Бөтә яңылыҡтар
Новости
4 Май 2021, 12:37

Җиңүче

Сез рәсемдә күргән сөйкемле кыз – Нефтекама шәһәре Әмҗә урта мәктәбенең IV А сыйныфы укучысы Аделина Вәлиева.

Сез рәсемдә күргән сөйкемле кыз – Нефтекама шәһәре Әмҗә урта мәктәбенең IV А сыйныфы укучысы Аделина Вәлиева. Һәрьяклап та сәләтле ул: яхшы укый, сәнгатьле сөйләү конкурсында җиңүләр яулап тора. “Тукай моңнары” конкурсында, башлангыч сыйныфлар арасында, җиңүче булды. Аделина музыка мәктәбенә йөри, спорт белән дә дус. Ижевск шәһәрендә үткәрелгән интеллектуаль иҗади марафонда җиңү яулап кайтты. Аделинаның мәктәптә иң яраткан дәресе – татар теле. Күп балалар туган телен белмәгәндә, Аделина чатнатып, җиренә җиткереп, искиткеч матур итеп шигырьләр сөйли. Бик тырыш, тәрбияле, уңган, яхшы күңелле кыз ул безнең Аделина!

Аделина Вәлиева татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәфидә Таһир кызы Гыйлемҗанова белән.

Читайте нас: