Салмак кына көй ишетелә. Сәхнәдә әби белән малай.
Әби бәйләм бәйли, ә оныгы Габдулла Тукайның “Туган тел” шигырен укый.
Малай. Әбием, ә кем соң ул Габдулла Тукай?
Әби. Тукай – ул, балам, татар халкының танылган шагыйре, татарның бөек улы. Син улым инде йокларга әзерлән, әнә караңгы да төшеп килә. Ә мин капкаларны бикләп керим. (чыга)
Малай. Тукай, Тукай... Әтинең китап киштәсендә аның китаплары бар микән? (киштәдән китаплар карый). Габдулла Тукай. “Шүрәле”, “Кәҗә белән Сарык”, “Бишек җырлары”, “Шигырьләр”... Чыннан да, Тукай абый бик күп язган икән. (“Шүрәле” әкиятен укый башлый һәм йоклап китә)
“Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл – Кырлай, диләр;
Җырлаганда көй өчен “тавыклары җырлый”, диләр.”
“Бишек җыры”ның көе.
Сәхнәгә Шүрәле, Күбәләк, Су анасы, Шәкерт керәләр.
Малайның баш астына мендәр салалар, өстенә каплыйлар.
Су анасы. Тс-с-с-с! Сабый йоклап китте.
Күбәләк. Шауламагыз! Шауламагыз!
Шүрәле. Әнә, ул да минем турыда китап укый башлаган. Инде Тукайга 139 яшь тулса да, әсәрләре һаман халык арасында яши!
Шәкерт. Дусларым, килегез әле. Әйдәгез без Сабыйны “Могҗизалы Тукай иле” белән таныштырабыз.
Барысы бергә. Әйдәгез! Әйдәгез! (чыгалар)
“Туган авыл” җыры.
Сәхнәгә җиләк җыя-җыя кызлар керә. Кошлар тавышы ишетелә.
1 кыз. Кызлар, монда килегез. Карагыз әле күпме җиләк, һичшиксез җыярбыз бер чиләк.
2 кыз. Нинди эреләр, кып-кызыллар!
Былтыр (карана-карана чыга). Кызлар, үзегез генә монда нишләп йөрисез? Шүрәле фәлән килеп чыгып куркытмасын тагы?
3 кыз. Шүрәле?! И былтыр, син һаман да Шүрәлегә ышанасың мени? Кызлар, ә сез ышанасызмы? (кызлар көләләр).
1 кыз. Юк, Габдулла Тукай да бит:
“Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр;
Барчасы юк сүз аларның – булганы юктыр гомер”. – дип язган бит.
Былтыр. Я, ярый, мин әнә тегендә утын кисәрмен, алай-болай була калса, чакырырсыз.
Кызлар. Ярар, ярар!
Көй ишетелә. Сәхнәгә Күбәләк очып керә.
2 кыз. Ай-яй! Нинди матур күбәләк!
“Бала белән Күбәләк” җыры башкарыла. Арткы фонда Шүрәле күренә. Ул кызларны күзәтә.
Кызлар:
Әйт әле, Күбәләк,
Сөйләшик бергәләп:
Бу кадәр күп очып
Армыйсың син ничек?
Ничек соң тормышың?
Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп,
Табаламсың ризык?
К ү б ә л ә к:
Мин торам кырларда,
Болында, урманда;
Уйныймын, очамын
Якты көн булганда.
Иркәли һәм сөя
Кояшның яктысы;
Аш буладыр миңа
Чәчәкләр хуш исе.
Тик гомрем бик кыска:
Бары бер көн генә, —
Бул яхшы, рәнҗетмә
Һәм тимә син миңа!
Шүрәле. Иһи-һи, кызлар! Ничек матур җырлыйсыз! Әйдәгез бераз кети-кети уйнап алабыз. (Кызлар куркып качалар). Кыз-ла-а-а-ар, сез кая киттегез?
Былтыр. Ни булды, кызлар? Ә, син урман сарыгы, иске гадәтеңне ташламадыңмени әле?
Шүрәле. Минме? Мин бит болай гына, кызык өчен генә.
Былтыр. Я, ярый, яхшы тыңлап тор: әнә шунда бар ич озын һәм бик юан бер бүрәнә. Мин дә көч-ярдәм бирермен, шул агачны бергә-бергә ошбу арбага салыйк. Бүрәнәнең бер очында бар әчелгән ярыгы, шул җиреннән нык кына син тот, и урман сарыгы.
Шүрәле. Хәзер, хәзер. Әйдә булды, сук берне. (Былтыр балта белән агачка суга)А-а-а! А-а-а! Кулым, кулым кысылды! И егет, бераз кызган мине, коткарчы. Моннан ары үзеңә, улыңа, нәселеңә тимәм. Бик авырта кулларым, дустым, җибәр, зинһар, җибәр.
Былтыр. Инде өйгә дә кайтырга вакыт. Я, ярый, хуш!
Шүрәле. Тукта! И егет, һич юк икәндер мәрхәмәт хисең синең;
Әйтче, зинһар, мәрхәмәтсез! Кем син? Исмең кем синең?
Былтыр. Әйтсәм әйтим, син белеп кал: чын атым “Былтыр” минем (чыга).
Шүрәле. Коткарыгыз, зинһар, коткарыгыз! Аһ, үләм бит, бу бәладан кем килеп йолкыр мине?
Сәхнәгә Су анасы чыга.
Су анасы. Кем шулкадәр кычкыра? Ни булды? И мескен Шүрәле, сине дә алдадылармы? Менә мине дә төп башына утырттылар бит. Әнә теге авылдагы бер малай минем алтын тарагымны алып качты, шуны эзләп йөрим мин. Син аны күрмәдеңме? Әгәр дә миңа ярдәм итсәң, мин сине азат итәрмен. Әйдә авылга барып киләбез.
Шүрәле. Су анасы, коткара гына күр инде. Бөтен ышаныч синдә генә. Ай кулым, коткарыгыз! (чыгалар).
Этләр өргән тавыш ишетелә. Кармак белән чиләк тоткан малай һәм Акбай сәхнәгә чыгалар.
Шәкерт. Акбай, тукта әле, тукта!
“Кызыклы Шәкерт” шигыре.
Әйдәле, Акбай! Өйрән син, арт аягың берлә тор;
Аума, аума! Туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!
Акбай. Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;
Мин туганга тик ике айлап булыр йә өч кенә.
Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;
Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.
Шәкерт. Ах, җүләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул:
Картаеп каткач буыннар — эш белү уңгайсыз ул!
Акбай өрә-өрә чыга. Сәхнәгә икече малае белән әни кеше керә.
Ана. Улларым, инде дәресләрегезне хәзерләгез (икенче малай дәрес эшләргә утыра). Ә син Айдар улым кыя болай җыенасың?
Шәкерт. Әнием, мин малайлар белән бераз су коенып, балык тотып кайтам әле.
Ана. Кара аны, озак йөрисе булма.
Шәкерт. Яхшы, әнием! (җырлый-җырлый чыга)
Җиктереп пар ат Казанга киттем туп-туры карап:
Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап”...
Чын күңел берлән укый ул, кат-кат әйтеп һәр сүзен;
Бик озак шунда утырды, бер дә алмастан күзен.
Шул чагында бу Сабыйны чакыра тышка Кояш:
«И Сабый, – ди, – әйдә тышка, ташла дәрсең, күңлең ач!
Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман;
Чыкчы тышка, нинди якты, нинди шәп уйнар заман!»
Бу Кояшның сүзенә каршы җавабында Бала:
«Тукта, сабрит, уйнамыйм, – ди, – уйнасам, дәрсем кала.
Көн озын ич, ул уенның мин һаман вактын табам,
Чыкмамын тышка уенга, булмыйча дәрсем тәмам».
Ул, шулай дип, кимчелек бирми укырга дәртенә,
Бик каты ихлас белән чынлап ябышты дәрсенә.
Өй түрендә шул заман сайрый ботакта Сандугач,
Ул да шул бер сүзне сайрый: «Әйдә тышка, күңлең ач!
Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман,
Чыкчы тышка, нинди һәйбәт, нинди шәп уйнар заман!»
Сандугачка каршыга биргән җавабында Бала:
«Юк, сөекле Сандугачым, уйнасам, дәрсем кала.
Туктале, бетсен дәрес, – ди, – әйтмәсәң дә уйнарым,
Син дә сайрарсың матурлап, мин авазың тыңларым!»
Ул шулай дип, һич зарар бирми укырга дәртенә,
Бик каты ихлас белән чынлап кереште дәрсенә.
Шул вакытта өй түрендә бакчада бер Алмагач
Чакыра тышка Сабыйны: «Әйдә тышка, күңлең ач!
Бик күңелсездер сиңа эштә утырмак һәрвакыт,
Әйдә, чык син бакчага, җитте хәзер уйнар вакыт!»
Алмагачның сүзенә каршы җавабында Бала:
«Юк, сөекле Алмагачым, уйнасам, дәрсем кала.
Тукта, сабрит аз гына, – ди, – и кадерле Алмагач,
Һич уенда юк кызык, дәрсем хәзерләп куймагач».
Күп тә үтми, бу Бала куйды тәмамлап дәрсене,
Куйды бер читкә җыеп дәфтәр, китапны – барсыны.
Чыкты йөгреп бакчага: «Йә, кем чакырды, – дип, – мине?
Әйдә, кем уйный? Тәмам иттем хәзер мин дәрсеме!»
Шунда аңгар бик матурлап елмаеп көлде Кояш,
Шунда аңгар кып-кызыл зур алма бирде Алмагач;
Шунда аңгар шатланып сайрап җибәрде Сандугач,
Шунда аңгар баш иделәр бакчада һәрбер агач. (барысы да чыгалар)
Балыктан Шәкерт йөгереп кайтып керә.
Шәкерт. Әни, әни дим! Мин алтын тарак таптым. Кара, кояшта ничек ялтырый ул. Мин шул чаклы йөгердем, шул чаклы йөгердем, шул хәтле сусадым. Әнием, миңа су бир әле, зинһар!
Ана. Балам, син бу таракны каян алдың? Бик шомлы тарак бу, кая әле ераграк яшереп куйыйм. Ә син улым йокларга ят, соң инде, дәресләреңне иртән ясарсың.
Шәкерт (йокларга ята). Эллә нишләп йокы килми. (Таракны алып карый башлый). Бигрәк матур тарак (Тәрәзә каккан тавыш ишетелә). Чү, кемдер тәрәзә кага түгелме? Әллә Су анасы тарагын эзләп килгәнме? (Таракны яшерә, үзе юрган белән каплана).
Ана. Кем бар? Ни кирәк? Кара төн уртасында кем йөри? Нәрсә бар соң төндә берлән, и пычагым кергери!
Су анасы. Су анасы мин. Китер, кая минем алтын тарак? Бир! Бая көндез алып качты синең улың, карак!
Шәкерт. Ходай, инде мин кайда барыйм?
Ана. Урлап качты? Ах, улым, эшләр харап. Китер тизрәк алтын таракны.
Су анасы. Бирегез минем тарагымны. Ачыгыз ишекне, тәрәзәләрегезне ватам... Кая минем алтын тарак?
Ана. Менә, менә тарагың. Тынычлан, Су анасы, балаларны куркытма. Ә син улым кеше әйберенә бүтән кагылмаска сүз бир, бу бит бик начар гадәт.
Шәкерт. Әнием, мин башкача иясез әйберләргә тимәскә сүз бирәм. Абыем кебек тырышып укырга да сүз бирәм. Әнә ул һаман дәресен карап утыра. (чыгалар)
“Бишек җыры” ның көе. Сәхнәдәге малай йокысыннан уяна.
Малай. Нинди матур төш! Хәзер инде мин Тукай абыйның шигырьләрен, әкиятләрен көндә укыячакмын.
Әкиятләрен сөйләп, тыңлап,
Телләребез ачыла.
“Су анасы”, “Шүрәлеләр” –
Безнен дуслар бары да.
Барлык катнашучылар да сәхнәгә чыгалар.
Шүрәле. Нинди таныш моңлы көй бу?
Тукай җыры – “Туган тел”.
Истән бер дә чыкмый торган
Халык көе – “Туган тел”
“Туган тел” җыры.
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.
И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!
Фото: com