Халык гасырлар дәвамында табигатьне үз иткән, күзәткән, аның күренешләрен өйрәнгән, шуның нигезендә, табигатьне саклау күнекмәләренә ия булган һәм аны көндәлек тормышта файдаланган. Халык акыл белән җирне эшкәрткән, аны, зарарлы матдәләрдән тыш, органик ашламалар белән ашлаган. Чәчүне табигать календаре буенча үз вакытында оештырган, урагын урган, соңыннан аны суккан, һ.б. Шулай итеп, кеше элек заман табигый шартларга бик нык бәйле була, нәкъ менә шуңа күрә дә аның зиһене, уй-фикерләре, танып белү эшчәнлеге табигать ана белән бердәм була. Чөнки ул табигатьтән башка яши алмавына нык ышанган һәм инанган. Болар барысы да халык тәҗрибәсендә, традицияләрендә, гореф- гадәтләрендә чагылыш таба.
Яшь буынга экология тәрбиясе биргәндә, беренче чиратта, экология белеме бирелергә тиеш. Элек-электән үк авылда яшәүче һәр кеше, укый-яза белмәсә дә, табигать телен яхшы аңлаган, күзәтүләр нигезендә, табигатьнең серләрен ачыклый алган. Бу белемнәр атадан – балага, бер буыннан икенче буынга мирас итеп калдырылган. Берничә дистә еллар буена, күп кенә милли традицияләр юкка чыгу белән беррәттән, халык экологиясенә карата да игътибар кимеде, ә бу инде, үз чиратында, табигатьтә кеше тарафыннан тискәре йогынтының артуына китерде. Табигать турындагы белемнәр халык авыз иҗатында киң чагылыш тапкан. Әкият, мәкаль, әйтем, сынамыш һәм табышмакларда бик күп экология белемнәре тупланган. Кыска, ләкин хикмәтле сүзләре белән халык бик тирән мәгънәле фикерләрен бер буыннан икенче буынга җиткергән. Шуңа күрә дә аларны «ата-баба» сүзе диләр. Мәсәлән, халык акылы болай сөйли: «Җилгә каршы төкермә, сүзең җилгә китәчәк», «Туфракны җир иткән – изгелек күргән, җирне туфрак иткән – ачтан үлгән», «Кәкре агачны төзәтүдән, төз агачны кәкерәйтү җиңел», «Суга сусаган – чишмә чистарткан», «Урман утырткан – ачлык күрмәс», «Коега төкермә, суын үзең эчәрсең», «Җир яктысы – кояш белән, кеше яктысы – белем белән», «Белем эштән башлана». Шуңа охшаш мәкаль һәм әйтемнәр яшь буында игелекле эшләр башкарырга омтылыш уята, табигатькә карата дөрес караш булдырырга ярдәм итә, яшь буынга экологик культуралы булырга җирлек тудыра.
Безнең фикеребезчә, мәктәптә туплаган фәнни белемнәрдән тыш, укучы бала халыкның экология белемнәренә дә ия булырга тиеш. Бу очракта аңа халыкның экология педагогикасын үзләштерү кирәк. Аларга халыкның табигать күренешләре закончалыкларын аңлатучы һәм андагы үзара бәйләнешләрне чагылдыручы белемнәр керә. Әлеге белемнәрне санга сукмау кешелек җәмгыятенә зур зыян китерә. Шундый белемнәргә мисал итеп, халыкның түбәндәге хикмәтле сүзләрен китерергә мөмкин: «Белмичә утыртылган агач тиз корый», «Кое казыган кешегә су бирмичә ярамый», «Кое кибеп бетмичә, без суның кадерен белмибез», «Эчкән чишмәңә пычрак ташлама», «Пычрак елгада чиста су булмый», «Саф чишмәдән агып чыкса, елга да чиста була».
Халыкның экология педагогикасы белемнәрен табигать белеме һәм гуманитар фәннәрне укыту барышында һәм сыйныфтан тыш тәрбия чараларында еш куллану кирәк. Нәкъ шундый белемнәр табигать дөньясы белән җәмгыять арасындагы мөнәсәбәтләрне һәм бәйлелекләрне аңлаталар, табигый ресурсларны рациональ файдалануның фәнни нигезен тәшкил итәләр. Дәресләрне һәм дәрестән тыш чараларны психологик яктан юнәлешле итеп, халык экология педагогикасына нигезләгәндә, табигатьчел укыту принцибы, табигый тәрбия теориясе һәм проблемалы укыту системасы тормышка аша. Шул вакытта гына укучылар үзләрен табигатьнең состав өлеше итеп күрәләр. Үзләрен табигатьнең бер компоненты итеп сизгән вакытта, алар әлеге белемнәрнең ничаклы әһәмиятле икәнлеген аңлыйлар, табигатьне саклауга һәм яклауга үз өлешләрен кертәләр. Моны без яшь буынның экология культурасына таба чираттагы адымы дип саныйбыз. Бу очракта алар табигатькә карата сакчыл караш күнекмәләре алалар, үзләре үк мәктәп, гимназия, лицей, район, шәһәр һ.б. күләмендә табигатьне саклау чаралары оештыралар.
Экология культурасы нигез ташларының берсе – әйләнә-тирә мохиттә чынбарлыкка карата эшчәнлекле-гамәли мөнәсәбәт. Мәктәп укучыларын табигать дөньясы гына түгел, хезмәт, иҗат, төзелеш дөньясы да чолгап ала. Кешенең матурлыгы хезмәттә тагын да киңрәк ачыла. Әйләнә-тирә мохитне акыл белән генә түгел, ә бәлки йөрәк, хисләр аша да таный белергә кирәк. Хезмәт кешесенең гүзәллеге балаларны таңга калдырган вакытта гына, алар хезмәт кешесе белән горурлана алалар. Татар халкы бу турыда болай ди: “Кеше күрке – тырыш хезмәт”.
Балаларның хезмәте матурлыкны иҗат итү булырга тиеш. Ул эстетик һәм әхлакый тәрбия чараларының таләбе. Хезмәт халыкка яшәү өчен генә түгел, ул рухи тормыш һәм байлыкның күптөрле сферасы да. Хезмәттә кешеләр арасындагы мөнәсәбәт байлыгы ачыла. Бала бу мөнәсәбәтләрнең матурлыгын үзе табигатьне саклаганда, аны яңартканда, үзе хезмәт итеп шуларны тудырганда һәм тойганда гына, аңарда хезмәткә карата мәхәббәт тәрбияләнә. Халык хезмәт эшчәнлегендә шәхес гәүдәләнеше һәм расланышының иң мөһим чарасын күрә. Хезмәттән башка кеше чын кеше була алмый. Һәр баланың шәхси дәрәҗәсе һәм горурлыгы бары тик хезмәттә генә тәрбияләнә ала. Хезмәттән башка экология культурасын тәрбияләп булмый. Халыкның экология педагогикасы бу хакта болай сөйли: «Хезмәт итсәң – тормыш та ямьле, яшәргә дә рәхәт», «Сабак һәм хезмәт янәшә атлый», «Берни эшләми яшәү яман эшкә өйрәтә».
Бары тик эстетик хисләр тудырган хезмәтне тою балада этаплы рәвештә хезмәткә карата матурлык хисе тәрбияли. Шул хисләр һәм тойгылар аны табигатьне сакларга, якларга, яшәртергә алшартлар тудыра һәм бер үк вакытта экология кульурасын формалаштыра.
Чираттагы фундаменталь нигез – халыкның чынбарлыкка карата әхлакый-эстетик мөнәсәбәтләре, эмоциональ хис-кичерешләре. Табигатьнең шәхес тәрбияләүдәге роле, баланы әхлакый-эстетик һәм рухи камилләштерүдән гыйбарәт. Экологик һәм рухи кризисны җиңүдәге юлларның берсе, яшь буынны матурлык дөньясына җәлеп итү. Шунысы мәгълүм: матурлыкка сокланып карау – ул әле матур хисләрнең бары тик башлангыч стадиясе генә. Аны эшчәнлеккә актив омтылыш итеп үстермәсәң, әйләнә-тирә мохиткә карата матур хисләр тумый.
Иң әһәмиятлесе – балаларда якты һәм матур хисләр уяту, аларның уенда кешеләргә карата яхшылык теләү, тереклек һәм матурлык турында кайгыртуны тормышка ашыру. Табигатькә соклану, укучыда күңел матурлыгын барлыкка китерүдә беренче этап, ул шәфкать хисләре тууга булышлык итә. Шәфкатлелек – ул бер кешенең икенче кешегә бирә торган күңел һәм йөрәк җылысы, аннан башка күңел матурлыгы була алмый. Шәфкатьлелекнең нигез ташы, төп чыганагы – табигатьтәге тереклекне һәм матурлыкны тудыруда, иҗат итүдә, раслауда. Шуңа күрә, табигать дөньясыннан аерылган бала шәфкатьле һәм киң күңелле була алмый. Шәфкатьлелек һәм кешеләргә, барча тереклек дөнясына карата яхшылык эшләү теләге һәрвакыт әйләнә-тирә мохиттәге матурлык белән тыгыз рәвештә бәйләнгән. Күренекле шәхесләрнең берсе И. Кант: «Тәрбия сәнгатенең принцибы шундый: балалар бүген өчен тәрбия алырга тиеш түгел, ә бәлки алар киләчәк буын кешелек дөньясының тагын да яхшырак сыйфатын тудыру өчен тәрбия алырга тиеш», — дип язган.
Шулай итеп, балачакта кеше гомуми мәктәп белән бергә эмоциональ мәктәпне – матур хисләр тәрбияләү мәктәбен дә төгәлләргә тиеш. Бала акыллы һәм зирәк булсын өчен, аны яшьтән үк табигать дөньясына алып керергә, табигатьне сәнгатьле итеп күрү бәхетенә ирештерергә кирәк. Рухи ышанычлар, дөньяга караш, көндәлек гадәтләр – болар барысы да хисләр дөньясы белән тыгыз бәйләнгән. Ә хис – олы эшләргә рухландыручы биниһая зур көч. Әйләнә-тирә дөньяны танып белүдә, аны үзләштерүдә сизгерлек, зирәклек булмаса, аның урынын рәхимсезлек, шәфкатьсезлек, имансызлык ала. Күңел матурлыгы, сизгерлеге, шәфкатьлелеге балачакта формалаша. Әгәр инде аларны шул елларда тәрбияләп булмаса, беркайчан да тәрбияләп булмый. Халык бу хакта шулай сөйли: “Талны чыбык чакта бөк, баланы яшьли өйрәт”, “Яшь чагында ни чәчсәң, картайгач шуны урасың”.
Бала тәрбиясендә гүзәл хисләр үзләренең тамырлары белән балачакка тоташырга тиеш, ә кешелеклелек, яхшылык, ягымлылык, итагать теләү хезмәттә, әйләнә-тирә мохиттә матурлык турында кайгыртканда, борчылганда туа. Мәктәптә һәм гимназияләрдәге тәрбия һәм тормыш тәҗрибәсе шуны раслый. Матур хисләр, эмоциональ культура – кешелеклелекнең төп билгесе ул. Чөнки кешелекле булу, күңелдә беренче хакыйкатьне тану бала күңеленә туган телнең иң нечкә төсмерләрен тою белән бер үк вакытта кереп урнаша. Шуңа күрә балага мәктәптә һәм гаилә тормышында бары тик уңай эмоциональ шартлар тудыру зарур. Ул матур хисләр тәрбияләү мәктәбен үтәргә тиеш. Бала дөньяны акылы белән генә түгел, ә бәлки, йөрәк хисләре аша танып белә алса гына, аңарда әхлакый тәрбиянең асылы чагыла. Халык та бу турыда үз фикерен белдерә: «Кешенең саф күңеле – алтыннан да кадерле», «Намусы саф кешенең йөзе дә ачык».
Бала күңелендә кешелеклелек тудыру өчен, ул матурлык дөньясында яшәргә тиеш. Мәктәп һәм гаилә бердәм булып, әхлакый тәрбия чараларын тормышка ашырганда, бала матурлык дөньясында яшәгәндә, аңарда әхлаклылык принциплары формалаша. Чөнки дөньяның матурлыгы баланың күңеленә дә үтеп керә.
Бүгенге дөньяда без үзләренең шәхси теләкләренә чик куя белмәгән халык арасында яшибез. Халык байлыкка мөкиббән киткән, акча беренче планда санала, һәм кеше бары тик акча өчен генә яши. Ләкин шуны искәртү кирәк, халык педагогикасында бик зирәк, акыллы фикерләр бар: «Һәлак булыйм дисәң, я мал тупла, я надан кал», «Бәладән баш зирәкләнсә, акча башны буш итә», «Яшәү өчен байлык кирәксә дә, байлык өчен яшәү кирәкми».
Шунысы мәгълүм: кеше үзенең шәхси мәнфәгатьләренә чик куя алмый икән, ул беркайчан да яхшы кеше була алмый. Үз-үзләрен яратучылар, үз файдалары өчен генә тырышучылар, башкаларның кайгысына һәм уңышсызлыкларына шатланып, аңа ваемсыз караган кешеләр, нәкъ менә бала чакларында үз теләкләрен генә үтәтеп, аларны барыннан да өстен куеп, башка кешеләр дөньясына битараф булганнар арасыннан килеп чыга.
Әлеге язылганнарга кайтып шуны әйтергә кирәк: фәнни һәм халык экология педагогикасы белемнәре әхлакый эстетикага нигезләнгән һәм алар укучы балаларда экология культурасы тәрбияләүдә хәлиткеч зур әһәмияткә ия булып тора.
Нәтиҗә ясап шуны әйтәбез: бүгенге көн мәктәбе мөстәкыйльлеккә ирешкән, әхлакый җитлеккән экологик культуралы шәхес тәрбияләргә тиеш. Безнең уебызча, экологик культуралы кеше – ул интеллегент һәм цивилизацияле, фәнни һәм халык экологиясе белемнәрен үзләштереп, экологик фикерләп эшли, яши һәм табигый-социаль мохитне саклый белүче кеше.