Бөтә яңылыҡтар

Күпкырлы талант иясе

Таһир Таһировның тормыш юлы һәм иҗаты

Кереш өлеш. 2018 елның февралендә Усак-Кичү авылында күренекле дәүләт эшлеклесе, талантлы журналист, Фатих Кәрим исемендәге премия лауреаты, танылган язучы Таһир Таһировка музей ачылды. Музейда экскурсиядә булганнан соң, миндә Таһир Таһировның иҗаты һәм тормышы турында күбрәк беләсе килү теләге уянды һәм үземә язучы, аның биографиясе, иҗаты, тормышы турында күбрәк белү максатын куйдым.
Фәнни-тикшеренү эшемә керешеп киткәнче, мәктәп укучылары арасында Таһир Таһировның биографиясе һәм иҗаты турында никадәр дәрәҗәдә таныш булуларын сораштым. Кызганычка каршы, бик аз беләләр икән дигән нәтиҗәгә килдем. Без, яшь буын, язучы турында мөм­кин кадәр күбрәк белергә тиешбез. Моның белән мин бу теманың бүгенге көндә актуаль икәнен билгеләдем. Таһир Таһиров турында фәнни-тикшеренү эше алып барсам, никадәр яңа, кызыклы мәгъ­лүмат алыр идем, дип уйладым. Бу эшем миңа татар теле һәм әдәбияты, тарих дәресләрендә файдалы булыр, дип ышанам. Төрле фәнни-гамәли конференция­ләр, чаралар, бәйрәмнәр үткәргәндә мин аны куллана алам.
Төп өлеш. 1.1. Таһир Таһиров – күпкыр­лы талант иясе.
Ахун гына атлы азаматның
Исемкәе булыр Таһирҗан.
Таһирҗан ул илгә – батыр җан,
Гашыйк булганнарга матур җан. (Муса Сираҗи)
Дөнья ул шундый итеп корылган, әгәр дә син яшисең икән, димәк, син ниндидер эз калдырырга тиешсең. Зурмы ул, кечкенәме ул... ләкин эзең калырга тиеш. Кешенең гомере яшәгән еллары белән түгел, ә кылган эш-гамәлләре белән бәя­л­әнә. Әгәр дә сиңа Ходай тарафыннан озын гомер бирелгән икән, димәк, син – бик бәхетле кеше. Изге эшләр кылу өчен, вакытың күп булачак. Бишбүләк ра­­й­о­нының кечкенә генә Муса авылында туып үскән танылган дәүләт эшлеклесе, журналист, язучы Таһир Таһиров – нәкъ әнә шундый бәхетле кешеләрнең берсе. Таһир абый – олы ихтирамга лаек шәхес. Була бит шундый кешеләр. Өлкәннәр әйт­мешли, Аллаһ берәүгә “мә” дигән дә тоттырган: буй-сынын да, җыр-моңга, рәсем төшерергә, язу-сызуга да сәләтне кызганмаган. Таһир абый да шушы күркәм сыйфатлардан мәхрүм түгел. Ул иҗат иткән портретларны, дуслар­ча шаржларны бүген дә кайберәүләр истәлек итеп, кадерләп саклый. Шулай ук аның беренче тапкыр шигырьләр, мәкаләләр язуы да мәктәп елларына туры килә. Алар Миякә районының “Басу ударнигы”, республиканың “Яшь төзүче” гәзитләрендә дөнья күрә. Мәктәпнең стена гәзите мөхәррире дә, укучыларның кулдан язылган “Яшь талант” әдәби журналының рәссамы да була. Күрәсең, балалык дәрте, яраткан шөгыль мәктәптә дә яхшы укыр­га комачауламый. Ни дисәң дә, укып йөргән Мәнәвезтамак белән Муса авылының арасы 15 чакрым. Бу араны ул берүзе булганда күп вакыт җырлап үткән, ә кайчагында, Бикә апасы белән бергә Касыйм авылына сугылып, тәгәрәткән бәрәңге дә ашап чыккалаганнар. Ә бит уйлап карасаң, җидееллык мәктәпне тәмамлаганчы, җәяүләп, күпме карлы-боз­лы юллар үтелгән, белем кыяларына үрлим дип, ничә пар чабата, күпме киндер ыштан туздырылган. Мәнәвезтамак мәктәбен Мактау грамотасы белән тәмамлаган Таһир абыйны чабаталы яшьлек еллары Бәләбәй юллары белән тоташтыра. Укытучы булу теләге аны педагогия училищесына алып килә. Анда ул имтихансыз гына керә. Зирәк егет монда да үзен төрле яктан актив, укуга, иҗади эшкә сәләтле булуын күрсәтә. Матур хыяллар белән яши. Тик менә училищеда тантаналы чыгарылыш кичәсенең икенче көнендә сугыш башлану хакында үзәк өзгеч хәбәр килеп төшә. Укытучылык аттестаты алган егетләр, җыелышып, военкоматка фронтка җибәрү турында сорап керәләр. Яшь-җилкенчәк сугыш кырларына ничек ашкынса да, аңа 1941 елның декабрь аенда гына фронт сукмакларыннан атларга, дошман белән күзгә-күз карашып, аны дөмбәсләргә туры килә. Яшь укытучы, кулбашына тальянын асып, юл капчыгына Сәйфи Кудашның “Республика җырлый” дигән шигырь һәм поэмалар җыентыгын салып, фронтка китә. Таһир Ахунҗанов Җиңү көнен 16 майда Чехословакиядә танкка каршы артдивизионның ут взводы командиры сыйфатында каршылый. Шунысы аяныч: аның әтисе генә Җиңү таңын күрә алмый, 26 апрельдә һәлак була. 40 йортлы Муса авылыннан 29 кеше яу кырында мәңгегә башын сала. Яшьли әнкәсез калган егетнең яралы күңеле тагын да тетрәнә. Сугыштан кайт­кач, Таһир Исмәгыйль улы 1946 – 1948 елларда Бишбүләк районының Усак-Кичү мәктәбендә директор вазифасын башкара. 1948 – 1950 елларда КПСС өлкә комитеты каршындагы партия мәктәбендә укый, лектор булып эшли. 1950 – 1963 елларда КПССның өлкә комитетында җаваплы вазифалар башкара. 1967 – 1987 елларда – Башкортстан өлкә комитеты секретаре. Бу елларда республикабызда дистәләрчә кинотеатрлар, мәдәният йортлары, авыл клублары, китапханәләр, музейлар, сәнгать мәктәпләре ачыла. Таһир Исмәгыйль улы тарих фәннәре кандидатлыгына диссертация яклый, 500 биттән торган монография яза. Бер үк вакытта сәясәтче дә, югары даирәдәге җитәкче- оештыручы да, язучы да, журналист та, музыкант та, рәссам да, җырчы да, артист та, оратор да, яхшы гаилә башлыгы да була ул. Булачак хатынын – олы мәхәббәтен 1946нчы елда Тамбовск өлкәсе Моршанск шәһәрендә очрата. Таһир Таһировны Моршанск шәһәрендәге укытучылар институтына Совет Армиясе көненә багышланган доклад укыр­га җибәрәләр. Фатир хуҗабикәсе Елизавета Ивановнаның бертуган сеңелесе була Зинаида. Теләр-теләмәс кенә танышса да, гомерлеккә гашыйк була. Танышуларына беренче көнне үк Таһир абый аны кинотеатрга алып бара. Икесе бер урындыкка утырып, «Таһир һәм Зөһрә» дигән кино карыйлар. Бу вакытта Зинаида Ивановна Иваново шәһәрендәге медицина университеты студенткасы була. Ә Таһир абыйны язмыш сукмаклары бөтенләй икенче якларга илтеп ташлый. Нинди генә ераклыкта булсалар да, яшьләр, бер-берсенә алты ел буена сөю, сагыну, наз тулы хатлар яза. (Бүгенге көндә музейда 300 дән артык хат саклана.) Зинаида Ивановна белән Таһир абый 1951 елда өйләнешәләр. Ике бала тәрбияләп үстерәләр: бер ул һәм бер кыз. Зинаида Ивановна гомер буе Эчке эшләр министр­лыгының медицина хезмәте системасында эшли. (Миңа 2019 елда Зинаида Пет­ровнаны якыннан күрү бәхете елмайды. Ул кызы Елена белән башта – музейга, аннары мәктәбебезгә килде. Ачык йөзле, ягымлы апа. Ә бит аңа 92 яшь иде! Бер дә андый зур яшьне бирерлек түгел. Матур итеп сөйләшә. Хәтере шәп. Безгә ул Таһир абый турындагы истәлекләрен сөйләде. Бәлки, Зинаида Ивановнаның шундый зирәк, акыллы булуы да язучыга әсәрләр иҗат итүдә зур дәрт биргәндер.)
1.2. “Яуда исән калу – үзе могҗиза”.
Таһир Таһиров Бәләбәй педагогия училищесын тәмамлау белән, Бөек Ватан сугышына озатулар башлана. Таһир абый да Бишбүләк военкоматына килә. “Сине алмыйбыз, сиңа әле 18 тулмаган бит,” – диләр”. Мин куркып киттем,” – дип хәтерли ул мәлне Таһир Исмәгыйль улы. – Минсез генә сугыш бетеп куйса, шундый тарихи вакыйгаларны үз күзем белән күрмәгән, фашистларны җиңүгә өлешемне кертмәгән өчен гомер буе үкенермен инде. Юк, болай булмый, тизрәк чарасын күрергә кирәк. Кайтып, үзебезнең авыл советына киттем. Авыл Советы чуваш авылы Базлыкта булса да, анда мине беләләр. “Юкка ашыгасың, – дип үгетли авыл советы секретаре Петр Григорьев. – Сугыш күңел ачу урыны түгел, анда үтерәләр бит, туганкаем! – Мин аларның үзләрен үтерәм”. Ныкышмалылыгымны күреп, абзый яшемне бер елга арттырып, 1923 елгы дип военкоматка белешмә язып бирде. Анда бераз көтәргә кушып, үзебез чакырырбыз, дип калдылар. Сугышка декабрьдә киттем. Тәүге көндә үк Петр абзыйның сүзләрен искә төшердем. Әтием миннән соңрак киткән. Хат алышып тордык. Кызганычка каршы, әтием 1945 елның апрелендә, Берлинны алган чакта һәлак булды”. (“Атна”гәзите, 2010 ел, Әнвәр Сөләйманов язмасыннан.)
Таһир Исмәгыйль улы Ахунҗанов сугышта башта гади пулеметчы була, аннары артиллерия училищесын тәмамлап, танкка каршы дивизион составта сугыша, ут взводы командиры була. Сугышлар белән ярты Европаны үтә. Иң якын дусты – таль­ян гармунын – һәрвакыт үзе белән йөртә. Ләкин гармун яу кырында ятып кала. “Минем өчен тальяным һәлак булды. Миңа дигән дошман пулясын үзенә алды”, – дип хәтерли язучы гармуны турында. (Филиппов А.П. Последняя трава. – Уфа: Скиф, 2006. – 99 б.) Минем өчен тагын да кызыклы булган мәгълүматны сезгә дә җиткерәсем килә. Сугыш яланында ул татар әдәбиятының аксакалы, язучы Гомәр Бәшировны очрата. Гомәр Бәширов Таһир абыйга талантлы язучы икәнлеген әйтә һәм аны фронт гәзитенә эшкә чакыра. Ләкин ул бу тәкъдимнән баш тарта, чөнки аның артиллерия училищесында укуын тәмамлыйсы була. (Сугыш тәмамлангач, Казанда ул янә Гомәр ага Бәшировны очрата һәм аның тәкъдименә риза булмавына соңыннан үкенүе турында сөйли). Сугышта күрсәткән батырлык­лары өчен Таһир абый II Дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, Кызыл йолдыз ордены һәм бик күп сугышчан медальләр белән бүләкләнә. Сугыш кырларыннан исән-сау туган якларына әйләнеп кай­т­уын ул түбәндәге сүзләр белән аңлата: “Сугышчы булу өчен бездә иң кирәкле нәрсә – олы сөю бар иде. Әйе, без сөя идек. Үз авылыбызны, аның тирәсендәге тау-урманнарны, үзебезнең күз алдыбызда туган колхозыбызны сөя идек. Безнең сөйгән кызларыбыз – дөньядагы иң матур, иң назлы кызларыбыз бар иде. Кыс­касы, без ватаныбызны сөя идек. Ул вакытта, яраларыннан кан саркыганда, Туган илебез тагын да кадерлерәк иде безгә. Менә шушы олы сөю һичкайчан сүрелмәде. Һәм ул безне кеше дә, солдат та ясады... Мин бу иманыма һичкайчан хыянәт итмәм – Кеше булып, Ватанымның солдаты булып калырмын”. (“Атна” гәзите, №13, 2010 ел.)
Йомгаклау. Фәнни-тикшеренү эшен алып барган вакытта мин Таһир Таһиров турында бик күп мәгълүмат тупладым, дип әйтә алам. Бигрәк тә аның тормыш юлын өйрәнү миңа бик кызыклы булды. Мине Таһир абыйның көчле ихтыярлы булуы сокландырды. Яу кырында да ул үзенең яраткан эшен – иҗатын ташламаган, язарга вакыт тапкан. Язучының сугыш турындагы әсәрләренә килсәк, нәкъ алар аша мин сугышның никадәр куркыныч, авыр, дәһшәтле булуын аңладым, ә сугыш вакытында кешеләрнең кыю, олы йөрәкле, сабыр, ярдәмчел булуларын күрдем. Гомумән, Таһир Таһировның әсәрләре аша без, яшь буын вәкилләре, тормышны аңларга, аның серләренә төшенергә, киләчәккә матур планнар корырга, сабыр, тыйнак, изге күңелле булырга өйрәнәбез.
Алдан әйткәнемчә, Усак-Кичү авы­лында Таһир Таһировның музее ачылды. Бу көнне аның турында туганнары, дуслары тарафыннан бик күп якты хәтирәләр әйтелде. Язучы турында фильм-әңгәмә күрсәтелде. Без аның йомшак тавышын ишеттек, ягымлы күз карашын күрдек. Безнең белән беррәттән ул да шатлана кебек тоелды миңа. Таһир абыйның Усак-Кичү, Иттихат авылларын төзекләндерүдә дә өлеше зур, йортларга газ үткәрүне тизләтүдә дә зур ярдәм күрсәткән ул. Фәнни-тикшеренү эше вакытында мин Таһир Исмәгыйль улы Ахунҗановның биографиясен һәм иҗатын өйрәнергә тырыштым. Ләкин ачылмаган серләр минем өчен бик күп әле. Шуңа күрә бу теманы киләчәктә дә дәвам итәчәкмен.

Азалия Гыймазова,
Бишбүләк районының Усак-Кичү мәктәбе укучысы
(Җитәкчесе – А.Ф. Гыймазова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы)

1. “Кызыл таң” гәзите, 1998, 1999, 2005, 2017, 2018 еллар.
2. Султанова Р.З. Мир. – Уфа, 2017.
3. Сөләйманов Ә.З. “Сагындырыр әле “Галия”, 1996.
4. Таһиров Таһир. Ғәлиә ҡайындары. – Өфө: “Китап”, 1984.
5. Таһиров Таһир. Лейтенанты: повесть. – Уфа: Китап, 2004.
6. Таһиров Таһир. Сәгатьтә очрашырбыз. Повестьлар. – Уфа: Башкортстан “Китап” нәшрияты, 2004.
7. Таһиров Таһир. Әрвахлар күктә яши. Повестьлар. – Уфа: Башкортстан “Китап” нәшрияты, 1998.
8. Таһиров Таһир музеендагы мәгълүматлар.
9. Усак-Кичү урта мәктәбе музее материаллары.
10. Филиппов А. П. Последняя трава. – Уфа: Скиф, 2006.

Читайте нас: