Дәрес планы
а) үткән дәреснең темасын искә төшерү.
б) үз-үзеңә бәя бирү, кояшка нурлар өстәү.
в) дәрескә максатлар кую.
III. Хикәянең I өлешен уку
а) сүзлек эше
б) эчтәлеге буенча эш
в) I өлешкә исем бирү
г) үз-үзеңә бәя бирү, кояшка нурлар өстәү
а)үзаллы уку
б)төркемнәрдә эш
в) үз-үзеңә бәя бирү, кояшка нурлар өстәү
а) аудиоязма тыңлау
б) III өлешкә исем бирү
в) үз-үзеңә бәя бирү, кояшка нурлар өстәү
а) кечкенә китап булдыру
б) өй эше
в) билгеләр кую
Дәрес барышы
– Балалар, сезнең алдыгызда кояш, кояшны күргәч сездә нинди тойгылар уянды? Ул хәтта елмаеп тора (яктылык, рәхәт, җылылык). Якты кояшыбыз һәрвакыт озата барсын дигән теләк белән дәресебезне башлыйк. Һәр башкарган эшләребездән соң кояшны серле нурлар белән бизәп барачакбыз.
– Бу сурәтләр сезгә танышмы? Алар нәрсәне искә төшерә? (Р. Хафизова “Күгәрчен һәм малай”)
– Димәк, хикәя ничек тәмамалана? Бу хикәя сезне нәрсәгә өйрәтә? (Малай күгәрченне коткара, очырып җибәрә). Афәрин, үткән дәреснең темасын яхшы үзләштергәнсез, эчтәлеген аңлагансыз. Бу этапта үзегезне ничек бәялисез? (Сезнең парталарыгызда смайликлар ята, шулар ярдәмендә кәефләрегезне күрсәтегез)
– Сез җавапларыгыз белән кәнагәтьсез икән, мин чираттагы нурны кояшка куям.
– Укучылар, безнең 1 рәсем артык калган бит. Бу нәрсә белән бәйле икән? (Бүген шуның турында сөйләшербез, яңа тема белән бәйледер)
– Димәк, бүген дәресебезгә нинди максат куярбыз? (Д.Аппакованың “Шыгырдавыклы башмаклар” хикәясен укып аңларга тиешбез). Дәрес азагына безнең хикәя белән бәйләнгән китап барлыкка киләчәк.
– Хикәянең исеме буенча гына нәрсә әйтә аласыз? Рәсемнәр буенча нәрсә әйтә аласыз? Шулай итеп, хикәядә сүз нәрсә турында барыр икән?
Укыр алдыннан,авыр сүзләр өстендә эшләп алырбыз.Таныш сүзләр бармы?
Олтан-табан-подошва
Тылсымлы-волшебный
Сөенеч-радость
Гәүдә-тело
Миләүшәләр-фиалки
Төп герой кем икән? Бу сорауга җавапны хикәяне укып белербез.
III. Мин хикәянең 1 өлешен укып үтәчәкмен, сез игътибар белән тыңлагыз. (Хикәяне уку).
– Шулай итеп ,монда төп герой кем?
– Гөлшатның әтисе кызына нәрсә җибәргән?
– Хикәядә вакыйга кайчан бара?
– Гөлшатның дусты кем?
– Ләләнең әтисе кайда?
– Ә Гөлшатның әтисе сугышта кем булган?
– Ә Ләлә нәрсә турында хыяллана?
– Гөлшат үзенең башмакларын нәрсә белән чагыштыра? Шул юлларны табып укыгыз.
– Дәреслектән әтисе кайту шатлыгын күрсәткән юлларны табып укыгыз?
– Шулай итеп, алдан әйткән фаразларыбыз дөрес булганмы?
– Бу өлешне ничек атар идегез? (КАДЕРЛЕ БҮЛӘК). Бу өлешне укыгач, сездә нинди хисләр туды? Бу очракта безгә сезнең алдыгызда яткан төсләр сүзлеге ярдәм итәр. Кем чыгып ябештерә? Бу безнең китабыбызның беренче бите булды.
Бу эш төрендә үзегезне ничек бәялисез? Мин тагын бер нур өстим.
1 нче төркемгә бирем – Бу өлештә сүз нәрсә турында бара һәм нинди исем бирер идегез?
2 нче төркем – Ләлә һәм аның әнисенең кайгысы турында сөйләгез.
3 нче төркем – Ни өчен Гөлшатның күкрәгенә авыр таш кереп урнаша? Сез ничек аңлыйсыз?
Вакыт бирелә. Укучылар, 1нче төркем сез әзерме? 2 нче төркемне тыңлыйбыз. 3 нче төркемнең җавапларын тыңлау.
Яхшы, бу өлешне ничек атар идегез? Җыеп әйткәндә, бу өлешне КАЙГЫЛЫ ХӘБӘР дип әйтү бик яхшы булыр. Нинди төс беркетәбез инде монда?
Монда төркемнәрдә эшегезне ничек бәялисез? Сезнең кояшыгызга карап мин үземнең нурларымны куйдым.
ДУС АВЫРЛЫКТА СЫНАЛА. Укучыларның уен тыңлау-мин шулай атар идем, сез минем белән килешәсезме?
– Ни өчен мин шулай атадым икән? Әсәрнең бу өлешен укыганда нинди хисләр тудырды?
– Безгә тагын төсләр ярдәм итәр. Кем чыга? Китабыбызның 3 нче бите дә әзер. Игътибар итсәгез, безнең китабыбыз сары төс белән тәмамлана, ә сары төс яхшы кәеф төсе. Бу китапны мин сезгә бүләк итәм. Сезнең кәефләрегез гел яхшы, күңел кояшыгыз гел яктыртып торсын.
– Укучылар, шулай итеп ни өчен бу хикәя “Шыгырдавыклы башмаклар” дип атала икән? Ни өчен “Дуслык” дип аталмый икән?
– Бу өлештә сез эшегездән кәнагатьме, кояшка нур өстибезме? Әйе, мин дә риза, кояшка нурыбызны өстик. Карагез әле, укучылар, нинди зур, якты, нурлы кояш барлыкка килде. Аның нурлары җылылык өсти һәм дуслык символы булып тора.
– 20 нче гасыр башында нәк шыгырдавыклы башмаклар модада булган. Алар атлаганда үзенчәлекле тавыш чыгара, аларның үкчәләре агачтан эшләнгән. Гөлшат хәтта шундый иң модалы башмакларын да дусыннан кызганмаган. Менә нинди дуслык була икән, укучылар?
Өй эше:
1) Дуслык турында 3 мәкаль язарга;
2)“Чын дуслык”темасына кечкенә хикәя төзергә;
3) Текст буенча рәсем төшерергә.
Билгеләр кую.
Барыгыз да бүген бик яхшы эшләдегез, афәрин! Бүгенге дәрестә бик актив укучыларга “биш”ле билгеләре куяр идем. Ә калганнарны алдагы дәресләрдә тагын да активрак булырга чакырам. Исән булыгыз!