Бөтә яңылыҡтар

Туган телгә өйрәтүдә уен технологиясе

Шәһәр мәктәбендә туган тел укытуның төп максаты – укучыларны бу телдә сөйләшергә, тыңлап аңларга, укырга һәм язарга, сүзләрне дөрес әйтә белергә өйрәтү, сүз байлыгын арттыру. Рус телле балаларда туган телгә кызыксыну уяту өчен, дәресләрне мавыктыргыч итеп үткәрергә, яшь үзенчәлекләрен искә алып, төрле алымнар кулланып эшләргә кирәк. Иң беренче чиратта укучыларымда телне өйрәнү теләге уятырга тырышам. Безнең бурыч – балаларның үтелгән темаларны, өйрәнелгән материалны үзләштереп баруларына ирешү, татар теленә генә хас булган авазларны дөрес кулланып, җөмләләр төзергә өйрәтү, сорау җөмләләрне аңлап, дөрес җавап бирергә, җөмләдә исем, сыйфат, фигыль һ.б. сүз төркемнәрен, зат-сан, килеш кушымчаларын дөрес кулланырга өйрәтү. Шушы максатка ирешү өчен дәресләрдә даими диалог-монологлар төзибез, ситуатив, коммуникатив биремнәр үтибез, дәреслектәге текстларны укып, эчтәлеген аңлап сөйләү күнегүләрен башкарабыз, дөрес язу күнек­мәләрен камилләштерү өчен, текстлар күчереп язабыз. Диктантлар, башка төрле язма эшләр башкарганнан соң, хаталарны төзәтү өстендә эш, грамматик биремле тестлар уздырам. Балаларны мөмкин кадәр активрак сөйләмгә тартыр­га тырышам. Сюжетлы рәсемнәр, рәссамнарның картиналары буенча хикәя төзү кебек иҗади эшләр баланың хисенә тәэсир итә, образлы сөйләм тудыра.
Сөйләм осталыгын үстерүдә һәм дөрес итеп сөйләргә өйрәтүдә уеннарның әһәмияте зур. Уен барышында укучылар сүзләрне күмәк кабатлыйлар, яңа сүзләр үзләштерәләр, аларны дөрес әйтергә өйрәнәләр, бер-берсе белән аралашалар. Дәресләрдә “Могҗизалар кыры”, “Ватык телефон”, “Дәвам ит”, “Сүз төзе”, “Сүз уйла” һ.б. уеннар уйныйбыз. Уеннар вакытында балалар ачылып китә, үзләрен кыюрак тота башлыйлар, үзләренә һәм янәшәсендәге кешеләргә ышанычлары арта. Методик яктан дөрес уйланылган уен сөйләм эшчәнлеген табигый нормаларга якынайта. Татар теле дәресләрендәге уен ситуацияләрен яңа теманы презентацияләгәндә, үтелгән лексик һәм грамматик материалны ныгытканда кулланам. Сөйләм эшчәнлеген оештыр­ганда рольле уеннарга мөрәҗәгать итәм. Рольле уеннар, гадәттә, парлап яки төркем белән башкарыла. Бу вакытта, сөйләмгә бәйле булмаган хәлдә дә, катнашучылар бер-берсенә йогынты ясыйлар. Балаларда, табигый рәвештә, нәрсәдер әйтү, нәрсә турында булса да сорау ихтыяҗы яки әңгәмәдәшенә җавап бирү теләге туа. Уеннар вакытында укучыларның белем һәм күнекмәләре камилләшә. Уен барышында укучыларның сәләтләрен үстерү өстендә дә эшлим, чөнки ритмлы сүз, хәрәкәт, көй аша бала күңелендә иҗат хисе кабына. “Ашамлыклар кибетендә”, “Ашханәдә” кебек темаларны өйрәнгәндә “дәрес-аукцион” дигән рольле уенны уйныйбыз. Аукционда темага караган әйберләр өчен “түләү” сораулар бирү, сүзләрне тәрҗемә итү, сүзтезмәләр яки җөмләләр төзү, шулай ук әйберләрнең төсен, тәмен, формасын, күләмен атау, репликалар, диалоглар, зур булмаган текстлар төзү формасында булырга мөмкин. “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” уены телетапшыру үрнәгендә оештырыла. Аны, алган белем һәм күнек­мәләрне тикшерү максатыннан, чи­рек яки уку елы азагында үткәрергә мөмкин. “Тәрҗемәче” уенында бер укучыга тема бирәм, укучы шул теманы рус телендә үстерә, ә калганнар татар теленә тәрҗемә итәләр. “Журналист” уенында бер укучы, журналист булып, икенче укучыдан (ул билгеле бер шәхес ролен башкара) интервью ала.
Балаларны татар теленә өйрәткәндә ике телнең дә үзенчәлекләрен истә тоту зарур. Бу юнәлештә грамматик уеннар да ярдәмгә килә. Мәсәлән, хәзерге заман хикәя фигыльләрнең III зат күплеген куллану күнекмәләрен ныгыту өчен “Күрсәт әле, үскәнем” уенын уйныйбыз. Балалар түгәрәк ясап басалар, бер иптәшләрен уртага чыгаралар, уртадагы балага төрле эшләр кушалар. Бала ку­шылган эшне башкара, читтәгеләр ул эшләгән эшне кабатлыйлар. Бу уенны уйнаганда түбәндәге җыр-такмак файдаланыла:
– Күрсәт әле, үскәнем,
Кошлар ничек очалар?
– Менә шулай, менә шулай,
Кошлар шулай очалар.
Тексттагы хаталарны табу өчен “Корректор” уенын уйныйбыз. “Рифмалаштыру” уенында укучылар бирелгән җөмләне рифмалап дәвам итәләр. (Җылы, ямьле җәй җитте... ) “Кар өеме” уенында бер укучы билгеле бер грамматик форманы үз эченә алган җөмлә әйтә. Икенчесе шул җөмләне кабатлый һәм үзенекен өсти. Өченче укучы, алдагы ике җөмләне кабатлап, үзенекен өсти. “Кем тизрәк?” уенында һәр укучыга аерым сүзләр язылган карточка таратып бирәм. Шулардан иң тиз җөмлә төзүче җиңүче була. Карточкаларга хәрефләр язып, шулардан иң тиз сүз төзүчегә дә ярыш уздырырга була. “Йорт бизәү авырмы?” уенын бәйлек сүзләрне өйрәнгәндә кулланам. Тактага йорт рәсеме элеп куела. Укучылар рәсемдәге әйберләрне йортның кайсы җиренә урнаштырырга кирәклеген әйтәләр (ишек алдында, тәрәз төбендә, баскыч астында, өстәл өстендә һ.б.).
Минемчә, дәрестә үткәрелгән уеннар укучыларны тәрбияләү, белемнәрен үстерү көченә ия. Уен вакытында укучының хәтере генә түгел, аның интеллекты, иҗади мөмкинлекләре дә камилләшә. Шулай ук укучының кайсы теманы яхшы, ә кайсын йомшак үзләштерүе дә ачыклана. Гомумән, уеннарны максатлы файдаланганда, уңышлы нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.

И.Р. БӘШИРОВА,

Уфа шәһәренең 15нче белем бирү үзәге укытучысы
Читайте нас: