Бөтә яңылыҡтар

Әдәбият дәресләрендә ассоциатив алым куллану

Осталык дәресе

Мәгариф системасы авыл укытучысына да, шәһәрнекенә дә һәрвакыт бер үк таләпләр куя. Максатыбыз бер: яшь буынны тормышка әзерләү, сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү. Креатив фикер йөртүче, үсешкә сәләтле шәхес тәрбияләү.
Заман укытучысы нинди булырга тиеш соң? (Компетентлы, иҗади фикер йөртүче, информацион технологияләрне оста кулланучы…) Мин сезнең фикерләрегез белән тулысынча килешәм.
Бүген сезне дәресләремдә куллана торган метод белән таныштырасым килә. Нәтиҗәлелегенә ышандыра алсам, сез дә дәресләрегездә әлеге алымны куллана башларсыз, дип уйлыйм. Аның өчен авыр булмаган күнегү эшләп алырбыз.
Алдыгыздагы кәгазьгә ике сызык сызы­гыз: берсе – кыскарак, икенчесе озы­н­рак булсын.
– Сызыкның озын икәнен каян белдегез? (Чагыштыру аша.) Ә хәзер озын сызыкны сөртмичә генә кыскартыгыз. Әдәбиятта һәрчак тормыштагы кебек чагыштыру алымы кирәк. Чагыштырып, без әйбернең үзебезгә кирәк ягын табабыз.
– Әйтегез әле, тормыш белән бәйләсәк, бу сызык сезгә ни өчен кирәк булыр иде? (Әгәр дә мин көтүче булсам, сызыкны таяк дип алсак, аның миңа чыбыркы өчен кыскасы кирәк булыр иде.)
Сез хәзер бер төшенчәгә карап, аңа бәйле башкасын искә төшердегез. Нинди алым ярдәмендә? Әдәбиятта бу ассоциатив бәйләнеш дип атала.
Югары поэзияне аңлар өчен, авторның яшерен серен таба белергә кирәк. Бу укучыларда авырлык тудыра. Ассоциатив фикерләү тирәнрәк булган саен, шигырь эчтәлеген тирәнрәк аңлап була.
Күрнекле классик Р. Фәйзуллинның шигыренә мөрәҗәгать итик.
Җәй – яшел кош.
Очты китте!
– Җәй белән кошның бәйләнеше бармы? Шигырьләрдә сызык билгесе нәрсә аңлата?
(Җәй дә, кош кебек, тиз үтеп китә, күп ва­кытта без аны сизми дә калабыз. Җәйнең билгеләре кошка күчкән: ул – яшел. Ди­мәк, сүз нинди шигырь турында бара? («Көз».))
– Федераль дәүләт белем бирү стандартлары бездән стандарт булмаган фикер йөртүче, иҗади шәхес тәрбияләүне максат итеп куя. Укучыда һәрвакыт позитив фикер тудыру, фикерләренең иң яхшыларын гына тәкъдим итә белү дивергент фикерләүне үстерә. Без дәрестә бер проблема куеп, укучылардан төрле чишү юлларын таба белергә өйрәтергә тиеш.
Әдәби әсәргә анализны каршылык ту­дыручы хисләрдән башласаң, отышлырак була. Хисләр аша белем тирәнрәк бирелә.
– Ә сез нинди хисләр беләсез, кичергәнегез бар? (Кешенең күңел дөньясын, халәтен төрлечә күрсәтү. Шатлык, сагыну, кайгыру, юксыну кебек хисләр бар.)
– Конкурска килгәндә, нинди хисләр белән килдегез? (Курку, җиңүгә өмет…)
Кайсыбер әсәрләр: «Безнең эчебез тулы хис. Укыгыз, без сезне искиткеч бай күңел дөньясы белән таныштырырбыз. Шагыйрьләр күңелендәге байлык сезгә дә күчәр: ярдәмгә мохтаҗларны кызганырга, башкалар бәхетен күреп шатланырга өйрәнерсез», – диләр.
Ә хәзер үзебез тезмә әсәрне анализлап карарбыз. Мастер-классның өйрәнү объектын белер өчен 3 сорау бирәм: татар шагыйре, йорт хайваны, Россия каласы, дигәч сездә нинди ассоциация туды? Шуны өстәлдәге кәгазьгә ясасагыз, язсагыз була. (30 секунд вакыт бирелә.) Хәзер өстәлләр белән алышабыз, коллегаларыгызның эше белән танышырга ча­кырам. Сез җаваплардан бер бәйләнеш табарга, аларны тоташтырырга тиеш. Бу бәйләнешкә карата сорау куярга кирәк. Урыннарыгызны алыгыз. Нинди бәйләнеш табылган, нинди сорау куелган – өйрәнергә һәм җавап бирергә кирәк. (Командаларның җаваплары тыңланыла.)
– Ә ни өчен без моны эшлибез? Тормышта без еш кына стандарт булмаган сорауларга җавап бирергә тиеш ситуациядә калабыз. Ә башкаларга шундый сорау биреп, критик фикерләү барлыкка китерәбез. Яхшы сорау бирү калыпка салынган сорау бирүгә караганда авыррак. Бәйләнеш табу, сорау кую авыр булдымы?
Чынлыкта, сүз нинди шагыйрь һәм әсәр турында бара? (Г. Тукайның «Пар ат» шигыре турында.) «Пар ат» шигырендә Г. Тукай үзенең нинди хисләрен чагылдырган? Моны белү өчен шигырь юлларына күз салыйк. «Шатлык белән нурлар чәчеп ай ялтырый», – ди Тукай, Казанга юлга чыккач. Димәк, нинди хисләр белән чыга ул юлга? (Шатлык, бәхет, өмет хисләре белән.)
Йокысыннан уянгач үзгәргән хисен: «Эч поша, яна йөрәк, хәсрәт эчендә, уйда мин», – ди. Нинди хис күрәбез бу юлларда? Хәсрәтенең сәбәбе нәрсәдә? (Гомер иткән шәһәреннән аерылу, ят җир. Үзен ятим итеп хис итү.)
«Бу тавыш бик ачты күңелем, шатлыгымнан җан яна», – ди ул Казанга җи­тәрәк. Борчылу хисенә нинди хис өс­тәлә? (Шатлык өстәлә.)
– Нинди ике хис чиратлашып тора шигырьдә?
– Пар ат, дигәч, сезнең күз алдыгызга нәрсә килә? (Җигелгән ике ат.)
Ә шигырьдә пар ат ролен нәрсәләр башкара? (Берсен-берсе куа-куа килгән шатлык һәм борчылу хисләре.) Ике хис аны юл буе, бер-берсенә кушыла-кушыла, кайда, нәрсәгә алып бара? (Яңалыкка алып бара.)
Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур;
Монда минем нечкә билем, җәннәтем һәм монда хур…
– Ничек уйлыйсыз, пар ат ничек барыр: атлапмы, чабыпмы? Ә әсәрдә атның чабуы нәрсәне белдерергә мөмкин? (Хисләрнең тиз алышынуын.)
– Шулай итеп, дәресләрдә ассоциатив бәйләнеш куллану нәрсә бирә? Кирәкме ул? Сез аны кулланасызмы?
– Сезнең алда – гади генә боз тавы төшерелгән сурәт. Аны әле генә карап үткән мастер-класс белән бәйләгез.
Укыту процессын диңгездәге боз тавы белән чагыштырыйк. Җанландыр­мыйча, укучыларда кызыксыну уятмыйча бирелгән дәрес боз тавының 20% алып тора. Дәрес барышында укучыларда хис уята алабыз икән, бу боз катламын «эретәчәк»!
Осталык дәрәсенең башында: «Заман укытучысы нинди булырга?» – тиеш ди­гән сорау куйган идек. Һәр дәресегез онытылмаслык булсын дисәгез, укучыларда хис уятыгыз. Ышаныгыз: хиссез фикер тумый. Онытмагыз: яхшы укытучы укыта, ә бөек укытучы илһамландыра!

Г.Б. КОРБАНОВА,
Нефтекама шәһәренең 10нчы урта мәктәбе – “Белем бирү үзәге” укытучысы,
“Татар теле һәм әдәбияты буенча ел укытучысы – 2020” республика конкурсы
җиңүчесе

Читайте нас: