Бөтә яңылыҡтар

Дөньяда иң матур тел – ул минем туган телем

Шәһәрдә үскән балаларда мәктәптә туган телгә мәхәббәт тәрбияләү – укытучының мөһим бурычы. Моның өчен укытучы нинди эшләр башкарырга, нинди алымнар кулланырга тиеш соң? Үземнең эшемне иҗат дәфтәреннән башладым. Ата-аналар балаларына калын дәфтәрләр алды һәм без матур итеп эшне башлап җибәрдек. Дәфтәребезнең беренче битенә Габдулла Тукайнын “Туган тел” шигыре белән портретын урнаштырдык. “Туган тел” шигыре без­нең өчен гимн булып тора, һәр иртәне җыр белән башлыйбыз. Ата-аналар ярдәме белән “Әллүки” журналын алдырабыз. Туган телне аңламаган балаларга тәрҗемә итә-итә, шигырьләр, әкиятләр укыйм, аларны ятлыйбыз, сәхнәләштерәбез, рәсемнәр төшерәбез. Өйдә, әти-әниләре белән бергә, балалар сканвордлар, кроссвордлар, ребус­лар чишәләр. Бергә эшләгән эш безне якынайта.
Әти-әниләр белән бәйрәмнәр үткәрү матур традициягә әйләнде. “Әлифба” бәйрәмен үткәргәндә әниләребез калфак тектеләр һәм чиктеләр. Бәйрәмгә әзерләнгәндә, иҗат дәфтәренә 15 җыр язып куйдык, көн саен ул җырларны кабатладык. Ул җырның сүзләрен әниләр дә ятлады (балалар белән өйрәнгән җырларны WhatsApp аша әти-әниләргә дә җибәреп торам). Бик матур биюләр салдык. Физминуткаларны да тематик хәрәкәтләр белән үткәрәм: “Көз килә”, “Энҗе-энҗе карлар ява”, “Яз, яз, яз килә”, “Җәй җитә” һ.б. Балалар бик ихлас һәм теләп шөгыльләнә. Бигрәк тә татарча җансурәт карарга яраталар, аны да бергәләп тәрҗемә итәбез. Дәреснең 8 – 10 минутын әкиятләргә багышлыйм. “Өч кыз”, “Күмәч”, “Шалкан”, “Куян белән төлке” әкиятләрен сәхнәләштердек. Әти-әниләр костюмнар белән ярдәм итә. Гимназистлар алдында, төрле бәйрәмнәрдә чыгыш ясау укучыларда үз- үзенә ышаныч, кыюлык тәрбияли. Әтиләр һәм әниләр бәйрәмендә “Әтиемә”, “Әнием-җаным”, “Биргәнсең син миңа”, “Туган як” җырларын яратып башкаралар. Шулай итеп, балаларның сүзлек байлыгы арта, хәтере яхшыра, уңай хис-тойгылар укырга дәрт бирә. Туган телдә белем алу балаларның күңелен нечкәртә, ә туган телдә башкарылган җырлар күзләрен яшьләндерә. Җыр гомерлеккә баланың күнелендә, хәтерендә кала.
Иҗат дәфтәрләрен матур итеп төсле карандашлар белән бизибез, фотосурәтләр беркетәбез. Табигать, гаилә турындагы фикерләребезне, халык иҗаты үрнәкләрен туплап бару татар телендә гәзит чыгарганда укучыларга зур ярдәм була. Укучылар үзләре дә кызыклы хәбәрләр табып алып киләләр. Иҗат дәфтәрләре буенча проект эшләре, презентацияләр әзерлиләр. Сыйныфта “Чаткылар” фольк­лор ансамбле эшли. Дәресләрдән соң калып, яңа җырлар, такмаклар, уеннар өйрәнәбез. Төрле милли бәйрәмнәрдә катнашабыз, Сабантуйлар үткәрәбез.
Үзебезнең курчак театрыбыз да бар. Балалар үзләре курчаклар, курчакларына өйләр ясадылар. Курчак театры балаларның сөйләмен үстерергә ярдәм итә, иҗатка этәргеч бирә. Сөйләм телен үстерү өчен, яңа сүзләрне сүзлек дәфтәрләренә язып барабыз, тәрҗемәчеләр булып эшлибез. Төркемнәрдә эшләүгә өстенлек бирәм: укучылар рус телендәге җөмләләрне бергәләшеп – татар теленә, ә татар телендәге җөмләләрне рус теленә тәрҗемә итәләр. Бу эшне хезмәт һәм рәсем дәресләрендә дә дәвам итәбез. Билгеле бер темага багышлап рәсемнәр ясыйбыз (яфрак, чәчәк, кар бөртеге һәм башкалар), кисәбез, ябыштырабыз, аларның кырына атамаларын язып куябыз. Шул сүзләрнең төзелешен тикшерәбез, җөмләләр төзеп әйтәбез. Экскурсияләр вакытында, тәнәфестә дә татар телендә сөйләшергә тырышабыз. Өйдә рус телендә генә аралашкан балалар да, акрынлап, туган телгә тартыла. Әйе, барысының да бик тиз генә килеп чыкмый, ләкин теләк бар, омтылыш зур.
Язмамны И. Гыйләҗевның туган тел турындагы шигыре белән тәмамлыйсым килә:
Ул булганда адашмабыз –
Юлым туры, нурлы көнем.
Күз карасы кебек саклыйм,
Анам теле – татар телен!

Ә.Х. ГӘРӘЕВА,

Уфа шәһәренең 84нче татар гимназиясе укытучысы
Читайте нас: