Алмас Галимҗан улы Шәйхулов 1945 елның 25 октябрендә Туймазы шәһәрендә дөньяга килә. Туймазы шәһәренең Мәҗит Гафури исемендәге урта мәктәбен тәмамлый. Туймазы геофизик корылмалар һәм аппаратуралар заводында электрослесарь, Түбәнге Бишенде кичке сменалы мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Туган телне ярату аны Башкорт дәүләт университетының филология факультетына алып килә. Студент елларында күренекле галим, язучы С.Ш. Поварисов оештырган “Тел чишмәсе” фәнни түгәрәгенә йөри, фәнни конференцияләрдә катнаша, чыгышлар ясый. Башкорт дәүләт университетын кызыл диплом белән тәмамлап, туган ягына укытучы булып эшкә кайта, Туймазы шәһәренең 7нче мәктәбендә урыс теле һәм әдәбиятын укыта.
Ике ел укытучы булып эшләгәннән соң, фәнгә булган омтылышы аны Мәскәүдәге СССР Фәннәр академиясе каршындагы Тел белеме институтының төрки һәм монгол телләре секторы аспирантурасына алып килә. Биредә ул, Н.А. Баскаков җитәкчелегендә, “Төрки чыгышлы татар һәм башкорт кеше исемнәре” дигән темага кандидатлык диссертациясен яклый.
1975 елда БДУның татар филологиясе кафедрасына эшкә кайта һәм, җиң сызганып, Идел- Урал буе халыкларының тарихын, телләренең үсеш-үзгәрешен тирәнтен өйрәнүче фәнни-тикшеренү лабораториясен оештырырга керешә. А.Г. Шәйхулов оештырган “Идел-Урал буе халыкларының телен, рухи мәдәниятен өйрәнү буенча вузара фәнни-тикшеренү лабораториясе” студентларның, аспирантларның фәнни эшләр башкаруында мөһим роль уйный. Биредә бай картотека тупланган. Карточкаларның гомум саны ике миллионга җитә. Бу материаллар диалектологик сүзлекләр, тарихи белешмәләр, энциклопедияләр төзегәндә кулланыла. Галим картотекаларны даими тулыландырып тора, халыкара конференцияләрдә, симпозиумнарда катнашып, чыгышлар ясый.
2001 елда Алмас Галимҗан улы Россия Фәннәр академиясенең Тел белеме институтында “Идел-Урал буендагы кыпчак телләрендә бер иҗекле тамыр нигезләрнең структурасы һәм идиографик парадигмасы” дигән темага докторлык диссертациясен яклый. А.Г. Шәйхулов – егермедән артык монография, уку-укыту кулланмалары, белешмә әсбаблар, 400гә якын фәнни мәкаләләр авторы, Халыкара фәннәр академиясенең Евразия бүлекчәсе буенча тулы хокуклы академигы. Аның исеме Халыкара лингвистик энциклопедияләрдә теркәлде.
А.Г. Шәйхулов, кырык елга сузылган укытучылык хезмәтендә, яшь буынны тәрбияләүгә зур көч сала, фәндә лаеклы алмаш әзерли. Аның шәкертләре, фән кандидатлары, докторлары булып, төрле уку йортларында уңышлы хезмәт итә.
Гаиләсе белән дә бәхетле кеше Алмас Галимҗан улы. Тормыш иптәше Фәнүсә Салих кызы белән Регина белән Маратны тәрбияләп үстерделәр. Аларга яхшы тәрбия, белем биреп, олы тормыш юлына чыгардылар. Бүген оныкларын, оныкларының балаларын үстерешәләр.
Алмаз Галимҗан улы, уңышлы фәнни һәм педагогик эшчәнлеге өчен, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Почет Грамотасына, “Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе” дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Күренекле галим, студентларның яраткан укытучысы, татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор А.Г. Шәйхулов үзенең 75 яшен нәтиҗәле фәнни хезмәтләре белән каршылый.
Т.Ф. Миңнеәхмәтова,
бүлек мөхәррире, Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре.