Бөтә яңылыҡтар

Белем – бәхет ачкычы

Төрки шагыйре, галим Йосыф Баласагуниның тууына – 1000 ел

Йосыф Хас Хаҗиб Баласагуни – төрки шагыйре, галим, фәлсәфәче, дәүләт эш­леклесе, “Котадгу белег” әсәренең авторы. Баласагун шәһәрендә туган. Ул заманда бу шәһәр Караханлылар дәүләтенең башкаласы булган (шәһәр торган урын хәзер Кыргызстан җиренә керә). Хас – күңелгә якын итеп сайлап алынган, хаҗиб – патша сараеның хезмәтчесе, вә­зире, эшлеклесе дигән сүз. Йосыф Ка­раханлылар дәүләте башлыгының үзенә якын күреп сайлап алган киңәшчесе булган. Аның тулы имзасы исемен, сарайда биләгән урынын һәм туган-үскән шәһәрен күрсәтеп тора.

Безнең заманга Йосыф Баласагуниның “Котадгу белег” исемле әсәре килеп җиткән. Хәзерге татар теленә “Бәхет турында белем”, “Бәхет китабы”, “Игелекле белем” дип тәрҗемә ителә. Бу – шигырь белән язылган һәм ундүрт меңгә якын тезмәдән торган зур китап. Баласагуни аны, тоташ унсигез ай буе язып, моннан 950 ел элек, 1069 елда тәмамлаган. “Котадгу белег” – төрки халыклар әдәбияты тарихында, бербөтен итеп, шигырь белән язылган һәм безгә мәгълүм булган иң борынгы беренче зур әсәр.

Йосыф – үз заманының зур галиме, фикер иясе һәм бөек шагыйре. Ул үз туган телен сөюче, гарәп, фарсы кебек телләрне камил белүче, ул телләрдәге фәнне һәм әдәбиятны тирәнтен өйрәнүче кеше булган. Замандашы Мәхмүт Кашгари кебек, ул да төрки халыкларның иҗатын, сәнгатен яраткан, үз әсәрен дә халык иҗаты казанышлары белән баеткан, матурайткан.

Баласагуни – шигырь язу остасы. Ул борынгы төркиләрдән мирас итеп алган шигырь төзелешен алга таба үстерә, камилләштерә. “Котадгу белег” әсәре үзеннән соңгы төрки халыклар әдәбиятының барлыкка килүенә һәм үсүенә зур куәт биргән.

“Котадгу белег” – фәлсәфи эчтәлек­ле, әхлакый-дидактик поэма. Баласагуни аны Төркстанның Җидесу төбәгендәге Баласагун шәһәрендә иҗат итә. Әсәр башта төрки телдә гарәп хәрефләре белән языла һәм шагыйрь аны Караханилар мәмләкәте хөкемдары Тавгач Богъра ханга (идарә вакыты 1056 – 1103 елларда) бүләк итеп бирә. Моның өчен Богъра хан шагыйрьне үз Сараеның Олуг Хас Хаҗибы, ягъни өлкән эш башкаручысы (вәзире) итеп билгели. Атаклы галим В.В. Радловның (1837 – 1918) фикеренчә, Богъра хан, поэма халык арасында киңрәк таралсын өчен, аны уйгур әлифбасына да күчертеп ишәйттерә.

“Котадгу белег” әсәрендә персонажлар урынына, шартлы төстә, дүрт зат алынган. Болар: Көнтугды (Яңа туган көн) – гаделлек гәүдәләнеше; Айтулды (Тулган ай) – бәхет һәм дәүләт гәүдәләнеше; Үгделмеш (Акылы камил) – акыл-зиһен гәүдәләнеше; Уйгыр­мыш (Уяулык) – канәгать булу гәүдәләнеше. Әсәр шушы дүрт затның бер-берсе белән сөйләшүләре, сорау һәм җаваплары, бәхәс­ләре төсендә язылган. Шундый үзара сөйләшүләр барышында алар бик күп проблемаларга кагылалар: дәүләт һәм аңа карата кешенең бурычы, дәүләт башлыгы­ның үз халкына хуш килерлек сыйфатлары: гыйлем, мәгърифәт, акыл-зиһен һәм аның хорафаттан хөрлеге мәсьәләләре, кеше гомеренең мәгънәсе, гаилә, гаделлек, кешеләрнең үзара мөнәсәбәт-мөгамә­ләләре, хезмәт һәм иҗат, тынычлык һәм сугыш – тагын башка бик күп әһәмиятле мәсьә­ләләр күтәрелә. Шагыйрь бу мәсьә­ләләргә үзенең мөнәсәбәтен ача бара. Ул актив һәм аек акыл-зиһен ягында, шулай ук фән, мәгърифәт, турылык тарафдары, кешенең үз иленә намус белән хезмәт итеп, гомер юлын зур мәгънә белән кичүе ягында.

“Котадгу белег” – урта гасырлар төрки әдәбиятында кешенең бөеклегенә дан җырлаучы, дәүләт белән гадел һәм акыллы идарә итү идеалын чагылдыручы, законны өстен куючы беренче әсәр. Поэмада төрки халык иҗаты үрнәкләре (мәкаль һәм әйтемнәр) зур урын ала. Әсәр Идел буенда һәм Урал төбәгендә яшәүче татар-башкортлар арасында киң тарала. Поэма ХХ гасыргача төрки халык­лар әдәбияты үсешенә көчле йогынты ясый.

Поэма безнең заманга соңрак күчерелгән өч кулъязма нөсхәсендә билгеле. Саклану урыннары буенча алар “Каһирә нөсхәсе”, “Вена нөсхәсе” һәм “Ташкент нөсхәсе” дип аталалар. Әлеге өч нөсхә арасында иң тулырагы, камилрәге булып исәпләнгән “Ташкент нөсхәсе” фәндә күбрәк “Нәманган (Фирганә) нөсхәсе” исеме белән мәгълүм. Беренче тапкыр аны 1913 елда Урта Азиягә гыйльми сәяхәте вакытында күренекле милләттәшебез – дөньякүләм танылган тарихчы-галим Әхмәтзәки Вәлиди (1890 – 1970) Нәманган шәһәрендә Мөхәммәд хаҗи исемле бер ишанның шәхси китап­ханәсеннән таба һәм табышы турында “Восточные рукописи в Ферганской долине” дигән мәкаләсендә язып чыга (“Записки Восточного отделения Императорского Русского Археологического общества”, т. 12, вып. 3, 4, Петроград, 1915, с. 303 – 320).

Хәзерге вакытта бу нөсхә Үзбәкстан Фәннәр академиясенең Шәрыкъне өйрәнү институтында саклана. Аларның беренчесе һәм өченчесе – гарәп хәрефләре, ә Вена нөсхәсе уйгур хәрефләре белән күчерелгән. Вена нөсхәсенең күчерелгән елы – 1439.

1942 – 1943 еллар дәвамында Төркия­дә әлеге өч нөсхәнең факсимиле басмалары нәшер ителеп, соңга таба төрек галиме-лингвисты профессор Рәшит Рәхмәти Арат (1900 – 1964) тарафыннан башкарылган җыелма тәнкыйди тексты һәм шуннан төрек теленә тәрҗемәсе басылып чыга. Р.Р. Арат эшләгән шул җыелма текст нигезендә 1983 елда поэманың рус теленә дә беренче тулы тәрҗемәсе дөнья күрә. Поэманың шулай ук үзбәк теленә тәрҗемә ителүе дә мәгълүм.

Сәнгатьчә язылган классик әдәби әсәр булу өстенә, “Котадгу белег” төрки телләрнең борынгы чор тарихын өйрәнүдә кыйммәтле чыганак хезмәтен үти.

Т.Ф. МИҢНӘХМӘТОВА,

журналның бүлек мөхәррире.

Йосыф Баласагуни “Котадгу белег”

(Әсәрдән өзек)

Белем турында

...Белег бирде йаңлук бэдүде бу көн,
Укуш бирде өтрү йазылды төген.
(Белем бирде, (шуның белән кеше) бу көн бөеклеккә иреште,
Уку аркасында күп төеннәр чишелде...)

...Белегне бәдүг бел, укушны олуг,
Бу икке бәдүтер өдүрмеш колуг.
(Белемне бөек, укуны олуг бел,
Бу икегә коллык кылган бөек булыр...)

Белек мәгънәсе, бел, никү тир белег:
Белек белсә өтрү йырар ирдә иг.
(Белем мәгънәсен бел, ни дип әйтер белем:
Белем белгән кешедән бәла-казалар ераклаша.)

Белексез кеше барча иглиг булыр,
Игиг имләмәсә, кеше тәрк үлер.
(Надан кешеләрнең барчасы авыру була,
Чирен дәваламаса, кеше бик тиз үлә.)
Йөре, әй белексез, игеңне ута,
Белексез онытсән, и билгә кота.
(Кил, әй надан, авыруыңны дәвала,
Белемсез (икәнсең) – түбән син,
белемле (икән) – бәхетле.)

Укуш ул борындык, аны йитсә ир,
Теләккә тигәр ул төмән арзу йир.
(Белем ул (гүя) тезген (йөгән; ияр), әгәр дә кеше аны эләктерсә,
Теләгенә ирешеп, күп максатларын гамәлгә ашырыр.)

Укуш булса иргә, күр, аегы үкеш,
Белек белсә, өтрү булыр ир кешеш.
(Белем булса кешедә, күр, (ул) күп файдалыдыр,
Белем белсә, кеше кадерле буладыр.)

Укуш берлә эшләр камуг эш көдүг,
Белек берлә бикләр бу булмыш өдүг.
(Белем белән барлык эшләр гамәлгә ашар,
Гыйлем белән бикләр максатларына ирешә.)

Читайте нас: