Бөтә яңылыҡтар
Новости
5 Март 2020, 14:25

X Дөньякүләм әдәби марафон тантанасы

Марафонда китап укый белгән һәркем катнаша ала. Катнашу өчен ил һәм яшь чикләре юк

21 нче февральдә, Казан шәһәренең "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә, унынчы Дөньякүләм #әдәбимарафон тантанасы үтте. Тантанага Россиянең төрле төбәкләреннән, Татарстаннан меңнән артык кеше килгән. Миңа да шушы күркәм чарада катнашу бәхете тиде. #Әдәбимарафончыларны бүләкләү тантанасына күренекле язучылар, шагыйрьләр, дәүләт эшлеклеләре чакырылган иде. Алар арасында талантлы якташларыбыз — Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Миңнуллин, Галимҗан Гыйльманов, Зифа Кадыйрованың булуына аеруча шатландым. Чөнки аларны тантанага #әдәбимарафончыларсоравы буенча чакырганнар. Роберт абый Миңнуллин өчен 400 дән артык марафончы тавыш биргән. Роберт Мөгаллим улы шундый зур, күркәм чарада минем хезмәтемә югары бәя бирде. Рәхмәт Сезгә, Роберт абый, изге, киң күңелегез, акыллы сүзләрегез өчен! Марафонда китап укый белгән һәркем катнаша ала. Катнашу өчен ил һәм яшь чикләре юк. #Әдәбимарафон проектының төп максаты кешеләрдә яхшы гадәт — татарча әдәби әсәрләр (шигырь, поэма, хикәя, повесть, роман һ.б.) уку гадәтен формалаштыру. Марафонда катнашучылар, 21 көн дәвамында, үзләрендә татар телендә китап уку гадәтен тәрбиялиләр һәм әлеге яхшы гамәлгә якыннарын һәм дусларын да өндиләр. 21 көн дәвамында, көн саен, укыган кадәр өлештән кызыклы һәм файдалы өзекләрне ВКонтактеда яисә Инстаграмда үз сәхифәләрендә урнаштырып баралар. Әдәби марафон һәр квартал саен үткәрелә һәм аның беренче көненнән башланып китә: 1нче гыйнвардан, 1 нче апрельдән, 1 нче октябрьдән. Җәй айларында мәктәп укучылары һәм 1 — 2 курс студентлары өчен генә үткәрәләр. Шулай итеп, балаларда да китап уку гадәте формалаша. Өлкән сыйныф укучылары зурлар өчен оештырылган марафонда да катнаша ала. Укытучылар үзләренең укучылары белән, әти-әниләр гаиләләре белән дә катнашалар. Проектның авторы — "Татнетны үстерү фонды" җитәкчесе Раил Мәүлит улы Гатауллин. Унынчы Дөньякүләм #әдәбимарафон барышында, 21 көн дәвамында, 1100 кеше тарафыннан 2000 гә якын татарча китап укылган. ВКонтакте социаль челтәрендә #әдәбимарафон хэштегларының саны 70 меңгә якынлашкан.Тәнзилә МИҢНӘХМӘТОВА, "Башҡортостан уҡытыусыһы" журналының "Милли телдәр һәм әҙәбиәттәр" бүлеге мөхәррире, Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре
Читайте нас: