Бөтә яңылыҡтар

26 апрель – бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көне

Еллар үткән… ләкин син һаман яшь, Син һаман сау безнең күңелдә…

26 апрель – бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көне
26 апрель – бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көне

Чәчәкләр китерегез Тукайга

                          Хәсән Туфан

Әйләнәңдә – гөлләр…

Сүзен гүя

Шулар аша әйтә күңелләр:

– Туган көнең белән! – дигән сыман

Елмаялар кебек бу гөлләр.

Килә, килә… Язлар саен сиңа

Илең килә туган көнеңдә,

Бетми торган гомерен кушкан сыман

Синең бөек, кыска гомергә.

Ераклардан, йөзләп сукмаклардан

Килеп меңнәр һәйкәл каршына,

Еллар саен арта бара торган

Сәламнәрен сиңа тапшыра.

Әбиләр дә килә синең янга,

Ил улының хәлен белергә:

«Еллар үткән… ләкин син һаман яшь,

Син һаман сау безнең күңелдә…»

Туган илнең тирән ихтирамын

Әверелдереп гөлгә, чәчәккә,
Туган көнең белән котлап килү

Керсен иде гомум гадәткә.

Без чәчәкләр аша тапшырырга

Тиеш тә бит сиңа сәламне…

Ел буена тик бер генә тапкыр

Күрәсең син, Тукай, аларны.

Ник кырларда чәчкә өзгән чакта,

«Тукай өчен бусы» димәскә?

Ник кырлардан кайтып килгән чакта,

Синең янга керә китмәскә?

Ял көнендә кырлар-болыннардан,

Урманнардан кайткан уңайда,

Ел эчендә тик бер генә тапкыр

Килеп китсә һәркем Тукайга, –

Синең янда – яздан кышка кадәр –

Гөлләр балкыр иде көн саен…

Әйтер иде илләр: – Күрче, ничек

Сөя халык үзенең Тукаен…

Килер илең

Меңләп сукмаклардан,

Килер иртән, килер кичләрдә,

Сәламнәрен чәчкәләре аша,

Гөлләр аша тәкъдим итәргә.

 

Габдулла Тукай шигырьләре

Туган тел

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,

Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,

Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:

Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!

 

Кышкы кич

Кызык сезгә, яшь балалар, кышкы кичтә!

Җылы өйдә утырасыз якын мичкә;

Утырасыз рәхәтләнеп, тезелешеп,–

Шатлык сезгә, уңайсызлык килми һич тә.

Һичкайсыгыз таныш түгел хәсрәт берлә,

Утыргансыз матур гына, рәт-рәт берлә;

Кышкы кичнең озынлыгын сизмисез дә

Әнкәгезнең сөйләгәне әкият берлә.

Тышта иссен ачы җилләр, тузсын карлар,

Өй түбәсе саламнары килсен тар-мар,

Суыклыктан очар кошлар очалмасын,–

Сезнең урын җылы, әйбәт,– ни кайгы бар?

Төшсен ләкин исегезгә кайсы вакыт:

Һәркемгә дә бирелмәгән мондый бәхет;

Ятим калган сабыйлар бар, бәхетсезләр,

Ата-анасы вафат, җирсез һәм йортсызлар.

Мондый кышкы кичтә сыгъныр урыннары

Аларның юк, өши бите, борыннары;

Үлми калса яхшы алар салкынлыктан,

Кайберсенең, шуннан була үлемнәре.

Очрый калса сезгә шушындый ярлылар,

Яшьле күзле, моңланганнар вә зарлылар,–

Яшь балалар! аларны сез яратыгыз,

Җылы сүзләр әйтеп, сөеп юатыгыз!

 

Туган авыл

Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.

Ходай шунда җан биргән, мин шунда туган,

Шунда әүвәл Коръән аятен укыган;

Шунда белдем рәсүлемез Мөхәммәдне,

Ничек михнәт, җәфа күргән, ничек торган.

Истән чыкмый монда минем күргәннәрем,

Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем;

Абый белән бергәләшеп кара җирне

Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем.

Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем,

Билгесездер – кая ташлар бу тәкъдирем;

Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,

Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.

Автор:Тимур Рахматуллин
Читайте нас: