Бөтә яңылыҡтар

Мәктәптә язучы һәм журналист Рафига Усманова иҗатын өйрәнү

2019 елның 29 мартында Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы үсмерләрнең XVII регионара Каюм Насыйри исемендәге фәнни-тикшеренү укуларын үткәрде. Анда Татарстаннан һәм Россия Федерациясе субъектларыннан IX – XI класс укучылары катнашты. Борай районы Борай авылының 3нче мәктәбе укучысы Диларә Рифат кызы Рәхимҗанова “Язучы һәм журналист Р. Усманова иҗатында диалект сүзләр” темасына фәнни-тикшеренү эше башкарып, I дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.
Рафига Усманова 1954 елның 7 сентябрендә Борай районы Бустанай авылында туа. Русия һәм Башкортстан Язучылар, Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлекләре әгъзасы, Башкорт­станның атказанган мәдәният хезмәткәре. Аның күп шигырьләре туган якка һәм туган телгә багышланган. Мин аларны укып чыктым. Әсәрләрне укыганда таныш булмаган сүзләр очрады. Андый сүзләр диалект сүзләр дип атала икән. Р. Усманова иҗатындагы диалект сүзләрне өйрәнеп, фәнни эш башкардым.
Диалект сүзләрне тел белемендә лексикология бүлеге өйрәнә. Диалект сүзләр – билгеле бер территориядә яшәүче халыкның теле. Алар әдәби телдән аерылып тора. Диалектизмнарны матур әдәбият әсәрләрендә дә кулланырга мөмкин.
Татар әдәбиятында авыл тормышын яктырткан әсәрләр күп. Аларда аерым бер төбәкнең тормыш-көнкүреш үзенчәлекләре, гореф-гадәтләре, кешеләрнең эш-гамәлләре һәм хис-тойгылары сурәтләнә. Шул уңайдан, каләм ияләре еш кына әлеге төбәкне башкаларыннан аерып торган җирле сөйләш үзенчә­лекләрен дә әсәрләренә кертеп җи­бә­рәләр. Алар, нигездә, геройларның сөйләмендә булалар һәм теге яки бу образның шәхси сыйфатларын – аның белем дәрәҗәсен, фикерләү үзенчәлеген, характерын күрсәтү өчен дә хезмәт итә­ләр. Җирле сөйләм үзенчәлекләрен атау өчен тел белемендә диалектизм терминын кулланалар.
Әдәби тел диалектлардан кергән сүзләр исәбенә байый һәм үзгәрә, камилләшә бара. Халыкның, бигрәк тә яшьләрнең, әдәбиятка, вакытлы матбугатка, мәгърифәткә тартылуы, гомумән, халык­чанлашу тенденциясе күпсанлы диалектизмнар килеп керүгә сәбәпче була. Дөрес, һәр кулланылган диалекталь сүз әдәби телгә кереп китә алмаска мөмкин. Алар арасында аеруча әһәмиятле бер төре бар: әдәби телдә теге яки бу төшенчәне белдерү өчен сүз булмаганда, диалектта мондый сүз табыла икән, тиз генә гомумкулланышка кереп китә. Мәсәлән, туганнан туган сеңелне тудык (Ә. Еники) дип әйтү гадирәк тә, матуррак та. Елганың уентык урыны М. Мәһдиевчә дугай икән; авыр агач — түмәркә, яулыкны өчкелләп бәйләү... Болар әдәби телгә кереп китәрдәй сүзләр; өргетеп җибәрү (С. Сөләйманова), камкәрия, чирәшмәү, борсалану (М. Хәбибуллин), үңәчләү, тыйлыга төшү (В. Нуруллин), сурыккан печән, алаңгыр (М. Галиев), сырынды (Зөлфәт), аклан, сырынты, көрәгәче (З. Зәйнуллин) кебек сүзләр дә әдәби телдә урын алырга хокуклы.
Безнең якташыбыз Рафига Усманова да үзенең әсәрләрендә диалект сүзләрне файдалана, алар бик күп булмаса да, әсәрләрен үзенчәлекле итә.
Рафига Усманова иҗатының бу өлкәсендә тикшеренүләр алып барылмаган, таянырлык чыганаклар юк. “Әни-апа” повестенда, “Әнием – күңелем кояшы” очеркында Борай җирлегенә генә хас берничә сүз табылды.
Бидрә – и. диал. Чиләк. Үз нәүбәтең булса, ашханәгә чыгып, бидрә яки казаннарны өрлеккә тагылган җепләргә асып, аш яки ботка пешерергә керешәсең. М. Гафури.
Р. Усмановада: Аның куллары хәлсезләнүдән – бидрәләре, аяклары тотмау­дан үзе бәкегә башы белән кереп китә.
Апайлар. Апай – и. диал. 1. Апа – Миңзифа апай кулыдыр, бәлешегез бик тәмле. Г. Ибраһимов. 2. диал. Кечерәк яшьтәге ир яки кыз туган. Апай миңа әйтә: “Менә сиңа җизнәкәйнең хатлары”. К. Нәҗми. // Үзеңнән кечерәкләргә эндәшү сүзе.
Р. Усмановада: Иртән торуга апайлар кашык, җамаяк тотып, казан янына җыела.
Болдыр – и. диал. Өйалды баскычы. Аяк тавышы баскычлардан басып болдыр­га күтәрелде, аннары тышкы ишекнең шыгырдатып ачылуы ишетелде. Г. Минский.
Р. Усмановада: Кызчыкның хәйләкәр елмаюын нәрсәгә юрарга белми торганда, аның карашы төбәлгән якка таба күзләрен күтәреп карады: болдырда кыр чәчәкләре сузып, малайларча каушаган Илһам абыйсы басып тора иде.
Миннек – и. диал. Мунча себеркесе. рус. Веник сүзенән. Былтыргы миннек белән бик каты чабынгач, юынгач, юл тузаны, ел буе җыелган кер өстән төшкән шикелле булды. Ә. Баянов.
Р. Усмановада: Тәне кып-кызыл булганчы әрем һәм кычыткан кушып бәйләнгән имән миннек белән чабынып, мунча верандасына көчкә чыгып егылды.
Сөрхәнтәй – диал. Сорхантай – эшсез вакыт уздыручы, ялкау. Теге эшсез сорхантайлар, ачу китереп, тел шартлатып торган булалар. Ф. Хөсни.
Р. Усмановада: Хәтсез генә сөрхәнтәйнең сәдака кошы булып басып торулары, хәер сорашудан кыенсынмаулары, ке­сәләре калынаюга, бергәләшеп иблис төк­реге йотып, шешә бушатулары дөньяның түбәнгә тәгәрәвенә тагын бер дәлил иде.
Сәдәф – диал. Сәдәп – и. диал. 1. Киемдә һәм башка тукыма яки күн әйбердә: ике чабуны, якны махсус тишек яки элмәктән үткәреп, эләктереп тоту өчен хезмәт итә торган түгәрәк эләктергеч, яссы төймә. Изү сәдәбе. Мендәр тышына сәдәп тагу. Аның гимнастеркасының җиз сәдәп­ләре ялтырый.
Монда [п] авазы урынына [ф] авазы әйтелә.
Р. Усмановада: Изүләрне тартып чишсәм,
Өзелер сәдәфләре.
Инәй – диал. Әни, ана.
Бу сүз башкорт телендә киң кулланыла. Борай җирлеге өчен ул гадәти сүзгә әйләнгән, әмма “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ндә инәй сүзе юк. Шуңа башкорт теленең аңлатмалы сүзлегеннән аңлатма китерәм.
Инәй – и. 1. Ҡарт әсәй. 2. Ата-әсәнән оло ҡатын-ҡыҙ һәм уларға өндәшеү һүҙе.
Р. Усмановада: Инәйләрнең кулы имле,
Әй, дөрес бу әйткән сүз.
Кәнсә (кәнсәләр) – и. сөйл. к. Канцелярия. Ул турыда кәнсәләрдә сөйләшмиләр. Р. Ишморат.
Р. Усмановада: Җыештырып, өстәп бурычка алып, әни алъяпкыч тутырып, кәнсә өстәленә акча илтеп салып, яла сүзләреннән гарьләнеп, өйгә хәлсезләнеп кайтып егылды.
Тагын берничә урында әдәби вариант­тагы алыйк, белмим, басыйк, сүнмичә кебек сүзләрне безнекечәләттереп алаек, белмәем, басаек, сүнмәенчә дигәннәре очрады. Бу сүзләр безнең тормыш- көнкүрештә нәкъ соңгы варианттагыча кулланылса да, боларны әдибә рифмаларга ятыш­лы булсын өчен генә кулланган, дип әйтергә мөмкин.
Әдәби әсәрләрдә әдәби тел нормаларына туры килмәгән тагын бер күренеш – рус алынмаларын татар сөйләменә яраклаштырып куллану. Мондый сүзләр бары тик персонажлар телендә генә очрыйлар һәм шактый нык үзгәртелеп әйтеләләр, башлыча, фонетик үзгәреш­ләр кичерәләр. Аерым бер диалектка яки сөйләшкә генә карасалар да, әлеге сүзләрне, һәр төбәктә үзенчә әйтелгәнгә күрә, шартлы рәвештә, диалекталь күренешләр рәтенә кертергә мөмкин. Рафига Усмановада, нигездә, сүзләрне үзгәртү күренеше булмаса да, андый диалектизмнар авторның “Депутат чокыры” дип исемләнгән юморис­тик хикәясендә, “Әни-апа” повестенда, бер-ике шигырендә табылды.
Ысверлау – Свердловск (“...Ысверлау­дагы” кызының хатын сигезенчеме...”)
Пушта – почта (“...Пушта Латыйп район гәҗите белән генә калмагыз, дигәч...”)
Кәртечкә – карточка (“...менә бу кәртечкәдәге Гөлсинә әниебезгә охшадың, – дип сикергәләде...”)
Тач – в точь (“...Ничек үскәнсең, тач та әниең булгансың, Сөембикә, – диде Илһам...”)
Худка – ход (“...Кыямҗан урыныннан сикереп торды, ялганын худка җибәрүдән гаҗиз булып...”)
Түлке – только (“Син түлке тынычлан, бәләкәчебез хакына...”)
Диалектизмнар арасында фразеологик төрләрне дә күрсәтергә мөмкин. Мә­сәлән, Себер татарлары телендә түбәндәге фразеологик диалектизмнар бар: җил куык (корыкуык), йон йөрәк (куян йөрәк), теле белән боз түшәү (алдау), йөрәк әйләнү (күңел болгану), ит кошрау (ачу килү), өшегән йөрәкле (салкын канлы), кылыч та камчыдай (нечкә билле), исасу (ару), арка-биле юан (таза), пияс сату (юк-бар сөйләү), шешә баш (аңгыра).
Рафига Усманова иҗатына да хас бу күренеш. Мәсәлән, “Әни-апа” повестен алыйк: эттән ярлы, беттән ялангач, йолкыш әтәч (мескен кыяфәттә), табан ялтыратты (качты), кеше керен актарып (тикшереп, кеше тормышына кысылып), утын авыз, балта тел (теләсә нәрсә сөйләп йөрүче), икенде күләгәсе (озын), үгездән сөт саву (юкны бар итү), табама май сөртү (мактау) һ.б.
Рафига Усманованың бер генә әсәрен укыган кеше дә аның язу стилен башкаларныкы белән бутамаячак. Туган телебезнең бөтен матурлыгын, аһәңен ачып бирә белә ул, һәр сүзнең урынын, әдәби кыйммәтен төгәл итеп файдалана. Чиста әдәби тел белән язылган әсәрләрне матур әдәбиятны өйрәнүнең бер эталоны итәргә мөмкин. Эшемне башлар алдыннан, якташ әдибә иҗатыннан җирле сөйләм үзенчәлекләрен эзләү максаты куйган идем. Максатыма тулысынча ирештем дип уйлыйм. Бу эшем тәмам. Әмма якташым, шагыйрә һәм прозаик Рафига Кәрам кызы Усманованың иҗаты белән хушлашмыйм. Аның әсәрләрендәге мәкаль һәм әйтемнәрне өйрәнү максатын куйдым. Димәк, туган телем – татар теленең сүз байлыгын өйрәнүне дәвам итәчәкмен.

Диларә Рәхимҗанова,

Борай районы Борай авылының 3нче мәктәбе укучысы

(Җитәкчесе – И.В. Камилҗанова)

Әдәбият

1. Р. Усманова. Әни-апа: повесть, хикәяләр, новелла, очерк-хатирә, сурәтләмәләр. – Уфа: Матбугат дөньясы, 2016.
2. Красное знамя, 2004, 10 декабря.
3. Кызыл таң, 2005, 15 март; 2013, 12 март.
4. Ленин нуры, 1988, 20 октябрь.
5. Мәйдан сорый йөрәгем. Хикәяләр һәм шигырьләр. – Уфа: “Китап” нәшрияты, 2009.
6. Писатели земли Башкирской. Справочник. – Уфа: Книжное издательство “Китап”, 2006.
7. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. Өч томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979.
8. Татар теленең лексикологиясе. Ф.С. Сафиуллина. – Казан, 1999.
9. Татар теленең зур диалектологик сүзлеге / Төз.: Ф.С. Баязитова, Д.Б. Рамазанова, З.Р. Садыйкова, Т.Х. Хәйретдинова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2009.
10. Хәҙерге башҡорт әҙәби теленең аңлатмалы һүҙлеге. – Өфө, 2004.

Читайте нас: