Бөтә яңылыҡтар

Шагыйрь рухы яши күңелләрдә

“Тукай моңнары” IX Республика фестивале.

Апрель ае – ул Тукай ае. Быелгы апрель ае да вакыйгаларга бай булды: киң җәмәгатьчелек бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуны күркәм чаралар белән билгеләде. Шундый тантаналы чаралар 26 апрельдә, Г. Тукайның туган көнендә, башкалабыз Уфаның “Нур” татар дәүләт театрында да үтте.
Биредә бәйрәм чаралары иртән мәктәп укучыларының “Тукай моңнары” IX Республика сәнгатьле уку конкурс-фес­тиваленең йомгаклау туры белән башланып китте.
Фестивальнең алдагы турларында Башкортстан Республикасының 39 районы һәм 11 шәһәреннән, шулай ук Татарстаннан (Казан, Түбән Кама) һәм Чувашстаннан, барлыгы 761 укучы катнашкан. Шуларның 527 се – ялгыз чыгыш, 234 – иҗади коллективлар. Шулар арасыннан йомгаклау турына 63 укучы һәм 4 иҗади коллектив сайлап алынган. Катнашучылар “Тукай сүзе төрле телләрдә” һәм “Гамьле дөнья” номинация­ләрендә ярышты. Укучылар Тукай шигырьләрен татар, башкорт, рус, чуваш, мари, удмурт, инглиз, немец телләрендә сәнгатьле итеп сөйләде. Театр артистлары яшь башкаручыларга мастер-класслар үткәрде.
Фестиваль төрле милләт укучыларында туган илгә, туган телгә, туган җиргә, милли мәдәнияткә, Башкортстанда яшәүче халыкларның телләренә һәм традицияләренә хөрмәт, югары рухи-әхлаки кыйммәтләр тәрбияләүне максат итеп куя. Фестивальне Башкорт­стан Республикасының Мәгариф ми­нистрлыгы, М. Акмулла исемендәге БДПУ, Башкортстан татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте оештырды.
“Тукай моңнары” җиңүчеләре билгеләнгәннән соң, бәйрәм Уфа “Нур” татар дәүләт театры бинасы каршындагы Тукай һәйкәле янында дәвам итте. Бөек Тукаебызның 135 еллык юбилеена рес­пуб­ликаның билгеле шагыйрьләре, сәнгать осталары, 65нче һәм 84нче гимназия укучылары, укытучылар килгән иде. “Нур” театры артистларының чыгышы бәйрәмгә аеруча бер ямь өстәде. Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле А.А. Дәүләтшин шушы күркәм чараларны оештыручы, Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, Башкортстан татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте җитәкчесе Римма Әмир кызы Үтәшевага конгрессның “Татар милләте алдындагы хезмәтләре өчен” медален тапшырды. Чара ахырында Хөкүмәт вә­кил­ләре, милли оешма җитәкчеләре Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды.
“Тукай моңнары” фестиваленең җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы театр­ның зур залында дәвам итте. Талантлы балаларны Башкортстан Башлыгының иҗтимагый-сәяси үсеш буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары И.Н. Ханов, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай рәисе урынбасары, Бөтендөнья башкортлары корылтае Президиумы рәисе Э.Р. Аиткулова, Башкорт­стан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте җитәкчесе Р.Ә. Үтәшева тәбрикләде.
Бүләкләү тантанасы укучыларның һәм “Нур” театры артистларының чыгышлары белән үрелеп барды. Сәхнәдән, төрле телләрдә, Тукай шигырьләре, Тукай моңы яңгырап торды. Фестивальнең финалында катнашучы һәр балага дип­ломнар, бүләкләр тапшырылды.
I дәрәҗә Дипломнар белән Залина Әминева (Кыйгы районының Кыйгы авылы 2нче мәктәбе), Азалия Әхмәтшина (Благовар районының Таң мәктәбе), Әминә Билалова (Хәйбулла районының Әбүбәкер мәктәбе), Азалия Гаделшина (Дүртөйле районының Иске Баеш мәктәбе), Гүзәл Галина (Туймазы шәһәренең 1нче мәктәп-интернаты), Аделина Гизатуллина (Туймазы районының Кандра 2нче мәктәбе), Риназ Гыймалетдинов (Чакмагыш районының Имәнлекул мәктәбе), Илиза Заһидуллина (Бүздәк районының Каран мәктәбе), Илвина Зәрәфетдинова (Нефтекама шәһәренең 6нчы мәктәбе), Милена Кәлимуллина (Иглин районының Меңҗитәр мәктәбе), Гөлназ Котлымбетова (Көергәзе районының Яңа Таймас гимназиясе), Артем Люманов (Уфа шәһәренең 132нче мәктәбе), Екатерина Мингалиева (Яңавыл районының Каймашабаш мәктәбе), Артем Мурзаков (Бишбүләк районының Бишбүләк авылы 1нче мәктәбе), Ульяна Ногина (Уфа районының Михайловка мәктәбе), Данияр Сафиуллин (Баймак шәһәренең 5нче мәктәбе), Гаяз Хасанов (Борай районының Борай авылы 1нче мәктәбе), Умар Хасанов (Туймазы районының Кәкребаш мәктәбе), Камилә Шәйхетдинова (Бакалы районының Бакалы авылы 1нче мәктәбе), Борай районының Борай авылы 3нче мәктәбенең иҗади коллективы бүләкләнде.
Балтач районы Иске Балтач авылының 2нче мәктәбе укучысы Азалия Сабирова быелгы “Тукай моңнары” фестиваленең җиңүчесе дип табылды һәм Гран-прига лаек булды.
“Тукай моңнары” фестивале – Габдулла Тукай иҗатын төрле телләрдә яңгыратучы матур бәйрәм. Төрле милләт вәкилләрен берләштерүче Шигърият бәйрәме, Тукай бәйрәме.

Т.Ф. МИҢНЕӘХМӘТОВА,
бүлек мөхәррире, жюри әгъзасы.

Шагыйрь рухы яши күңелләрдә
Шагыйрь рухы яши күңелләрдә
Шагыйрь рухы яши күңелләрдә
Шагыйрь рухы яши күңелләрдә
Шагыйрь рухы яши күңелләрдә
Автор:Ильдар Кулбахтин   
Читайте нас: