В.Б. ХӘБИБУЛЛИНА, Бакалы районының Мостафа урта мәктәбе укытучысы
Максат. Әфган сугышы, аның асылы, Әфганстанда хәрби хезмәт вакытында һәлак булып калган райондашларыбыз, хәрби хезмәттә булып, исән-сау әйләнеп кайткан авылдашларыбыз белән таныштыру. Аларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү. Дәрес барышы (“Торналар” җыры яңгырый. Р. Гамзатов сүзләре, Я. Френкель музыкасы. Укытучы Р. Чурагуловның “Төшләремә керә Кандагар” шигырен уҡый.)
Сугыш бетеп ничә еллар үткән,
Сөйгәннәрен көтә тугры кызлар,
Әче әфган җиле язмышларны
Телеп үтте. Калды яралар.
Төшләремә керә каһәр сугыш,
Әле безгә бары унтугыз яшь,
Тышта матур, тышта – ямьле яз.
Кургаш яңгырлары явып үтә,
Ә күкләр, соң, күкләр – чалт аяз.
1978 елда Әфганстанда гражданнар сугышы башлана. 1979 елда илдә хәлләр кискен начарая башлагач, Әфган хөкүмәте Советлар Союзыннан ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Советлар Союзы бу карарны кабул итәр алдыннан озак уйлана. Ниһаять, 1978 елда төзелгән дуслык, хезмәттәшлек турындагы килешүгә нигезләнеп, 1979 елның 25 декабрендә совет гаскәрләре Әфганстан территориясенә кертелә башлый. Бүгенге кичәбезнең кунаклары гади генә ир-егетләр түгел, ә утны-суны, дары исен, сугыш ачысын татыган, чыныккан каһарманнар. Башкортстаннан көче, сәламәтлеге, энергиясе ташып торган, матур тормыш турында хыялланган 10 меңнән артык егет катнашты бу сугышта. 337дән артыгы туган туфрагына кара табутларда кайтты. Алар, туган тупсаларына аяк баса алмыйча, сабый килеш кенә, соңгы сулышларын ташлы әфган җирләрендә алды. Алар арасында, кызганычка каршы, безнең район егетләре дә бар: Балчыклыдан – Сергей Актимиров, Сакаттан – Фәрит Вәлиев, Шуганнан – Фоат Гыйләҗев, Иске Корычтан – Рәвис Габсалихов, Боҗырдан – Анатолий Ефимов, Гусеводан – Александр Сучков, Бакалыдан – Александр Бритоусов, Валерий Зиятдинов. Алар барысы да, һәлак булганнан соң, “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнде. Советлар Союзы буенча 13 мең 833 яшь солдат Әфган җирендә мәңгелеккә ятып калды. Аларның якты истәлеген 1 минут тынлык белән искә алыйк. (Бер минут тынлык.) Безнең авыл биләмәсеннән дә бу сугышта 25 егет катнашты. (Исемлекне уку.) Бүгенге очрашуга Рәсүл Әкъмәлетдин улы Әхмәтгалиев, Рәсүл Җәлил улы Кашапов, Илмир Әһелтдин улы Фәхретдинов килде. Әфган сугышын хәтерләтеп, документаль фильмнар, кинофильмнар төшерелә. “Война матерей”, “Охота на льва”, “Баллада о матери” һәм башка фильмнарда сүз совет солдатының ничек итеп Әфган җирен саклавы турында бара. (“Әфган сугышы” видеофильмыннан өзек.) Ул көннәрдән соң күп сулар акты, әкрен генә яралар төзәлде, еллар узды, солдат-офицерларның чәчләре чалланды. Ләкин бик еракта калса да, Әфган сугышы хәтерләрдән җуелмый, бер-бер артлы үткән еллар да, аккан сулар да, аралар ераклыгы да оныттыра алмый ул көннәрне. (Яугирләр белән әңгәмә.) Һәр ел саен Әфган, Чечен сугышла рында катнашучыларны искә алу традициясе барлыкка килде. Ел саен Уфада, 15 февраль көнне, “Кайгылы ана” һәйкәленә чәчәкләр салу оештырыла. Башкортстанда Әфган ветераннары оешмасы эшләп килә. Алар хәбәрсез югалган солдатларны эзли. Хәбәрсез югалганнар исемлегендә 400ләп фамилия була. 12 тапкыр Әфган иленә экспедициягә барып кайтканнан соң, бу сан 270 кими. Исән калган 22 кеше табыла, күбесе туган илләренә әйләнеп кайта.
Чирек гасыр гомер узса да,
Өмет итә, бәлки, кайтыр дип,
Күзен алмый киткән юлыннан.
Көтә-көтә, кара чәчләренә
Ап-ак булып карлар яуса да,
Чиксез авыр сагыш газабыннан,
Йөрәгеннән каннар тамса да.
Ул еллардагы күренеш-вакыйгаларны
төрлечә фаразлыйлар. Әфган җирендә
барган күренешләр барысы да бер куркыныч сүзгә – “сугыш” сүзенә оеша.
Сугышка кергән, кайтуына бер атна калган егетнең хатын укыйсым килә:
“Саумысыз, минем кадерлеләрем!
Хезмәтем яхшы бара, көн аралаш караулга йөрибез. Син, әни, 14 мартта суык
булды, дип язгансың. Ә монда тын алырлык түгел – кызу, ә шулай да ике көн саен яңгыр явып үтә, расписаниедәге
Мин сезгә безнең хәрби часть тауларда, 1800 метр биеклектә, дип язган идем,
шуңа күрә безгә яз соң килә. Тигез җирләрдә инде яшел. Бер атна элек күреп
мендек. Үләннәр чәчәк аткан. Ә безнең
тирә-якта таулар да таулар.
Сезнең хатны укыдым, үзебезнең урманнар, күлләр искә төште. Кайткач,
әни, мин сезгә тау итеп гөмбәләр җыеп
бирермен. Әни, син минем өчен кайгырма, барысы да әйбәт булыр,” – дигән
юлларда хат тәмамлана һәм ап-ак дәфтәр
битеннән кызыл тасма агып төшә. Бу
егетне дошманнар тау арасыннан атып
китә. Каһәрле сүз “груз 200” белән күпме
дусларын туган җирләренә озатты солдатлар.
Сугыш бетте. Яугирләр, бурычларын
үтәп, туган илгә кайтты. Олы сөенеч
белән аларны әниләре, әтиләре, хатыннары, дуслары, балалары каршы алды.
Дөньялар имин, күгебез аяз, илебез тыныч булсын иде. (Истәлеккә фотога төшү.)