Бөтә яңылыҡтар

Тарихи сүзләр һәм архаизмнар


Максат. 1. Компьютер технологияләрен кулланып, укучыларга татар теленең сүзлек составы, тарихи сүзләр һәм архаизмнар турында төшенчә бирү. 2. Искергән сүзләрнең мәгънәләрен ачыклау максатыннан, укучыларда аңлатмалы сүзлекләр белән мөстәкыйль эшләү күнекмәләре формалаштыру. 3. Укучыларда Г. Тукай иҗатын өйрәнүгә кызыксыну уяту, шигырьләре аша укуга, хезмәткә, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһаз. Аңлатмалы сүзлекләр, биремле карточкалар, компьютер, проектор.
Дәрес барышы
I. Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.
Укытучы. Хәерле көн, укучылар! Кәефләрегез ничек? (Кояшлы көн кебек.) Бер-берегезгә карап елмаегыз да дөрес итеп утырыгыз. Дәресне башлыйбыз (1нче слайд). Бүген кем дежур? Класста кем юк? Бүген ничәнче число? Атнаның нинди көне? Елның нинди мизгеле? Кыш көне нинди була? Кыш мизгеле балаларга ошыймы? Ни өчен? Әйдәгез, бераз телләрне яздырып алыйк (2нче слайд).
Чаңгычының чаңгысы
Шуа-шуа шомара.
Чаңгың шомарсын дисәң,
Кирәк ешрак шуарга.
II. ‡ткән дәрес темасын кабатлау.
III. Яңа белемнәр үзләштерүгә әзерлек этабы. (Экранда Г. Тукайның “Эшкә өндәү” шигыре. Укучылар укытучының сәнгатьле итеп укуын тыңлыйлар. 3 – 5нче слайдлар.)
Укытучы. Укучылар, бу шигырь сезгә танышмы? (Әйе, аны халкыбызның бөек шагыйре Г. Тукай язган.) Г. Тукайның тагын нинди әсәрләрен беләсез? (“Су анасы”, “Шүрәле”, “Пар ат” һ.б.) Бу шигырь безне нәрсәгә өйрәтә? (Эш сөючән, тырыш булырга өйрәтә.)
IV. Яңа белемнәрне үзләштерү этабы.
– Укучылар, әлеге шигырьдә кайсы сүзләр аңлашылмый? (Ушбу, җиһан, иҗтиһад, олугъ, мөкаддәс; 6нчы слайд.) Сез ничек уйлыйсыз, бу нинди сүзләр? (Искергән сүзләр.) Бу сүзләрнең мәгънәләрен без каян белә алабыз? (Өлкәннәрдән сорый алабыз, аңлатмалы сүзлектән таба алабыз.)
Шушы әйткәннәрдән чыгып, дәреснең темасын ачыклап китик. Темадан чыгып, дәрескә нинди максатлар куябыз? (Искергән сүзләр белән танышабыз, аларның мәгънәләрен ачыклыйбыз; сүзлекләр белән эшләргә өйрәнәбез; Г. Тукайның шигырьләре белән танышабыз.)
Ягез әле, аңлатмалы сүзлекләрдән әлеге сүзләрнең мәгънәләрен эзләп карыйк. (7нче слайд.)
Ушбу – бу, шушы.
Җиһан – дөнья.
Иҗтиһад – тырышлык.
Олугъ – зур, бөек.
Мөкаддәс, изге.
(Дәфтәрләргә бүгенге числоны, теманы язалар. Укучыларның игътибарын экранга юнәлтү. 8 – 12нче слайдлар.)
Бирелгән сурәтләрне карап, сүзләрне укып, аларның да мәгънәләрен ачыклап карыйк. Төрле сәбәпләр аркасында кулланылыштан төшеп калган сүзләрне искергән сүзләр дип атыйлар. Кайбер искергән сүзләрнең аерым очракларда, билгеле бер максат белән, телдә кулланыла торганнары бар. Мондый сүзләрне тарихи сүзләр дип атыйлар. Аларны бары тик тарихи, фәнни хезмәтләрдә яки шул чор матур әдәбияты әсәрләрендә кулланалар (13нче слайд).
Безнең Башкортстан җөмһүриятебез бөек Рәсәй киңлекләрендә урнашкан. Аның киләчәгенә өмит белән караучы сөекле угыллары һәм кызлары без.
Искергән сүзләрнең тагын бер төркеме – архаизмнар – нинди дә булса бер төшенчәнең искергән атамасы. Хәзерге заманда аның синонимы кулланыла (14нче слайд). Димәк, искергән сүзләрнең ике төре була: тарихи сүзләр һәм арха­измнар.
Ял минуты. (15нче слайд.)
V. Алган белемнәрне ныгыту.
Дәреслектән 102нче күнегүнең 6нчы җөмләсен күчереп язу. (Анархист, монорхист, большевик, меньшевик, хөррият; 16нчы слайд.)
Әлли-бәлли итәр бу,
Мәдрәсәгә китәр бу;
Тыршып сабак укыгач,
Галим булып җитәр бу.
Йокла, угълым, йом күзен,
Йом, йом күзең, йолдызым;
Кичтән йокың кала да,
Егълап үтә көндезең.
Әлли-бәлли көйләрем,
Хикәятләр сөйләрем;
Сина теләк теләрем,
Бәхетле бул, диярем.
Гыйззәтем син, кадерем син,
Минем йөрәк бәгърем син;
Куанычым, шатлыгым,
Тик син минем, синсең, син!
(Г. Тукай.)
Укытучы. Ягез әле, тикшереп карыйк. Күпме искергән сүзләр таптыгыз? (Мәгънәләрен ачыклау. Кайсылары архаизм, кайсылары тарихи сүзләр икәнен аңлату. 17нче слайд.)
Мәдрәсә – мәктәп
Сабак – уку, белем, дәрес
Галим – учёный
Гыйззәтле – уважаемый, почётный
Бәгърем – мой светик, мой милый
Карточкалар белән эш (сүзләрне туры китерергә).
Мөгаллим – акыл
Углым – укытучы
Гакыл – белән
Берлән – улым
Мәдрәсә – дәрес
Сабак – мәктәп
(Бер-берсенең эшләрен тикшерәләр.)
VI. Өй эше.
Дәреслектән 102нче күнегүнең 1 – 3 җөмләсен күчереп язарга; искергән сүзләрне табарга; кагыйдәне укырга.
VII. Йомгаклау.
– Дәрескә куелган максатларга ирештекме? Искергән сүзләр дип нинди сүзләрне атыйбыз? Телнең сүзлек составы ни өчен үзгәреп тора? (Вакыт узган саен, кайбер сүзләр искерә, кайберләре яңа мәгънә белдерә башлый, яңа сүзләр ясала.)
Без бүген телнең сүзлек составындагы искергән сүзләрне барладык, халкыбыз­ның бөек язучысы Г. Тукай әсәрләрен тагын бер кат искә төшердек.
VIII. Укучыларга бәяләр кую.
IХ. Рефлексия.

Г.Д. ИШМӨХӘММӘТОВА,

Бәләбәй районы Приютово поселогының 16нчы мәктәбе укытучысы


Читайте нас: