Максат. 1. Татар теленә карата кызыксыну тәрбияләү. 2. Уеннар ярдәмендә игътибарны коррекцияләү. 3. Балаларда Башкортстанда яшәүче төрле милләт кешеләренә карата хөрмәт тәрбияләү.
Укыту нәтиҗәләре:
Шәхси: 1. Татар теленә карата ихтирамлы караш тудыру. 2. Туган җиреңә, туган телеңә карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү. 3. Телләр белүнең әһәмиятенә басым ясау.
Гомуми: 1. Текстны аңлау һәм идеясен күрсәтү. 2. Фикер йөртү, чагыштыру, нәтиҗә ясау, яңа сүзләр үзләштерү.
Метапредмет: 1. Укыган текстны аңлау, балаларда белемгә омтылыш тәрбияләү.
Регулятив универсаль уку га мәлләре: укытучының күрсәт мәләрен аңлап үти белү; анализлый белү; уку эшчәнлеген оештыра белү;
Танып белү универсаль уку гамәлләре: уку максатын мөс тәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; сөйләм берәмлекләрен логик эзлеклелеккә
салу; объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртакбилгеләрне табу, чагыштырып, нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: фикерне төгәл итеп җиткерү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.
Предметара бәйләнеш: татар теле, рус теле, башкорт теле, тарих.
Җиһазлау: Сәяхәт картасы, билетлар, сәяхәт язмасы, интерактив такта, проектор, ноутбук,презентация, тарату материаллары.
I. Мотивлаштыру ориентлаштыру.
1. Дәресне оештыру.
Исәнмесез, укучылар! Мин Клара Гилсон кызы булам. Бүгенге дәресемдә сезне күрүемә бик шатмын! Мин сезне бүген бик кызыклы, матур бер җиргә сәяхәткә
чакырам. Ул – “Татар теле иле”. Ә сәяхәткә чыкканчы танышып китик.
Һәрберебез үзебезнең исемнәрне әйтик. Мәсәлән, минем исемем – Клара ... Ә синең исемең ничек?
– Минем исемем...
2. Актуальләштерү.
(Укытучы, юнәлдерүче сораулар биреп, укучылар белән белем алу турында әңгәмә оештыра.)– Рәхмәт, балалар, менә без таныштык. Сәяхәткә без самолет белән очарбыз. Самолетка утыру өчен билетлар кирәк, мин сезгә билетлар һәм сәяхәт картасы таратам. Сәяхәт картасында тук талыш лар билгеләнгән, һәм, һәрбер
тукталыш янында үзегезгә бәя бирү өчен түгәрәкләр куелган. Әйдәгез, сәяхәт картасы белән танышып алыйк. Беренче тукталыш –
“Хәрефләр тугайлыгы” аннары “Туган җирем утравы”, өченчесе – “Әкиятләр авылы”, дүртенчесе
– “Дуслык аланы”. Бер-беребезгә хәерле юл теләп, юлга кузгалыйк.
(Юлда барганда әңгәмә кору.)
– Әйтегез әле, балалар, җир шарын әйләнеп чыгу өчен ничә телне белергә кирәк дип уйлыйсыз?
(Җаваплар.) Юк, аның кадәр кирәкми. Телләр аерым гаиләләргә берләшә. Галимнәр планетабызның теләсә кайсы кешесе белән аралашу өчен, 14 телне белү җитә дип саный.
Болар бенгал, гарәп, инглиз, испан, итальян, кытай, немец, португал, татар, урду, урыс, француз, һин һәм япон телләре. Безнең туган телебез татар теле дә шушы 14 тел арасына керә.
Күп тел белүчене полиглот дип атыйлар. Берничә тел белү бик яхшы, әлбәттә, ләкин һәркем иң элек үз туган телен белергә һәм сакларга тиеш!
II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.
1. Менә без “Хәрефләр тугай лы гы”на килеп тә җиткәнбез. – Балалар, нәрсә ул хәреф?
(Хәреф – фонетик язуның график символы.) Әйе, дөрес.– Рус алфавитында ничә хәреф
бар, укучылар? (33)
– Ә башкорт алфавитында? (42) , Татар алфавитында, балалар, 39 хәреф бар. Сезнең сәяхәт язмаларында да бар ул татар алфавиты. Карагыз әле, татар алфавитында нинди үзенчәлекле хәреф бар? (Җавап.) Әйе, дөрес, Җҗ хәрефе. Нинди хәрефкә охшаган ул?
(Ж) Ничек әйтелә? (Нечкә итеп.)
– Әйтеп карыйбыз:
Җә(җә(җә(җә!
Бакчада йөри кәҗә!
Җы(җы(җы(җы!
Җәйге көн бигрәк җылы!
– Балалар, сәяхәт язмаларыгызны ачып, матур язу өстендә эшләп алыйк әле. Җҗ хәрефен һәм сүзләрне матур итеп язабыз.
Җир, җыр, җил, җиләк, җәй.
–Афәрин, балалар, ары ган сыздыр. Хәзер ял итеп алыйк.
Җил исә, исә, исә,
Агачларны селкетә.
Җил тына, тына, тына,
Агачлар үсә, үсә.
– Бу тукталышта бик матур эшләдек, ял да итеп алдык, балалар. Үзегезгә бәя куегыз һәм икенче тукталышка кузгалабыз.
2. Икенче тукталыш нинди булачак, балалар, карагыз әле. Дөрес,
“Туган җирем утравы”. Килеп җиттек. Карагыз әле, укучылар, нинди матур, соклангыч җир! Безнең һәрберебезнең туган җире, туган
авылы, туган шәһәре бар, балалар, шулай бит. Безнең туып үскән җиребез ул – ? Әйе, дөрес, укучылар, ул – Башкортстан, Яңавыл шәһәре.
(Текст өстендә эш) Башкортстан.
Башкортстан – бай республика. Анда калын урманнар, елгалар, биек таулар, болыннар күп.
Урманнарында имән, каен, нарат, юкә үсә. Киң болыннарын ал, кызыл, сары, ак, зәңгәр чәчәкләр бизи. (1(2 укучы укып чыга.)
Бу текст та сез аңлаган сүзләр бармы? Әйдәгез, дәфтәрләрдә эш эшләп алабыз. Өч баганага язылган сүзләрне тоташтырып
чыгарга кирәк. Беренче баганада – татарча, икенче баганада – башкортча, өченче баганада русча тәрҗемәләре. Уклар ярдәмендә тоташтырабыз.
Каен аҡ красный
Урман бай богатый
Ак ҡ айын гора
Елга урман река
Тау ҡыҙыл береза
Кызыл йылға белый
Бай тау лес
– Үзебезгә бәя куярга онытмыйбыз. Киләсе тукталышка юл тотыйк. Нинди тукталыш көтә безне?
3. “Әкиятләр авылы”. Карагыз әле, укучылар, бик серле, могҗиза лы авылга килеп җиткәнбез! Нәрсә соң ул әкият? (Җаваплар.) Балалар,
сез нинди әкиятләр беләсез? (Җавап лар.)
Татар халкында әкиятләр бик күп, әйдәгез, берәр әкиятне искә төшерик. (Г. Тукайның“Шүрәле” әкиятен һәм “Эш беткәч уйнарга ярый” мультфильмын
карау. Каралган әсәрләр буенча фикер алышу.)
Габдулла Тукай – татар халкының бөек шагыйре. Бала чактан ук ятим калып, бик аз гына яшәвенә карамастан, ул бик күп әкиятләр, шигырьләр язган. Мин сезгәГабдулла Тукайның “Туган тел шигыренә язылган, бүгенге көндә татар халкының гимны булган җырны тыңлатасым килә. (“Туган тел” җырын тыңлау.)
4. Сәяхәтебезне дәвам итәбез, һәм, соңгы тукталышка килеп җитәбез. Ул – “Дуслык акланы”. – Нәрсә соң ул дуслык? Менә бу сорауга җавапны, балалар, сез хәзер парталарыгызда яткан чәчәк таҗына язарсыз. Ә хәзер җавапларыгызны укып тактага элеп барыйк. Карагыз әле, укучылар, бик матур чәчәк килеп чыкты! Ә хәзер дуслык турында тапшырутыңлап алыйк.
(Сәяхәт язмаларын ачып, дуслык турында иҗади диктант язалар.
Күпнокталар урынына тиешле сүзне язарга кирәк.)
Минем дустым ...Минем дустымның исеме ... . Ул
... сыйныфта укый. Аңа ... яшь. Аның
яраткан фәннәре ..., ... . Ул ..., ...
ярата. (Берничә бала такта алдына
чыгып укый. (Үзбәя.)
Башкортстаныбыз – чәчкәләр гөлләмәсе кебек төрле милләткә бай төбәк. Анда башкортлар, татарлар, руслар, марилар, удмуртлар, мордвалар һәм башка халыклар дус-тату гомер итә. Алар бер гаилә булып, дуслыкның кадерен белеп, авыр чакларда бер+берсенә ярдәм итеп яшиләр.
III. Рефлексия.
1. Рефлексив кабатлау.
Безнең сәяхәтебез ахырына да якынлашып килә, мәктәбебезгә кайтыр вакыт җитте, укучылар.
Сәяхәт ошадымы, укучылар? (Җавап лар.) Укучылар, без бүген “Татартеле иле”нә сәяхәт иттек. Хәрефләр белән таныштык, Туган җиребез, дуслык турында әңгәмәләштек, серле әкият илендә булдык.
2. Бәяләү.
– Афәрин, балалар, дәрестә барыгыз да бик матур катнаштыгыз. Ә хәзер сәяхәт карталарыгызны алып, тукталышларда куйган бәяләргә карап, үзегезгә бәя-билге куегыз.
3. Өй эше: 1. “Туган телем – иркә гөлем” темасына кечкенә инша язып килергә.
2. Тел турында мәкальләр язып килергә.
Дәресебез шуның белән тәмам.
Барыгызга да рәхмәт.