Бөтә яңылыҡтар
Новости
22 Декабрь 2021, 16:38

Тәрбия – мәңгелек фәлсәфә (Әхлак дәресләре – 2021)

2021 елның 17 декабрендә Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалында “Әлифба” дәреслегенең авторларыннан берсе Рәмзия Гыйләҗетдин кызы Вәлитованың якты истәлегенә багышланган “Әхлак дәресләре – 2021” татар этномәдәни белем һәм тәрбия бирүнең Бөтенрусия конкурсы үтте.

Тәрбия – мәңгелек фәлсәфә (Әхлак дәресләре – 2021)
Тәрбия – мәңгелек фәлсәфә (Әхлак дәресләре – 2021)

Аны Башкорт һәм төрки филологиясе факультетының татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы укытучылары Илсур Салихҗан улы Мансуров белән Нәсимә Әнвәр кызы Мөкимова оештырды.

Рәмзия Гыйләҗетдин кызы Вәлитова – безнең якташыбыз, атаклы Рәмиевләр нәселеннән. Ул 1914 елның 29 мартында Стәрлетамак шәһәрендә туа, бик яшьли ятим кала. Стәрлетамак балалар йортындагы җидееллык татар мәктәбен, Стәрлетамак педагогия техникумын тәмамлаганнан соң, бер ел Стәрлебаш районының Карагыш мәктәбендә укыта, районның балалар оешмасын җитәкли. Казан дәүләт педагогия институтында укыганда, бергә укыган Сәләй Гататдин улы Вагыйзовка кияүгә чыга. 1937 елда гаилә Г. Тукай исемендәге Арча педагогия училищесында эшли башлый. 1960 елда алар беренче “Әлифба” китабын төзи башлыйлар. 1965 елдан башлап “Әлифба”ның 40 басмасы дөнья күрә. Алар башлангыч мәктәп өчен күпсанлы укыту кулланмалары авторлары да. Рәмзия Вәлитова һәм Сәләй Вәгыйзов – СССРның халык мәгарифе отличниклары, ТАССРның атказанган укытучылары, К. Насыйри премиясе лауреатлары.

Бу күркәм чараны оештыручылар яшьләр арасында халык педагогикасы традицияләрен, халкыбызның рухи кыйммәтләрен пропагандалауны, булачак укытучыларда югары әхлак, һөнәри компетентлык формалаштыруны, талантлы студентларны барлау һәм аларга таяныч булуны максат итеп куйганнар.

Конкурста Россия Федерациясенең көллият һәм югары уку йортларында “Педагогик белем”, “Мәктәпкәчә белем”, “Башлангыч мәктәптә укыту” һәм башка юнәлештә белем алучы, татар әдәби телен белүче студентлар катнашты.

Конкурс ике этапта үтте. Беренче этап читтән торып үткәрелгән. Катнашучылар электрон форматта үзләре турында кыскача мәгълүмат җибәргәннәр. Икенче этапның I турында конкурсантлар үзләре белән таныштырды. Моның өчен аларга 5 минут вакыт бирелде. Визит карточкасы иҗадилык, мәгълүматның эчтәлеге һәм тулылыгы, конкурсантларның индивидуаль яктан ачылуы, чыгышның үзенчәлеге, сөйләм осталыгы буенча бәяләнде.

II турда проектларны тәкъдим итү булды. Презентацияләр ике өлештән торды: теория өлеше (5 минут) һәм практик өлеш (15 минут). Шул вакыт аралыгында конкурсантлар яшь буында рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләүгә юнәлтелгән социаль проектлар тәкъдим итте. Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте студенты Илвина Фарисованың татар халык уеннарыннан “Юлчы бабай” әкиятенә нигезләнеп эшләнгән уены, М. Акмулла исемендәге БДПУ студенты Дилә Гомәрованың “Бергә булыйк, бергә уйныйк” квесты беркемне дә битараф калдырмады. Уеннар аша конкурсантларның җитезлеге, иҗади сәләте, әдәбиятны, телне белү осталыгы чагылды.

Халык авыз иҗаты әсәрләре – балачакның аерылгысыз юлдашлары. Сәнгатьлелек, тирән әхлакый эчтәлек, гади форма, балаларның танып белү дәрәҗәсенә туры килү – болар барысы да халык авыз иҗатының алыштыргысыз тәрбия чарасы булуын исбатлый.

III тур “Әхлак нигезе – матур гадәт” дип аталды. Бу турда студентлар халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен белүгә имтихан тотты. Биремнәр шәхестә әхлак сыйфатлары үстерүгә юнәлтелгән иде. Нәсимә Әнвәр кызы, бирнә сандыгы аша, конкурсантларны халкыбызның туй йоласы белән таныштырды.

Өстәмә баллар алу өчен кул эшләреннән күргәзмә, милли ризыклар һәм бизәнү әйберләре әзерләү буенча осталык дәресләре, иҗади чыгышлар тәкъдим ителде. Халкыбызның милли ризыклары чәкчәк, өчпочмак пешерү буенча мастер-класслар карадык. Халык авыз иҗаты әсәрләре белән беррәттән, халкыбызның гореф-гадәтләре, йола бәйрәмнәре дә әхлаклылык тәрбияләүгә булыша.

Чарада буыннар бәйләнеше дә ачык чагылды. Үзләре шушы уку йортын тәмамлап, бүгенге көндә Стәрлетамак шәһәренең мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбиятын укытучы Э.Ф. Кыямова (14 нче мәктәп. “Татар телен укытуда интернет ресурсларын куллану”), Р.А. Сафиуллина (11 нче мәктәп. “Татар әдәбияты дәресләрендә “Лэпбук” технологиясе һәм QR-кодлар”) кебек тәҗрибәле укытучылар осталык дәресләре күрсәтте.

Жюри әгъзалары, чыгышларны бәяләгәннән соң, җиңүчеләрне билгеләде.

I дәрәҗә дипломга Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллиятенең III курс студенты Илвина Фарисова лаек булды. (Җитәкчеләре – Г.М. Гыйләҗетдинова, Ф.З. Хәбирова, И.М. Хәйруллина, Г.Ф. Талипова, И.И. Гыйләҗетдинов.)

II дәрәҗә диплом Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалы IV курс студенты Азалина Сафиуллина (җитәкчесе – Н.Ә. Мукимова) белән М. Акмулла исемендәге БДПУның IV курс студенты Әнисә Гыйлметдиновага бирелде (җитәкчесе – Р.Р. Гәрәева).

III дәрәҗә диплом белән М. Акмулла исемендәге БДПУның I курс студенты Дилә Гомәрова (җитәкчесе – Р.Р. Гәрәева), ә IV дәрәҗә диплом белән Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалы I курс студенты Энҗе Нигъмәтуллина (җитәкчесе – И.Т. Дилмөхәммәтов) бүләкләнде. Энҗе Нигъмәтуллина Башкортстан Республикасының “Сәхибҗамал” татар хатын-кызлары оешмасының Рәхмәт хатына да лаек булды.

Бөек галимебез Ризаэтдин Фәхретдин: “Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтендөнья халкы да үзгәртә алмас”, – дигән. Булачак укытучылар мәктәпкә шушы хакыйкатьне аңлап, үзләштереп бара. Чөнки тирән белемле, югары әхлаклы, зыялы шәхес тәрбияләүнең төп авырлыгы бүген мәктәп, укытучы иңенә төшә.

Тәнзилә Миңнәхмәтова,

“Башҡортостан уҡытыусыһы” журналының бүлек мөхәррире,

Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре, жюри әгъзасы

Тәрбия – мәңгелек фәлсәфә (Әхлак дәресләре – 2021)
Тәрбия – мәңгелек фәлсәфә (Әхлак дәресләре – 2021)
Тәрбия – мәңгелек фәлсәфә (Әхлак дәресләре – 2021)
Тәрбия – мәңгелек фәлсәфә (Әхлак дәресләре – 2021)
Тәрбия – мәңгелек фәлсәфә (Әхлак дәресләре – 2021)
Тәрбия – мәңгелек фәлсәфә (Әхлак дәресләре – 2021)
Тәрбия – мәңгелек фәлсәфә (Әхлак дәресләре – 2021)
Тәрбия – мәңгелек фәлсәфә (Әхлак дәресләре – 2021)
Тәрбия – мәңгелек фәлсәфә (Әхлак дәресләре – 2021)
Автор:Тимур Рахматуллин
Читайте нас: