Бөтә яңылыҡтар

Матурлык дөньяны коткарыр

 Г. Кутуйның «Рәссам» әсәрен йомгаклау дәресе. VII сыйныф З.Җ. МАНСУРОВА, Бүздәк районы Каран урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Г. Кутуй гомерен туган ил өчен кызганмаган күренекле татар язучысы. Җиңүгә бик аз вакытлар калса да, ул туган якларына кайтып җитә алмый. Ләкин аның шушы үлемсез әсәрләре аша аның чын солдат, ватанпарвәр икәнен аңлыйбыз.

Матурлык дөньяны коткарыр
Матурлык дөньяны коткарыр

Матурлык дөньяны коткарыр

(Г. Кутуйның «Рәссам» әсәрен йомгаклау дәресе. VII сыйныф) 

 

Максат: Г. Кутуйның иҗатын өйрәнү

Бурычлар:

  1. Г. Кутуй иҗаты буенча белгәннәрне тулыландыру, системалаштыру;
  2. Укучыларда жанр буларак хикәягә анализ ясау күнекмәләрен булдыру, укучыларның фикерләү сәләтен һәм иҗади активлыгын үстерү;
  3. Әсәрдә фашизмга каршы көрәштә сәнгатьнең көчле корал булуын күрсәтү, укучыларда ватанпарвәрлек хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: язучыны портреты, интерактив такта, ноутбук, картиналар, Гарифуллина М.Я., Сафиуллина Ә.Н., Сафиуллина Г.М., Хәсәнова Ф.Ф. 7 нче сыйныф өчен әдәбият дәреслеге. – Казан: Мәгариф-Вакыт, 2014.

Предметара бәйләнеш: тарих, музыка, рәсем.

Дәрес барышы:

Уку эшчәнлегенә әзерлек. Уңай мотивация тудыру.

Исәнмесез! Исәнме әле!

Нинди җылы сүз икән!

Һәр күңелне эретерлек,

Һәркемгә дә үз икән.

Берәү әйтә танышына:

“Туган, хәерле иртә!”

Җылы сүздән туган шатлык

Көн буена җитә!

– Хәерле көн, кадерле укучылар! Әйдәгез әле тәрәзәгә күз салыйк. Нәрсәләр күрәсез? (Көтелгән җаваплар: аяз күк йөзе, кояш, агачлар һ.б.)

– Укучылар, бүгенге көнебез безнең шушы кояш кебе якты, күңелебез күк йөзе кебек аяз һәм тыныч булсын. Шуның өчен дәресебезнең һәр минуты сезгә тик яхшылык алып килсен өчен бар көчебезне салыйк.

Уку мәсьәләсен кую.

Укучылар, сезнең алда татар һәм рус рәссамнарының картиналары. Шушы картиналар буенча сөйләшеп алыйк әле. Иң беренче чиратта аларны нәрсә берләштерә?

Көтелгән җаваплар:

  1. Сугыш
  2. Тормыш
  3. Мәхәббәт
  4. Матурлык
  5. Рәссамнар

Беренче һәм икенче картиналар – Бөек Ватан сугышы, барсында да төрле язмышлар чагылыш тапкан. Сугыштан соңгы вакытларны да үз эченә алган. Анда без  авыл тормышын, мәхәббәт һәм гореф-гадәтләребезне чагылдырган күренекле “Сабантуй” картинасын да күрәбез. Рәссам төрле вакыйгаларны сурәтләгәндә төрле төсләр кулланган. Картиналар төрле темаларга булса да матур, игътибарны җәлеп итә, тарихны күзаллап була.

– Укучылар,  яхшы. Чынлап та шушы картиналар үз эченә тормышның төрле вакыйгаларын, төрле вакытларны алган. Аларны барсын да рәссам иҗат иткән. Укучылар, сез рәсем сәнгате турында нинди әсәрләр беләсез? (Г. Тукай “Бер рәсемгә”, Г. Кутуй “Рәссам”, Ә. Закирова “Рәсем ясый рәссам”)

– Сез Г.Кутуйның “Рәссам” хикәясен әйтеп үттегез. Димәк, бүген без сезнең белән “Рәссам” хикәясен анализларбыз.

Уку мәсьәләсен чишү. Белемне актуальләштерү

  1. Авторның иҗаты турында белешмә (Г. Кутуйның портреты куела. Интерактив тактада язучының алдагы елда үтелгән “Сагыну” нәсере ачыла. Текстта төшеп калган урыннар бар. Укучылар үзләре дөрес итеп төшеп калган урыннарны тутыралар. Кемдә интерактив такта юк, мөмкин кәгазьләрдә таратырга. )

– Үткән дәрестә без Г. Кутуй тормыш юлы хакында сөйләшеп узган идек Сезнең алда аның “Сагыну” нәсереннән өзек. Исегездә булса, без аны үткән ел ятлаган идек. Әйдәгез хәтерләрне яңартыйк әле. Шуны дөрес итеп тутырыйк.

Без ... (мәйданга) керәбез. Поляк яшьләре, безне котлап, үзләренең иң матур җырларын җырлыйлар. Әмма минем ... (күңел) еракта. Мин үзебезнең ... (Кызыл мәйданыбызны) сагынам һәм ... (туган илдән) килгән ...(хатларны) укыйм. Дусларым, кардәшләрем миннән, ... (сагынасыңмы), дип сорыйлар. Минем бугазыма төен тыгыла. Мин төенне йота-йота җавап язам:

Телеграмм баганасы — олы юлга ... (маяк) ул,

Сагынасыңмы дип сорыйсыз — сагынмаган кая ул!

Сагындым, бик сагындым сине, … (туган ил)!

– Афәрин, бик яхшы. Укучылар, Г. Кутуй гомерен туган ил өчен кызганмаган күренекле татар язучысы. Җиңүгә бик аз вакытлар калса да, ул туган якларына кайтып җитә алмый. Ләкин аның шушы үлемсез әсәрләре аша аның чын солдат, ватанпарвәр икәнен аңлыйбыз.

  1. Әсәр турында әңгәмә. Белемне ныгыту.

– Укучылар, хикәя жанрына нинди билгеләмә бирербез? (күләме ягыннан кечкенә, төп геройлары аз, бер яки ике генә вакыйгасы булган чәчмә әсәр.) Искә төшереп үтәбез, шушы хикәядә нинди вакыйгаларны үз эченә алган?

(сугыш вакыты, кешеләр үзләренең туган шәһәреннән китәләр, Макс Латис  шәһәрдә кала; рәссам  рәсем ясый башлый; Макс Латисның картиналарын яшерә; Латисны авыр хәлдә табалар; картинасының бөтен дөньяга таныла).

– Укучылар, әйдәгез әле төп геройга характеристика биреп китик. Ничек ул сезнең күз алдында калды?

Көтелгән җаваплар:

  • Талантлы рәссам;
  • Кыю, тәвәккәл;
  • Чын патриот;
  • Үз халкының данлыклы улы.

– Ни өчен ул гаиләсе белән китми? Ә шәһәрдә кала? Ул бит гади рәссам гына!?

(шәһәрдән ашыгыч чыгып китүне ул җинаятькә санады; ул башкалар белән китсә, аның барлык картиналарын да юкка чыгарыр иделәр. Ә ул кайберләрен яшереп алып кала ала). 

– Укучылар, картина иҗат итәр өчен рәссамны нинди вакыйга тетрәндерә? (Фашистларның бала табу йортын яндырулары.)

 – Дөньясын онытып, рәссам нинди картина иҗат итә? (“Гитлерга мең нәләт”.)

– Рәссамның башка картиналары да булуы билгеле. Ни өчен язучы Г. Кутуй рәссамның “Гитлерга мең нәләт” дигән картинасын безгә  тасвирлый?(чөнки анда бала табу йорты сурәтләнгән, анда ана баласын “коткарыгыз!”, дип ялвара.)

– Дөрес, монда без яшәү һәм үлемнең көрәшен күрәбез. Бала – ул киләчәк. Димәк, шушы алым белән язучы безгә нәрсә әйтергә теләде икән? (Балаларны коткарырга, сугыш бетәр, киләчәк буынны иң беренче чиратта саклап калырга кирәк).

– Ни өчен Макс Латиус партизаннарга барып кушыла? Ул башка юл сайлый ала идеме? (Әлбәттә, сайлый ала иде. Тик ул “Хурланган кызлар, җәзаланган балалар, кабергә тереләй күмелгән картлар өчен” үч ала.)

Ял минуты.

– Укучылар, мин сезгә ике төрле аудиоязма куям. Һәм картиналар тәкъдим итәм. Сез язмаларны картиналар белән тәңгәл китерегез)

(1нче аудиоязма Д. Шостаковичның 7нче симфониясе “Ленинградская”;

2нче аудиоязма С. Сәйдәшевның “Советлар армиясе маршы”)

1 нче слайд (Ю.В. Белов “Җиңү”)

 


2 нче слайд (Е.А. Корнеев “Ленинград блокадасы”)

 

– Без сезнең белән күренекле композиторларның язмаларын тыңлап, күренекле рәссамнарның картиналарына күз салдык. Ни өчен шундый тәңгәллек сайладыгыз? (1нче язма – 2нче слайд, 2нче язма –1нче слайд. Чөнки С. Сәйдәшев Совет армиясенең көчен, батырлыгын шушы рәсемдәге солдатлар рухы аша чагылдыра, ә Д. Шостаковичның 7нче симфониясенең исеме үк герой шәһәр – Ленинградка багышланган)

Дәреслек өстендә эш. Төркемнәрдә эш.

– Укучылар, хәзер без сезнең белән текст өстендә эшләп алырбыз. Беренче төркем тексттан эпитетлар таба, икенче төркем фразеологизмнарны барлыйбыз. Әйдәгез әле шуларны укып ишеттерик.

Эпитетлар: әкәмәтрәк табигатьле кеше,  куркынычлы минутта, гөнаһсыз бала, кыйммәтле вакыт, карачкыл шәүләләр,  кыргый бандит, һ.б.

Фразеологизмнар: Даны дөньяга таралган, күзләре төштеләр, язмыш көтә, күздән югалды, уена да кермәде, һ.б.

  • Рефлексия

– Укучылар, сүзләр болытына күз салыйк әле.

– Бу сүзләр барсы да безнең текстта бирелгән. Нинди сүзләр шушы төркемдә сез кирәкми дип уйлыйсыз? (Сугыш, ут, фашизм, үлем)

– Әйе, сез санап киткән сүзләр алар бары тик югалту, киләчәксез тормыш, кайгы кына алып килә.  

– Әсәрне дә язучы нәрсә дип тәмамлый? Әйдәгез шул юлларны укып китик (“Бөек иҗат һичкайчан югалмый. “Гитлерга мең нәләт” картинасы турында газета-журналларда мәкаләләр чыкты. Картина Мәскәүгә җиткәч, аны карар өчен меңнәрчә халык күргәзмәгә агылды.”)

– Балалар, ни өчен без теманы “Матурлык дөньяны коткарыр”, дип атадык? (тыныч тормыш кына матур. Г. Кутуй да бары матур, тыныч тормышта гына рәсссамнар да, композиторлар да, язучылар да иҗат итәргә сәләтле, дигән фикерне безгә җиткерергә омтылган).

– Ничек уйлыйсыз, бу Макс Латиусның соңгы рәсеме булдымы икән? (Юк, фашистларны җиңеп, ул үзенең иҗатын дәвам итә)

– Сугыш чорларын чагылдырган картиналар сезгә күбрәк ошыймы, әллә инде киресенчәме? (тыныч тормыш, туган ил, бакчалар, матур кошлар һ.б. сурәтләнгән рәсем ошый).

– Укучылар, афәрин. Бары тик матур дөнья гына яхшы эшләргә илһамландыра. Һәр кеше бу тормышка килгән икән, ул иҗат итсен, яшәсен, туган иленең ватанпарвәр улы-кызы булсын,  дигән теләктә калабыз. Ә хәзер инде өйгә эшне язып куегыз!

Өйгә эш.

  1. “Матурлык дөнҗяны коткарыр”, темасына сочинение язарга.
  2. Җиңүнең 80 еллыгына багышланган рәсем төшереп килергә.

Йомгаклау. Бәяләү

Укучылар, бүген без сезнең белән Г. Кутуйның “Рәссам” хикәсен өйрәнү нигезендә бик күп мәгълүматлар алдык. Рәсем,  музыка сәнгате хакында да сөйләштек. Без быел сезнең белән бик зур вакыйга – Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үттек. Ләкин кызганычка каршы, фашизмны шул вакытларда җиңсәк тә ул һаман тамыр җәергә омтыла. Моңа юл куймас өчен безнең туганнарыбыз да, ватандашларыбыз да МХОда катнаша. Без инде сугышның тизрәк бетүен теләп калабыз. Сау булыгыз!

Фото: соm

Автор: Римма Баймырҙина
Читайте нас