Бөтә яңылыҡтар

“Мин яшәргә тиеш!”

М. Кәримнең “Ярлыкау” әсәре буенча класстан тыш уку дәресе. XI класс

Дәрес максатлары. Әсәрнең идея-тематик үзенчәлекләрен тикшерү, белемнәрне тирәнәйтү, текстка анализ күнекмәләрен үстерү, язучының осталыгын һәм гражданлык батырлыгын күрсәтү, Любомир Зух образын тасвирлауда сурәтләү чараларының ролен ачыклау; укучыларда Туган илгә ихтирам, мәхәббәт хисләре тәрбияләү.
Дәрес барышы
Укытучы. Сугышның хәтәр сәхи­фәләрен чагылдырган әсәрләр – халыкның дәһшәтле һәм аяусыз еллар турындагы мәңгелек хәтере ул. Бик авыр сынау­лар аша үтеп чыныккан кеше яз­мыш­ларын чагылдырган хәтер. Шулар арасында Мостай Кәримнең “Ярлыкау” повесте а­ерым урынны алып тора. Әсәр каһарман егет Любомир Зухның фаҗигале язмышы турында. Ул, һичшиксез, батырларча сугышыр иде, әгәр дә... (Бер укучы Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыра.)
I. Любомир Зух образына гомуми характеристика.
– Мостай Кәримнең “Ярлыкау” әсәре классик әдәбиятның алтын фондына керде. Бөек Ватан сугышының аянычлы якларын ачты. Бүген дә әсәр үзенең әһәмиятен югалтмый, киресенчә, ваемсызлык, битарафлыкка тагын да аяусыз хөкем булып яңгырый. Повестьның кыс­кача сюжетын искә төшерик.
1нче укучы. Әсәрнең нигезендә язучы фронтта ишеткән яисә күргән вакыйга ята. 1985нче елның 6 гыйнварында язучы көндәлегенә болай дип яза: “Бүген буран көчәйде. Ниндидер хафага сала торган буран. Шундый буранда Любомир Зухны атып үтерделәр... Мондый авыр язмышлы каһарман, минемчә, әлегә булмагандыр. Атып үтерүгә өч минут кала ярлыкауны җибәреп, бу вакыйганы тыныч кына тәмамларга булыр иде... Ләкин, тормышта аны ярлыкамадылар. Тик үзем генә ярлыкадым – киләчәк өчен. Яшәеш ярлыкамады...”.
2нче укучы. Әсәрнең төп герое – Любомир Зух, хәрби тәртипне бозып, бронетранспортёрда күрше авылга сөйгән кызы Мария Тереза белән хушлашырга бара. Любомир Зух – дезертир түгел, ул ваемсыз. Бу адымга аны мәхәббәт этәрә. Хәер, әсәрдә нәкъ мәхәббәт сугыш кануннары белән каршылыкка керә. Зухның эшләгән гамәле чынбарлыкка туры килмәвен күпчелек аңлый. Монда намус телгә килә, ниндидер коточкыч, мәгънәсез нәрсә булачагы көн кебек ачык: сүз кеше гомере турында бара бит! Ул сугыш законнарына туры килми, чөнки сугышта тәртип тә, яшәеш тә башка. Алар буенча Любомир Зух – җинаятьче. Язучы тарафыннан аерым бер халәт тудырыла: хафалану, борчылу укылган һәр бит саен арта бара.
3нче укучы. Әсәр ату алдындагы төнне сурәтләү белән башлана. Таң алдыннан Любомир Зухның үлем җәзасын үтәячәк взвод командиры Җантимер Байназаровның күңел газаплары турында бәян ителә. Дошман белән кара-каршы әле бер тапкыр да очрашмаган Җантимер иртәгә үз иптәшенә атачак. Гомеренең соңгы минутларына кадәр бу төнне, бу таңны онытмаячак ул.
Хәер, комиссар Зубков, Ефимий Лукич та мәңге онытасы түгел... Бу төн – барысына да зур сынау. Бигрәк тә капитан Казарин өчен: ул да вөҗдан газабы кичерә. Хәер, бу – барысына да зур сынау! Җантимергә күңел газаплары тынгы бирмәсә, Казаринга намусы тынгы бирми. Аны Зухның фаҗигале үлемендә гаепләп буламы? Сугыш законнары буенча, әлбәттә, юк. Тик, нигәдер, аның белән килешеп булмый. Казарин Любомир өчен авыр минутларда аның хәленә кермәде, бары үзенең хисләренә генә бирелеп эш итте. Ә бит Казарин бу эшне туктата ала, димәк, егетне ике тапкыр үлемнән коткара ала иде!
4нче укучы. Машинасы белән сараен җимереп, кәҗәсен үтергән өчен Любомир өстеннән шикаять язган Ефимий Лукич Буренкин да газаплана. Хәзер тормышның сугыш законнары буенча баруын ул күз алдына да китерми. Сугышның иң каты хөкеме – үлем җәзасы.
Любомир, әлбәттә, сатлыкҗан түгел, Берлинга кадәр барырга хыяллана. Мария Терезаны яраткач, Мадридны да юлбасарлардан азат итәргә тели. Хәрби частьта аны яратмаган кеше юктыр. Бу фаҗигане тагын да тирәнәйтә: егет үз халәтенең нинди аянычлы икәнен соңгы минутына кадәр аңламый! Хәтта хөкем алдындагы төнендә, барлык сакчыларны аптыратып, ул гауптвахтада тыныч кына сабый йокысы белән йоклый. Гүя, ул күктә йөзә! Зух өчен барысы да кайгыра, тик үзе генә түгел! Аны ярлыкау турында карар берничә сәгатькә соңга кала.
“Ярлыкау” повесте – аяусыз сугышның тагын бер фаҗигале сәхифәсен ача. Монда язучы гаепсездән үлем җәзасына хөкем ителгән яшь солдат язмышын сурәтли, шәхес культы кайтавазы булган яман гадәтләрне фаш итә.
II. Әдәбият теориясе буенча белемнәрне кабатлау.
Укытучы. Язучы әсәрнең эчтәлеген уку­чыга җиткерер өчен төрле әдәби чаралардан файдалана. Әдәби образны барлыкка китерүче нинди чаралар бар? Аларны атап үтик һәм аңлатма бирик. Әсәрдән мисаллар белән дәлиллик. (Әсәрдә кулланыш тапкан күптөрле әдәби чаралар: портрет, психологизм, каһарманның сөйләме, аның эш-гамәлләре, башка каһарманнарның аңа карашы, автор бәяләмәсе, әдәби детальләр, геройның үткән тормышы, пейзаж.)
III. Любомир Зух образына характеристика бирү (аналитик әңгәмә).
Укытучы. Димәк, бүген язучының үз чорына аваздаш, фаҗигале образ тудыруына, осталыгына бәя бирербез. Әйтүебезчә, портрет – әдәби образны тудыручы иң әһәмиятле чараларның берсе. Любомир Зухның портретын сурәтләү өчен автор нинди сәнгатьле чараларга мөрәҗәгать итә? (Любомир Зух – бик ачык һәм күпкыр­лы шәхес. Повестьта каһарманның берничә портрет сурәтләмәсе бирелә. Аны сурәтләүдә автор героеның гадилеген, самимилеген ассызыклый: “Бронетранспортер астына башын тыгып чалкан яткан механик-водитель – бөтен батальонда булдыклылыгы, тапкырлыгы, купшылыгы белән дан тоткан Любомир Зух иде”. Ә түбәндәге җөмләдә көчле кешелек башлангычы: “...Моңлы, хәс­рәтле тавышыннан җир үксеп елый төсле” [33 б.]. Гүя, ул халык риваятьләрендәге үлмәс герой булып баса. Аның үлеменә ышанасы килми. Егетнең икенче портреты сөйгән кызы сөйләмендә ачыла: “Абау, кашлары! Кереп китсәң, адашып калырсың, – диде кыз, Любомирның кашларын күргәч. Чынлап та, егетнең бергә килеп кушыла язган куе кара кашлары табигатьнең хәйран бер казанышы иде. Ачык зәңгәр күзләргә күләгәсе төшеп торган бу кашларга сокланмаган кеше юк иде” [33 б.]. Күзләр – күңел көзгесе бит! Аларның Мария Терезага никадәр тәэсир иткәнен автор ымлыклар, ким җөмләләр, тиңдәш кисәкләр, күпнокталарга һәрдаим мөрәҗәгать итеп күрсәтә.)
– Әсәрдә геройның тышкы һәм эчке матурлыгы портрет аша искиткеч матур итеп үрелеп бирелә! Мостай Кәрим үз каһарманының нечкә психологик халәтен күрсәтә. Нинди кеше ул Любомир Зух? Аны бу эшкә нәрсә этәрә? Әсәрдә ул ничек бирелә? (Повестьта бөтенесе бер озын төн эчендә узган вакыйгалар чылбырына тезелгән. Ул – үлем җәзасы алдындагы төн. Автор сугыштагы кеше язмышлары турында уйлана. Сугыш бернәрсәне, беркемне дә ярлыкамый шул! Кеше сугыш афәтендә дә кеше булып калырга тиеш, – ди ул. Ни генә булмасын, кеше яшәүгә һәм сөяргә һәм сөелергә хаклы!)
– Любомир Зухның күңеле матур. Ул – дезертир түгел, әмма артык ваемсыз. Егетне бу акылсыз адымга мәхәббәт этәрә. Ул сугыш кануннары белән каршылыкка керә. Любомир Мария Терезага үлеп гашыйк була, сөекле яры белән киләчәге турында хыяллана, планнар кора: “Мин, Мария Тереза, Берлинны алгач, тамак ялгыйм да машинамны туп-туры Мадридка борачакмын. ...Мин синең илеңне фашистлардан азат итәчәкмен, Мария Тереза! Чөнки мин... чөнки мин, Мария Тереза, сине яратам!” [38 б.].
Мондый мәхәббәт күктә генә туа ала. Матур хисләр белән канатланган күңеле һәм бер гаепсезгә үлем җәзасына хөкем итү кискен каршы куеп бирелә һәм тет­рәндерә! Бөтен дөньяны кочарлык мәхәббәте геройны батырлыкка өнди, чакыра. Шуңа да Любомир сөйгәне белән хушлашмыйча китә алмый. Саф, ачык Любомир күңеле сугыш тәртипләре белән яшәүче тупас, фаҗигале, коточкыч дөнья белән бәрелешкә керә.
– Геройның сөйләме дә үзенчәлекле. Бары Любомир Зух кына шулай сөйләшә ала кебек! Геройның әхлакый мантыйгын ачучы сөйләм үзенчәлекләренә мисаллар китерик. (“Дезертир, син, Зух, дезертир! Дезертирның кем икәнен беләсеңме? – Беләм. Качкан кеше дезертир була. Мин киттем дә кайттым” [88 б.]). Үлемгә хөкем ителгән Любомир лейтенант Байназаровка һаман да: “Кичәге хөкем хата ул. Торганы белән нахак. Үзең уйлап кара, Лейтенант, мин бит әле бер генә фашистны да үтермәгәнмен. Ә үтерергә тиешмен! Мин кирәкмен. Мин – ил таянычы, Ватан солдаты”, – дигән фикерне төшендерергә тырыша [109 б.].)
– Геройның эш-гамәлләре аның образын ачуда ничек ярдәм итә? Аларны тексттан табып бәялик. (Иртәгәсе таңда булачак каты бәрелеш алдыннан Мария Тереза белән хушлашмыйча китә алмый Любомир Зух. Әлбәттә, аның белән очрашырга теләп, рөхсәтсез, хәрби техникада частьне ташлап китә. Бу минутта ул дезертирга әйләнә. 19 яшьлек егетне атып үтерүгә хөкем итәләр. Бу – кырыс сугыш чынбарлыгы. Любомир үзенең җинаять эшләмәвенә ихлас инана. “Гаепләнүченең тәвәккәллеге, мәхәббәт хакына чая эшләр эшләвенә” [88 б.] сокландылар да хәтта. Әйе, ул үләргә тиеш түгел: бер генә фашистны да үтермәгән, өстәвенә, Мария Тереза өчен җаваплы!)
– Эшләгән эшләре аны ихлас, бары үз йөрәген тыңлап, акылга буйсынмаган кеше итеп ача. Моның сәбәбе – мәхәббәт. Ул егетне ярлыкар кебек. “Нәрсә әйдәп, нәрсә чакырды соң аларны бу хәвефле, куркыныч юлга? Әйдәгәне дә, чакырганы да бер үк хакимә – мәхәббәт” [56 б.]. Гади кеше күзлегеннән бу – баш җитмәслек башбаштаклык! Әмма автор алай карамаска өнди. Без һаман ниндидер могҗиза көтәбез, нәрсәгәдер өметләнәбез. Ләкин сугышта бернинди могҗиза да юк – Любомирны атып үтерделәр. Аны ярлыкау турында кәгазь соңлап килде...
– Башка геройлар аша Любомир турында нәрсәләр беләбез соң? (Тирә-яктагылар егетне матурлыгы, тырышлыгы өчен ярата. “...Бөтен батальонда булдыклылыгы, куп­шылыгы белән дан тоткан...” егетне белмәгән кеше юк. “Кичләрен ул җырлап җибәрсә, моңлы, хәсрәтле тавышыннан җир үксеп елый төсле” [33 б.]. Иртә таңда Зухны атып үтерәчәк взвод командиры Җантимер Байназаров, соңлап кына үз хатасын аңлаган Ефимий Лукич, егетне үлемнән коткарырга теләүче комиссар Зубков та егетне кызгана. Зухның каберендә старшина Хомичук: “Фашист корбаны Л.Д. Зух. 20 яшендә”, – дип язып куя [132 б.].)
– Геройлар газаплана, алар белән бергә укучы да кайгыра. Моңа автор нинди чаралар ярдәмендә ирешә? Автор үзе героен ничек бәяли? Шул турыда сөйләшик. (Әсәрдәге һәрбер персонаж үз тормышы белән яши кебек. Монда авторның осталыгы күренә. Автор героен үз итеп ярата, аның халәтен сурәтләү өчен кирәкле сүзләр эзли, эпитетлар сайлый. Ул Зухны аклый, һәрбер кеше хаталанырга хокуклы, бигрәк тә мәхәббәт канатларында очкан Любомир Зух! Аның исеме дә үзе бер җыр кебек! “Украинча “чая егет” дигәнне аңлата” [33 б.]. Мостай Кәрим үз каһарманын кызгана, аның өчен кайгыра.)
– Любомирның сурәтләнгән вакыйгаларга кадәр булган тормышы турында без нәрсәләр беләбез? Автор нәрсәләргә игътибар итә? (Любомирның кайда һәм кайчан туганын без әсәрнең ахырында гына беләбез. Авторга бу мөһим дә түгел, чөнки ул героеның бүгенге халәтен күрсәтә. Егет – егерме яшьлек гади авыл малае, моңардан бигрәк тә кызганыч. Шулай итеп, язучы безгә, ирексездән, сугыш корбанына әйләнгән эчкерсез, матур шәхес язмышы турында сөйли.)
– Әсәрдә табигать белән герой арасында тирән бәйләнеш ята. Гүя, алар бер дулкында йөзә. Повестьта үлем, фаҗига темасы һәрвакыт ай мотивы белән янәшә килә.
Дәрескә нәтиҗә ясау.
– Без бүген Любомир Зух образына бәяләмә бирдек. Аның фаҗигале язмышын ачтык. Ләкин әсәрдә сугыш корбаны ул гына дип әйтә алабызмы? Үз фикерегезне дәлилләгез. (Мария Тереза, сержант Байназаров, Ефимий Лукич һ.б.) Мостай Кәримнең “Ярлыкау” повестеның төп фикере (идеясе) – сугышның кеше табигатенә хас булмаган, ят күренеш икәнен күрсәтү. Сугышта батырларча һәлак булганнар белән беррәттән, нахаксыз хөкем ителгәннәрне онытмаска кирәклегенә төшендерү. Әсәрнең башыннан азагына кадәр автор Кешегә тирән ышаныч белдерә. Язучы Бөек Җиңүнең бик кыйммәткә төшүен күрсәтә. Кичәге егерме яшьлек малайның сугыш зилзиләсенә чумып, хата ясавын аяныч белән билгели. Тыныч тормышта бу гамәле өчен аңа берни булмас иде, бәлки, сугыш вакытында хөкем бер генә – үлем. Любомирга өлкәнәергә вакыт җитми кала, беренче мәхәббәте аны һәлакәткә алып килә. Кешелек кануннары буенча тиешле ярлыкау булмый. Язучы тынычлыкның бәллүр кебек уалырга гына торуын, сугышның кешелек өчен зур афәт булуын тагын да ассызыклый. Бөек Җиңүнең күпме корбаннар аша килүен онытмыйк, балалар!

З.Г. Нурисламова,
Туймазы шәһәре 1нче интернат-мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы,
Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы

Кулланылган әдәбият
Мостай Кәрим. Ярлыкау: Повестьлар. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1989. – 288 бит.
Читайте нас: