(Класс сәгате)
Максат. Туган як, татар теле, туган тел белән горурлану хисләре, әдәплелек тәрбияләү, затлы сүзләрне танырга өйрәнү һәм көндәлек тормышта куллана белү.
Алдан әзерлек: укучылар белән туган як, туган тел турында әңгәмә үткәрү, шигырьләр, милли көйләр тыңлау, Г. Тукай, аның иҗаты турында белешмәне ныгыту.
Укытучының кереш сүзе. Хәерле көн, хөрмәтле укучылар hәм укытучылар!
Бездә бүген зур бәйрәм,
Бәйрәмнең дә ниндие?!
Барыбыз да көтеп алган
Безнең Туган тел көне!
Әйе, укучылар, без бүген бик зур бәйрәмгә, Халыкара Туган тел көненә җыелдык. Без туган телебезне зурлап татар телендә шигырьләр сөйләрбез, җырлар җырларбыз, татар халык көйләре тыңнарбыз.
Татар теле – безнең туган телебез, гомерлек юлдашыбыз. 2000 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы, ЮНЕСКО инициативасын хуплап, күптеллекне яклау йөзеннән, 21 февральне “Халыкара туган тел көне” итеп үткәрү турында карар кабул итте.
Туган тел турында бик күп мәкаль-әйтемнәр, җырлар бар, шигырьләр иҗат ителгән. Сезгә кечкенәдән таныш шигырьләрнең берсе – Г. Тукайның “Туган тел” шигыре. Ул шигырь көйгә салынган, класс сәгатебезне шушы җырдан башларбыз. (Җырның аудиоязмасын тыңлау.)
Нәҗип Мадьяровның “Татар теле” шигырен уку. (Текст экранда күрсәтелә.) Автор нәрсә әйтергә тели? (Укучылар җавап бирә.)
Татар теле — минем туган телем,
Сөйләшүе рәхәт ул телдә.
Шул тел белән көйлим...
Шул тел белән сөйлим
Милләттәшем булган һәркемгә.
Дөньялар киң, анда илләр бик күп,
Туган илем минем бер генә.
Туган илемдә дә телләр бик күп,
Туган телем минем бер генә.
Безнең Башкортстанда күп милләтләр яши. Һәр милләтнең үз туган теле бар. Русларның – рус теле, удмуртларның – удмурт теле, марийларның – марий теле, башкортларның – башкорт теле. Ә безнең телебез – татар теле.
Ә хәзер татарның милли уен коралы булган гармун моңын тыңлап китәрбез. (Бер укучы “Туган тел” көен уйный.)
Туган тел турында бик күп шигырьләр язылган. Шуларның кайберләрен тыңлап үтик әле. (Шигырьләр укучыларга алдан бирелә. Алар сәнгатьле итеп Р. Миңнуллинның “Туган телемә”, Х. Туфанның “Туган тел”, Н. Нәҗминең “Татар теле” шигырьләрен яттан сөйли.)
Туган телебез – бөек Тукайлар, Җәлилләр теле. Телебез матур, затлы сүзләргә бик бай.
Укытучы. Кадерле укучылар, ә сез нинди матур сүзләр беләсез?
Укучылар. Хәерле иртә, хәерле көн, хәерле кич, исәнмесез, сау булыгыз һәм башкалар.
Укытучы. Әйе, нинди кирәкле, матур сүзләр... “Яхшы сүз – җан азыгы”, диләр бит. Һәр иртәдә – хәерле көн, кичен тыныч йокы тели белегез. Бу сүзләрне ешрак әйтеп, һәркемне ешрак шатландырыгыз.
Сезгә өйдә яхшылыкка багышланган мәкальләр һәм әйтемнәр әзерләргә кушылган иде. (Укучылар өй эшен укый, мәкаль-әйтемнәрнең мәгънәсен аңлатып бара: пычак ярасы китә, күңел ярасы китми; олылык гәүдәдә түгел, акылда; яхшы сүз – җан азыгы, яман сүз – баш казыгы; теләгең саф булса, тормышыңда тап булмас һ.б.)
Галимҗан Латыйпның “Яхшы сүз, яман сүз”исемле шигырен уку. (Текст экранда күрсәтелә.) Автор нәрсә әйтергә тели? (Фикер алышу.)
Яхшы сүзне җаның тели синең,
Начарлыктан күңелең көрсенә.
Ә син үзең андый яхшы сүзне
Әйтәсеңме башка кешегә?
– Әйе, шушы дөньяда яшәүче һәркем яхшы сүз көтә. Үзенә карата кайгыртучанлык, кадер-хөрмәт, җылы караш өмет итә. Шуңа күрә, гаилә нык булсын өчен, һәрберегезгә әти-әни, әби-бабай, абый-апа, якыннарыгызны, дусларыгызны матур сүзләрегез, тәмле телегез, изге эшләрегез, яхшы укуыгыз, кайгыртучан карашыгыз белән дә сөендерегез һәм кадерләгез.
Йомгаклау.
– Укучылар, без бүген нәрсә турында сөйләштек? Нинди яңа мәгълүмат алдык? (Фикер алышу.) Кадерле укучылар, матур сүзләр белән беррәттән, матур гадәтләрне дә үзләштерик! Таза булыйк, мәрхәмәтле булыйк, күркәм булыйк, туган телебезне, мәдәниятебезне яратыйк, өйрәник һәм кадерлик.
Файдаланылган әдәбият