Бөтә яңылыҡтар

Гасырларны кичкән тел ул...

Татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада нәтиҗәләре

2020 елның 9 – 10 гыйнварында К. Дәүләткилдиев исемендәге Республика сынлы сәнгать гимназия-интернатында VIII – XI класс укучыларының татар, чуваш, мари, удмурт теле һәм әдәбияты буенча респу­блика олимпиадасы үтте. Олимпиаданы Башкортстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырды. Белем бәйгесендә, татар теле һәм әдәбияты буенча, республиканың район һәм шәһәрләреннән 120 укучы катнашты. Укучыларның белемнәрен Башкорт дәүләт университеты, М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты, БДУның Стәрлетамак филиалы һәм БР Мәгарифне үстерү институтының галимнәреннән, методистла­рыннан торган абруйлы жюри бәяләде. Укучыларның белемнәрен тикшерү өчен, елдагыча, өч төрле сынау әзерләнгән иде: 1) викторина сорауларына җавап язу; 2) бирелгән тема буенча инша язу; 3) бирелгән тема буенча диалог төзү (әңгәмә кору).Викторина биремнәрендә тел һәм әдәбияттан барлыгы 10 сорау тәкъдим ителгән. Укучыларның күбесе бу сорауларга дөрес җавап биргән. Мәсәлән, татар мәктәбенең VIII классында укучылар татар теленең җәмгыятькә һәм шәхес­кә кагылышлы тәрбияви максатларын – мәдәни, әдәби мираска нигезләнеп, ана телен, үз халкының гореф-гадәтләрен яхшы белгән, шулай ук башка халыкларның телен, гореф-гадәтләрен ихтирам иткән шәхес тәрбияләү булуын; җөмлә ахырында нокта, өндәү, сорау билгеләре, сорау һәм өндәү, күп нокталар; җөмлә уртасында өтер, нокталы өтер, ике нокта, сызык куелуын, үзе ияргән сүз белән янәшә торган синтетик иярчен җөмләнең баш җөмләдән бернинди тыныш билгесе белән дә аерылмавын аңлатканнар; Бүген үк алып кайтыгыз, юкса соңга калабыз җөмләсенең гадиме, кушмамы икәнен; тормыш куу сүзтезмәсенең транскрипциясен язганнар; әдәбиятның кеше тормышындагы өч вазифасын – танып-белү, әхлак тәрбиясе бирү, зәвык тәрбияләвен; “Кара йөзләр”, “Тормыш баскычлары”, “Шагыйрьнең алтын приискасында” әсәрләренең авторын билгеләгәннәр; Г. Тукайның “Шүрәле” һәм “Су анасы” әсәрләрендәге мифологик образларны атаганнар, бирелгән өзекнең Ш. Камалның “Буранда” әсәреннән булуын, К. Тин­чуринның “Зәңгәр шәл” әсәренә музыка язган кешенең композитор С. Сәйдәшев булуын ачыклаганнар.Хаталы эшләр дә байтак. Укучыларның күбесе әдәбият теориясенә, әдәбият тарихына һәм әдәби процесска караган җавапларда хата җибәрә. Тел буенча хаталарның күбесе – синтетик һәм аналитик иярченле кушма җөмләләрдә иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче чаралар, алар янында тыныш билгеләренең куелышын дөрес итеп аңлата алмау­да. Морфологик категорияләрне, сүзләрнең транскрипциясен (ишетелгәнчә язу), сүз төркемнәрен дөрес күрсәтмәү дә еш очрый. Иншалар программа буенча (борынгы һәм XIX, XX йөз әдәбиятыннан) һәм ирекле темаларга тәкъдим ителгән. Мәктәп программасында үтелгән әсәрләр буенча язылган иншаларда тема тирәнрәк, төплерәк ачылган. Шундыйлардан, “Бәетләрдә халкым язмышы”, “Хәмзә бай кайгысы” (Г. Камалның “Беренче театр” комедиясе буенча), “Г. Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” әсәрендә милли йолалар чагылышы”, “Нәрсәдән көләсең, драматург?” (Татар сәхнәсендә комедияләр), “Һ. Такташның “Мокамай” поэмасында гаделсезлек чагылышы”, “Кайсыгызның кулы җылы?” (Х. Туфан иҗаты буенча), “Кеше бәхете нәрсәдә?” (Һ. Такташның “Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасы буенча), “Сугыштан кайткан җырлар” (М. Җәлил иҗаты буенча), “Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәрендә төшләр үзенчәлеге”, “Дастаннарда дәүләт язмышы” (“Идегәй” дастаны буенча), “Тарихи дастаннар тарих сөйли”, “Г. Тукай һәм М. Гафури дуслыгы”, “Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәрендә туганлык төшенчәсе”, “Сарайда сайраган сандугач” (С. Сараи иҗаты буенча), “Г. Исхакыйның “Ике йөз елдан соң инкыйраз” әсәрендә милләт язмышы”, “Хәятнең фаҗигасе нәрсәдә?” (Ф. Әмирханның “Хәят” повесте буенча), “Өзелгән җыр эзеннән...” (М. Җәлил иҗаты буенча), “Нәрсә ул намус?” (Г. Бәшировның “Намус” романы буенча), “Тоткынлыкта туган моң” (Х. Туфан иҗаты буенча) һәм шушы юнәлештәге башка иншалардан укучыларның әдәбиятны яхшы үзләштерүләре, фикерләрен бүгенге көн проблемалары белән бәйләп бирүләре күренә. Ләкин эчтәлекне грамоталы итеп бирү һаман да проблема булып кала: иншаларда орфографик, стилистик хаталар күп. “Чәйсез һәм чәкчәксез татар яши аламы?”, “Тормышка ашмаган хыялым бар”, “Мин татарча сөйләшәм”, “Иң яраткан китабым”, “Татар булуым белән горурланам”, “Чит илдә рәхәт микән?”, “Әгәр мин тылсымчы булсам...”, “Кыюлык – ярты бәхет”, “Дусларның да була төрлесе...”, “Яхшылык эшлә дә суга сал...”, “Йөз дустың булганчы, йөз сумың булсын...”, “Белем кирәкмени хәзер?”, “Башка җырлар җырлый безнең буын”, “Кунакка барган идем...”, “Нәрсәсез яшәп булмый?”, “Әти-әни тирги тора, ә мин...”, “Интернетка бер керсәң...”, “Кешегә сөйләмәгән серем бар”, “Канат­ларым булса...”, “Татарлыкны ничек сакларга?” һәм башка ирекле темага язылган иншалардан да укучының тел байлыгы, иҗади фантазиясе ачык төсмерләнә. “Элекке заманнардан ук татар халкы баллы чәкчәк белән чәй эчәргә яраткан. Алар үзләренең гаиләләре, туганнары, дуслары белән бергә матур табын артында күңелле, ямьле итеп вакытларын үткәргәннәр, көлгәннәр, җырлаганнар”; “Халкыбызның матур бер гореф-гадәте ул – чәй эчү, чәй табыны артында гәп кору, өйләрдәге мәшә­катьләрне уртага салып сөйләшү. Татар халкы гомер-гомергә чәйне яратып кулланган. Эчәсе килсә дә, ашыйсы килсә дә, арыса-талса да, кәефе кырылса да, сөенеч-шатлыклары ташып торса да халкыбыз шушы могҗизалы эчемлеккә мөрәҗәгать иткән”; “Чәйдән соң күңелгә җәй”, – ди татар халык мәкале. Милли ризыкларыбызны пешереп, туган телебезне өйрәнеп, гореф-гадәтләребезне саклап, дуслыкта-татулыкта яшик!” (“Чәйсез һәм чәкчәксез татар яши аламы?”). “Миңа алты-җиде яшь иде. Мин шул вакытта беренче мәртәбә чын әкият, чын тылсым күрдем. Ул тылсым, әкият – балет иде. Көмеш булып кояшта ялтыраган яңгыр тамчылары, язгы кар эченә кереп, аны ничек эретсә, шулай ук балет та минем йөрәгемнән үзен яраттырды. Шул вакыттан мин балетны бар булган бала йөрәге һәм тәне белән яраттым. Минем дә шулай әйләнәсем, биисем, очасым килде. Балерина... Юк, примага әйләнү минем хыялым булды”; “Мин кечкенәдән татар язучысы булыр­га хыялланам. Әле урыс мәктәбендә укысам да, үз телемне дә яратып өйрәнәм. Г. Тукайның шигырьләрен мәңге дә онытмам. Алар мине акылга өйрәтте. “Су анасы” әсәре мине урлашмаска, дөресен сөйләргә өйрәтте. ...Татар язучылары, Фатих Кәрим кебек, патриотлар. Минем аларның патриотизмына, горурлыгына, күңел көченә исем китә. Алардан үрнәк алып, мин дә шигырьләр яза башладым. Һәр ел “Кәрим укулары”нда катнашам. Минем творчеством белән безнең редакция кызыксынды. Анда “Фатих абый”, “Угры Фәрит”, “Нә­нәемә” дигән шигырьләрем басылып чыкты. Берәр кайчан мин дә Тукай һәм Фатих абыйлар кебек бөек язучы булыр­мын дип уйлыйм” (“Тормышка ашмаган хыялым бар”). “Дусның яхшымы икәнен авыр вакытларда белеп була. Чын дус авыр вакытларда ташлап калдырмый ул. Ул синең белән бергә кайгыра да, шатлана да. Менә шундый дуслар кирәк тә инде ул”; “Чын дуслар акча кебек югалмыйлар, алар мәңгелеккә синең белән, синең йөрәгеңдә калалар”; “Дуслык кешенең кыргыйлыгына һәм әшәкелегенә күз йомарга өйрәтә. Бу гаделсезлек дөньяны коточкыч хәлгә илтергә мөмкин, әмма ләкин кешеләр аңардан баш тартса, без илне киләчәк буыннарга, Алла бирсә, сакларбыз” (“Дусларның да була төрлесе”). “Хәсән Туфанның нык булуы туган туфрагыннан килә, аның туган якларыннан. Безгә беркайчан да бирешмәскә һәм Х. Туфаннан үрнәк алып яшәргә кирәк” (“Кайсыгызның кулы җылы?”, Х. Туфан иҗаты буенча). “Нәрсәсез яшәп булмый? Кайберәүләр бу дөньяда акчасыз, байлыксыз яшәп булмый, диләр. Тик, минем уйлавымча, бу дөньяда әнисез яшәп булмый. Акчаларны эшләп тә алып була, ә әнине берничек тә алып булмый”; “Нәрсәсез яшәп булмый соң? Кеше кешесез яши алмый”; “Нәрсәсез яшәп булмый? Мәхәббәтсез яшәп булмый. Мәхәббәткә генә таянып, дөньябыз шундый күңелле, шундый бай, чәчәктәй атып утыра. Тагын шуны әйтәсем килә: белемсез яшәп булмый. Белемсез киләчәк юк”; “Нәрсәсез яшәп булмый? Мин үзем гаиләсез һәм дусларсыз яши алмыйм. Алар – минем иң якын кешеләрем, һәрвакыт булышалар, ярдәм итәләр” (“Нәрсәсез яшәп булмый?”). “Яхшылык эшлә дә суга сал... Мин бу сүзләрне былай аңлый идем. Кешегә яхшылык эшләсәң дә, аңардан яхшылыгыңа җавап көтмә. Әйбәт кеше булса, ул әйтмичә дә яхшылык кайтара, ә яман кешегә күпме яхшылык эшләсәң дә, аңа барыбер була”; “Кеше таш белән атса да, аңа аш белән атыгыз, дип өйрәтә ата-бабалардан калган әйтем” (“Яхшылык эшлә дә суга сал...”). “Рус балалары белән укып, уйнап, аралашып йөрсәм дә, мин күңелемдәге, йөрәктәге татарлыкны югалтмыйм. Гаиләм татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын үткәрә. Татарлыкны саклар өчен аны күңелдә, йөрәктә үстерергә кирәк. Аңа карата бик игътибарлы булырга кирәк”; “Дөньядагы һәрбер кеше, үз милләтен кадерләр өчен, минемчә, иң башта рухи көчле булырга тиеш. Шул рухи көчебезне ныгытыр өчен, без, әлбәттә, үзебезнең кемлегебезне белергә тиешбез” (“Татарлыкны ничек сакларга?”). Бирелгән өзекләрдә укучыларның орфографиясе һәм язу стиле үзгәртелмәде.Укучыларның язма эшләрендәге кимчелекләрне анализлаганнан соң, түбәндәге типик хаталар күзәтелде (бер үк типтагы хаталар, кызганычка каршы, ел саен кабатлана).1. Хх белән Һһ хәрефләрен бутау. Бу хәрефләрнең язылышына кагылышлы аерым кагыйдәләр юк, бары тик составларында х һәм һ хәрефләре булган сүзләрнең әйтелешен һәм язылышын истә калдырырга, авазларның яңгырашын ишетеп тоя белергә кирәк. Шушы максаттан чыгып, күрмә диктант яздыру отышлы (җиһан, гөнаһ, һава һ.б.).2. Да, дә, та, тә кисәкчәләрен һәм да, дә, та, тә теркәгечләрен урын-вакыт килеше кушымчасы белән бутау. Алар бер-берсеннән түбәндәге билгеләре белән аерылалар: 1) урын-вакыт килеше кушымчасына басым төшә, ә теркәгеч белән кисәкчәгә беркайчан да басым төшми. Мәсәлән, Урманда да, болында да кошлар сайрый. Кышкы каникул да үтеп китте; 2) Урын-вакыт килеше кушымчасын алган сүз кемдә? нәрсәдә? кайда? кайчан? сорауларының берсенә җавап була. Мәсәлән, Болында чәчәкләр үсә җөмләсендә болында сүзе кайда? соравына җавап булып килә; 3) да, дә, та, тә теркәгечләрен кисәкчәләрдән аеру өчен теркәгеч урынына һәм сүзен куеп карарга мөмкин. Мәсәлән, Урманда һәм болында кошлар сайрый дип әйтеп була. Димәк, да – теркәгеч. Кышкы каникул һәм үтеп китте дип сөйләшмиләр. Димәк, да – кисәкчә. Шулай итеп, да, дә, та, тә кисәкчәләре һәм да, дә, та, тә теркәгечләре һәрвакыт аерым языла, ә урын-вакыт килеше кушымчасы кушылып языла.3. Алынма сүзләрдәге хаталар. Татар теленең сүзлек составы ике зур төркемгә бүленә: беренчесе – татар теленең үз сүзләре, икенчесе – алынмалар (башка телдән кергән сүзләр). Татар теленең үз сүзләре сингармонизм законына буйсына: сүздә бар сузыклар да я калын гына, я нечкә генә булалар, ягъни сузык авазлар үзара калынлыкта-нечкәлектә ярашалар. Кушма һәм алынма сүзләрдә сузыклар ярашмаска да мөмкин. Мәсәлән, Гөлшат, төнбоек, дөнья, армия, каләм, гадәт, гади, хәтта, табигать һ.б. Мондый сүзләргә кушымчалар соңгы иҗектәге сузыкның яки сүз ахырындагы тартыкның калынлыгына-нечкәлегенә карап ялгана. Мәсәлән, дөнья – дөньяга, армия – армиягә, табигать – табигатькә.4. Күплек кушымчасын ялгаудагы хаталар: үләнләр (дөресе: үләннәр), урманлар (дөресе: урманнар). Күплек санда предметларны атау өчен исемгә -лар, -ләр; -нар, -нәр кушымчалары ялгана: балалар, кешеләр, куяннар, тиеннәр. Әгәр дә исем м, н, ң (борын тартыклары) хәрефләренә тәмамланса, аңа -нар, -нәр кушымчасы ялгана. Әгәр дә исем м, н, ң хәрефләренә бетмәсә, башка очракларда гел -лар, -ләр кушымчалары ялгана. Калын сүзгә – калын, нечкә сүзгә нечкә кушымча ялгана. 5. Рус сүзләрен күп куллану: вареньялар (дөресе: кайнатмалар), творчествым (дөресе: иҗатым) һәм башкалар.6. Ч һәм щ авазларын бутау: искиткещ (дөресе: искиткеч).7. Сүзләрне юлдан юлга күчергәндә хаталар күп. Сүзләр юлдан юлга иҗекләргә бүленгән урыннан күчерелә. Сүздәге иҗекләрнең саны сузык авазларга бәйле. Гадәттә, һәр иҗектә бер сузык аваз була. Иҗек чиген сүзне әйтеп, укып карап белеп була. Мәсәлән, урманнар сүзен юлдан юлга шулай күчереп була: ур-маннар, урман-нар; чөнки монда өч иҗек бар: ур-ман-нар.Г. Ибраһимов “Татар телен ничек укытырга?” исемле хезмәтендә ана теле дәресләрендә бәйләнешле (телдән) сөйләм һәм язма сөйләм үстерүгә аеруча игътибар итә. “Сөйләү яшәүдә нинди зур урын тотса, язып аңлату да хәзерге мәдәни хәятта (...) әһәмиятле”, – ди. Шуңа күрә, “Инша, үзенең иң саф рәвеше белән, беренче сыйныфта ук башлана”, – дип билгели. Методика таләп иткәнчә, укучының мөс­тәкыйль рәвештә башкарган һәр эшеннән соң, хаталарны булдыр­мау өстендә эш (хаталар өстендә эш) оештырылырга тиеш. Укытучы дәрестәге һәм дәрестән тыш эшләрне укучыларның сөйләү һәм язу күнекмәләрен үстерергә ярдәм итәрлек итеп оештырса, методик алымнарны сайлый белсә, аның укучылары мәктәптән дөрес язарга һәм дөрес, оста итеп сөйләргә өйрәнеп чыгып китәрләр.Бирелгән тема буенча диалог төзү (әңгәмә кору) – олимпиаданың өченче биреме иде (быел икенче мәртәбә үтте). Һәр класска унар тема тәкъдим ителгән. Мәсәлән, рус мәктәбенең VIII классында укучыларга “Траспортта”, “Теш табибында”, “Яңа елга әзерлек”, “Телефоннан аралашу”, “Әнигә ярдәм иткәндә”, “Кунакта”, “Татар халык ашлары”, “Туган көндә”, “Киемнәр кибетендә”, “Безнең гаилә” кебек темалар бирелгән. Олимпиаданың бу биремен укучылар яратып башкарды, җөмлә төзүдә кимчелекләр булуга карамастан, әңгәмә коручылар әдәби телдә сөйләшергә, үзләре сайлаган теманы ачарга омтылды.Олимпиада эшләрен тикшереп анализлаганнан соң, жюри урыннарны түбәндәгечә билгеләде: 1) укыту-тәрбия татар телендә алып барылган мәктәп­ләрдән җиңүчеләр – VIII класслар арасында – Чакмагыш районының Үрнәк мәктәбеннән Алсу Сафиуллина (укытучысы – Г.Ф. Үлмәсова), IX класслар арасында – Чакмагыш районының Иске Калмаш мәктәбеннән Илина Кашаева (укытучысы – Р.А. Газизова), X класслар арасында – Илеш районының Базытамак мәктәбеннән Зилия Шәйхелисламова (укытучысы – И.Г. Ахунова), XI класслар арасында – Миякә районының Өршәкбаш-Карамалы мәктәбеннән Илүзә Рамазанова (укытучысы – Г.Ф. Нурмөхәммәтова); 2) укыту-тәрбия рус телендә алып барыла торган мәктәпләрдән җиңүчеләр – VIII класслар арасында – Бүздәк районының Әмир мәктәбеннән (Бүздәк авылының 2нче мәктәбе филиалы) Дарина Ергизова (укытучысы – И.Ф. Ергизова), IX класслар арасында – Илеш районының Базытамак мәктәбеннән Алсу Хәмидуллина (укытучысы – И.Г. Ахунова), X класслар арасында – Борай районының Каенлык мәктәбеннән Әдилә Шакирова (укытучысы – З.Ф. Шакирова), XI класслар арасында – Балтач районы Иске Балтач авылының 1нче урта мәктәбеннән Эльмира Рәхимова (укытучысы – Р.Р. Мансурова).Укучыларны һәм аларның укытучыларын тәбрикләү тантанасында Баш­кортс­танның Мәгариф һәм фән минис­трлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Булат Зинуров, Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе, Башкортстан Республикасының Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты Римма Үтәшева, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек бүлеге хезмәткәре Әлфия Әхәтова катнашты.

Т.Ф. МИҢНӘХМӘТОВА,

бүлек мөхәррире, Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре, жюри әгъзасы

Читайте нас: