10 – 11 гыйнварда К. Дәүләткилдиев исемендәге сынлы сәнгать гимназия-интернатында VIII – XI класс укучыларының татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасы үтте. Белем бәйгесендә республиканың район һәм шәһәрләреннән 114 укучы катнашты. Олимпиаданы Башкортстан Республикасының Мәгариф министрлыгы оештырды. Укучыларның белемнәрен Башкорт дәүләт университеты, М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты, БДУның Стәрлетамак филиалы һәм БР Мәгарифне үстерү институтының галимнәреннән, методистларыннан торган абруйлы жюри бәяләде. Укучыларның белемнәрен тикшерү өчен өч төрле сынау әзерләнгән иде: 1) викторина сорауларына җавап язу; 2) бирелгән тема буенча инша язу; 3) бирелгән тема буенча диалог төзү (әңгәмә кору).
Викторина биремнәрендә тел һәм әдәбияттан барлыгы 10 сорау тәкъдим ителгән. Укучыларның күбесе бу сорауларга дөрес җавап биргән. Мәсәлән, татар мәктәбенең 8 классында укучылар җөмлә кисәге буларак тезмә иянең билгеләмәсен, теркәгечсез кушма җөмләләрдә нинди тыныш билгеләре куелуын язганнар һәм мисалларда аңлатканнар. Җиңелне эзләгән авырга каба җөмләсенең төрен билгеләгәннәр. Тәкъдим, микъдар, алъяпкыч, шәфәкъ, мәгъкуль сүзләре арасыннан “ъ” аеру билгесе булып килгән сүзне тапканнар. Йокы кача да без тагын эшкә керешәбез. (А. Расих) җөмләсенә синтаксик анализ ясаганнар. Беренче баганада күрсәтелгән тел-сурәтләү чараларын икенче баганадагыларга туры килгән өзекләр белән тәңгәлләштергәннәр: метафора – Янар яшьлегенең алсу таңы Үтмәс төсле булып күренә. (Һ. Такташ); сынландыру – Таң атып, нурлары Үпкәндә кырларны... (М. Җәлил); антоним – Җир йөзе шундый киң, Күңелле һәм якты! Тик төрмәм караңгы, Ишеге йозаклы. (М. Җәлил). М. Җәлилнең “Тик булса иде ирек” әсәрендәге лирик геройга характеристика биргәннәр, аңа нинди сыйфатлар хас булуын, нинди кичерешләр белән яшәвен ачыклаганнар. Г. Тукайның “Ана догасы” шигырендә сурәтләнгән вакыйгаларның авторның үз биографиясенә аваздаш булуын исбат иткәннәр. “М. Акъегетнең “Хисаметдин менла” һәм Ф. Кәриминең “Салих бабайның өйләнүе” әсәрендә авторлар шул чордагы татар җәмгыятен, тормышны, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне ничек, нинди юллар белән яхшыртып була дип саный? Ул фикерне кайсы геройлар аша үткәрә?” – дигән сорауга да матур гына фикерләр язганнар. Ш. Камалның “Акчарлаклар”, “Буранда” әсәрләренең жанрын билгеләгәннәр.
Хаталы эшләр дә байтак. Укучыларның күбесе әдәбият теориясенә, әдәбият тарихына һәм әдәби процесска караган җавапларда хата җибәрә. Мәсәлән, олимпиада эшләрендә Казан чоры әдәбияты белән Алтын Урда чоры әдәбиятына караган әсәрләрне бутау, XXI гасырда татар әдәбиятына килгән яшь шагыйрьләрне күрсәтә алмау, тәкъдим ителгән әсәрләрнең жанрын дөрес билгели алмау кебек хаталар күзәтелә. Тел буенча хаталарның күбесе – синтетик һәм аналитик иярченле кушма җөмләләрдә иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче чаралар, алар янында тыныш билгеләренең куелышын дөрес итеп аңлата алмауда. Морфологик категорияләрне, сүзләрнең транскрипциясен (ишетелгәнчә язу), сүз төркемнәрен дөрес күрсәтмәү очраклары да еш очрый.
Иншалар программа буенча (борынгы һәм XX йөз әдәбиятыннан) һәм ирекле темаларга тәкъдим ителгән. Мәктәп программасында үтелгән әсәрләр буенча язылган иншаларда тема тирәнрәк, төплерәк ачылган. Шундыйлардан, Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәрендә Зөләйха образы, “Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” поэмасында гадел патша образы, “Гүзәл бер мәхәббәт кыйссасы” (Котбның “Хөсрәү вә Ширин” әсәре буенча), “Сарайда сайраган сандугач” (С. Сараи иҗаты буенча), “Дастаннарда чал тарих”, “Дастаннарда дәүләт язмышы” (“Идегәй” дастаны буенча), “Г. Исхакыйның “Ике йөз елдан соң инкыйраз” әсәрендә милләт язмышы”, “Кеше җиргә бәхет өчен килә” (Г. Исхакыйның “Көз” повесте буенча) һәм шушы юнәлештәге башка иншалардан укучыларның программа буенча үтелгән әсәрләрне яхшы үзләштерүләре, фикерләрен бүгенге көн проблемалары белән бәйләп бирүләре күренә. Әсәрнең сюжетына үзләренең тормыш тәҗрибәсен, гаилә тарихын оста итеп үреп бирүчеләр дә бар. Билгеле, мондый төр язма эшләр үзенчәлекле дә, кызыклы да. Ләкин эчтәлекне грамоталы итеп бирү һаман да проблема булып кала: иншаларда орфографик, стилистик хаталар күп, укучы үз фикерен төгәл, анык белдерү өчен иң кирәкле сүзне таба алмый җәфалана.
“Игелекле эшнең иртәсе-киче юк”, “Каләм тоттым кулыма...”, “Китап – күңел көзгесе”, “Туганнарның кадерен белик”, “Бәхет сере нәрсәдә?”, “Изге һөнәр ияләре”, “Икмәк – тормыш нигезе, “Бер язучы белән очрашу”, “Иң яраткан сәхнә әсәрем”, “Әдәбият әдәпкә өйрәтә”, “Тәүге укыган китабым”, “Дуслык кайчан башлана?” һәм башка ирекле темага язылган иншалардан да укучының тел байлыгы, фикерләү куәсе, иҗади фантазиясе ачык төсмерләнә.
Укучыларның язма эшләрендәге кимчелекләрне анализлаганнан соң, түбәндәге типик хаталар күзәтелде:
1. Хх белән Һһ хәрефләрен бутау. Бу хәрефләрнең язылышына кагылышлы аерым кагыйдәләр юк, бары тик составларында х һәм һ хәрефләре булган сүзләрнең әйтелешен һәм язылышын истә калдырырга, авазларның яңгырашын ишетеп тоя белергә кирәк. Шушы максаттан чыгып, күрмә диктант яздыру отышлы (җиһан, гөнаһ, һава һ.б.).
2. Да, дә, та, тә кисәкчәләрен һәм да, дә, та, тә теркәгечләрен урын-вакыт килеше кушымчасы белән бутау. Алар бер-берсеннән түбәндәге билгеләре белән аерылалар: 1) урын-вакыт килеше кушымчасына басым төшә, ә теркәгеч белән кисәкчәгә беркайчан да басым төшми. Мәсәлән, Күктә ай да, йолдызлар да калыкты. Язгы каникул да үтеп китте. 2) Урын-вакыт килеше кушымчасын алган сүз Кемдә? Нәрсәдә? Кайда? Кайчан? сорауларының берсенә җавап була. Мәсәлән, Күктә йолдызлар җемелди җөмләсендә күктә сүзе кайда? соравына җавап булып килә. 3) Да, дә, та, тә теркәгечләрен кисәкчәләрдән аеру өчен теркәгеч урынына һәм сүзен куеп карарга мөмкин. Мәсәлән, Күктә ай һәм йолдызлар калыкты дип әйтеп була. Димәк, да – теркәгеч. Язгы каникул һәм үтеп китте дип сөйләшмиләр. Димәк, да – кисәкчә. Шулай итеп, да, дә, та, тә кисәкчәләре һәм да, дә, та, тә теркәгечләре һәрвакыт аерым языла, ә урын-вакыт килеше кушымчасы кушылып языла.
3. Алынма сүзләрдәге хаталар. Татар теленең сүзлек составы ике зур төркемгә бүленә: беренчесе – татар теленең үз сүзләре, икенчесе – алынмалар (башка телдән кергән сүзләр). Татар теленең үз сүзләре сингармонизм законына буйсына: сүздә бар сузыклар да я калын гына, я нечкә генә булалар, ягъни сузык авазлар үзара калынлыкта-нечкәлектә ярашалар. Кушма һәм алынма сүзләрдә сузыклар ярашмаска да мөмкин. Мәсәлән, Гөлшат, төнбоек, дөнья, армия, каләм, гадәт, гади, хәтта, табигать һ.б. Мондый сүзләргә кушымчалар соңгы иҗектәге сузыкның яки сүз ахырындагы тартыкның калынлыгына-нечкәлегенә карап ялгана. Мәсәлән, дөнья-дөньяга, армия-армиягә, табигать-табигатькә.
Г. Ибраһимов “Татар телен ничек укытырга?” исемле хезмәтендә ана теле дәресләрендә бәйләнешле (телдән) сөйләм һәм язма сөйләм үстерүгә аеруча игътибар итә. “Сөйләү яшәүдә нинди зур урын тотса, язып аңлату да хәзерге мәдәни хәятта ... әһәмиятле”, – ди. Шуңа күрә, “Инша, үзенең иң саф рәвеше белән, беренче сыйныфта ук башлана”, – дип билгели. Методика таләп иткәнчә, укучының мөстәкыйль рәвештә башкарган һәр эшеннән соң, хаталарны булдырмау өстендә эш (хаталар өстендә эш) оештырылырга тиеш. Дәресне югары дәрәҗәдә үткәрү укытучының һөнәри осталыгына бәйләнгән. Укытучы дәрестәге һәм дәрестән тыш эшләрне укучыларның сөйләү һәм язу күнекмәләрен үстерергә ярдәм итәрлек итеп оештырса, методик алымнарны сайлый белсә, аның укучылары мәктәптән дөрес язарга һәм дөрес, оста итеп сөйләргә өйрәнеп чыгып китәрләр.
Бирелгән тема буенча диалог төзү (әңгәмә кору) – олимпиаданың өченче биреме иде (быел беренче мәртәбә үтте). Һәр класска унар тема тәкъдим ителгән. Мәсәлән, рус мәктәбенең VIII классында укучыларга “Татар концертында”, “Рәссам күргәзмәсендә”, “Әби-бабайга хөрмәт”, “Светофор алдында”, “Хатлар язу сере”, “Театрда”, “Татар матбугаты турында”, “Энекәш кирәк миңа”, “Безнең гаилә”, “Ашханәдә” кебек темалар бирелгән. Олимпиаданың бу биремен укучылар яратып башкарды, җөмлә төзүдә кимчелекләр булуга карамастан, әңгәмә коручылар әдәби телдә сөйләшергә, үзләре сайлаган теманы ачарга омтылды.
Олимпиада эшләрен тикшереп анализлаганнан соң, жюри урыннарны түбәндәгечә билгеләде: 1) укыту-тәрбия татар телендә алып барылган мәктәпләрдән җиңүчеләр – VIII класслар арасында – Кушнаренко районының Илек мәктәбеннән Диана Вәлиева (укытучысы – З.Д Вәлиева), IX класслар арасында – Бүздәк районының Каран мәктәбеннән Алина Сабитова (укытучысы – З.Я. Мансурова), X класслар арасында – Чишмә районының Мостай Кәрим исемендәге Келәш мәктәбеннән Юлия Гайфуллина (укытучысы – Г.Ф. Мөнирова), XI класслар арасында – Илеш районының Базытамак мәктәбеннән Илнара Ганиева (укытучысы – И.Г. Ахунова); 2) укыту-тәрбия рус телендә алып барыла торган мәктәпләрдән җиңүчеләр – VIII класслар арасында – Нефтекама шәһәренең 10нчы мәктәбеннән Юлия Бәхтиярова (укытучысы – Г.Б. Корбанова), IX класслар арасында – Туймазы шәһәренең 1нче интернат-мәктәбеннән Гүзәл Галина (укытучысы – З.Г. Нурисламова), X класслар арасында – Борай районының Каенлык мәктәбеннән Әлфия Хаматнурова (укытучысы – З.Ф. Шакирова), XI класслар арасында – Бакалы районы Бакалы авылының 2нче урта мәктәбеннән Ләйлә Хәкимова (укытучысы – А.А. Шәфигуллина).
Укучыларны һәм аларның укытучыларын тәбрикләү тантанасында мәгариф министры урынбасары Ә.З. Галиева, мәгариф министрлыгының милли мәктәпләр, төбәкара хезмәттәшлек һәм дәреслекләр нәшер итү бүлеге җитәкчесе Р.Р. Сафиуллина, “Ватаным Татарстан” гәзитенең журналисты Рәшит Минһаҗев, Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбасары М.Р. Тукаев, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле А.Х. Локманов, Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе З.А. Хәкимов, Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Республика олимпиадасында җиңүчеләрне алда тагын бер бәйге – Казанда үтәчәк төбәкара олимпиада көтә.