25 октябрьдә Уфа шәһәренең 2нче башкорт лицеенда нәфис сүз осталарының “Илһам” смотр-конкурсы үтте. Быелгы конкурс Башкортстан Республикасының 100 еллыгына, Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга һәм Театр елына багышланды. Конкурска нигез салучы һәм аны быел 13 мәртәбә югары дәрәҗәдә оештыручылар – Уфа шәһәренең мәгариф идарәлеге, “Фәнни-методик-мәгълүмати үзәк” өстәмә белем бирү оешмасы. Конкурсның максаты – үсеп килүче яшь буынны республикабызда яшәүче халыкларның рухи мирасы белән таныштыру, туган ягыбызның, туган илебезнең тарихы белән кызыксындыру, Башкортстанның күренекле шәхесләренең тормышы һәм иҗаты үрнәгендә туган телгә, мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләү, патриотик, әхлакый, экологик тәрбия бирү.
Беренче мәртәбә “Илһам” шәһәр смотр-конкурсы 2006 елда үтә. 13 ел эчендә конкурста 2600 укучы, 300 педагог катнашырга өлгерә. Конкурс 3 этаптан тора. Быел мәктәп һәм район этапларында җиңүче 80 укучы һәм укытучы шәһәр этабында көч сынашты. Финалга чыгучыларны билгеле галимнәр, методистлар, талантлы журналистлар, язучылар бәяләде. Смотр-конкурс шигъри ярыш формасында үтте. Катнашучылар I турда Башкортстан Республикасының 100 еллыгына, II турда Башкортстанның халык шагыйре М. Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышланган шигъри әсәрләрне яттан сөйләделәр, ә III турда башкорт драматургларының әсәрләреннән өзекләр, пьесалардан монологлар яңгырады. Урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
I – IV класслар арасында җиңүчеләр
I урын – Гарифуллин Алсын, 122нче башкорт гимназиясенең II класс укучысы (җитәкчесе – А.Р. Нурмөхәммәтова); Крымчурин Арслан, 161нче лицейның I класс укучысы (җитәкчесе – А.Р. Таһирова);
II урын – Мөхәмәтҗанов Искәндәр, М. Искужин исемендәге 136нчы лицейның IV класс укучысы (җитәкчесе – В.М. Сираҗетдинова);
III урын – Билалова Аделия, Г. Ибраһимов исемендәге 2нче башкорт лицееның III класс укучысы (җитәкчесе – А.М. Билалова); Гарипова Асия, Ф. Мустафина исемендәге 20нче башкорт гимназиясенең III класс укучысы (җитәкчесе – Г.А. Мөхәммәтҗанова).
I урын – Бикбулатов Тимур, 84нче татар гимназиясенең III класс укучысы (җитәкчесе – А.З. Габдрахманова);
II урын – Садыкова София, 65нче татар гимназиясенең III класс укучысы (җитәкчесе – Л.Р. Фаткуллина);
III урын – Байбурина Камилла, 44нче полилингваль күппрофильле мәктәпнең IV класс укучысы (җитәкчесе – А.Х. Исхакова).
I урын – Фәсхиева Ангелина, 86нчы гимназиянең III класс укучысы (җитәкчесе – Т.П. Юргенсон);
II урын – Чинейкин Артем, 11нче Аксаков гимназиясенең IV класс укучысы (җитәкчесе – Е.В. Мөхәммәтова);
III урын – Садыкова Амира-Юни, 110нчы мәктәпнең IV класс укучысы (җитәкчесе – Л.С. Бәхтиярова); Салихова Аделина, 147нче мәктәпнең II класс укучысы (җитәкчесе – И.Х. Тимербулатова).
V – VIII класслар арасында җиңүчеләр
I урын – Дилмөхәммәтова Регина, З. Биишева исемендәге 140нчы башкорт гимназиясенең V класс укучысы (җитәкчесе – А.А. Искәндәрова);
II урын – Рәфгетдинов Рөстәм, 48нче башкорт лицееның VI класс укучысы (җитәкчесе – Г.М. Ильясова);
III урын – Исәнтаева Сулпан, М. Кәрим исемендәге 158нче башкорт гимназиясенең VI класс укучысы (җитәкчесе – Ф.Ю. Үтәбаева); Ишдәүләтова Ләйлә, 161нче лицейның V класс укучысы (җитәкчесе – М.Н. Моратшина).
I урын – Рыгалова Алина, 65нче татар гимназиясенең VIII класс укучысы (җитәкчесе – Ф.Р. Самигуллина);
II урын – Бикмеева Ангелина, 15нче белем бирү үзәгенең VI класс укучысы (җитәкчесе – И.Р. Бәширова);
III урын – Сираева Назгөл, 84нче татар гимназиясенең VI класс укучысы (җитәкчесе – И.Ф. Шакирова); Фаризова Илфидә, 55нче мәктәпнең VIII класс укучысы (җитәкчесе – Т.С. Миңлебаева).
I урын – Гаврилов Дмитрий, М. Шәйморатов исемендәге 104нче мәктәпнең 5 класс укучысы (җитәкчесе – Д.Д. Шафина);
II урын – Поливанчук Анна, 82нче гимназиянең VIII класс укучысы (җитәкчесе – М.А. Какайкина);
III урын – Литвинов Степан, 51нче мәктәпнең VI класс укучысы (җитәкчесе – Н.Л. Пайкина); Новикова Мария, 107нче лицейның V класс укучысы (җитәкчесе – Е.А. Камалетдинова).
IX – XI класслар арасында җиңүчеләр
I урын – Сираҗетдинов Гаяз, М.И. Абдуллин исемендәге 109нчы мәктәпнең X класс укучысы (җитәкчесе – Р.М. Гәрәева);
II урын – Муллагулова Миләүшә, М. Искужин исемендәге 136нчы башкорт лицееның X класс укучысы (җитәкчесе – Р.К. Яруллина);
III урын – Садыков Артур, 44нче күппрофильле полилингваль мәктәпнең IX класс укучысы (җитәкчесе – А.М. Хәйретдинова).
I урын – Латыпова Регина, 65нче татар гимназиясенең XI класс укучысы (җитәкчесе – Ф.Р. Самигуллина);
II урын – Камаева Рената, 15нче белем бирү үзәгенең IX класс укучысы (җитәкчесе – И.Р. Бәширова);
III урын – Гыймазетдинова Ралина, 24нче мәктәпнең IX класс укучысы (җитәкчесе – Л.Г. Кәримова).
I урын – Фазлыева Иоланта, 65нче татар гимназиясенең XI класс укучысы (җитәкчесе – Д.З. Гарифуллина);
II урын – Бурова Варвара, М. Шәймуратов исемендәге 104нче мәктәпнең X класс укучысы (җитәкчесе – Э.Р. Яфаева);
III урын – Аксарова Аделина, М. Кәрим исемендәге 158нче башкорт гимназиясенең X класс укучысы (җитәкчесе – Л.Р. Искужина).
Агымдагы елда республикабызда Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышланган бик күп истәлекле чаралар үтте. Нәфис сүз осталарының “Илһам” шәһәр смотр-конкурсы да шушы тарихи вакыйгалар тезмәсендә чагу бер күренеш булып балкыды. Башкортстанның халык шагыйре М. Кәрим – күпмилләтле республикабыз халыкларының яраткан әдибе. М. Кәримнең күпьяклы иҗаты китап укучыларның, тамашачыларның ихтирамын яулап кына калмады, бәлки республикабызда яшәүче халыкларның рухи казанышына, милли горурлыгына әверелде. Ә инде аның беренче укытучысына багышлап язган “Укытучыма” шигыре бу һөнәр ияләренә гимн булып яңгырый. Укучы балаларга багышлап язылган “Балага” шигырендә:
Кырлар буш. Буралар тулы.
Уңган бул син, тырыш бул син,
дип мөрәҗәгать итә ул яшь дустына.
М. Кәримнең “Саумы, диләр гөлләр”, “Рус түгелмен, ләкин россиян мин”, “Каен яфрагы турында”, “Уңдым”, “Укытучыма” һәм башка әсәрләрен укучылар аеруча яратып башкардылар. Чараны югары дәрәҗәдә үткәрү, укучыларны сәнгатьле сөйләмгә өйрәтү өчен оештыручылар, педагоглар, ата-аналар зур көч куйган.
“Башҡортостан уҡытыусыһы” журналының бүлек мөхәррире, жюри әгъзасы