Бөтә яңылыҡтар

Педагогик осталык конкурсы

Студентларның XI Бөтенроссия “Ана теле – 2019” фестивале

21 – 22 февральдә, М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында, студентларның XI Бөтенроссия «Ана теле – 2019» педагогик осталык конкурсы үтте. Конкурсның мак­саты – талантлы студентларны ачык­лау, дәртләндерү, укытучы һөнәренең, туган телнең әһәмиятен күтәрү.
Ике көн дәвамында, Уфа, Казан, Яр Чаллы, Алабуга, Стәрлетамак шәһәрләреннән 12 студент белем һәм һөнәри осталыкка имтихан тотты. Конкурс 5 турда үтте. I турда катнашырга теләк белдергән барлык студентлар үзләре укыган уку йортларында сайлау үтте. Иң яхшылары Уфага килде. II турда жюри әгъзалары студентларның портфолиоларына бәя бирде. III турда конкурсантлар визит карточкасы һәм педагогик эссе белән чыгыш ясады. IV тур иҗади конкурс итеп оештырылды, студентлар җыр-биюдә, тапкыр сүздә, сәнгатьлелектә осталыкларын күрсәтте. Конкурсның V туры мәктәпләрдә дәвам итте: студентлар Уфа шәһәренең 65нче татар гимназиясендә ачык дәресләр күрсәтте. Ачык дәресләрдә үзләрен әзерлекле, чын укытучылар итеп таныттылар.
Быелгы конкурс Халыкара туган тел көненә һәм Халыкара җирле халыкларның телләре елына багышланды. Ә инде аның нәкъ 21 февраль – Халыкара туган тел көнендә башланып китүе конкурсның мәгънәви әһәмиятен тагын да арттыра. 1999 елның ноябрендә, Бангладеш дәүләте тәкъдиме белән, ЮНЕСКО Генераль конференциясе, ЮНЕСКОга кергән илләр һәм Берләшкән Милләтләр Оешмасы 21 февраль көнен Туган тел көне дип игълан итте. Беренче мәртәбә ул 2000 елның 21 февралендә Парижда, Юнеско штаб-квартирасында, тантаналы рәвештә билгеләп үтелде.
Ни өчен Халыкара туган тел көне итеп 21 февраль билгеләнгән соң? Эш шунда: 1952 елның 21 февралендә Пакъс­танда бенгаль теленә дәүләт теле статусы таләп итеп көрәшкән 5 студент үтерелгән була. Шушы вакыйгадан соң 47 ел үткәч, 1999 елның 21 феврале, Юнеско тарафыннан, Халыкара туган тел көне дип тәкъдим ителә. Билгеле булганча, Пакъстанның көнчыгыш өлеше соңрак Бангладеш бәйсез дәүләтенә әйләнә.
Бүген дөнья халыклары алты мең телдә сөйләшә, шуның яртысы диярлек юкка чыгу куркынычы алдында тора. Һәркем өчен, дөньядагы барлык телләр арасында, иң кадерлесе – үзенең туган теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә, һәркайсы – табигый мирас һәм без аны, һичшиксез, сакларга тиешбез. ЮНЕСКО дөнья халыкларының матди булмаган мирасын саклау өчен көрәшә, халык музыкасын, биюләрен, гореф-га­дәт һәм йолаларны, авыз иҗатын һәм җирле халыкларның туган телләрен саклап калу буенча зур эшчәнлек алып бара.
«Ана теле» педагогик осталык конкурсында катнашучы студентларыбыз да туган телне саклауга зур өлеш кертә. Казан федераль университетының Алабуга филиалы студенты Алсу Ибраһимова, иң югары нәтиҗәләр күрсәтеп, Гран-при яулады. (Фәнни җитәкчесе – филология фәннәре кандидаты Ф.И. Габидуллина.)
I урынга Казан федераль университеты студенты Лариса Долгова лаек булды (фәнни җитәкчесе – филология фәннәре кандидаты Д.Х. Хөснетдинов).
II урынны БДУның Стәрлетамак филиалы студенты Элиза Кыямова (фәнни җитәкчесе – филология фәннәре кандидаты Н.Ә. Мөкимова) белән Казан федераль университеты студенты Динә Сәйфетдинова (фәнни җитәкчесе – филология фәннәре кандидаты Л.Ф. Җәмәлиева) бүлеште.
III урында КФУның Алабуга филиалы студенты Гөлгенә Бәшарова (фәнни җитәкчесе – филология фәннәре кандидаты Ф.И. Габидуллина); М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты студенты Гөлчәчәк Сабирова (фәнни җитәкчесе – филология фәннәре кандидаты А.Г. Хәлиуллина); Башкорт дәү­ләт университеты студенты Галия Шад­манова (фәнни җитәкчесе – филология фәннәре кандидаты Л.Р. Сәгыйдуллина).
Студентлар, шулай ук, төрле номинацияләрдә дә бүләкләнде. “Иң яхшы эссе өчен” – Әдилә Зәбирова; “Иң яхшы дәрес өчен” – Индир Макаров; “Иң яхшы визитка өчен” – Миләүшә Хамматова; “Иң яхшы иҗади чыгыш өчен” – Энҗе Низамо­ва; “Иң яхшы презентация өчен” номинациясендә Лиза Хаҗиева җиңүче булды.
М. Акмулла исемендәге Филологик белем һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты җитәкчесе, педагогия фәннәре кандидаты Х.Х. Галимова, татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы И.С. Наси­пов, проектның авторы, филология фәннәре кандидаты Р.Р. Гәрәева студентларны тәбрикләп, бу чараның бүгенге вәзгыятьтә аеруча мөһимлеген билгеләде.
Җиңүчеләрне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының яшьләр бүлеге буенча баш белгече-эксперты Л.Р. Мөслимова, жюри әгъзалары “Башҡортостан уҡытыусыһы” журналының бүлек мөхәррире Т.Ф. Миңнәхмәтова, мәгариф ветераннары Ф.С. Назаргулова, Ф.Г. Мө­хетдинова һәм башкалар котлады.
Журналыбызны укучыларга шушы конкурста III урынны яулаучы III курс студенты Гөлчәчәк Сабированың дәрес үрнәген тәкъдим итәбез.


Т.Ф. МӨХИЯРОВА.


Читайте нас: