Туган телдә имтиханга әзерләнәбез

А.З. ГАБДРАХМАНОВА, Уфа шәһәре 84 нче татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы   Ел саен республикабызның белем бирү оешмаларының IX сыйныф укучылары татар теленнән имтихан сайлый. Теләк белдерүчеләрнең саны артканнан арта. Яңа формада үтүче бу сынауга күпләребез күнегеп тә бетте. Шулай да биремнәр структурасына, эчтәлегенә игътибарны юнәлтү бер дә зыян итмәс. Нинди биремнәрдән тора соң имтихан?

Туган телдә имтиханга әзерләнәбезТуган телдә имтиханга әзерләнәбез
Туган телдә имтиханга әзерләнәбез

Татар теленнән имтихан 3 өлештән тора. Тәүге өлеш тест формасында төзелгән һәм ул үз эченә 10 сорауны ала. Мәсәлән:

  1. Авазлар саны белән хәрефләр саны туры килмәгән сүзне билгеләгез.

А) Яшьлек В) Ялкын

Б) Чәчәк Г) Бал

  1. Хаталы сүзне табыгыз.

А) Һәйкәл В) Шәхәр

Б) Төтен Г) Хәл

  1. Кайсы сүздә рәт гармониясе сакланмаган?

А) Инсафлының В) Теле

Б) Сафлык Г) Була

  1. Үзара синоним булган сүзләрне билгеләгез.

А) Кайнар − салкын

Б) Матур − чибәр

В) Озын − кыска

Г) Баса − утыра

  1. Антонимнар булган җөмләне табыгыз.

А) Ай якты да, әмма җылытмый.

Б) Аз сөйлә, күп эшлә.

В) Кая барсаң да, бер кояш.

Г) Ялкау эш яратмый.

  1. Неологизмны билгеләгез.

А) Җанатар В) Вә

Б) Хан Г) Көн

  1. Кушма сүзне билгеләгез.

А) Чирәм В) Йөрүче

Б) Ишегалды Г) Үскән

  1. Зат алмашлыгын табыгыз.

А) Кая В) Мин

Б) Әнә Г) Нәрсә

  1. Ак гөмбәне каен, имән, нарат урманнарында очратырга мөмкин.Җөмләдәге тиңдәш кисәкләрне билгеләгез.

А) Ак

Б) Гөмбәне

В) Каен, имән, нарат

Г) Очратырга мөмкин.

  1. Күзләре уттай яна иде.Бу җөмләдә нинди сурәтләү чарасы кулланылган?

А) Метафора В) Чагыштыру

Б) Эпитет Г) Метонимия

Һәр сорауга дүрт җавап варианты тәкъдим ителгән. Шул җавапларның берсе генә дөрес. Укучы шул дөрес җавапны билгеләргә тиеш. Һәр дөрес җавап укучыга 1 балл бирә.

Имтиханның икенче өлешендә укучыларга текст тәкъдим ителә. Укучы текстны укып чыгарга һәм тексттан соң бирелгән 11-20 нче сорауларга җавап бирергә тиеш. Мәсәлән:

Рәхмәт яусын

(1) Малайның бер кулында төенчек, икенчесе белән әбине җитәкләгән. (2) Әбекәй әледән-әле карана. (3) Күрәсең, машина­фәлән бәрдереп китмәгәе дип борчыла. (4) Малайның йөзе тыныч, чөнки ул-бу булмасын яхшы белә. (5) Урам чатындагы светофорның яшел күзе чекерәеп янып тора.

(6) Ниһаять, малай белән әби мин басып торган урынга җиттеләр. (7) Зур төенчек әби кулына күчте. (8) Карчыкның шатлыгы йөзенә үк бәреп чыккан.

(9) − Кул-аягың сызлаусыз булсын, − дия-дия, ул кечкенә юлчының аркасыннан сөйде.− Рәхмәт яусын үзеңә.

(10) Малай да бәхетле елмая. (11) Ул саубуллашты да, әбигә хәерле юл теләп, ары китте. (Р. Гыйззәтуллина)

  1. Әйтелү максаты ягыннан 1 нче җөмләнең төрен билгеләгез.
  2. 2 нче җөмләнең иясен һәм хәбәрен табыгыз.
  3. 4 нче җөмләдә ул-бусүзе төзелеше ягыннан нинди сүз?
  4. Тынычсүзенең антонимын уйлап языгыз.
  5. Юл аша светофорның нинди төсе янгач чыгарга ярый?
  6. 6 нчы җөмләдә зат алмашлыгын дөрес билгеләгез.
  7. Зурсүзенең синонимнарын уйлап языгыз.
  8. 10 нчы җөмлә − кушма, яисә гади җөмләме?
  9. Сез әби урында булсагыз, малайга нинди җылы сүзләр әйтер идегез?
  10. Бирелгән текст нинди стильдә язылган?

Бу сорауларга җавапның дөреслеге, тулылыгы искә алына. Һәр дөрес җавап укучыга 3 балл китерә ала.

Ә инде имтиханның 3 нче өлешендә укучыларга киң билгеле мәкаль я әйтем тәкъдим ителә. Мәсәлән, энә дә бүләк, дөя дә бүләк. Имтиханда катнашучы 10 җөмлә белән әлеге мәкальнең мәгънәсен аңлатырга һәм үз мөнәсәбәтен белдерергә тиеш. Әгәр бу этапка кадәр укучының татар теленнән теоретик белеменә басым ясалса, бу этапта укучының грамоталылыгы, үз фикерен язмада чагылдыра алуына зур игътибар бирелә. Укучы биремен тиешле рәвештә башкарса, 10 балл җыя ала.

Балларның бәягә күчү нечкәлекләре

 

Балл

Бәя

Белем үзләштерелү дә­рә­җә­се

1

0-15

2

Бик түбән, начар

2

16-25

3

Түбән

3

26-40

4

Яхшы

4

41-50

5

Югары

 

 

Таблицада күренгәнчә, укучы, бар сорауларга да дөрес җавап биреп, барлыгы 50 балл җыя ала. «5» ле алыр өчен 41 балл җыю да җитә.

Быел да укучыларыбыз яхшы нәтиҗәләргә ирешер һәм бу язмам татар теле укытучыларына ярдәмгә булыр, дип ышанасы килә.

Автор:Римма Баймырҙина
Читайте нас