарлар. Әгәр дә кызыклы нәрсәләрне карап, гыйбрәт алып йөрсәләр, бигрәк күркәм булыр.
Тәрбияле кызлар мәҗлесләрдә аналарыннан күмәч, май, ит, бал, җимеш, чәкчәк, төш һәм башка нәрсәләрне һич тә сорамаслар. Чөнки болай сорау – гаеп эштер. Әгәр дә аналары үзләре бирсәләр, ул чакта рәхмәт әйтеп алырлар. Майлы нәрсәләр булса, үз киемнәренә дә, кеше киемнәренә дә сөртмичә, кулларын сабын белән юарлар.
Ир балалар белән уйнау, сүз әйтешү, йөгерешеп, куышып йөрү – кыз балалар өчен бик зур гаеп эш. Тәрбияле кызлар бу эштән бик сакланырлар. Тәрбияле балалар әдәп белән тәрбияне, олыларның сүзләреннән бигрәк аларның фигыльләреннән, эшләреннән өйрәнерләр, һәр хәлләрендә һәм һәр чакларында, әдәпле һәм зур кешеләрдән гыйбрәт алып, алар кебек булырга тырышырлар.
Тәрбияле балалар, яхшы белән яманны аеру хакында игътибарлы булырлар. Чөнки бүген сигез-ун яшендә булган бер бала, җиде-сигез елдан соң зур кеше булыр. Балачакта алган тәрбия чәч агарганчы бергә булыр. Балачакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы үзгәртә алмас.
Балалар! Бу язганнарым сезгә бер үгет-нәсыйхәт булып тора һәм минем үзлегемнән сөйләгән нәрсәләр – файдалы нәсыйхәтләрдер.
Әгәр дә бу нәсыйхәтләрне кабул итсәгез – файдасы да үзегезгә, кабул итмәсәгез зарары да үзегезгә булыр. Яхшы нәсыйхәтләрне кабул итмәгән балалар соңыннан үкенерләр, ләкин эш үткәч, үкенүдә файда булмас.
Балалар! Дөньяның иң рәхәт көннәрендә сез моны хәтерләгез. Сабак вә дәресләрдә беркадәр мәшәкатьләр булса да, һич авырсынмагыз, бәлки яхшы укыгыз һәм тәрбияле булыгыз! Алдыгызда олы бәхет белән озын гомерле рәхәт сезне каршылап көтеп тора. Гыйлем һәм тәрбия орлыкларын хәзерге вакытта ихлас һәм мәхәббәт белән чәчсәгез, киләчәктә файдалы җимешләрен дә үзегез җыярсыз. «Ни чәчсәң – шуны урырсың», – дип бабаларыбыз дөрес әйткәннәр.