Бөтә яңылыҡтар

Тукай – безнең йөрәктә

Айгиз Сафиуллинга Ринат Закиров бүләк тапшыра
Айгиз Сафиуллинга Ринат Закиров бүләк тапшыра
Апрель ае ул – Тукай ае. Быелгы апрель ае тарихи вакыйгаларга аеруча бай булды. 17 апрельдә, башкалабыз Уфаның “Башкортстан” дәүләт концерт залында, Башкортстанда Татарстан көннәрен ачу тантанасы үтте. Мондый чара, соңгы мәртәбә, 1988 елда, ягъни 31 ел элек узган. Башкортстанда Татарстан көннәре Башкортстан республикасы оешуга 100 ел тулу уңаеннан үткәрелде. Чарада Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Бу тантанада Рөстәм Миңнеханов татар оешмалары активы белән очрашты. Татарстанның сәнгать осталары зур мәдәни шоу-программа тәкъдим итте. Ике җитәкче, ике республика үсешенә өлеш керткән мәдәният, мәгариф, бизнес эшлеклеләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.
18 апрель көнне, иртәнге сәгать сигездә, Уфа “Нур” татар дәүләт театры каршында, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды. Аны ачу тантанасында республика Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан делегациясе вәкилләре, Башкортстанның татар һәм башкорт җәмәгатьчелеге, ике республиканың да халык шагыйрьләре, Уфа халкы, мәктәп укучылары катнашты.
Шул ук көнне Уфа “Нур” татар дәүләт театрында мәктәп укучыларының “Тукай моңнары” VII республика конкурс-фестиваленең йомгаклау туры үтте. Фестивальнең беренче турына 32 район һәм 10 шәһәрдән 500 видеоязма килгән. Шулар арасыннан, йомгаклау турына, 71 укучы сайлап алынган. Катнашучылар, Тукай шигырьләрен сәнгатьле сөйләү буенча, “Тукай сүзе төрле телләрдә” һәм “Гамьле дөнья” номинацияләрендә ярышты. Тукай шигырьләре татар, башкорт, урыс, чуваш, мари, удмурт, инглиз, алман, француз, гарәп телләрендә яңгырады. Һәр номинация буенча лауреатлар билгеләнде. Беренче урынга Әхмәтҗанова Линара (Краснокама районының Николо-Березовка мәктәбе), Әхмәтшин Әмир (Яңавыл шәһәренең 1нче мәктәбе), Бәдретдинова Азалия (Чакмагыш районының Тайняш мәктәбе), Гаделшина Азалия (Дүртөйле районының Иске Баеш мәктәбе), Галимова Диана (Миякә районының Кыргыз-Миякә 2нче мәктәбе), Ишдәүләтова Ләйлә (Уфа шәһәренең 161нче лицее), Кудрякова Лилия (Бишбүләк районының Бишбүләк авылы), Маннанов Айдар (Стәрлебаш районының Стәрлебаш 2нче мәктәбе), Мифтахов Шамил (Илеш районының Югары Яркәй 1нче гимназиясе), Мустафина Сөмбел (Илеш районының Дөмәй мәктәбе), Мөхәммәтшина Азалия (Мәләвез шәһәренең Кинҗә Арсланов исемендәге 9нчы башкорт гимназиясе), Сафиуллина Алсу (Чакмагыш районының Үрнәк мәктәбе), Фазлыева Элина (Краснокама районының Куян мәктәбе), Фазуллин Румил (Бүздәк районының Бүздәк 1нче мәктәбе), Шәймөхәммәтова Аида (Краснокама районының Яңа Актанышбаш мәктәбе), Тимашев Станислав (Бакалы районының Бакалы 2нче мәктәбе), Хисматуллин Илмир (Уфа районының Йоматау мәктәбе), Яхина Диана (Илеш районының Дөмәй мәктәбе); Борай районының Борай 1нче мәктәбе коллективы, Стәрлетамак шәһәренең 2нче һәм 5нче гимназия коллективлары, Краснокама районының Яңа Бөртек мәктәбе укучылары (Низамов Ильяс, Миңнуллин Нияз) лаек булды.

Т.Ф. МИҢНӘХМӘТОВА,

журналның бүлек мөхәррире, жюри әгъзасы

Фото: Айгиз Сафиуллинга Ринат Закиров бүләк тапшыра.
Шахморатова Рәзинә, Баймак районы Темәс мәктәбе укучысы.

Читайте нас: