Муса Җәлил... Бу исемне телгә алуга, күз алдына, ниндидер, гадәттән тыш кеше килеп баса. Ул – ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен көрәшкән курку белмәс яугир дә, үлемне ирләрчә каршылаган каһарман да. Сугышка кадәр үк бик күп шигырьләр, җырлар, без барыбыз да яратып укыган “Хат ташучы” поэмасы, “Алтынчәч”, “Илдар” либреттолары белән үзен талантлы шагыйрь итеп таныткан Муса Җәлил, Бөек Ватан сугышы башлану белән, фронтка җибәрүләрен сорый. Аның үтенече канәгатьләндерелә. Ләкин 1942 елның җәендә Волхов фронтында, дошман чолганышында калып, авыр яраланган хәлдә, фашистлар кулына әсирлеккә эләгә. Әнә шулай аның лагерь тормышы башлана. Шагыйрь әсирлектә дә көрәшне туктатмый. Яшерен оешмага керә, аның җитәкчеләреннән берсе була, бик күп әсирләр белән лагерьдан качу һәм партизаннарга барып кушылу ниятен тормышка ашырырга уйлый. Бер хыянәтче аларның серләрен фашистларга хәбәр итә. Шуннан соң Җәлилне һәм аның иптәшләрен Моабит төрмәсенә ябалар. Шагыйрь анда да туган иленә тугрылыклы булып кала. Искиткеч рухи ныклык күрсәтә. Үлем җәзасы көтеп торганда да туган илгә, халыкка тирән мәхәббәт белән сугарылган, фашистларга көчле нәфрәт белдергән шигырьләр язып, аларны үзе ясаган кечкенә дәфтәрләргә теркәп бара. Туган илгә аның ике дәфтәре кайтты. Аларны бөтен дөньяда “Моабит дәфтәрләре” дигән исем белән беләләр. Шагыйрьне үтерсәләр дә, фашистлар аның ялкынлы җырларын, көчле рухын юк итә алмады. Муса Җәлил илгә җыр булып кайтты. Муса Җәлил исемен, илебез халкы гына түгел, бөтендөнья халкы горурлык белән искә ала. Аның көрәше, эшчәнлеге – кыюлык һәм батырлык үрнәге.
Шушы көннәрдә Уфа дәүләт нефть техник университетының Стәрлетамак филиалында герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм җәлилчеләрнең батырлыгына 75 ел тулуга багышланган “Хәтер кичәсе” үтте. “Яңадан кайту өчен башларын салдылар” проектының авторы – билгеле шагыйрә, “Стәрле” әдәби иҗат үзәге җитәкчесе Земфира Муллагалиева. Чарага төрле буын вәкилләре җәлеп ителгән: мәктәпкәчә яшьтәге балалар, мәктәп укучылары, студентлар, сугыш һәм хезмәт ветераннары, журналистлар, укытучылар, язучылар.
...Менә сәхнәгә, унбер җәлилчене символлаштырып, парад формасында унбер кадет күтәрелә... Шагыйрьнең әсирлектә үткән көннәрен, яшерен оешмадагы эшчәнлеген, “Моабит” төрмәсендә язган үлемсез шигырьләрен, җәлилчеләрнең тиңдәшсез батырлыгын Стәрлетамак шәһәр мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Светлана Баранова тетрәндергеч итеп сөйли. Журналист Фаяз Йомагужин Муса Җәлилнең өченче шигырьләр дәфтәренең тарихын бәян итте. Бу хакта ул “Диңгез төбендәге шәһәр яки борынгы Стәрлетамак табышмаклары” дигән китап язган. “Стәрле” әдәби иҗат үзәге шагыйрьләре башкаруында Муса Җәлилнең “Чәчкә кабере” шигыре дүрт телдә – башкорт, татар, рус, чуваш телләрендә яңгырады. Советлар Союзы Герое, татар шагыйре Муса Җәлил һәм җәлилчеләрнең батырлыгына 75 ел тулуны үткәрү буенча координация советы әгъзасы Евгений Паньшин мондый патриотик чараларның яшь буын өчен әһәмияте турында сөйләде. Чарада катнашкан Әфган сугышы ветераннары, Ольга Евстафьева җитәкчелегендә “Сте-Лит” әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары, УДНТУ һәм БДУның Стәрлетамак филиаллары студентлары, мәдәният колледжының халык вокаль ансамбле, “Торатау” балалар хореография коллективы, курайчы Миңнегали Хәсәнов, композитор һәм җырчы Денис Багауов, укытучы Рузилә Янышева һәм башка катнашучылар тамашачыга Муса Җәлилнең тормышын һәм батырлыгын, җәлилчеләрнең үлемсезлеген бөтен тулылыгы белән күз алдына бастырды.
1944 елның 25 августында фашистлар М. Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен җәзалыйлар. Җәлилчеләр, соңгы сәгатьләрендә, дөнья белән кулларына мөселманнарның изге китабы – Коръән тотып хушлаша. Җәлилчеләр:
Гайнан Кормаш (Актүбә, Казакъстан)
Фоат Сәйфелмөлеков (Ташкент, Үзбәкстан)
Абдулла Алиш (Көек, Татарстан)
Фоат Булатов (Мәләвез, Башкортстан)
Муса Җәлил (Мостафа, Ырымбур өлкәсе)
Гариф Шабаев (Иске Турай, Башкортстан)
Әхмәт Симаев (Усть-Рахмановка, Пенза)
Абдулла Баттал (Зур Тигәнәле, Татарстан)
Зиннәт Хәсәнов (Иске Кәшер, Татарстан)
Әхәт Атнашев (Петропавловск, Казакъстан)
Сәлим Бохаров (Галләнур Бохараев) (Миякә, Башкортстан)
Проектның җитәкчесе Земфира Муллагалиева чараны үткәрүгә зур көч салган.
Кичәне оештыручыларга рәхмәт сүзләре белән “Башҡортостан уҡытыусыһы” журналының бүлек мөхәррире Тәнзилә Миңнәхмәтова, “Сәхибҗамал” татар хатын-кызлары төбәк оешмасы рәисе Флүсә Назаргулова, Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы әгъзасы, “Шәрыкъ” радиосы дикторы Зәлия Ахунова, җырчы-композитор, шагыйрә, рәссам Флера Шәрипова һәм Стәрлетамак, Әлшәй, Миякә районнарыннан килгән кунаклар чыгыш ясады.