Бөтә яңылыҡтар
Новости
6 Октябрь 2021, 08:43

Кешелекле һәм кечелекле

Башкортстанның башкаласы мәгарифы өлкәсендә узган гасырның икенче яртысыннан алып Лия Фазылҗан кызы Латыйпова исеме күпләргә  яхшы таныш.

Кешелекле һәм кечелекле
Кешелекле һәм кечелекле

Халыкара кытучылар көне дә килеп җитте. Алтын көзнең ике чагу ае очрашкан мәл генә түгел, бер-берсенә хакимлек дәрәҗәләрен тапшырган чак та. Әлеге хозур табигый күренеш символик та, дип буладыр. Чөнки һәрбер мәрхәмәт күңелле мөгаллим вә остаз яшь егет-кызларда белем һәм гыйлем утын гына  кабызырга омтылмый, ә тагы да тормыш тәҗрибәсен, гомер юлы үтеше буенча үгет-нәсихәтләрен әйтә, "истә тотыгыз", ди.

Башкортстанның башкаласы мәгарифы өлкәсендә узган гасырның икенче яртысыннан алып Лия Фазылҗан кызы Латыйпова (исемен ислам динебез тәгълимәте буенча үзгәртә, тулыландыра – хәзер Исламия) исеме күпләргә билгеле, яхшы таныш. Ул иң тәүдә училищеда, арытаба шәһәргә күчү белән, пенсиягә чыкканчы Башкорт дәүләт аграр университеты, югары уку йортлары системасында тырыш, зур хезмәт сала. Уфаның мәгариф үсеше, Лия Фазылҗан кызы эпохасы хакында күпләр сагынып искә ала. Ул бик ихтирамлы, ярдәмчел, кешелекле вә кечелекле булуы белән коллегалары тарафларыннан шөһрәтлелек казана. Студентлары белән бер "дулкында" булуы, аларның фикерләрен аңлавы һәрчак аңа ярдәм итә килә. Шәкертләргә төпле белем бирү генә түгел, ә исә аларның талантларын ачуны, үстерү-курчалауны да хуп күрә абруйлы педагог ханым.

Әлегесе көнне дә Исламия Фазылҗан кызы сафта, хаклы ялга чыккач та-журналистика юнәлеше буенча белем туплый, РФ, БР һәм ТРның Журналистлар берлекләре әгъзасы, ике мәртәбә хаҗия. Гөлләр үстерә, краеведлык белән шөгыльләнә.

Юлай Низаев.

Автор:Гульшат Байназарова
Читайте нас: