Бөтә яңылыҡтар

Сабый күңелле әдип

Татарстанның халык шагыйре, якташыбыз Роберт Миңнуллин истәлегенә

Күренекле дәүләт һәм җәмәгать эш­лек­лесе, Татарстанның халык шагыйре, публицист, журналист, тәрҗемәче, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт, М. Җәлил һәм Абдулла Алиш исемендәге республика, Ф. Кәрим, Г. Локке, К. Насыйри, Н. Нәҗ­ми исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Г.-Х. Андерсен исемендәге Халык­ара Почетлы диплом иясе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкорт­станның, Мари Илнең атказанган мәдәният хезмәткәре, Халыклар дуслыгы ордены, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены кавалеры, туган җиренең, халкыбызның сөекле улы Роберт Мөгаллим улы Миң­нуллин безгә, аның иҗатын һәм үзен хөрмәт итүче укучыларына, бай рухи мирас калдырды.
Р. Миңнуллин иҗатының алтын баганасы – кешеләрне, тормышны, туган җирне ярату хисе. Ул, газиз әнисен яратып, данлап, җир йөзендәге бөтен аналарга шигырьдән һәйкәл койды. Яшьлек сукмагында очраткан сөйгән ярына гомер буе тугрылык саклап, мәхәббәткә табынып, инанып, мәхәббәт лирикасының иң гүзәл үрнәкләрен иҗат итте. Балаларны яратып, бала күңелен аңлап, санлап, бала җанлы әти булып, балалар поэзиясенең асыл үрнәкләрен тудырды. Туган җиребезне данлап, туган телебез язмышы өчен борчылып, татар-башкорт халкының рухи мирасын барлап-хәстәрләп яшәде. Туган җирен Роберт абый кебек сагынган, шул сагыну хисен шигырьгә, моңлы җырга салган тагын берәр шагыйрь бар микән?!
Роберт Мөгаллим улы табигате, булмышы белән Укытучы иде. Үзенең укучысын – халкыбызны – иҗаты белән дә, шәхси үрнәк белән дә тәрбияләде. Рухи кыйммәтләр саега барган бервакытта бу аеруча мөһим иде. Аның иҗаты халыкчанлыгы, мәңгелек рухи кыйммәтләргә табынуы белән кадерле безгә.
Р. Миңнуллин балалар әдәбияты өлкәсендә аеруча зур уңышлар казанды. Шагыйрь үсеп килүче буынның таләп­ләрен, балалар психологиясен тирән аңлап, балалар дөньясын якыннан белеп иҗат итте.
Журнал укучылар игътибарына күренекле якташыбызның “Сабантуй бүген бездә” шигыре буенча әзерләнгән дәрес үрнәген тәкъдим итәбез.


Т.Ф. МИҢНӘХМӘТОВА,
бүлек мөхәррире.

Читайте нас: