Бөтә яңылыҡтар

Син яшәдең, сөйдең, яшьнәдең...

Укытучы, галим, шагыйрь Әхәт Нигъмәтуллинның якты истәлегенә багышлана

(Экранда презентация. Талгын музыкага бер укучы Ә. Нигъмәтуллиның “Туган ягым моңнары” исемле шигырен укый.)
Туган якка, туган җиргә
Кайтып барам.
Аякларым җиргә тими,
Канат кагам, йөрәк кагам.
Әнә, әнә туган җирем –
Якын арам.
Менә, менә кавышам, дип,
Җырлап алам, ярсып алам.
1нче алып баручы. Кеше гомере – диңгездәге бер тамчы, мәңгелекнең бер мизгеле генә. Шушы кыска гына вакыт эчендә кеше зур-зур планнар кора. Барлык уйлаганын эшләп өлгерергә, җирдә үзенең эзен калдырырга, мәңгелек исем, мәңгелек яшәү алырга тели һәм гомере буе шуңа омтыла. Һәр кешенең яшисе дә яшисе килә! Ләкин язмыш кешеләр өчен көтелмәгән борылышлар, мәшә­катьләр әзерләп куярга мөмкин.
2нче алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, укучылар һәм килгән кунаклар! Сезнең өчен Әхәт абый Нигъмәтуллинның шигыре яңгырады. Бүгенге әдәби кичәбезне Әхәт Зәйнетдин улы Нигъмәтуллинның якты истәлегенә багышлыйбыз. Кем соң ул Әхәт Нигъмәтуллин?
1нче алып баручы. Профессор, филология фәннәре докторы, әдәби тәнкыйть­че һәм шагыйрь, 40 китап авторы, Башкортстан Язучылар һәм Журналистлар берлекләре әгъзасы, Бөек Ватан сугышы ветераны, шушы залда утыручы кунак­ларның остазы ул Әхәт Зәйнетдин улы Нигъмәтуллин.
2нче алып баручы. Ә. Нигъмәтуллин – актив җәмәгать эшлеклесе дә. Биш ел дәвамында, Башкортстан язучыларының татар телле берләшмәсендә бюро әгъзасы, кырык ел дәвамында, Башкорт дәүләт университетында «Акчарлаклар» әдәби иҗат түгәрәгенең фәнни җитәкчесе вазифасын башкара. Галим һәм шагыйрь берничә мәртәбә «Кызыл таң» газетасының, «Һәнәк» журналының еллык һәм шигъри конкурслар лауреаты була.
1нче алып баручы. Ул – I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены һәм дистәдән артык хәрби медальләр кавалеры, Русия һәм Башкортстан Фән һәм мәгариф министрлыкларының Почет грамоталары белән бүләкләнгән шәхес. М.Гафури исемендәге әдәби премия лауреаты, Башкортстан Респуликасының атказанган фән эшлеклесе.
2нче алып баручы. Әхәт абыйның дәрәҗәле исемнәре шактый. Ләкин, беренче чиратта, ул олы йөрәкле, самими күңелле, дөньяга, тормышка гашыйк зат.
1нче алып баручы. Әхәт Зәйнетдин улы Нигъмәтуллин 1921 елның 30 ноябрендә Ырынбур өлкәсе хәзерге Красногвардейский районының Үтәй авылында дөньяга килә. Колхозга әгъза булып кермәгән өчен әтисе Зәйнетдинне кулаклар рәтенә кертәләр, Әхәтне мәктәптән куалар. Кем генә булып эшләргә туры килми аңа: ун яшеннән, олылар белән беррәттән, төзелеш өчен саман кирпеч суга, колхоз-совхозлар өчен мал абзарлары салуда катнаша, чалгы белән печән чаба, чүмәлә-кибән өя, чанага үгез җигеп, кышын шул печәнне ташый, сабан сөрә, иген игә.
2нче алып баручы. Ачлык булу сәбәп­ле, әтисе белән бергә Татарстанга килеп, тимер юл вагоннарыннан бәрәңге бушатыша, бозаулар көтә. Кайда гына эшләмәсен, Әхәт шагыйрь һәм җырчы-артист булырга хыяллана. Кырлар, урманнар матурлыгы белән хозурланып, «Могҗиза кылсам иде» дигән шигырь яза, шуны үзе үк көйгә салып җырлый, шул җыр белән үзеш­чән концертларда катнашып, тирә-юньгә таныла.
1нче алып баручы. Үкенечле, Әхәт абыйның беренче шигыре сакланмаган. Ләкин ул безгә искиткеч бай шигъри мирас калдырды. Бүгенге кичәбездә аның шигырьләре бик күп яңгыраячак.
Йөрәгемне ярып чыкты шигырь
Җилгә кабып, шашып йөгерде.
Бар көчемә чаптым, тоталмадым,
Күккә күтәрелеп өлгерде.
2нче алып баручы. “Ул үзенең бөтен асылы-булмышы белән менә дигән үзенчәлекле шагыйрь. Моны аның белән хәтта кыска гына аралашкан мәлдә дә тоеп, күреп өлгерәсең. Ә инде моңлы- ягымлы тавышы белән өздереп бер җыр­лап җибәргәнен, я булмаса, Һади Такташның “Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасын яттан үзенә генә хас нечкәлек, үзенчәлек белән укыганын тыңласаң, ишетсәң – гаҗәпләнүдән таң калып утырасың. Бер кешедә күпме сәләт! Күпкырлы таланты белән ул һәркем күңеленә юл яра, дәва таба!” – дип яза Риф Мифтахов.
1нче алып баручы. Туган авылының җидееллык мәктәбен тәмамлагач, Уфага килеп, сәнгать училищесына укырга керә. Атаклы композитор Солтан Габәшидән дәресләр ала. Чыннан да, Әхәт абый кабатланмас, үтә моңлы тавыш иясе булган. Ул башкарган “Әллүки”ләр әле дә күпләрнең йөрәк түрендә матур хатирә булып саклана. Үзе дә, Тукайга ияреп, “Моңлы көй” шигырен яза.
Ишеттем мин, әнә берәү җырлый...
Күңелне эретә милли көй.
Әйе, булмас синең кебекләре,
Синең ишеләре, “Әллүки”!
Әллүки-бәллүки,
Бигрәк матур, бигрәк моңлы көй.
Юккамени бөек шагыйребез –
Тукай үзе сине яраткан!
Дистәләрчә буын сине тыңлап,
Сине җырлап күңел юаткан.
Сызылып-сызылып чыгасың да,
Уйны ургытасың, “Әллүки”.
Күңел дәрьясының катламнарын
Тетеп тузгытасың, “Әллүки”.
2нче алып баручы. Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл» музыкаль драмасыннан Булат ариясен җырлаганы өчен, тыелган әсәрне пропагандалауда гаепләнеп, кулга алына. Өч ай төрмәдә тикшерү үтә.
1нче алып баручы. 1941 елның апрель башында солдат хезмәтенә китә. Бөек Ватан сугышы башлангач, Брест крепос­тен, андагы совет әсирләрен немец фашистлары чолганышыннан азат итү өчен барган дәһшәтле сугышларда катнаша. Шундый сугышларның берсендә, командиры каты яралангач, Әхәт Нигъмәтуллин ротаны җитәкли. Боларны үз күзләре белән күргән рота командиры батальон штабына Әхәтне Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләргә күрсәтмә бирә.
Госпитальдә дәваланганнан соң, батыр яугир икенче группа инвалидлык алып, туган авылына кайта. (Ә. Нигъмәтуллинның шигырьләрен уку.)
2нче алып баручы. Казан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, 1953 елның августында, СССР Мәгариф ми­нис­тр­лыгы Әхәт Зәйнетдин улын Тобол педагогия институтының яңа ачылган татар теле һәм әдәбияты кафедрасы­на мөдир итеп билгели. Анда ел ярым чамасы эшләгәннән соң, Башкортстан дәүләт университетының ректоры чакыруы буенча, 1954 елның ноябрь башында Уфага килә һәм университетның башкорт-татар филологияләре кафедрасына татар әдәбияты буенча өлкән укытучы булып эшкә урнаша. 1993 елга кадәр татар совет әдәбияты, әдәбият теориясе һәм методикалары буенча лекцияләр укый, практик дәресләр үткәрә.
1нче алып баручы. Ә. Нигъмәтуллин 2000 елдан шигърият өлкәсендә актив иҗат итә, үзе язган шигырьләренә көйләр дә чыгара. Аның егермедән артык шигыре Р. Хәсәнов, Р. Нәгыймов, М. Гый­ләҗев, М. Морзаханов кебек композиторлар тарафыннан көйгә салынган. Ул соңгы берничә елда дүрт шигырь китабы бастырып чыгара.
Әхәт Зәйнетдин улы бөек шәхесләребезгә, үзенең замандашларына багышлап та бик күп шигырьләр язды.
Хәсән Туфанга
Туфан чыга җир астыннан
Һәм яңгыр, кар суыннан.
Ә шагыйрьләрдә туа ул
Йөрәге ярсуыннан.
Мостай Кәримгә
Синең шәхес – гамьле, кайгыртучан,
Киң күңелле, сизгер йөрәкле;
Ун кат үлчәп, бер кат кисә торган
Халыкка ни, нәрсә кирәкне.
Наҗар Нәҗмигә
Чал диңгезнең дулкыннары тынмый,
Юкка түгел, юкка түгелдер.
Диңгезләрнең дулап ярсулары
Синең күңел, синең күңелдер.
Әнгам Атнабаевка
Тылсым белән тулы әсәрләрең
Яулады халыкның мәхәббәтен.
Җуйгандыр, мөгаен, ул мәхәббәт
Җаныңның тырналган җәрәхәтен.
Фәридә Кудашевага
Тавышыңны нәфис тибрәндереп,
Бар дөньяны моңга күмәсең;
Сихри бер көч булып, һәрбер йортка,
Һәр күңелгә үтеп керәсең.
1нче алып баручы. Әхәт абый Нигъмәтуллинның фәнни эшчәнлеге татар һәм башкорт әдәбиятлары арасындагы бәйләнешне, мәктәптә әдәбиятны укыту методикасын өйрәнүгә, әдәби тән­кыйть­кә багышланган.
2нче алып баручы. Әхәт Нигъмәтуллин лирик шагыйрь буларак та дан казанды. Ул татар телендә «Мин карадым...», “Өздереп бер карадың да...”, “И, гомернең үзәннәре-үрләре” китапларын, «Киявем» комедиясен һәм башка бик күп әсәрләр язды. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр Әхәт Зәйнетдин улы кыюлыгын югалтмады, иҗтимагый чараларда актив катнашты.
1нче алып баручы. (“Яшәргә иде әле” шигырен укый.)
Тормыш сәхнәсе бик серле,
Белүе кыен җаен.
Эшләр бетми, арта бара,
Гомерләр үткән саен.
Арткан эшләрне аткарып,
Яшәргә иде әле;
Яңгырлы яшен шикелле
Яшьнәргә иде әле!
(Кичә Ә. Нигъмәтуллин шигырьләренә язылган җырлар белән тәмамлана.)

Л.Р. ФАТКУЛЛИНА,
Уфа шәһәренең 65нче татар гимназиясе укытучысы

Читайте нас: