Бөтә яңылыҡтар

Нәҗибә Әминева шигырьләре

Минем дустым Минем дустым ул чын булсын, Дус уены уйнамасын, Миннән аласы файдалар Хакында уйламасын. Юмарт булсын — Бернәрсәсен Миннән кызганмас булсын, Һәм биргәненә үкенмәс, Җаны сызланмас булсын.   Тик шундый дусның түренә Гел барып йөрер идем, Аһ, шундый дуска гомеремне, Җанымны бирер идем...   Әнкәй һәм мин Туган өйгә кайтып, Тып-тын калып Әнкәемә баккан минутлар Ага сөенеч булып, бәхет булып Һәм, нигәдер, моңсу булып та...   Бер яшерен сагыш, беләм, әнкәй, Синең йөрәккә дә үтәсе... Әллә арта барган ак чәчеңнән, Җыерчыктан микән барысы?..   Әллә иртән китәсемне уйлап, Сагышланып куя күңелләр, Аерылуның әллә бер буласы Иң олысын тоя күңелләр...   ...Сөенеп очрашканда Бер бик нечкә Сагышны да тоябыз шулай без... Бер-беребез белән еллар буе эчтән Хушлашабыз да шул, бугай, без, Әнкәем!...

Нәҗибә Әминева шигырьләре
Нәҗибә Әминева шигырьләре

Балам, бәгырем минем

Не за свой же прах —

За тебя мой страх...

Сильва Капутикян

Әнкәең барыбер кичерә —

Белеп торасың, балам...

Шуңамы, миңа авыр сүз

Ычкындырасың, балам...

 

“Кичер, әнкәй!..” — дисәң җитә

Җанымны эретергә...

Нишләрсең, тик уянмасам

Берчак гафу итәргә?..

 

Нишләрсең, уяталмасаң

Үксеп тә барыбер мине?

Әйтмә син авыр сүзеңне,

Соң бит кызганам үзеңне,

Балам, бәгырем минем...

 

Кунактан кайткач...

Тыйнак булдыкмы кунакта,

Бик озак тормадыкмы?

Килешле генә кыйланып,

Тиешле генә сыйланып,

Уйнап-көлә алдыкмы?

 

...Дустан кайттык,

Ник җаныбыз

Риза, тыныч, тын түгел...

Без микән артык тынгысыз,

Дуслыкмы соң чын түгел...

 

Яратам икесен дә

Бер нәнәй яшь,

Ак кунмаган

Кап-кара чәченә дә.

Әни әйтә: “Җитмәгән ул

Пенсия яшенә дә”.

 

Ул нәнәем йомшак сүзле,

Мине бер дә әрләми.

Үзе юмрат, бүләкләрен

Миннән бер дә жәлләми.

 

Ә бер нәнәемнең инде

Чәчләре дә аграк.

Бите дә җыерчыклырак,

Ул нәнәем картрак.

 

Карт булса да сөйкемле ул,

“Балам” дип өзелеп тора —

Мине бик-бик яратканы

Сүзеннән сизелеп тора.

 

Төсе дә нәнемнәрнең

Ике икесенеке:

Берсенеке аграк та,

Карарак берсенеке.

 

Авылда ул, күбрәк тышта,

Мөгаен, шуңа кара.

Кап-кара ук түгел инде,

Ул матур гына кара.

 

Акмы, карамы, яратам

Икесенең төсен дә.

Яшьме, картмы, бик яратам,

Яратам икесен дә!

 

Ник ояла

Алтынчыда укыса да,

Абыем буйга озын.

Әнием әйтә миңа гел:

“Шулай үс син дә, кызым!”

 

Сөенә әни,

Тик абый

Үзе яратмый буен.

Буен телгә алсак, аңа

Була бигрәк кыен.

 

Ә миңа буй түгел, телем

Бигрәкләр озын, диләр.

Карадым — аны кып-кыска

Күрсәтә бит көзгеләр.

 

Озын икән —

Гарьләнмим мин.

Авызга сыя ла ул!

Абый да дөньяга сыя,

Белмим, ник ояла ул...

 

Ике мизгел

Мин бу, аудым үлән арасына —

Ару-талулардан соң чиктә.

Тургай дип юк баш күтәрер хәлем,

Гөжлә, чебен, сикер, чикерткә.

 

Мәш киләсез, йөгерәшез өстә,

“Бу кем әле, ни?” — дисез инде.

Егылгына — җирдә гадәт шундый —

Ябырылырга әзерсез инде.

 

Очарга дип талпынудан арып,

Арагызга аудым бу җәйдә.

Өсләремдә, йөзләремдә инде

Вакчыл дөнья, мыжгылда, әйдә...

 

...Мин бу, чумдым гөлләр арасына —

Дөньям бүген бөтен, түгәрәк.

Тыңлыйм, сайра баш очымда, тургай,

Өстемә кун, зәңгәр күбәләк.

 

Мин үзем дә канатлы кош бүген.

Җаным үзе зәңгәр күбәләк.

Канатлан син, Җирем!

Бәхетемнең

Тантанасын итик бергәләп.

 

Канатланмый түмгәк — бөҗәкле җир...

Мин — канатлы, очтым югары.

Вакланмадым: бөҗәге-ние белән

Күкрәгемә кыстым Җир шарын.

 

 

Белеп тора кебек

Түбән генә кебек бу болытлар

Югарыдыр инде.

Алсу күренсә дә, алар бары

Су парыдыр инде.

 

Күктә булсалар да, ул болытлар

Җирдә биттуалар.

Су булгач, су — иссез,

Һәм, әлбәттә,

Төссез инде алар.

 

Иссез, төссез...

Дөньяларда әмма

Яшәү ярый кебек:

Биек күкләр кайчак түбәнәеп

Сиңа карый кебек.

Төссез дөнь син дип, алсуланып

Көлеп тора кебек —

Алданасың килгәннәрен

Белеп тора кебек.

 

Бәһаләнеп җитмибез

Бәхетеннән, мөлкәтеннән

Кемнең риза чагы бар...

Кеше гомере зур нәрсә шул,

Шуларга шул хакы бар.

Бәясен аңлап гомернең

Ниләр өмет итмибез...

Дөнья тарафыннан гына

Бәһаләнеп җитмибез...

 

Шөкер!

Хәлләремне аңлап, утаклашып,

Күңелемдә шигырь яшьнидер...

Күңелендә шигырь яралмаган

Бәхетләрдә ничек яшидер?!

 

Һәм кайгылар

Минем генә түгел,

Башканың да эчен өзәдер...

Йөрәгендә шигырь яралмаган

Кайгыларга ничек түзәдер?!

 

Тик яралу — әле язылу түгел —

Язылмаган чагың күп, шигырь...

Язылмаган чагың күп булса да,

Яралмаган чагың юк, шөкер!..

Нәҗибә Әминева шигырьләре
Нәҗибә Әминева шигырьләре
Автор: Римма Баймырҙина
Читайте нас