Бөтә яңылыҡтар

“Үткәннәргә төбәп ук аттым...”

Шагыйрь Ринат Хәйринең тууына – 70 ел

Максат. Якташыбыз, талантлы шагыйрь һәм журналист, 1986 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы, Галимов Сә­ләм исемендәге премия лауреаты (1990) Ринат Хәйринең (Ринат Мәгъфүрҗан улы Хәйретдинов) тормыш һәм иҗат юлына күзәтү; шигырьләре аша балаларда туган илгә, туган җиргә, туган телгә, табигатькә сөю хисләре тәрбияләү.
Катнашалар: укучылар, укытучылар, ата-аналар, чакырылган кунаклар, авыл халкы.
Җиһазлау. Р. Хәйринең фотосурәтләре, презентация, китапларыннан күргәзмә, шагыйрь иҗаты буенча укучыларның рәсем­нәре, кроссвордлар, иншалар.
Кичә барышы
(Кичәне ачу өчен сүз мәктәп директорына бирелә. Мәктәп директорының чыгышыннан соң бер укучы “Безнең яклар” шигырен яттан сөйли.)
Безнең яклар – дала, урман ягы,
Офыкларга җитә кырлары.
Безнең яклар – кояш, нурлар ягы,
Кунакчыллык ягы, җыр ягы.
1нче алып баручы. Кадерле укытучылар, укучылар, килгән кунаклар! Бүген без авылдашыбыз, шагыйрь Ринат Мәгъ­фүрҗан улы Хәйретдиновның якты истәлегенә багышланган әдәби-музыкаль кичәгә җыелдык. Очрашуыбызны “Безнең яклар” шигыре белән ачып җибәрүебез дә юкка түгел. Чөнки Р. Хәйри туган җирен, икмәкле, данлы Илешен, Үрмәт авылын чын күңелдән яраткан, аның гүзәл табигатенә, эшчән ул-кызларына дан җырлаган. (Вокал төркеме башкаруында “Ап-ак ка­лач куя Илешем” җыры. Р. Хәйри сүз­ләре, Р. Рәхимов музыкасы.)
2нче алып баручы. Ә хәзер сүзне Р. Хәйринең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру өчен татар теле һәм әдәбияты укытучысына бирәбез. (Укытучы сөйли, презентация үткәрә.)
Укытучы. Ринат Мәгъфүр­җан улы Хәйретдинов 1950 елның 19 гыйнварында Башкортстанның Илеш районы Үрмәт авылында колхозчы гаиләсендә туа. Сигезенче класска чаклы туган авылында укый һәм унынчыны Югары Яркәй урта мәктәбендә, 1967 елда тәмамлый. Бер ел Үрмәт авылында клуб мөдире булып эшләгәннән соң, 1968 елның көзеннән район газетасына эшкә килә. 1969 – 1974 елларда Башкорт дәүләт университетының татар-рус бүлегендә белем ала. “Акчарлаклар” иҗат түгәрәгендә шөгыль­ләнә. Университетта укыган елларда ук Ринатның өметле, яшь талант булуына ышаныч туа. “Башҡортостан пионеры” газетасында, “Пионер” журналында, “Яшь көчләр” альманахында шигырьләре басылып тора. Университетны тәмамлагач, үзе эшләп киткән “Маяк” газетасы редакциясенә, туган ягына кайта. Бу елларда Р. Хәйри кеше, аның асылы, җирдә билгеләнгән урыны, яшәү мәгънәсе турында шигырьләр иҗат итә.
1нче алып баручы. Ринат Хәйринең китаплары... Әйдәгез әле, аларны искә төшерик (китапларны күрсәтеп): “Әле яз башы гына” (1983), “Минем уенчык­ларым” (1986), “Хәрефләр парады” (1988), “Эзлим сине” (1990), “Канатлар кайда үсә?” (1993), “Әйтелмәгән васыять” (1995), “Мин үзем яшен идем” (2000), “Укырга өйрәнәбез” (2002), ”Тылсымлы сандык” (2010). “Эзлим сине” шигъри җыентыгы һәм “Корбан” повес­те өчен 1990 елда, үзе мәрхүм булганнан соң, Галимов Сәләм премиясенә лаек булды. Талантлы журналист һәм байтак еллар «Маяк» гәзитенең баш мөхәррире вазифаларын башкарган Айсылу апа, тормыш иптәшенең кулъязмаларын туп­лап, тагын да китап җыентыкларын чыгаруга иреште.
2нче алып баручы. Р. Хәйри күбрәк балалар әдәбияты өлкәсендә эшли, алар өчен үзенчәлекле, шаян шигырьләр иҗат итә. Сабыйларны ярату, аларны аңлый, күңелләренә үтеп керә белүе аның шигырьләрендә ачык чагыла. Мондый шигырьләрне гаиләсен яраткан, сөекле әти була белгән кеше генә яза аладыр. “Минем уенчыкларым”, “Хәрефләр парады”, “Канатлар кайда үсә” җыентыкларына кергән шигырьләре үзләренең укучыларын тиз тапты. “Башҡортостан ҡыҙы”, “Ағиҙел”, “Һәнәк” журналында, “Кызыл таң”, “Йәшлек” газеталарында исеме еш күренде. 1990 елда “Ак каен” поэмасы басылып чыкты. “Ағиҙел” журналының 1992 елгы 5нче санында аның “Упкын читендә” исемле повесте басылды. Бу повесте белән ул үзен сәләтле прозаик итеп күрсәтте, башкорт прозасын, Башкортстан мәдәниятен заман, кеше язмышына багышланган әсәре белән тулыландырды.
1нче алып баручы. Р. Хәйри – бар күңелен биреп, берсеннән-берсе матур, эчтәлекле шигырьләр язган шагыйрь. “Минем уенчыкларым”, “Хәрефләр парады”, “Канатлар кайда үсә?” китаплары – балалар поэзиясендә яңа сүз, аны би­зәп торырлык китаплар. Хәзер шушы китап­ларга кергән берничә шигыре бе­лән танышып үтәрбез. (Башлангыч класс укучылары чыгышы. Укучылар шагыйрьнең “Ташбака”, “Кунакта чакта булган хәл”, “Канатлар кайда үсә?” шигырен яттан сөйли.)
1нче алып баручы. 1990 елда шагыйрь­нең “Эзлим сине” исемле шигырьләр җыентыгы басылды. Бу җыентыктагы шигырьләр нәрсә турында соң? Әлбәттә, ил язмышын тою, туган җирне сөю, аның табигатенә соклану һәм сакчыл караш турында. Шагыйрьнең күңел хисләре үзенә бер аһәңлек белән күзгә ташлана. Шушы җыентыкка кергән берничә шигырьне сезнең игътибарга тәкъдим итәбез. (Укучылар “Көзләрем алтын минем”, “Игенче сүзе”, “Курай” шигырен яттан сөйли.)
2нче алып баручы. Дусты, якташы, шагыйрь Роберт Миңнуллин “Сандугач­лар туа гына!” мәкаләсендә: “Шагыйрь... Ихлас шагыйрь. Әйбәт шагыйрь. Чын шагыйрь. Чын кеше. Чын дус. Саф күңелле, мөлаем, ихлас җанлы, йөзеннән нурлы елмаю төшмәгән, уйнап-көлеп, шаярып сөйләшкән, вакыты-вакыты белән тирән уйларга чума белгән тирән хисле шагыйрь,” – дип язган иде. Дуслары, якыннары аны әле дә сагыналар, яратып, юксынып искә алалар. Төрле газета-журналларда, шигь­ри җыентык­ларда басылган истәлекләр, аңа багышланган шигырьләр – моның ачык мисалы. (Укучы Р. Миңнуллинның “Көз төсле дә түгел әле” ши­гырен яттан сөйли. “Гомерләр үтә икән ул” җыры башкарыла. О. Усманов көе, Р. Миң­нуллин сүзләре.)
1нче алып баручы. Шагыйрь үзенең таланты белән китап укучыларның мә­хәббәтен яулады. Хезмәт сөючәнлеге, яңалыкка омтылышы белән аерылып торды, халык арасында еш булып, тормышта кайнап яшәде. Заманында аның иҗаты турында Ш. Маннур, Х. Сарьян, Ә. Баянов, И. Юзеев кебек күренекле әдипләребез һәм шагыйрьләребез тирән мәгънәле фикерләрен җиткерделәр. (Сүз авылдашларына бирелә. “Баланнар әчесе” җыры башкарыла. Р. Хәйри сүзләре, В. Галимов көе.)
2нче алып баручы. Р. Хәйри – көй сорап тора торган шигырьләр авторы. Шуңа да аның иҗаты композиторларны үзенә җәлеп итә. Ринат абый – халык кү­ңеленә үтеп керердәй әсәрләр иҗат иткән, туган ягын, Үрмәтен өзелеп ярат­кан шагыйрь. (Сүз шагыйрьнең дусларына бирелә. “Табыну” җыры башҡарыла. Р. Хәй­ри сүзләре, М. Газетдинов көе.)
1нче алып баручы. Шушы матур, кышкы көндә, 19нчы гыйнварда, аңа 70 яшь тулган булыр иде. Ринат Хәйринең гомере, иҗаты чәчәк атып килгән чорында, нибары 40 яшендә, кинәт өзелде. Аның шигырьләре, җырлары укучылар күңелендә якты бер моң булып яши. Тормышны, кешеләрне яратырга, матурлыкны күрә белергә өйрәтә.
– Ринат абый, без сезне онытмыйбыз! Хәтерләрдә мәңге гади, нурлы йөзле, игътибарлы карашлы булып калырсыз. Ә изгелек һәм матурлык бер вакытта да югалмый. Сезнең әсәрләрегез аша без дөньяны күрергә, башкаларны аңларга өйрәндек. Әйе, сез тормышка гашыйк шагыйрь идегез, иҗатыгыз күнелләрнен иң нечкә кылларын дулкынландырырлык хисләр белән сугарылган. Эчке дөнья­гызның ихласлыгы тирә-юньгә энҗе нурларын чәчүен дәвам итә.
Чәчәм әле,
Бу орлыклар
Көчен һәркем тояр әле.
Уңышларын, дим,
Балаларым, оныкларым җыяр әле.

И.М. БАСИКОВА,
Илеш районының Үрмәт мәктәбе укытучысы

Читайте нас: